Логотип Казан Утлары
Истәлекләр

Кырынды авылы тарихыннан сәхифәләр. Мусиннар

Йосыф ага сугышның беренче көннәреннән үк Бөек Ватан сугышында катнаша. Ленинград өчен барган авыр бәрелешләрнең берсендә, кулы яраланып, госпитальдә дәваланганнан соң, хәрби хезмәткә яраксыз дип табылып, тылга җибәрелә һәм ул Көчек җидееллык мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. Шунда үзе кебек яшь укытучы Гөлсем белән таныша, алар гаилә корып җибәрәләр. Ләкин бу бәхетле гаиләгә Көчек авылында озак яшәргә туры килми...

Мин инде колхозның партком секретаре Гөлсем апа Мусинаны искә алып үттем. Хәзер Гөлсем апаның аерылгысыз дусты, тормыш юлдашы Йосыф ага Мусин турында язам.

Йосыф ага Мусин сугыштан соң Кырынды мәктәбенең беренче директоры, заманында шөһрәтле мәгърифәт үзәге булган Иж-Бубый авылыннан иде. Ходай бүләк иткән төз гәүдә, буй-сын, күпләрдән аерылып торган сөйләм культурасы аның тумыштан ук зыялы нәселдән икәнлеген күрсәтеп тора иде. Йосыф ага сугышның беренче көннәреннән үк Бөек Ватан сугышында катнаша. Ленинград өчен барган авыр бәрелешләрнең берсендә, кулы яраланып, госпитальдә дәваланганнан соң, хәрби хезмәткә яраксыз дип табылып, тылга җибәрелә һәм ул Көчек җидееллык мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. Шунда үзе кебек яшь укытучы Гөлсем белән таныша, алар гаилә корып җибәрәләр. Ләкин бу бәхетле гаиләгә Көчек авылында озак яшәргә туры килми. 1943 елның көзендә Йосыф абыйны Кырынды җидееллык мәктәбенә директор итеп күчергәч, алар шушында килеп төпләнә.

Йосыф ага авылның иҗтимагый-сәяси тормышында да актив катнашты, илленче елларда Будённый исемен йөрткән Төрдәле колхозында партоешма секретаре буларак та, авыл халкы белән якыннан аралашты һәм үзен акыллы, сабыр җитәкче итеп күрсәтте.

Йосыф ага һәм Гөлсем апа авыл халкының иң хөрмәтле кешеләре булды, аларны авылның яше дә, карты да онытмый, чөнки бик күпләргә тәрбия-белем биргән, тормышка аяк бастырган хөрмәтле мөгаллимнәр иде алар. Кимчелек-хаталарын Ходай гафу итеп, урыннарын җәннәттә кылса иде!

 

"КУ" 2, 2018

Фото: pixabay

Теги: истәлекләр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев