Логотип Казан Утлары
Истәлекләр

Укытучы иртә чалара (ахыры)

Әче сызгырып, миннән 2-3 метрга гына мина килеп тɵште. Килеп тɵште тɵшүен, ǝмма шартламады. Үзем дǝ белмǝстǝн: «Мин бу сугышта үлмим икǝн!» – дип кычкырып җибǝрүемне сизми дǝ калдым. Үрмǝлǝп траншеяга барып тɵштем...

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

«Мин сугышта үлмим икән»...

Атландым атның биленә,

Киттем Герман җиренә...

Татар халык җыры

1942 елның март башында безнең 689нчы артполк фронтка китү ɵчен эшелоннарга тɵялде. Димǝк, берничǝ кɵннǝн соң без дошман белǝн очрашачакбыз. Кайберǝүлǝр фронтка җибǝрүне тизлǝтергǝ сорасалар да, күплǝр сугыш эченǝ барып керүне уенга санамадылар. Ватанны саклау һǝркем ɵчен җитди һәм хәтәр бурыч. Без юлга кузгалдык, ǝмма кайсы юнǝлешкǝ китүебезне белмибез. Командирлардан сорасак та, алар иңбашларын сикертеп кенǝ җавап бирǝлǝр. Əллǝ белеп тǝ белмǝмешкǝ салыналар идеме? Без Саранск, Тамбов, Воронеж шǝһǝрлǝрен үттек, димǝк, кɵньяк-кɵнбатыш фронтка юл тотабыз булса кирǝк. Тɵн. Тынлык. Караңгы. Тимер юл станциясе. Маскировка аша беркайда да ут чаткысы күренми. Бу станция ǝле дошман тарафыннан бомбага тотылмаган. Безне шушы станциядǝ бушатачаклар, имеш. Лǝкин безгǝ монда тукталырга туры килмǝде. Лисичанская станциясен үткǝндǝ, сугыш афǝтен күреп, гаҗǝпкǝ калдык. Берничǝ тимер юл составы яндырылган. Үле хайван гǝүдǝлǝре аунап ята. Биналар җимерелгǝн. Күмергǝ ǝйлǝнгǝн баганалар тырпаеп тора. Күмер-кɵл ɵемнǝре. Дошман авиациясе бу тирǝлǝрне бомбага тотарга ɵлгергǝн, димǝк, фронт та ерак түгел. Командирларыбыз һава һɵҗүменнǝн ничек сакланырга икǝнен кабат исебезгǝ тɵшерделǝр. Без тагын юлда. Озак барырга туры килмǝде, безне туктаттылар. Без бу юлы тимер юл вагоннарыннан чыктык һǝм тимер юлдан ераклаша башладык. Кечкенǝ генǝ урманда тукталып, кɵнне шунда үткǝрдек. Пушка-гаубицаларны нык маскировать итǝргǝ туры килде. Немецның разведка самолётлары һǝр җирне күзǝтеп, капшап тора. Без ǝле билгелǝнгǝн урыныбызга барып җитмǝгǝнбез икǝн. Язгы пычрак юлдан хǝрǝкǝт итүе җǝяүлелǝр ɵчен дǝ, техника ɵчен дǝ бик авыр. Фараларны яктыртып булмый, машиналарны, тракторларны кирǝгеннǝн артык гүлǝтергǝ дǝ ярамый. Дошманның күзе үткер, колагы сизгер. Таныш булмаган юлда, разведка мǝгълүматларын кɵтеп, ǝледǝн-ǝле тукталышлар ясарга туры килǝ. Ниһаять, безгǝ бер кечерǝк кенǝ авылга туктарга ǝмер булды. Димǝк, без фронт сызыгына килеп җиткǝнбез. Əлегǝ бу тирǝлǝрдǝ тынлык хɵкем сɵрǝ. Ара-тирǝ безнең ɵстǝн дошман самолётлары очып үтǝ. Без ǝле сугыш дǝһшǝтен күрмǝсǝк тǝ, Кызыл Армиянең дошманга каты каршылык күрсǝтүен, чигенгǝн вакытта да аның җанлы кɵчлǝрен һǝм техникасын тар-мар итүлǝрен газеталардан укып һǝм политинформациялǝр аша белǝбез. Кызыл Армиянең 1941 елның ноябрь һǝм декабрь айларындагы һɵҗүмнǝре белǝн дошман Ростов-на Донудан куып чыгарыла һǝм кɵнбатышка шактый чигендерелǝ. Менǝ без шул кызу участокка дошманның кɵчлǝрен тоткарларга җибǝрелгǝнбез дǝ. Дошман Ростов-на Донудан чигендерелгǝч, Матвеев-Курган тимер юл станциясе аша һǝм тимер юл буйлап яңадан Ростовка юл ачу ɵчен ǝледǝн-ǝле һɵҗүм оештыра. Безнең бурыч фронт линиясендǝге пехота дивизиясенǝ артиллерия белǝн ярдǝм итүдǝн гыйбарǝт. Ике мǝртǝбǝ фронт үткǝнлектǝн, бу урындагы авыллар бик теткǝлǝнгǝн. Саман ɵйлǝрнең мичлǝре һǝм морҗалары гына тырпаеп тора. Хǝтта җилǝк-җимеш куаклары да киселеп, анда-санда гына алмагачлар, грушалар басып калган. Безнең 689нчы артполкның ɵченче дивизионы, Таганрог белǝн Сталино (Донецк) шǝһǝре арасындагы Матвеев-Курган тимер юл станциясен саклап, оборонада торучы пехотага ярдǝмгǝ ɵстǝмǝ кɵч итеп билгелǝнде. Безнең ɵченче дивизион алгы сызыктан 6-7 чакрым тылда ике генǝ урамлы кечкенǝ бер авылга урнашты (исеме Пановка иде бугай, яки шуңа охшашрак). Авыл аша ике мǝртǝбǝ сугыш узганлыктан, 2-3 йорт кына тɵзек чамасында калып, калганнары хǝрабǝ хǝленǝ килгǝн.

Без, элемтǝчелǝр, бер ишелгән өйнең подвалына һǝм идǝн астына урнаштык. Шул кɵнне карлы яңгыр яуды. Подвалга, идǝн астына су үтеп, тамчы тамып торды. Икенче кɵннǝрне инде ɵстен тɵрле ǝйберлǝр белǝн япкалап, маскировка ясадык. Исǝн калган гаубица-пушкаларны алма, груша агачлары ышыгына урнаштырдык. Авылдан ерак түгел тирǝн ерынтыда котлованнар казып, гаубица-пушкаларны шунда урнаштырып, без фронтның алгы сызыгына телефон элемтǝсе үткǝрдек. РБМ аппараты белǝн эш итǝргǝ ɵйрǝнүне дǝвам итǝбез. Дивизион белǝн алгы сызыктагы КП (команда пункты) белǝн ике катлы элемтǝ урнаштырабыз. Лǝкин РБМдан файдалану тыела, иң кирǝк вакытларда гына аннан файдаланылачак, чɵнки аны дошманның пеленгаторлары тотачак. Бу – бик куркыныч.

1942 ел март башының аяз суык тɵне, күктǝ йолдызлар җемелди. Җир ɵстен шактый катыра. Дүшǝмбе көннең аяз иртǝсе. Немецларның атакасы кɵтелǝ, чɵнки немецлар якшǝмбе кɵнне ял итǝлǝр. Билгеле, оборонада торганда, урынчылык ɵчен булган сугышларда гына. Менǝ безне – радистларны – иртǝн, тревога белǝн күтǝреп, алгы сызыкка алып киттелǝр. РБМ станциясе ике ɵлештǝн тора. Приёмник үзе 16 кило, ǝ аны эшлǝтү ɵчен питание-батарея 17 килолы. Бер станциягǝ ике элемтǝче. Станцияне аркага асып юлга чыктык. Кɵн бик матур. Кояшка каршы җир ɵстендǝ бозланып каткан үлǝн сабаклары ялтырый. Ара-тирǝ алгы сызыктан яралыларны арбаларга тɵяп кайтаралар. Поход кухнялары очрый. Күңелгǝ һич тǝ бу җирдǝ сугыш булыр дигǝн уй башка да килми, куркытмый да кебек. 3-4 чакрым үтүгǝ фронтның билгелǝре кɵчǝя. Казылган окопларны, траншеяларны, блиндажларны еш очратасың. Йɵрǝкне курку ала. Менǝ безнең алда аз гына түбǝнлектǝ зур тимер юл станциясе җǝелеп ята. Станция немецлар кулында. Без шул станциядǝн немецларны бǝреп чыгарырга, тимер юлны алырга тиешбез. Озак барырга туры килмǝде, алда атыш тавышлары ишетелеп, авыл ɵстендǝ снарядлар ярыла башлады. Безнең пехота «ур-р-ра» кычкырып алга ыргылды. Немецлар да безнекелǝргǝ каршы ут ачты. Əле без, чын сугыш белән күзгә-күз килмәгәннәр, нишлǝргǝ дǝ белмичǝ, аяк ɵсли алга баруны дǝвам итǝбез. Менǝ ǝче сызгырып, миннән 2-3 метрга гына мина килеп тɵште. Килеп тɵште тɵшүен, ǝмма шартламады. Үзем дǝ белмǝстǝн: «Мин бу сугышта үлмим икǝн!» – дип кычкырып җибǝрүемне сизми дǝ калдым. Үрмǝлǝп траншеяга барып тɵштем. Без рация белǝн КПдан дивизионга батареяларга хǝбǝр итǝргǝ тиешбез. Рация белǝн хǝбǝрлǝшǝ башлагач, немецлар безне тиз тотып алдылар, безнең ɵскǝ снарядлар ява башлады. Рация белǝн элемтǝгǝ керү безнең дивизионда шунда ук туктатылды. Без РБМ рациясе белǝн элемтǝгǝ керүне башка кабатламадык, рациялǝрне тиешле урынга тапшырып, телефон аппараты һǝм үткǝргеч катушкасы (кабель-үткǝргеч) алдык. Билгеле, 16-17 килолы рация асып чабуга караганда телефон аппараты белǝн окопта утыруы күпкǝ уңайлырак. Лǝкин... лǝкин телефонист булуның үзенǝ күрǝ бик кыен яклары да бар. Батарея белǝн КП арасындагы кайсы урынга элǝгǝсең бит?! Кабель сузарга кирǝк, ул кабель ɵчен син җаваплы. Башта кабельне маскировать итеп сузарга, юл аркылы үтсǝ, казып күмǝргǝ, кырдан үткǝргǝндǝ җиргә салып үткǝрергǝ кирәк – үлǝн ɵстендǝ күренмǝсен, кеше аягына элǝкмǝсен, машина кɵпчǝгенǝ чолганмасын, дошман күзенǝ күренмǝсен. Аны ǝледǝн-ǝле нǝрсǝгǝдер беркетеп, бǝйлǝп калдырасың. Ə кайбер вакытларда кабельне үлгǝн кеше аягына яки кулына бǝйлǝү-чолгау фактлары да булды. Кабельне бǝйли-беркетǝ дǝ белергǝ кирǝк, ǝгǝр кинǝт кенǝ чигенергǝ туры килсǝ, кабельне тиз генǝ җыеп алырлык та булсын. Сугыш барышында иң куркынычы – ɵзелгǝн кабельне ялгап, элемтǝне ɵзми тоту.

Дивизион үзенең урынын алмаштырганда без телефонистлар да гаубица-пушкаларны урнаштыру ɵчен котлован казыша идек. Май азакларыннан июнь урталарына кадǝр оборонада торсак та, ǝледǝн-ǝле немец баш калкытты, кɵчле бǝрелешлǝр булды. Мине элемтǝнең икенче тɵренǝ – почта ташуга күчерделǝр. Минем карамакка шофёры белǝн «ГАЗ»ик бирделǝр. Мин кɵн дǝ фронт сызыгыннан, команда пунктыннан тɵрле донесениелǝр, хатлар алып китеп штабка, шулай ук штабтан КПга тɵрле донесение, хат, газета-журналлар алып кайтырга тиешмен. Машина белǝн 25-30 чакрым гына үтǝсе булса да, ай-һай, ул араларны үтүе озак һǝм кыен. Дошман күзеннǝн яшеренергǝ кирǝк, ә ул җирдǝн дǝ, һавадан да күзǝтǝ. Шуның ɵчен сусыз тирǝн чокырлардан, иңкүлеклǝрдǝн, юлсыз җирлǝрдǝн, иген кырлары аша узарга кирǝк. Менǝ бер эпизод. Июнь аеның матур бер кɵне. Без шофёр белǝн штабтан почта алып кайтабыз. Ярты юлны бик ǝйбǝт үттек, юлны дǝвам итеп, элек дивизион торган балкага якынлашабыз. Кинǝт немец самолётлары безнең ɵстǝ бɵтерелеп, күптән түгел генә дивизион торган урынга бомба коя башладылар. Нишләргә? Элекке блиндажга кереп качарга туры килде. Бомбёжкадан землянка-блиндаж дер селкенеп тора, шартлаулар ерак түгел. Əменǝ берсе безнең блиндажның янǝшǝсенǝ үк килеп тɵште, лǝкин, ни хикмǝттер, шартламады, ǝмма блиндажның бер почмагын ачты. Шпалларның берничǝсе блиндаж эченǝ дǝ тɵште. Безнең бу вакытта курыкканны укучы кеше шǝт үзе дǝ чамалар. Бомбардировщиклар киткǝч, машинабыз янына барсак, машинабызга да ул-бу булмаган – исǝн. Тиз генǝ дивизионга юл тоттык. Почтаны тапшырганда минем ярты почтам юклыгы беленде. Бу – бик куркыныч хǝл. Ɵлкǝн лейтенант Болташенко югалган почтаны бер сǝгать эчендǝ табып кайтырга, почта табылмаса, штабка хǝбǝр итǝчǝген белдерде, алай гына да түгел, военный трибунал белǝн янады. Ул, безнең белǝн барып, югалган почтаны эзлǝшергǝ 5 солдат та бирде. Безнең бомбага тотылган урын билгеле булганлыктан, дивизион элек торган балканы эзлǝп табуы читен түгел. Бу вакытта инде кояш тɵшлектǝн авышкан иде. Бардык һǝм блиндажны таптык, лǝкин почта анда калмаган булып чыкты. Блиндажга шуышып барган идек, шул юлда почтабызның бер ɵлеше тɵшеп калган булган. Исǝн калуыбызга шатланып, блиндаждан тиз генǝ чыгып киткǝнбез дǝ почтаның бɵтенлегенǝ игътибар да итмǝгǝнбез. Яныбызга тɵшкән бомбаның, сугышка керүемнең беренче минутында шартламаган мина кебек үк шартламавы кабат «мин сугышта үлмим икǝн» дигǝн ышанычны ныгытты.

Безнең почта дошман кулына элǝкмǝде, хǝтта иртǝгǝсен начальнигыбыз Божанов шофёр белǝн миңа строй алдында рǝхмǝт тǝ белдерде.

Почта югалту – сугыш вакытында зур ЧП. Посттан солдат югалту да зур ЧП булып санала. Яз кɵне, ǝле кɵннǝр салкын вакытта, посттан бер солдатыбыз югалды. Билгеле, ул солдатның тышкы кыяфǝтенǝ, белеменǝ, профессиясенǝ карап һич тǝ аны үзе телǝп немецлар ягына чыккандыр дип ǝйтеп булмый. Ул 3-4 класс белемле, Идел буенда туып-үскǝн бер колхозчы иде. Кыска буйлы, юантык булганга, «Толстый» дип эндǝшǝлǝр иде үзенǝ. Яңгырлы язның бер караңгы тɵнендǝ постта торганда әнә шул Миша-толстый юкка чыкты. Тревога күтǝреп эзлǝсǝк тǝ, Миша-толстый табылмады. Аның белǝн бергǝ постта торган 3 солдат Мишаның ничек югалуы турында берни дǝ белмилǝр. Михаилның йокларга яратуын һǝм гырылдап йоклавы аркасында, аны немецлар «тел» итеп урлап алып киткǝннǝр дигǝн нǝтиҗǝ чыгарып, постта уяулыкны тагын да кɵчǝйтү турында боерык булды. Постларны ǝледǝн-ǝле тикшерүлǝр ешайды.

Оборонада торганда немецлар еш кына һавадан безнең якка листовкалар ташлыйлар иде. Ул листовкаларны җыеп яндыра идек. Листовкаларда рус солдатларын үзлǝре ягына чыгарга, ǝгǝр чыксалар, тормышларын сакларга, Германиядǝ тормышның яхшы булуы, шуңа күрǝ Сталинның һǝм Молотовның малайлары ирекле рǝвештǝ ǝсир тɵшүлǝре турында язылган була иде. Лǝкин мин үз телǝклǝре белǝн дошман ягына чыккан бер генǝ совет солдатын да белмим. Кичлǝрен дǝ немецлар рупор аша совет солдатларын үзлǝре ягына чыгарга димлилǝр, листовкаларын укыйлар, тɵрле ялган дǝлиллǝр китереп ышандырырга тырышалар иде.

Безнең участокка Кара диңгез флоты морякларын китерделǝр. Алар 1-2 кɵн ял иттеләр. Кояш баегач, участоклар, аерым калкулыклар ɵчен атакага күтәреләләр иде. Кайбер вакытларда немецларны кысрыклап чигендерсǝлǝр дǝ, шунда ук зур югалтулар белǝн үзлǝре дǝ чигенǝлǝр. Диңгез пехотасына танклар да, артиллерия дǝ ярдǝм итми, тик алар алгы сызыкка китү алдыннан эчкǝн спирт тǝэсирендǝ генǝ «геройланалар» иде, шуның шаукымы астында гына атакага ташланалар. Мондый атакаларның кемгǝ һǝм ни ɵчен кирǝге булгандыр, ул вакытта һǝм хǝзер дǝ сǝбǝбен белмим, аңламыйм. Мондый атакалар вакытында үлгǝн солдатлар, үлǝ алмыйча интегүчелǝр бик кызганыч. Оборонада торганда фронт линиясендǝ нейтраль зона барлыкка килǝ. Һǝр ике як та, сукыр тычкан кебек, җир казып яшеренǝ. Шушы нейтраль зонада яраланып калган сугышчының хǝле бигрǝк тǝ кызганыч. Украинада июнь кояшы. Кɵндезлǝрен эсселек 25-30 градуска җитә. Хǝрǝкǝтлǝнǝ алмый торган яралы солдат шушы шартларда берничǝ кɵн үлǝ алмый тилмереп ята. Яралы солдатны кɵндез тылга алып чыгу турында сүз булырга да мɵмкин түгел. Аны коткарырга баручыга дошманның берничǝ винтовкасы, пулемёт кɵпшǝсе тɵбǝлгǝн. Тɵннǝрен яралы янына бару шулай ук мɵмкин түгел, чɵнки бу зона дошманның парашютка эленгǝн прожекторлары белǝн бик нык яктыртыла. Яралыларның ярдǝм сорап ялварулары окопка ишетелǝ, кыймылдап ятуларын күрǝсең, нихǝл итмǝк кирǝк, һич тǝ ярдǝм итеп булмый. Бу хǝлгǝ дучар булган солдат сусызлыктан, каны күп китүдǝн, гангренадан, җǝрǝхǝте кортлаудан газап чигеп, озак үлǝ. Мондый үлемне иң җǝфалы үлем дип саныйм мин.

1942 еның июнь ахырларында, 965 нче укчы полк белǝн безгǝ – 689 нчы артиллерия полкына – чигенергә приказ булды.

Кирза итегем тишелгǝнлектǝн, аны ремонтка алып, 39 нчы размер урынына миңа 41ле ботинка бирделǝр. Ул вакытта ботинканы обмотка белǝн киялǝр иде. Беренчедǝн, бу ботинка миңа зур, икенчедǝн, аны чолгау белǝн кияргǝ кирǝк, ǝ мин чолгау белǝн кия белмим. Шуның ɵчен бу ботинка мине күп җǝфа чиктерде. Чигенергǝ хǝбǝр иртǝ белǝн булса да, без кич, караңгы тɵшкǝч кенǝ, юлга кузгалдык, чɵнки дошман һавадан күзǝтǝ. Немецның разведка «рама» самолётлары («Фокке-Вольф-189») безнең ɵстǝн еш очалар. Ə без күченергǝ юлга чыгарга ǝзерлǝнǝбез. Кайсы якка, кая чигенүне беркем дǝ белми. Тɵнлǝ белǝн чигенү башланды, дошман безне ǝлегǝ эзǝрлеклǝми. Без чигенеп, Новошахтинскига якынлаштык, лǝкин анда безгǝ кадǝр немецларның танк колоннасы кергǝн булып чыкты. Берничǝ сǝгать тукталыштан соң, Новочеркасск шǝһǝренǝ таба чигенǝ башладык, аны читлǝтеп үтǝргǝ туры килде. Менǝ бу вакытларда инде безнең чигенүче гаскǝрлǝрне немецлар һавадан бик каты бомбага тоттылар. Без монда да оборона кора алмыйча Ростов юнǝлешенǝ чигенүне дǝвам иттек. Полк Ростовка кадǝр оешкан тɵстǝ чигенǝ алмады, дошман безнең сафларны какшатты. Тɵрле юллардан чигенергǝ туры килгǝнлектǝн, штаб белǝн элемтǝ ɵзелде, кухня аерылды. Безнең элемтǝчелǝр батальоны да таркалды. Ростовка җиткǝнче без, немецларга каршылык күрсǝтǝ-күрсǝтǝ, Азов диңгезе ярларына ук килеп чыктык. Безнең ара-тирǝ каршылык күрсǝтү баштанаяк коралланган немец армиясен тоткарлый алмады. Безнең чигенүче армия бер зур гына хутор ɵчен бигрәк тә каты каршылык күрсǝтте. Хутор урамнары ɵчен кɵрǝш башланды. Немецның мотопехотасы шушы хуторда безне чак кына камап алмады. Зур югалтулар белǝн хутордан кичке якта чыгып киттек. Хуторның янǝшǝсендǝ үк кыр ышыклау урман полосасы булуы гына безне ǝсирлектǝн коткарып калды. Ростов шǝһǝре аша Дон елгасын кичǝргǝ приказ булганлыктан, без Ростовка чигенǝбез. Чигенү вакытында мин плащ-палаткамны югалттым. Диңгез якын булганлыктан, тɵннǝрен бик куǝтле чык тɵшǝ икǝн. Плащ-палаткасыз тɵн кичерүлǝре бик кыен. Нишлǝргǝ, кайдан юнǝтергǝ?! Гомеремдǝ бер генǝ мǝртǝбǝ дә кеше ǝйберенǝ кул сузмаганлыктан, мин, «кирǝк дип» кешенекен ала да алмыйм.

– Мǝ, якташ, игелеген күр, синекен кирǝк кеше алган булса, без дǝ сиңа кирǝккǝ генǝ алдык,– дип, райондашым Хǝеретдинов Изахетдин (Буа районы Югары Лашчыбашы авылы) миңа плащ-палатка юнǝтеп бирде. Менǝ шул якташымны взвод командиры үзе янына чакырып алды да арттан килүчелǝргǝ безнең чигенү юлын күрсǝтерсез дип, кыр юлы аермасына бастырып калдырды. Шуннан соң без күрешмәдек инде. Без ɵйдǝн чыгып киткǝннǝн бирле бер отделениедǝ хезмǝт иттек. Бер-беребезгǝ кыен вакытларда ярдǝм итештек, бер сынык икмǝкне бергǝ бүлеп ашадык. Менǝ шундый иптǝшемнǝн һǝм якташымнан аерылдым мин ул кɵнне.

Без иртǝ белǝн Ростов шǝһǝренǝ якынлаштык. Батальон командиры «Ростовсельмаш» заводы коймасы янына туктатты да: «Безнең дивизион шушы завод ишегалдына оборонага туктарга тиеш, мин хǝзер белешеп чыгам, беркая да таралмаска, кɵтǝргǝ», – дип, приказ биреп, завод ишегалдына кереп китте. Ə без куаклыкка ышыкландык. Командирыбыз ɵлкǝн лейтенант Болташенконы (ул украинец, шахтада мастер булып эшлǝгǝн, диләр) кɵтǝбез – юк, кɵтǝбез – юк. Ял да иттек, тамак та ялгадык, кɵтǝбез – юк та юк. Взвод командиры ɵлкǝн сержант Иванов белешер ɵчен завод ишегалдына кереп китте, озак та тормады, ǝйлǝнеп чыкты һǝм: «Завод ишегалдында бернинди дǝ Кызыл Армия частьлары юк», – дип хǝбǝр итте. Без тагын берǝр сǝгать кɵтǝргǝ дигǝн карарга килдек. Кɵттек – ул килмǝде. Безне шәһәргә взвод командиры алып керде.

Ростов шǝһǝренең кɵнбатыш ɵлешендǝге бер паркына якын мǝктǝп ишегалдына урнаштык. Безнең армия бу вакытта югарыдан килгǝн күрсǝтмǝ нигезендǝ чигенде булса кирǝк. Шунлыктан Ростов шǝһǝрендǝ чигенүче частьлар бик күп иде. Тɵш алдыннан якындагы поход кухнясыннан аш алып ашарга ǝмер булды. Без котелокларга аш алып ашарга гына утырган идек, дошман Ростовны һавадан бомбага тота башлады. Ишегалдына бомба тɵшеп ярылды. Солдатлар арасында үлүчелǝр, яраланучылар булды, шул җɵмлǝдǝн, безнең взвод командирыбыз да һәлак булды. Мин котелокны җиргә куеп, аны сул кул белǝн тоткан килеш, аш ашый идем. Бомба шартлагач та карниздан кирпечлǝр коелып тɵште. Бер ярчык минем котелокка килеп бәрелде, аны кулымнан йолкып алды. Карасам, котелок аумыйча гына берничǝ сантиметрга шуышкан, ǝ үзе нык кына ямьшǝйгǝн. Гаҗǝбе шул: ничек бомба ярчыгы миңа тимәгән дә, мин яраланмый калганмын да, ничек котелоктагы аш түгелмǝгǝн?!. Күзгǝ күренмǝгǝн хǝвефле хǝллǝр сугыш кырында кешене минут саен сагалап тора, бу исә минем күзгǝ күренгǝн фаҗигале хǝлдǝн өченче мǝртǝбǝ исǝн-имин калуым иде.

Ростовта берничǝ сǝгать торсак та, безгǝ югарыдан бернинди дǝ приказ булмады. Штаб югалды. Командирсыз да калдык. Безнең элемтǝчелǝр белǝн идарǝ итүне ɵлкǝн сержант Васильев үз ɵстенǝ алып, аның командалыгында Дон кичүенǝ киттек. Шǝһǝр урамнары чигенүче армия частьлары белǝн тулган. Шǝһǝрдә тǝртипсезлек. Кибетлǝрдǝн, складлардан халык нǝрсǝ таба шуны ɵенǝ ташый. Кемдер илне фашизм тырнагыннан азат итү ɵчен канын койса, кемнǝрдер, ыгы-зыгыдан файдаланып, байлык туплый, ә кемдер, шинелен салып атып, кунак каршыларга ǝзерлǝнǝ. Əйтерсең лǝ ул кешелǝргǝ ил язмышы кагылмый. Гаҗǝп – лǝкин факт. Ростов шǝһǝренең тынычрак урамыннан Дон кичүенǝ барганда исерек сугышчыларны күреп хǝйран калдык. Сораша торгач шул беленде: якын гына бер подвал-складта вино саклана икǝн. Мичкǝлǝрне ачып, шуннан шәраб ташыйлар һǝм эчǝлǝр икǝн. Безнекелǝр дǝ читлǝтеп үтǝргǝ телǝмǝделǝр. Дɵрестǝн дǝ склад ачык, балга умарта корты сырган кебек, складны солдатлар камап алган. Котелок белǝн дǝ, чилǝк белǝн дǝ вино ташыйлар яки эчǝлǝр. Без дǝ флягаларга, котелокларга вино тутырдык. Хǝмер үзенекен итǝ, эчеп алган егетлǝребез чигенергә бер дǝ ашыкмыйлар. Кояш баер алдыннан, ял итеп алу ɵчен бер ишегалдына кердек. Кайбер мǝрхǝмǝтле шǝһǝр халкы чигенүче солдатларны ашата-эчертǝ, сыйлый. Бераз тɵшереп тǝ алгач, егетлǝребезнең кәефе күтәрелде, җырлап бии дǝ башладылар. Мин, бу хǝлнең ахыры начар булачагын чамалап, үзем генǝ түгел, ǝ Божановка (Саранск шәһәреннән) да эчмǝскǝ киңәш иттем. Ул мине аңлады. Кояш баегач, солдатларның кайберлǝре ɵйлǝр буйлап таралып, бер-береңне күзǝтми башлагач, Божанов белǝн икǝү, бу ишегалдыннан чыгып, гомуми чигенүче солдатларга кушылып, кичүгǝ киттек. Безнең элемтǝчелǝрнең күпчелеге украиннар. Аларның уй-фикерлǝрен белү читен иде. Үз-үзлǝрен тотулары да бик сǝер. Башта безнең батальон командиры ɵлкǝн лейтенант үзе юкка чыкты, ягъни качты, дияргǝ була. Җирле халыкның күпчелеге совет солдатын, вареникилар пешереп, аларның тамакларын туйдырып, хǝерле юл телǝгǝндǝ, тиздǝн бу җирлǝргǝ җиңү белǝн кайтырга чакырганда, сирǝк булса да совет солдатларын сүгүчеләрне, сорагач та эчǝргǝ су бирмǝүчелǝрне, хǝтта: «Безнең яклаучыларыбыз, ашатучыларыбыз килǝ, сезгǝ кирǝклǝрегезне бирǝлǝрме?!» – дип, немецларны түземсезлек белǝн кɵтүчелǝрне һǝм аларны мактаучыларны да очратырга туры килде.

Без Донга килеп чыкканда караңгы төшкән иде. Дон аша салынган тимер юл күпере шартлатылган, ул асылынып тора. Донны кичү ɵчен пантон күпер корылган. Бу күпердǝн танк, гаубица-пушкаларны чыгару мɵмкин түгел. Шуның ɵчен аларны башка җирдǝн чыгару ɵчен юл эзлилǝр, лǝкин Дон аша башка юллар да немецлар кулында. Пантон күпердǝн үтǝ алмаган тягачларны, гаубица-пушкаларны Дон тɵбенǝ җибǝрделǝр. Безнең дивизион солдатлары орудиесез калды. Алар да үзлǝренең батареялǝрен, взвод, роталарын югалтып, ирекле рǝвештǝ йә башка тɵр гаскәрләргә кушылып чигенǝлǝр. Ростов белǝн Батайск арасы 8-10 километр булып, сазлыклар аша дамбалы юл салынган булган. Анда да берничǝ күпер булган, ләкин алар да немецлар тарафыннан җимерелгǝн. Переправа аша үткǝн барлык тɵр гаскǝр дǝ сазлыклар аша гына Батайскига чигенǝ ала. Дон елгасы Ростов турында атау белǝн икегǝ бүленгǝн. Донның яр буе һәм яр буе кварталлары чигенүче гаскәр белǝн тулган. Пантон күперне немецлар һавадан бомбага тота. Елга ɵстенǝ немецлар кɵчле прожекторлар элǝлǝр. Күпергǝ керү ɵчен чират. Ниһаять, Божанов белǝн мин дǝ күпергǝ кердек. Донның беренче ɵлешен чыгу белǝн безне утрауда туктаттылар. Утрауда оборона тотып, немецларны Дон аша чыгармыйбыз, имеш. Бу – күрǝлǝтǝ үлемгǝ бару дигǝн сүз. Винтовка, автомат ярдǝмендǝ, вак калибрлы орудие белǝн ялангач утрауда немецларга каршылык күрсǝтеп булмаячак. Караңгылыктан һǝм башка гаскǝрнең хǝрǝкǝтеннǝн файдаланып, без Донның икенче ɵлешен дǝ кичеп чыктык. Бик арылган, йончылган. Хǝл алырга дип яр буенда тукталдык. Йокымсырап та киткǝнбез. Кемдер безне типкǝлǝп диярлек йокыдан уятты. Яр буендагы барлык туктаган солдатларга чигенергǝ кушалар. Чигенү юлы фǝкать сазлык аша гына.

Кояш чыкканчы ук сазлыкка кереп киттек. Сазлыкның күпчелек ɵлешен камыш каплаган. Камышлыктан чигенǝбез, ǝ ɵстебездǝ умарта кортлары кебек немец истребительлǝре оча. Үлүчелǝр, яралылар камыш арасында кала. Ай-һай ла, ул камышлы сазлык аша үтүлǝре! Су тирǝн урыннарда винтовканы һ.б. баш ɵстендǝ күтǝреп муеннан суда барулары. Бер-беребезгǝ ярдǝм итǝ-итǝ, без, ниһаять, Батайскига килеп чыктык. Юеш киемнǝребезне салып сыктык та кояшка кибǝргǝ элеп куйдык. Без тукталган хатада хуҗалар җырлашып аракы эчǝлǝр. Бу күренешне без ничек тǝ аңламадык, бǝяли алмадык. Əллǝ кайгыдан, ǝллǝ шатлыктан эчеп җырлыйлар. Без дǝ флягалардагы винолардан авыз итеп, тамак ялгап, киемнǝрне кояшта киптерǝбез. Бик арылган. Кояшка каршы кызуда изрǝп йоклап та киткǝнбез. Безне тагын тɵрткǝлǝп уяттылар һǝм шушы сǝгатьлǝрдǝ шәһәргә немецлар керǝчǝген ǝйттелǝр. Кипкǝн киемнǝрне киеп, ашыгыч рәвештә юлга чыкканда ɵй бушап калган, эчеп-тамаша кылып утыручылар юк иде инде. Без Батайскидан чыкканда немец шәһәр ǝйлǝнǝсен бомбага тотты. Бу – чигенүче совет армиясен күплǝп юк итү һǝм кайберлǝрен камалышта тоту максатыннан шулай эшлǝнде булса кирǝк. Без бомбага тоту зонасыннан кɵчкǝ котылдык һǝм кыр ышыклау урман полосасы буйлап алга хǝрǝкǝт иттек. Кɵн кызу, эчǝсе килǝ. Саз һǝм юлдагы күлдәвекләр суын эчǝргǝ мǝҗбүр булдык. Менǝ инде без берничǝ тǝүлек шулай чигенǝбез, ǝ аякта 41ле ботинка. Ул аякны бик кырды, кɵчкǝ атлыйм. Кɵнбатыштан яшенле яңгыр килǝ. Без зур гына хуторга туктадык. Монда чигенүчелǝр ялга, бǝлкем, кич кунарга да тукталганнардыр. Атлы повозкалар, җигелмǝгǝн повозкаларга бǝйлǝп кенǝ куелган атлар да күп. Озак та үтмǝде, давыллап, яшенле яңгыр ява башлады. Солдатлар тɵрлесе тɵрле урында яңгырдан ышыкландылар. Менǝ шушы вакытта башка бер уй килеп тɵште. «Шушы ыгы-зыгыда берǝр буш атны чишеп алырга да, ат ɵстендǝ алга таба юл тотарга!» Һǝм без Божанов белǝн шулай эшлǝдек тǝ. Караңгы тɵшү белǝн атларның иң тыгыз бǝйлǝнгǝн җиренǝ барып, бераз ǝйлǝнǝ-тирǝне күзǝттек. Ыгы-зыгы тынып та бетмǝгǝн бер вакытта Божанов белǝн икебез дǝ берǝр атны чишеп алып, җитǝклǝп күрше тыкрыкка кереп киттек.

Оешкан тɵстǝ чигенүчелǝргǝ караганда, адашып, ягъни үз частьларыннан аерылып чигенүчелǝр күбрǝк тǝ булгандыр. Шунлыктан, аз гына урыныңны алмаштыру да башкаларга буталып китү ɵчен бик җиткǝн. Кыскасы, без икебез дǝ атлы булдык. Атка атланып, икенче хуторга киттек. Яшенле яңгыр артыннан бу тɵнне сибǝлǝп кенǝ җылы яңгыр яуды. Без атларны тышаулап, печǝнгǝ кушып, үзебез печǝн кибǝненǝ куыш ясап, шунда кереп ял итǝргǝ, аз гына черем итǝргǝ булдык.

Безнең чигенү Ростов, Тɵньяк Кавказ тимер юлы буйлап Кущевская аша Тихорецкига таба дǝвам итте. Тамак газабын, юл газабын укучы кеше үзе чамалар, күз алдына китерер, ул турыда язып тормыйм. 1942 елның җǝендǝ Советлар Союзы ɵчен гадǝттǝн тыш авыр хǝл туа. Немец армиясе инициативаны үз кулына ала. Немецлар Донны үтеп, Сталинградка якынлаша. Кавказга үрмǝли. Вакыты истǝ калмаган, июль аеның ничǝседер? Чигенү бетте. Тихорецк шǝһǝре янында безне туктаттылар. Һǝр чигенүчене, кемнең нинди частьта хезмǝт итүенǝ карамастан, тезеп, полк, рота, взвод, отделениелǝргǝ беркеттелǝр. Мин укчы полкка элǝктем, лǝкин ул полкның ничǝнче полк икǝнен дǝ хǝтерлǝмим.

Бер тǝүлек ял иткǝннǝн соң, безне автомашиналарга тɵяп, чигенгǝн юлыбыздан кире (50 км тирǝсе) алгы фронтка алып киттелǝр. Без Кавказга үрмǝлǝүче немец армиясе юлына каршы бастык. Һǝр авыл, һǝр калкулык, һǝр километр тимер юл ɵчен каты сугышлар башланды. Немец армиясе һаман алга үрмǝли, безгǝ зур югалтулар белǝн чигенергǝ туры килǝ. Без авылларны калдыра барабыз, ǝ алар авылларга урнаша килǝлǝр. Кыскасы, без немецларның алга баруын туктата алмасак та, аның хǝрǝкǝтен тоткарладык һǝм аларның байтак кына җанлы кɵчен юк иттек. Гǝрǝбǝ кебек бодай өемнәрен, дошманга калмасын дип, керосин сибеп яндырулар да, терлек кɵтүлǝрен юк итүләр дǝ булды. Янǝшǝңдǝ яраланып авып калган иптǝшеңǝ ярдǝм итǝ алмыйча, аны калдырып китүлǝр дǝ булды. Сугыш!.. Сугыш!..

 

Чигенүче армиядә. Контузия

Бер адым да чигенмǝскǝ! Немецларның Кавказ һǝм Сталинград юнǝлешендǝ хǝрǝкǝтен туктату бурычы шулай катгый куелса да, чигенүче безнең армиягǝ немецларны туктату бик кыен иде. Чигенү вакытындагы нигезсез, әзерлексез сугышларда җанлы кɵч тǝ, техника да күп югалды. Авыр орудиелǝр Дон аша үтǝ алмады. Чигенүче армиягǝ танклар белǝн дǝ, һавадан да ярдǝм булмады.

1942 елның август урталарында Краснодар ɵлкǝсенең Тихорецк белǝн Ростов арасында зур гына станица ɵчен бик каты бǝрелеш булды. Немецларның мотопехотасы безне чолгап алырга тырышса да, зур югалтулар кичереп, без урылмаган иген басуы аша чыгып котылдык. Безнең кɵч торган саен азая, сафлар сирǝгǝя барды. Якшǝмбегǝ каршы, кечкенǝ генǝ авылга туктап, гадǝттǝгечǝ оборонага урнаштык. Иртǝ белǝн авылда ара-тирǝ халык күренсǝ дǝ, соңга таба авыл хǝрǝкǝтсез калды. Якшǝмбе кɵннең тынычлыгыннан файдаланып, авылның тɵн ягына окоп-траншеяларга урнаштык. Һǝм авылның кɵньягына икенче линия оборона хǝстǝрлеген дǝ күрдек. Ике яклап сɵзǝк иңкүлеккǝ утырган бер урамлы авыл уртасыннан кечкенǝ генǝ инеш ага. Авыл шактый яшел. Бакчага урнашкан позициябез немецларны ут белән каршыларга бик уңай. Безнеңчǝ, немецлар калкулык аша чыгып, үзǝнлеккǝ урнашкан авылга тɵшǝргǝ тиешлǝр – аларны прицелга аласы гына кала. Без немецларны авылга якын җибǝреп, кинǝт ут ачарга, аларны авылга кертмǝскǝ, чигенергǝ мǝҗбүр итǝргǝ тиешбез. Авыл ɵстеннǝн немецларның разведка самолётлары очып үтте. Безнең кɵч аз. Уң һǝм сул флангларда һǝм үзǝк ɵлештǝ берǝр пулемёт булып, калган сугышчыларда винтовка, автомат һǝм гранаталар. Менǝ шул кораллар белǝн без немецларга каршы торырга, аларның алга барышын тоткарларга тиешбез. Немецларны иртǝн үк кɵтсǝк тǝ, алар сǝгать 10-11лǝрдǝ генǝ пǝйда булдылар. Немец пехотасы башта аяк ɵсли кыр буйлап сибелеп тɵшсǝ, авылга якынлашкач, сугыш алымы буенча, җиргǝ ятып, иген кыры аша алга шуыша башлады. Алар бу кечкенǝ генǝ авылда безнең техника юклыгын яхшы белǝлǝр. Зур кɵч юклыгына да ышаналар булса кирǝк. Саклык йɵзеннǝн алар, шуышып, һаман авылга, безнең позициягǝ таба якынлашалар. Немецның танклары да күренми, артиллерия тавышы да юк. Иген арасыннан үзлǝрен ачык күрмǝсǝк тǝ, аларның хǝрǝкǝте сизелǝ. Сигнал булуга, без немецларга ут ачтык. Немецлар җиргǝ сеңделǝр һǝм безгǝ каршы ут та ачтылар. Бурыч: ничек тǝ немецларны бакчаларга, каралты-курага, йортларга якын җибǝрмǝскǝ! Озак кɵтǝргǝ туры килмǝде, авыл ɵстенǝ миномётлардан ут ачтылар. Без ике ут арасында калдык һәм икенче позициягǝ чигендек. Немецлар авылга керделǝр, аларның мотопехотасы авылны урап ала башлады. Авылның кɵньягына артиллерия снарядлары тɵшеп, безнең чигенү юлын бүлде. Без солы кыры аша, урман полосасы буйлап, чигенǝ башладык. Солы кырыннан шуышу хǝтердǝ, ǝ калганын белмим. Соңыннан уйлавымча, шул солы кырында мин немец снаряды яки бомбасы шартлаудан контузия алганмын. Ниндидер бушлыкта томан эчендǝ йɵзǝм. Күз алдымда ниндидер алкалар оча, шǝүлǝлǝр йɵзә. Колак шаулый, тоташ бер гүлǝү. Хǝлсезлек. Күз ачылмый. Ми кайный. Калтырану... Мин үземне белештерми күпме ятканмындыр, ǝ исемǝ килгǝндǝ шундый бер авыр хәлдә идем. Салам ɵстендǝ ятам икǝн. Янымда кешелǝр. Сɵйлǝшǝлǝр, лǝкин һични аңламыйм. Соңга таба төшендем: мин авыру, ǝ минем янымда яралы солдатлар. Мин тирǝ-юньне таный башлагач, тагын шуны аңладым – без немецлар кулында, имеш. Ə берничǝ кɵннǝн чыннан да немецларда ǝсирлектǝ икǝнлекне аңладым. Без бу авылның клуб идǝнендǝ, белмим, күпме яткандырбыз, ул да билгесез. Җиңел яралы, контузия алган совет солдатларын җыйнау берничǝ кɵн дǝвам иткǝн. Үзлǝренең монда элǝгүлǝрен тɵрлесе тɵрлечǝ сɵйли.

Берничǝ кɵн үткǝч, йɵри ала торган ǝсирлǝрне колоннага тезеп, яралы һǝм безнең кебек хǝлсезлǝрне автомашинага тɵяп, каядыр – кɵнбатышка алып киттелǝр. Ростов шǝһǝрендǝ безне бер ишегалдына алып кереп, машинадан бушаттылар. Без килгǝндǝ бу ишегалдында халык байтак иде, зур капкадан ǝледǝн-әле яңа ǝсирлǝр колоннасы кереп тора. Биредә тɵрмǝ булган дип сɵйлǝделǝр. Безгә – яңа килүчелǝргә рǝт-рǝт тезлǝнеп утырырга куштылар. Утырдык. Немец офицеры нǝрсǝдер сɵйлǝнде, тылмач безгǝ аңлатты:

– Арагызда кем комиссар, кем еврей? Комиссарлар, еврейлар, алга чыгыгыз!

Лǝкин беркем дǝ урыныннан кузгалмады. Озак та үтмǝде, сафлар арасына кереп, немец офицерлары комиссарларны һǝм еврейларны тышкы кыяфǝтлǝренǝ карап эзли башладылар. Берничǝ кешене сафтан аерып алдылар һǝм стена буена илтеп тезделǝр. Немец офицеры сɵйлǝде, тылмач русчага тǝрҗемǝ итте. Эчтǝлеге түбǝндǝгечǝрǝк хǝтердǝ калган: имеш, Россиядǝ кысанлыкта яшǝгǝн халыкларга Германия армиясе ирек бирǝ, Кызыл Армия сафында солдатларны немецларга каршы котыртучылар – комиссарлар, ǝ тылда дɵнья бутаучылар – еврейлар, шуның ɵчен аларны кырып бетерергǝ, арабызда булган комиссар һǝм еврейларны тотып бирергǝ. Анда стена буена тезелгǝннǝргǝ стенага карап басарга, кулларын югары күтǝрергǝ боерык булды. Озак та үтмǝде, винтовкалардан залплар яңгырады, стена буендагылар бɵгелеп тɵштелǝр. Ростовта булуның беренче сǝгатендǝ үк немецларның менǝ шундый вǝхшилеген күрдек. Монда без 4-5 кɵннǝр торганбыздыр. Ашау бик тǝ начар. Кɵненǝ ике мǝртǝбǝ баланда бирделǝр. Ул күгǝргǝн икмǝкне җылы суда изрǝткǝн болганчык су. Күпчелек солдатның шул суны салдырырга котелогы гына да юк, шул җɵмлǝдǝн минем дǝ. Тɵннǝрен ачык һавада кунабыз. Хǝлсезлек торган саен кɵчǝя. Баш ǝйлǝнǝ, күз күрми башлый. Бу арада мин ике рус егете белǝн танышып алдым. Аларның икесенǝ бер плащ-палаткалары бар. Тɵннǝрен үзлǝре яннарына мине дǝ сыендыралар, рǝхмǝт тɵшкерлǝре. Без фронтта булганда һǝм оборонада торганда немецлар безнең ɵскǝ самолётлардан күпме листовка ташладылар! Ул листовкаларда Германия – җǝннǝт, Советлар Союзы тǝмуг итеп сурǝтлǝнгǝн була. Кичлǝрен кɵчле радио рупорлары аша, тɵче теллǝнеп, үзлǝре ягына чыгарга ɵндиләр. Аларның ничек эш итүлǝрен, вǝхшилеклǝрен, канэчкеч булуларын газеталар аша укып белǝ идек. Политзанятиелǝрдǝ безгǝ бу турыда бик ачык аңлаталар иде. Шушы кыска гына вакыт эчендǝ дǝ фашизмның нǝрсǝгǝ сǝлǝтле икǝнен үз күзебез белǝн күреп белдек. Картлар ǝйтмешли, дустыңа түгел, дошманыңа да Ходай язмасын немец колы булырга.

Тәмам.

"КУ" 10, 2017

Фото: pixabay

Теги: истәлекләр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев