Логотип Казан Утлары
Истәлекләр

Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Авылда яңа үзгәреш

Кемнәрдер аның бирегә рәис булып килүен ошатмады. Колхозның терлекчелек фермасында йә кочегаркасында янгыннар чыга башлады. Асафлар гаиләсе белән без ике-өч йорт аша гына күршеләр булып яши идек. Асафның тормыш иптәше Зөлфирә: «Без инде өйдә йокларга курка башладык, Тәскирә апа», – дип, хатыныма зарланганын ишетә идем...

Чапаев колхозында шактый озак еллар рәислек иткән Илтөзәр Сәлимгәрәевне кинәт эшеннән алдылар. Кинәт дип язуым шартлы. Сәлимгәрәевне эшеннән алып ташларга тырышучылар бары күптән ишетелә иде инде.

Илтөзәр үзенчәлекле кеше иде. Районның башка колхоз рәисләре арасында аның дуслары юк дәрәҗәдә иде. Райком тирәсендәге кайбер колхоз рәисләре Илтөзәрдән көнләшеп яшәделәр, аның һәр кимчелеген купайтып, райкомның беренче секретаре Н.Сафинга җиткереп тордылар. Алар өчен Чапаев исемендәге колхоз рәисе Сәлимгәрәев күзләренә кергән чүп иде.

Нургали Сафич (райкомның беренче секретаре), колхозчылар җыелышы ясап, җайлап-майлап кына: «Без Сәлимгәрәевне вакытлыча гына эшеннән алабыз, менә бераз ял итсен, кире үз урынына чакырачакбыз...» – дип, халыкны тынычландырып, рәислектән азат итте. Илтөзәргә районда эшләр тәкъдим итеп карасалар да, кабул итмәде. Удмуртиянең Варзи - Ятчи санаториясенең ярдәмче хуҗалыгына управляющий булып китеп барды.

Сәлимгәрәев урынына Тугызбуй ягыннан китерелгән Н.Мурзинны сайлап куйдылар. Бу кеше авыл хуҗалыгы белән түгел, ә партия-оештыру эшләре белән яхшы таныш иде. Халыкка начар булмады, бик еш авырды, хастаханәләрдә озак кына ятып чыккалады. Ул югында җитәкчелек итеп йөргән хатын-кыз парторгның хезмәтне оештыруда тәҗрибәсе дә, белеме дә җитенкерәмәде, колхоз шактый какшады.

Мурзин намуслы коммунист иде, сәламәтлеге тагын да катлаулангач, гариза язып, эшеннән китеп барды.

1974 елда Кырындыга күптәннән җитәкче булып кайтырга хыялланып йөргән, башка колхозларда рәис, парторг булып эшләп тәҗрибә туплаган Мөхтәр Шабаев кайтты. Үз кешебез дә булгач, колхозчылар аны бертавыштан сайлап куйдылар. Мөхтәр Шабаев рәислек итүнең беренче-икенче елларында яңа дәрт белән матур гына эшләп китте. Терлекләр өчен яңа фермалар, төрле объектлар: яңа медпункт, элемтә бүлеге, киемнәр тегү мастерское, кибет, ашханә төзелеп эшкә тапшырылды. Шулар белән бергә авылда күңелле чаралар: урып-җыюга төшәр алдыннан комбайннар парады (ул елларда районда беренче тапкыр), урып-җыю төгәлләнгәч, комбайннарны идарә алдына кайтарып, җыелган халык алдында комбайнчыларның ярышларда яулаган урыннарын әйтеп, авыл үзешчәннәренең җыр-биюләре белән гөрләтеп бүләкләр тапшырулар, хезмәт кешесен зурлау-данлау – мактауга лаек гамәлләр иде.

Партия райкомының артык үстереп җибәрүеннән башы әйләнеп киттеме, бәлки, халык аңлап җитмәгән башка сәбәпләре дә булгандыр. Мөхтәр Шабаев җитәкчелек итүдә хаталар җибәрә башлады. Бу хаталарның иң беренчесе кадрлар мәсьәләсендә барлыкка килде, дисәм, ялгыш булмас кебек. Колхозның урта звеносы җитәкчелек постларына ул үз нәсел-нәсәбен җыйды, бухгалтериядә дә шундый хәл иде. Үзеңнекеләрне нык таләп шартларына куеп булмый шул. Таләпчәнлек югалу – җитәкчелекнең югалуы белән бер ул. Сиксәненче еллардан башлап колхозның экономик хәле шактый какшый башлады, колхоз рәисе бу хәлне күреп төзәтергә күпме генә тырышып караса да, вакыт ычкынган, соң иде инде. Кайбер аны яратмаган кешеләрнең райкомга жалобалар язып торучылар, районга яңа райком секретаре килү белән, аны эшеннән азат итүне таләп иттеләр.

1986 елның март аенда, Чапаев исемендәге колхозның гомуми җыелышы карары белән (колхозчыларның кул күтәреп тавыш бирүләреннән соң), Мөхтәр Шабаевның эшеннән азат итүне сорап язган гаризасын канәгатьләндерделәр. Аның урынына «Таң» колхозында инженер-механик булып эшләүче Асаф Гарифуллин сайланды. Ул гаиләсе белән Кадыбаштан Кырындыга күчеп килде. Яшь, көче ташып торган Асаф үзен сайлап куйган колхозчылар алдында зур җаваплылык тоеп, аларның ышанычларын аклау өчен, җиң сызганып эшкә кереште. Ләкин кемнәрдер аның бирегә рәис булып килүен ошатмады. Колхозның терлекчелек фермасында йә кочегаркасында янгыннар чыга башлады. Асафлар гаиләсе белән без ике-өч йорт аша гына күршеләр булып яши идек. Асафның тормыш иптәше Зөлфирә: «Без инде өйдә йокларга курка башладык, Тәскирә апа», – дип, хатыныма зарланганын ишетә идем.

Шактый вакыттан соң янгыннар тынды. Колхозчылар рәиснең чын күңелдән эшләп йөргәнен күреп, аңа ышанычлары көннән-көн арта барды. Асаф Гарифуллин керткән яңалыкларның беренчесе механизаторлар арасында таралган эчүчелеккә каршы көрәш чаралары куллану булды. Авылның медпункт хезмәткәрләре һәр иртәне эшкә баручы механизаторларның, юлга чыгучы шофёрларның, да, әкренләп күнектеләр, медосмотр куллану үзен аклады. Эчүчелек күзгә күренеп кимеде, хезмәттә җаваплылык артты.

Нигезе Сәлимгәрәев Илтөзәр рәислек иткәндә үк салынган «аксакаллы» мәдәният сараен төзетеп бетерәсе, сафка бастырасы бар иде. Төзелеш материаллары артыннан Асафка, парторг Т.Муллахмәтовка, авыл советы рәисе Шәехова Светланага югары оешма җитәкчеләренә шактый күп чабарга туры килсә дә, халык өчен, ниһаять, шатлыклы көн килде. 1988 елда тантаналы шартларда Кырынды мәдәният йорты ачылып, авыл халкын, районнан килгән зур кунакларны кабул итте. Биредәге кичә авыл яшьләренең бәйрәменә әйләнде, профилактик осмотр үткәч кенә, путёвкаларына кул куйдылар. Бу чара механизаторлар арасында ризасызлык тудырса Асаф Гарифуллин рәис булып эшләгән елларда авыл урамнарына асфальт түшәү иң куанычлы вакыйгаларның берсе иде. Авыллар тарихында гомергә күрелмәгән хәл бит бу! Район авыллары арасында иң беренче булып Кырынды урамнарында асфальт түшәлде. Асаф өчен иң тынгысыз көннәр булды ул, чөнки шул асфальт мәсьәләсендә йә Чаллыга, йә Алабугага, Удмуртия районнарының берсе – Алнашка чабарга, берсен җайларга, икенчесен майларга туры килгәндер.

Тынгысыз кеше иде ул. Мин, юлга җыенучы шофёрларны медосмотр ясап чыгарырга, машина-трактор паркына иртә таңнан килә идем. Ул инде механизаторлар йортына килеп җиткән булыр иде. Механизаторларның хәл-әхвәлен сорашып, киңәшеп эшкә озатыр иде. Ләкин кемнәргәдер ул да ярамады. Колхоз рәисенең үзенә йорт буратуын сәбәп итеп, аның өстеннән партия райкомына жалоба артыннан жалоба яудыра башладылар.

Үзенең гаризасы белән дип, Асафны рәислектән бушату җыелышы тыныч кына үтте. Шулай да күңелләренә җыелган сүзләрен әйтүчеләр булды. «Асафның безгә эшләп калдырган хезмәтләре барыбызның да күз алдында, – диде, урыныннан торып, алдынгы сыер савучы Рәисә Кәримуллина. – Капкабыздан чыгуга, урам буйлап сузылып киткән асфальтка басабыз. Мондый хәл безнең хыялыбызда гына иде, хыялыбыз аның тырышлыгы белән тормышка ашты. Рәхмәт сиңа, Асаф туган! Без сине һәрвакыт рәхмәт хисләре белән генә искә алырбыз», – дип, колхозчыларның алкышлары астында тәмамлады ул сүзен.

 

"КУ" 2, 2018

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев