Логотип Казан Утлары
Истәлекләр

Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Бала табу йорты

Минем медпункт мөдире булып эшләгән вакытым. Акушеркалар Кафия Сөләйманова белән Розалия Фәрвазова юлдан кайтып керә алмыйлар, бәбәйгә узган хатыннарны Вольный Труд участок хастаханәсенә йә тимер юл хастаханәсенең бала табу бүлегенә озата баралар...

Авылыбызда сугыштан соңгы буын үсеп җитте. Егетләр өйләнделәр, кызлар кияүгә чыкты. Урамнарга ямь биреп, йөкле хатыннар күбәйде. Минем медпункт мөдире булып эшләгән вакытым. Акушеркалар Кафия Сөләйманова белән Розалия Фәрвазова юлдан кайтып керә алмыйлар, бәбәйгә узган хатыннарны Вольный Труд участок хастаханәсенә йә тимер юл хастаханәсенең бала табу бүлегенә озата баралар.

Колхозда бер кешене бишкә бүлә торган урып-җыю вакыты. Без машиналарны, атларны идарә планёркасында билгеләнгән эшләреннән өзәбез. Бригадирлар безгә транспортны йөзләрен чытып, ыңгырашып кына бирәләр. Миңа күп вакытта колхоз рәисенең үзенә мөрәҗәгать итәргә туры килә иде. Бер барганда шулай, Сәлимгәрәев мине каршысына утыртты да, бераз уйланып торгач: «Кара әле, Габдулла, әллә ул бала табу йортын үзебездә ачып карыйбызмы?» – диде. «Белмим шул, – дидем мин. – Бу бик җаваплы нәрсә, аннан әле югарыдан рөхсәт тә кирәк булачак...» «Анысын миңа калдыр», – диде рәис.

Һәм ул сүзендә торды, районга барып, югарыдагылар белән дә, баш табиб белән дә сөйләшеп кайтты. Икенче көнне үк баш табиб Михаил Фёдорович Спиридонов белән санэпидемстанция башлыгы Риф Гыйматович Абитов килеп төштеләр. Сәлимгәрәев үзе дә килеп җитте. Медпункт урнашкан алты почмаклы йортның буш ягын бергәләп карап чыгып, фикер алышканнан соң, аны бала табу йорты итәргә яраклы дип таптылар. Вак-төяк ремонт, чистарту эшләре үткәргәннән соң, ике атна эчендә ике койкалы колхоз бала табу йортын ачып та җибәрдек. Акушеркаларга хезмәт хакы түләүдән тыш, колхоз бөтен чыгымнарны үз өстенә алды. Медпункт акушеркасы янына тагын ике акушерка җибәрделәр. Дежур тору графигы төзелде. Вольный Труд участок хастаханәсе йортны стериль материаллар белән тәэмин итеп торды. Әнә шулай бала табу йортыбыз матур гына эшләп китте. Ике койка бервакытта да буш тормады, бирегә хәтта күрше Шаршады авылыннан да килеп бәбәйләүчеләр булды. Акушерларыбыз Розалия Фәрвазова, Рәйсә Муллахмәтова, Минзифа Вахитовалар, зур җаваплылык тоеп, тырышып эшләделәр. Бу игелекле йорт авыл халкы тарафыннан гел яхшы яктан гына искә алынды.

Соңгы елларда телевизордан күреп торабыз, илебезнең иң дәрәҗәле, иң яхшылардан саналган бала табу йортларында да коточкыч «ЧП»лар була. Шушы юлларны язып утырганда, шатланып уйлап куям: Аллаһы Тәгалә саклагандыр безне, ике елдан артык эшләгән, шул фәкыйрь генә җиһазлы бала табу йортыбызда бер ананың һәм бер генә сабыйның да үлү очрагы булмады.

 

"КУ" 2, 2018

Фото: pixabay

Теги: истәлекләр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев