Логотип Казан Утлары
Истәлекләр

Татар күге якты, бик якты!

Менә шулай ул, милләттәшләр, «Җир» планетасындагы хәлебез мөшкелрәк булса да, «күктә», шөкер, балкыйбыз әле!

Астрофизик Рәшит Гали улы Сүнәев 12 июньдә В.Путин кулыннан Россия Федерациясенең Дәүләт премиясен алды.

Мәскәү мөһере сугылган «космик премияне» 2000 елны да алган иде ул. Рәсәйнекен генәме әле? Дөнья илләренең 15 премиясе бирелгән аңа (бишесе – АКШныкы), һәм тагын әле 3 халыкара премия иясе дә ул! Россия Фәннәр академиясенең Космик тикшеренүләр институтының баш фәнни хезмәткәре Сүнәев 1999 елдан алып Германиядәге Макс Планк исемендәге җәмгыятьнең Астрофизика институтына да җитәкчелек итә бит әле. Кыскасы, Рәшитебез – дөньяның иң көчле астрофизикларының берсе!

Ә Космик тикшеренүләр институтына кем җитәкчелек иткән дисез? Роальд Зиннур улы Сәгъдиев – 36 яшендә үк, ягъни СССРда иң яшь академик булган дөньякүләм шанлы-данлы татар. Институтка 15 ел җитәкчелек итеп, 1988 елны Америкага китеп баргачтын, аның урынында кем калган дисез? Альберт Әбүбәкер улы Галиев. Ул әле хәзер дә институтның шәрәфле директоры!

Рәшит әфәнде 2012 елның сентябрендә Казанда астрофизика буенча зур халыкара конференция үткәрде. Миңа конференциядә катнашкан милләттәшләребез турында да сөйләде ул (әңгәмәбез журналның 2012 елгы 11нче санында чыкты). Шуннан бер-икешәр кыскартылган җөмлә булса да китерим әле. «Казанда бер бик әйбәт фәнни мәктәп барлыгы сөендерә. Бу – КФУның астрономия кафедрасы мөдире Наил Абдуллович Сәхибуллин мәктәбе». КФУ профессоры Илфан Бикмаев турында: «Сез аңлап җиткерәсез микән: менә биредә, Казанда, югары дөнья кимәлендәге, бөтенесен дә үзе булдыра ала торган гаҗәеп кеше эшли!» «Космик тикшеренүләр институты профессоры Марат Равилович Гыйльфанов... Хәзер ул – дөньякүләм танылган бик көчле галим...» «Ландау исемендәге Теоретик физика институтының сектор мөдире Наил Галимович Иногамов... Дөньяга танылып өлгергән галим... Принстон институтының профессоры Роман Равилович Рафиковны да тыңладык. Докладында гел Иногамовның эшләренә таянды ул...» Илдар Хәбибуллин турында: «...Сүзем бит бәләкәй татар шәһәреннән калкып чыккан 22 генә яшьлек егет турында, аның искиткеч шәп мәкаләләр язуы турында...»

Һәм... Борынгы заманнардан ук башланган бит безнең бу «астрофизик» эш! Сәйф Сараиебыз «Сөһәйл вә Гөлдерсен» дастанында ни дип язган әнә:

«Сөһәйлне күрде-йү әйләнде бер тик –

Көнәш гирдендә йөргән мисле җир тик».

Ягъни шагыйребез кызның егет янында бөтерелүен генә түгел, Кояш тартуындагы Җир кебек әйләнүен дә язган! Инде 1394 елда, ягъни моны «ачкан» Коперник белән Галилей әле дөньяга килгәнче үк! Мәкъсуд әл Болгари (XIII гасыр) кебек мөнәҗҗимнәребез (астрономнар) булган бит безнең.

Менә шулай ул, милләттәшләр, «Җир» планетасындагы хәлебез мөшкелрәк булса да, «күктә», шөкер, балкыйбыз әле!

 

"КУ" 07, 2017

Фото: pixabay

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев