Логотип Казан Утлары
Истәлекләр

Укытучы иртә чалара (автобиографик сәхифәләр)

Заһирә иртә белән көтү куганда Фәсхетдинов Гыймадетдиннең ачык тәрәзәсе аша мичтән чыгарган икмәкләрен күрә. Ач кешенең, икмәкне күргәч, күзе яна, аңы болгана. Өендәге ач балалары тавышын ишеткән кебек була. Үзе дә сизмәстән, тәрәзә аша үрелеп, бер ипине алъяпкыч астына тыга...

Балачак

Кеше өчен беренче мәктәп – ана мәктәбе, ул яхшы гадәтләр, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләүгә нигезләнергә тиеш.

Ян Амос Коменский

Елларны саный-саный, гомер үткәнен, картаюны сизми дә каласың икән. Балалар, оныклар соравына җавап биргәндә, яки дус-ишләр белән әңгәмә корганда, яки ялгыз калып уйланып утырганда, үткән гомернең кайбер сәхифәләрен өзек-өзек кенә искә төшерәсең. Тормыш дулкыннары безнең буын кешеләрен бөтереп алып, язмышларны төрлечә хәл иткән чорда, мин дә шул дулкын эчендә булдым. Мин – укытучы. Профессиям уку-язуга нигезләнгән булса да, үзем турында язарга вакыт тимәде. Пенсиягә чыгып, буш вакыт була башлагач, мин дә үз тормышымны, баштан үткән хәлләрне, шатлыклы һәм кайгылы минутларны акка кара белән төшерү өчен кулыма каләм алдым. Үткәнне белү балаларга да, оныкларга да зыян итми, киресенчә, киләчәк буын үз ата-бабасының, әни-әбисенең көнкүрешен, әхлак-тәрбия сыйфатын, сәяси карашларын, омтылышларын яхшы белеп, уңай якларын үзләренә өлге итеп алып горурлансын, җитешсезлекләренә тәнкыйть күзе белән карап гыйбрәт алсын.

Без туганбыз, яшьләй үк заман дулкынына кушылганбыз, айкалганбыз-чайкалганбыз. Димәк, язарлык эшебез бар.

***

Мин туу таныклыгы буенча – 1917 елның 5 апрелендә, ул вакыттагы административ бүленеш буенча – Сембер губернасы Буа өязе Килдураз волостеның Казма авылында урта хәлле крестьян Әхмәтҗанов Харис гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килгәнмен. Әнием Бибисәхия дә Казма авылының урта хәлле игенче, итек-читек тегүче Гыйниятулла кызы. Аның әнисе Хәдичә яшьләй үлеп, үл үги әнисе Зәкия әби кулында тәрбияләнеп үскән.

1917 ел Россия тарихында искелекне җимереп, яңа дәвергә юл ярып, мәңге җуелмас эзен калдыргангамы, Октябрь революциясенең мәгънәсен аңлый башлаганнан бирле, мин үземне Яңа дәвер кешесе – Октябрь баласы итеп хис итәм. 1917 ел. Россия тарихына күз салсак, бу чорның нинди дәһшәтле еллар булуын, халыкның тормыш авырлыгы кичерүен, искелек белән яңалыкка мөнәсәбәтен аңлавы бүгенге көн кешесе өчен әллә ни авыр булмаса да, ул вакыт кешеләре өчен гаҗәеп дәрәҗәдә читен булган, яңа үзгәрешләр кеше психологиясенә зур йогынты ясаган. Бу елларның авырлыгы безнең ишле Әхмәтҗановларны да читләтеп үтмәгән. Ишле семья дигәннән, белмим ни сәбәптәндер, шактый олыгаеп, берничәшәр балалары булуга карамастан, әтием Харис үзенең бертуган абыйсы Хәнәфия белән бер йортта яшәгән. Аларның әниләре, миңа дәү әни тиешле Бибинавал әби дә исән булып, әтиемнең сеңлесе Нурлыһада апа да шунда. Шуның өстенә, әтиемнең апасы Өммеһани Сориле авылында Сабирҗан муллада тормышта булып, ике баласын калдырып авырып үлә. Аның ике баласы – Мирзакрам белән Исмәгыйль – әтиемнәрдә калып, барысы 13 җан бер гаиләдә тәрбияләнгән. Билгеле, атлы, сыер-сарыклы, имана җирле йортта тамак ягыннан кысанлык кичермәсә дә, чәй-шикәре, кием-салымы ягыннан бу авыр елларда зур гаиләгә бик үк рәхәт булмагандыр.

Гражданнар сугышы вакытында әтием Харисны мобилизация белән Ижау мылтык заводына хезмәткә җибәргәннәр. Ул, анда күпмедер эшләгәннән соң, авылга кайтып игенчелек белән шөгыльләнгән. Әтиемнең шуннан башка эш эзләп читкә чыгып китүен белмим.

Урта Идел буйларындагы 1921 елгы корылык, чөй өстенә тукмак дигәндәй, халыкның болай да авыр тормышын тагын да кыенлаштыра, ачлыктан җанны саклап калу өчен каты көрәш башлана. Авылның кайбер кешеләре семьялары белән Донбасс, Себер якларына сәфәр тота. Безнең гаилә читкә китәргә җыенмый, бар булганын чамалап кына тотып, алдагы уңышка ялгарга тырыша.

Ачлык белән көрәшү дәүләткүләм әһәмияткә әверелә. Яшь Совет дәүләте халыкны ачлыктан коткару өчен төрле чаралар күрә. Шундый чараларның берсе – Америка паёгы. Балалар өчен бирелә торган «американ аш паёгы» Сәйфетдин мәзиннәр йортында пешерелеп, аш алу өчен Исмәгыйль абыйга ияреп барганымны хәтерлим кебек. Авыл халкы ачтан үлмәс өчен кош-корт, сарык-кәҗә, сыер, хәтта атларына кадәр суеп ашаган яки азык-төлеккә алмаштырган. Мөбарәкшин Гаделша абыйның сөйләвенә караганда, ялгыз яшәүче Газзә әби үзенең өен пот ярым арыш онына Сираҗ байга саткан, шулай да гомерен саклап кала алмаган, ачлыктан җәфа чигеп үлгән. Ачлык кешене төрле авыр, фаҗигале хәлләргә төшерә. Балалары белән генә калган Заһирә (исеме шулай иде бугай) иртә белән көтү куганда Фәсхетдинов Гыймадетдиннең ачык тәрәзәсе аша мичтән чыгарган икмәкләрен күрә. Ач кешенең, икмәкне күргәч, күзе яна, аңы болгана. Өендәге ач балалары тавышын ишеткән кебек була. Үзе дә сизмәстән, тәрәзә аша үрелеп, бер ипине алъяпкыч астына тыга. Кайсыдыр моны күреп, Гыймадетдин абыйга әйтә. Менә шул бер икмәк өчен Заһирә абыстайның кулларын бәйләп, урам буенча йөртәләр, артыннан мыскыллы сүзләр кычкыралар.

Халык, ачтан үлмәс өчен, алабута җыеп, алабута икмәге пешереп ашаган. Авыл халкы шундый шартларда яшәгәндә, безнең ишле гаиләдә дә ашау-эчү чамалы булгандыр. Кеше алдында ригаялек өчен генә булса да, безнекеләр дә алабута җыйнаганнар һәм кәтерги2 пешергәннәр. Хәбибрахман абыйлар белән алабута кәтергие кимерүебез исемдә калган. Менә шундый шартларда чәй, шикәр, конфет, прәннек турында уйларга да мөмкин булмаган, андый татлы әйберләрнең тәмен авыз татымаган. Ул елларны кием-салым да әниләрнең җитен сүсеннән эрләп суккан киндер күлмәк һәм ыштан була торган иде. «Мин киндер күлмәк кимим, тәнне каклата», – дип, озак кына елап, әнкәй белән тарткалашканымны әле дә хәтерлим. Киндер күлмәк дигәннән, шулары нык истә калган: ул елларны һәр хуҗалык үзенә бүленеп биргән имана җиренә һәм бәрәңге бакчаларына киндераш (конопля) чәчә иде. Кырга җитен чәчүчеләр дә була торган иде. Киндераш үсеп орлыклангач, ата үсемлекләрне («баса» дип йөртелә), арадан кереп, чүпләп йолкып аласың. Аны чүпләү-җыйнау бала-чага һәм хатын-кыз эше булып санала. Ләкә3 буйлап киндераш арасына кереп киткән бала-чагаларның чыр-чуы белән бергә, буй җиткән кызларның, киленнәрнең үзара көлешеп сөйләшкәннәре, ара-тирә җыр сузуларын тыңлау шундый күңелле була торган иде.

Орлыгы көзен сугып алынган киндераш-баса һәм җитен көлтә-бәйләмнәрен йомшарту өчен сал ясап, язын Саз күленә батыралар. Йомшап сүсләнгәч, судан чыгарып юып киптерәләр, аннан авылга ындырга алып кайталар. Болар – ирләр эше.

Кипкән киндер, җитенне махсус станда талку башлана, ягъни сүсне талкышыннан аералар. Менә мондый эшләрдә әниләргә бала-чагалар да булыша. Көз көне, урып-җыюлар беткәч, әлеге сүсләрне йомшарту өчен киндер төю өмәсе оештырыла. Кичлегеннән үк өмәгә килергә тиешле кызлар чакырыла. Камыр ашы пешерелә. Тирә-күршеләрдән киле һәм кисаплар җыйнала. Иртә таңнан кызлар җыела. Кайнар коймак, кабартма белән сыйланып алгач, өчәрләп-дүртәрләп сүс төю башлана. Биш-алты киледә 18-20 яшьләрдәге буй җиткән кызларның-апаларның, көлешә-көлешә, бер-берсенә мәзәк сүзләр әйтешен, үзенә күрә бер ритм белән музыкаль «дөп-дөп» иткән тавышны, яңгырашны тыңлавы, алар арасында «эшем» кешесе булып, олылар кушканны башкарып йөрү күңелгә рәхәтлек бирә иде. Билгеле, өмә булгач, кызлар янына егетләр дә килә. Егетләр кызларга сүз кушып, үзләре дә сүс төюдә булышалар иде. Кичен өмә кызлары уен оештыралар, җырлыйлар, бииләр. Иң хәтердә калганы шул: Миргалим абзыйның кызы Галия апаның, тальян гармунда уйнап, кызларны биетүе һәм җырлатуы. Галия апа ул вакытта гармунны авылның иң оста гармунчылары Фәтхелислам, Тәүфикъ, безнең Исмәгыйль абыйлардан калышмый уйный дисәң дә ярый торгандыр. Белер-белмәс биегән кызларның көенә китереп уйный ул тальян гармунны. Өмәнең иң күңелле вакыты – кичәнең кызган чагы – авыл егетләренең өмә йортына, төркем булып, гармун белән җырлашып килүләре, чиртлек уены. Исеменнән үк күренеп тора – чиертеп уйнала торган уен. 1,5-2 см юанлыктагы кабыклы чикләвек чыбыгын 1,5-2 см озынлыкта итеп вак тешле пычкы белән кисәсең. Аннары аларны үзәктән урталай буйга ярасың. Аларны пычак, пыяла кисәге белән шомартасың. 15-20 пар шундый чиертлекләрне учың белән җиңелчә генә өстәлгә яки идәнгә, яки сәкегә сибеп җибәрәсең. Уенга кимендә икедән бишкә кадәр кеше катнаша ала. Әгәр дә чиертлек кискән ягы (башы) белән басса, «баба» дип атала һәм уенчы аларны үзенә җыйнап ала. Аннан соң төсләренә карап (кабыклы ягы кара, ярган ягы ак) караларны бер-беренә (әгәр башкаларга тимәсә), акларны бер-беренә чиертеп үзенә җыя. Чиерткән ак чиертлек карага тисә, ул уенчы уенны туктата, уенны күршесе дәвам итә. Кем күбрәк җыйса, шул отучы була. Бу уен хәзерге бильярд уенын хәтерләтә. Балаларда ихтыяр һәм дикъкать, коллективизм рухы тәрбияләргә ярдәм итә, шул ук вакытта төз ату, гадел булу, җитезлек кебек күнекмәләр дә бирә. Өйгә кергәч, төрле мәзәк сүзләр әйтеп, кызлар белән сүз алышулар, җырлау һәм биюләр була. Шунысын да әйтергә кирәк: бу егетләр өмә өенә хуҗадан рөхсәт сорап керәләр, шулай ук хуҗа кушуы буенча өйдән чыгып та китәләр. Егетләр арасында сүгенү, мыскыллы сүзләр әйтү, тәмәке тарту, өмә өенә исереп килүләрне күрмәдем, башкалар сөйләгәнне дә хәтерләмим. Сүс өмәсе безнең әниләребезгә, апаларыбызга көзге, кышкы озын төннәрдә җеп эрләп, тукыма сугу өчен сүс әзерләп калдыра.

Кышкы озын төннәрдә без кичне-көнне ничек үткәрә идек икән?! Көзен каз сую, киндер төю өмәләре үткәрү җәйге-көзге авыр эштән соң бәйрәм төсен алып, авыл халкын яшеннән картына кадәр берләштергән кызык бер сәхифә булып истә калган. Бу өмәләрнең яшьләр өчен иң әһәмиятлесе – бер-берен күреп сөйләшергә, мәхәббәт чаткыларын дөрләтергә, бер-бере белән аңлашырга мөмкинлек биргән. Шул вакыттагы нинди вакыйгалар истә икән?

Башта без – ир малайлар (мин, Хәбибрахман, Хәлилрахман һәм Исмәгыйль абый) йорт эшләрен, ягъни терлек-туарны төнгелеккә ябу өчен асларын чистарту, утлыкларга салам салып, атларга арыш башагы чылатып, он сибеп бирү, бәрәннәрнең алдына печән салып, җылы абзарга ябып калдыру кебек эшләрне башкара идек. Иртә белән өйгә ягу өчен әниләр бәйләгән салам көлтәләрен чоланга ташу да безнең өстә иде. Иртә һәм кичен ат җигеп, Зөя елгасыннан мичкә белән су алып кайтуны Исмәгыйль абый, ә бик салкын кыш көннәрендә әткәй башкара иде.

НЭП чорында безнең хуҗалыкта 2 ат, 2 сыер, башмак тана, бозау, 20ләп сарык (бәрәннәре белән җәй көне 50 баш була иде) һәм 2 эте булган йортта балаларга да, олыларга да эш җитәрлек. Кичке аштан соң өйдә үзенә күрә бер җанлану башлана. Без, балалар, әлеге дә баягы «чиртлек» уйный идек. Безнең авыл зур түгел – 1554 йорттан төтен чыга. Төп дүрт урамы булып, шул урам егетләре, җыелышып, гармунга җырлап, Зөя елгасы буена җыелыша. Менә шунда инде гармунчылар ансамбле башлана. Безнең авыл егетләре «вараксин» гармунын хуп күрәләр иде. Яңа көйләрне беренче булып Фәтхелислам һәм Тәүфикъ абыйлар башкара, хәзерге тел белән әйткәндә, ансамбльгә дирижёрлык итә. Әниемнең үги энесе Тәүфикъ абый көйне оста башкаруы өстенә, аның уйнау рәвешен карап торуы да бик күңелле иде. Ул, гармунын тартып сузганда, үзе дә 90 градуска борылып, япканда элекке хәленә кайта. Шулай дәртләнеп, киерелеп уйный иде ул гармунны.

Җырлашып-биешеп алгач, ягъни репетиция ясагач, өмә өенә юл тоталар. Алар җыры якынлашкач, хуҗа капкасын бикләп куяр да, үзе терлек-туарын караган булып йөрер. Кызлар исә үз җайларын, дәрәҗәләрен белеп, иннек-кершәннәрен кабат төзәтеп, сәкегә һәм эскәмияләргә урнашыр һәм гармунга кушылып җыр сузар. Капка төбендә җыр дәвам иткәндә, егетләрнең кыюрагы, хуҗа капкасын кагып, өйгә керергә рөхсәт сорар. Хуҗа рөхсәте белән егетләр өйгә узып, үз дәрәҗәләрен белеп кенә кайсы-кая урнашыр. Билгеле, өлкәнрәкләре түргә узып, яшьрәкләре ишек катында калыр. Ә гармунчы?! Ул түр башында, сәке йөзлегендә, кызлар арасында. Китә мәзәк сүзләр, көлешү, үртәшүләр. Аннан китә биеш, җырлаш, күмәк уен. Иң таралган уеннарның берсе – кызлар белән егетләрнең әйләнәдә җырлап, әйләнә уртасында егет белән кызга чәнечтереп җыр җырлау һәм аларга җәза бирү: җырлату, биетү, табышмакка җавап эзләтү һ.б.

Егетләр, кызлар үзләрен иркен тотсын өчен, хуҗа абзый, йомыш табып, күрше-күләнгә чыгып китә, билгеле, егетләрне ышанычлы дип тапса. Сәгать кичке 11ләрдә егетләр аулак өйдән чыгып китәләр. Аларның гармунга кушылып җырлап таралышуы әле озак ишетелеп тора. Егетләр чыгып киткәч, берара кызлар да тынып калалар. Суынып кергәннән соң, уен элеккечә үк җанланмый. Кызлар егетләргә бәя бирәләр. Кайберләрен мактыйлар, ә кайберләренә «кәҗә тәкәсе кебек сасы» (тәмәке тартучы), «корчаңгы тай» (ышкынгалап утыручы), «мүкләк бозау» (сөйләшмәүче, уенга катнашмаучы), «озын куллы» (тоткалаучы) һ.б. дип, үзләренең бәяләрен дә бирәләр. Безнең авылда аулак өйдә егетләрнең кызлар белән куну гадәте булмаган. Кызлар белән егетләр мәхәббәте күреп сөйләшү, сәлам хатлары аша алып барылган. Өйләнгәндә кызны яучылап алганнар.

Олылар нишләделәр икән?

Әнкәй белән аның килендәше Зоха аптый5 кабаларын сәке йөзлегенә куеп, йон яки җитен-киндер сүсе эрләргә, яки бияләй һәм оек бәйләргә утыралар. Әткәй белән Хәнәфия абый кичке тегү эшендә – аяк киеме тегәләр. Ә дәү әнкәйнең төп эше – китап уку. Бу – көндәлек гадәти күренеш.

Дәү әнкәйне без – балалар – бик ярата идек, олылар да бик ихтирам итә иде. Аның сүзе – йорттагы һәрбер кеше өчен закон. Ул уртача гына буйлы, аксыл, түгәрәк, мөлаем йөзле, кечерәк кенә борынлы, чал чәчле карчык иде. Кунакка барганда битенә кершән сылар, күзенә сөрмә тартыр, бармакларына йөзекләр, беләгенә киң, ахак кашлы беләзекләр кияр, чәченә көмеш чулпылар тагып, йон күлмәк өстеннән күкрәкчә (хәситә), аның өстеннән укалы бәрхет камзул, аягына чигешле читек киеп алгач, бигрәк тә матур күренә иде. Кыш көннәрендә башына ак каймалы Оренбур мамык шәлен ябынып, камалы тун, аягына кама мехы тоткан калуш (кыска балтырлы киез итек) кияр иде. Кунактан алып кайткан күчтәнәчне башлап апага бирә торган иде. Янәсе, ул – кыз бала, аны ихтирам итәргә кирәк.

Дәү әнкәйдә нинди кием булса, безнең әнкәй һәм Зоха аптыйның да (әткәй агасы Хәнәфия хатыны) шундый ук киемнәре бар иде. Алар да кунакка шулай киенеп йөриләр. Бу киемнәр аларга бирнә бүләге итеп бирелгән булгандыр. Зоха аптый – Югары Наратбашының таза хәлле крестьян Гали кызы, әнкәй (Сәхия) – шулай ук үзебезнең нәсел тиешле таза хәлле крестьян Гыйниятулла кызы. Тегү-сату белән шөгыльләнгән һәм Казан байлары-сәүдәгәрләре белән эш йөрткән Әхмәтҗан бабай кием-салымны һәм китапларны Казаннан алып кайта торган булган. Безнең өйдә китап булу Әхмәтҗан бабайдан килә. «Кояш» газетасын, «Карчыга» журналын да Әхмәтҗан бабай алдырган. Журналның барлык номерлары әле дә булса миндә саклана. Ул вакытларда «Кояш» газетасын авылның аек фикерле Әхмәтҗан, Гыйниятулла бабамнар һәм Гафиятуллалар гына алдырган. Кичләрен капка төпләренә халык җыелып газета укуларын әткәй бик тәфсилләп сөйли иде.

Кайбер очракларда «чиртлек» уены нәтиҗәсе маңгай шешү белән, ягъни алдан килешү буенча оттырганы чиртлек санынча маңгайга чиертү белән тәмамлана иде. Ләкин бу уен артык озакка бармый, олыраклар – Хәлилрахман абый, Мәсрура апа, Исмәгыйль6 абыйлар дәү әнкәйдән сабак алалар, үткән сабакларын яттан тыңлаталар. Белмим, мин үзем кайчан сабак укый, ятлый башлаганмындыр, бер дә хәтердә калмаган. Олыларга ияреп хәреф танырга өйрәнгәнмен, укый башлаганмын. Шулай итеп, минем беренче хәреф өйрәтүчем-укытучым дәү әнием Бибинавал булып чыга! Дини сабак укылып, ятланып, дәү әнкәйгә тыңлатылганнан соң, без ирекле кала идек. Буш вакытларда кемнең нинди китап укыйсы килә – шуны укый. Төрле төстәге юка тышлы китаплардан башлап, әткәй, Хәнәфия абый укый торган шактый калын китапларны да укый идек. Әткәй белән туган абыйның итек-читек теккәндә укыган китаплары, газета мәкаләләре турында фикер алышуларын, кызып-кызып бәхәсләшүләрен безгә тыңлап торуы кызык иде. Өйдәге китапларга дәү әнкәй хуҗа булып, аның рөхсәте белән генә ала идек. Дәү әнкәй үзе дә сөйләргә иренми иде. Ул йокларга ятып, ут сүнгәч, дингә бәйләп әкият сөйли. Соңы «аятелкөрси» догасын уку белән бетә иде.

Буа районында бердәнбер Казма авылы халкы күн-аяк киемнәре тегү белән шөгыльләнгән. Мәҗит бабай улы Вәлиулла 1920 елны 110 яшенә җитеп дөнья куя. Ул яшьләй үк читтә хезмәттә йөри. Иделдә бурлак та булган. Ул читтә йөргәндә «сапожниклык» һөнәренә дә өйрәнеп, авыл кешеләрен дә аяк киеме тегәргә өйрәткән. (Вәлиев Сафиулла сүзе.)

Габит бабай Казанга барып, аяк киемнәре тегү өчен күн-ярылар алып кайта башлый. Казан сәүдәгәреннән сорап, авылга бер оста-һөнәрче дә алып кайта. Безнең нәсел кешеләре шул остадан итек-читек тегү һөнәренә өйрәнәләр. Шул вакытларда Баһаветдинов Кәлимулла (безнең нәсел – шәҗәрәдән карап дөресләнде) һәм Сибгатуллин Сөнгатьләр оста тегүче булып җитешәләр. Бу һөнәргә Габит абзый һәм уллары Гарифулла һәм Гафиятулла да, Сәйфетдин улы Әхмәтҗан да өйрәнә. Бабай үз чиратында уллары Хәнәфия белән Харисны өйрәтә. Хәнәфия уллары Хәлилрахман һәм Хәбибрахман абый да, Исмәгыйль абый да олылар эшенә кушылып киттеләр. Алар белән мин дә шул һөнәрне үзләштердем.

Авыл халкының аяк киемен нинди дәрәҗәдә тегүен түбәндәге мисаллар белән раслап була. 1913 елны патша Романовларның 300 еллык юбилеена Сибгатуллин Сөнгатулла абзый патшага бүләк өчен күн итек тегә. Ул итекне Гариф абзый, Казандагы сәүдәгәре кушуы буенча эшләнгәнлектән, шул кешегә илтеп тапшыра. Казанлылар үз бүләкләрен Петербургка җибәргәннәр.

1914 елгы Беренче Бөтендөнья сугышы башлана. Солдат һәм офицерларны аяк киеме белән тәэмин итү өчен Казан байлары заказ ала. Алар үз чиратларында Казма авылы тегүчеләрен Казанга алдыра һәм итек тегәргә заказ бирәләр. Казмадан 8 кеше патша армиясенә итек тегә (хәзерге Тукай урамы «Пельменная» аскы каты, 1983 ел), һәм алар бронь белән калалар. Алар арасында: Гыйниятуллин Фарук, Гарифуллин Гатаулла, Миңгалиев Әскар, Әхмәтҗанов Хәнәфия, Садыйков Галимулла. Солдатка алынмыйча Казанда итек тегүләренә көнләшеп, «Гариф аларны солдатка барудан яшереп ята», – дип, волостька донос ясаучылар да табыла. Ләкин волостьтан: «Алар солдат хезмәтен үтиләр», – дигән җавап килә.

Революция булып, алпавыт җирләре крестьяннарга бүленеп бирелгән. Волостька землемер килгән. Волостьта Казма кешесе Хөсәенов Сираҗ эшләгәнлектән, землемерны ул башта Казмага алып килгән. Әгәр дә Казмага алпавыттан калган яхшы җирләр беркетелсә, күн итек бүләк итәргә вәгъдә биргән. Шулай итеп, 40 гектар казна җире һәм Зөя аръягы Понтелей алпавытның сулы, болынлы, уңдырышлы җирләреннән дә Казмага шактый өлеш тигән. Бер пар итеккә!.. Димәк, Казма итеге землемерга ошаган.

Туган абый белән әткәй буш вакытларында аяк киеме тегәләр. Алар кул арасына Исмәгыйль абый кушылып китә. Зур өйнең көньякка караган тәрәзә төбенә тегү өстәле (верстак) куелып, аның аскы ящигында төрле үлчәмдәге калыплар, төрле эш кораллары саклана. Өстәл өстендә дә – кирәкле эш кораллары. Уңдарак этажерка булып, аның шүрлекләрендә төргәк-төргәк төрле төстәге күннәр (заготовкалар) һ.б. саклана. Стенада итек, читек, сандал, калуш, кәвеш һ.б. картон өлгеләре эленеп тора. Сулъяк стенадагы шүрлектә төрле вак-төяк әйберләр: җеп, сумала, балавыз, лак, буяулар. Аннан да өстәге шүрлектә газета, китап, географик атлас һәм тальян гармун тора. Гадәттә, газетаны туган абый ашау алдыннан, аштан соң ял иткәндә укый иде. Яңалыкларны безгә дә сөйләп, атластан вакыйга булган илләрне, урыннарны безгә дә күрсәтә. Тегү эше – ялыктыргыч эш. Әткәй арган сөякләрен язу өчен һәм вакытын белеп, терлек-туар карарга яки безнең эшне тикшерергә чыга. Ә туган абый шүрлектән гармунны сузылып алыр иде дә салмак кына шул заман көйләрен уйнар иде. Кайбер вакытларда, дәү әнкәй өйдә юкта, үзе уйнап:

Итек тегәм, итек тегәм, әй,

Итек тегәм, читек түгелләй,

Гармун уйнап, үзем җырлыйм, әй,

Күңелем китек түгелләй.

Уйныймын да, җырлыймын да, ай,

Кулда гармун булганда, ай,

Нигә миңа җырламаска, ай,

Җанкай тыңлап торганда, ай, –

дип җырлар иде дә безгә карап кеткелдәп көләр иде. – Әгәр уйнарга өйрәнсәгез, сезгә дә гармун алып бирәм, – дип, безне гармун уйнарга өйрәнергә өнди иде.

Исмәгыйль абый аз-маз гармун кычкырта башлагач, аның үзен дә Казанга алып барып, аңа 10 бармаклы, 4 бакалы, 5 планкалы «вараксин» гармуны сатып алдылар (22 сум иде бугай, 12 теллесе – 28 сум). Тәүфикъ абыйның гармуны 28 сумлык иде. Туган абый Исмәгыйль абыйны кибеткә ияртеп кергән дә: «Исмәгыйль, сайла үзеңә гармун, шуны сатып алабыз», – дигән. Исмәгыйль абый гармунны үзенчә сайлаган. Ләкин аның сайлавы туган абыйга ошамаган. Берничә гармунны алып баскалаштырган да берсен, кибеттән чыгып, урамда уйнап караган.

– Гармунны күпчелек урамда уйныйлар, урамда яңгырасын аның тавышы, – дип әйтә икән.

Туган абый гармунны сайлауда ялгышмаган. Авылдагы барлык гармуннардан да өстен чыкты аның гармуны.

– Эх, Исмәгыйль гармунының тавышы! Эх, Исмәгыйль гармунының моңы! – дип башкалар соклана иде. Тагын шунысы истә: остарак гармунчы дигән егетләр үз гармуннарын башкалар кулына тоттырмый иде.

Өйгә яңа гармун керде. Барыбызда да гармун уйнарга өйрәнү теләге туды. Исмәгыйль абый оста гармунчылар янында еш була. Кыш көне мунчаларда егетләрне җырлата, биетә, осталыгын арттыра. Аның безне өйрәтәсе килми. Буш вакыты да аз – хуҗалыкта терлек-туар карый, әткәйләргә тегү эшендә дә булыша. Укуны да ташларга ярамый. Өйдә гармун кычкырткан өчен безне әрләүче юк, шөкер. Ә кемнән, ничек өйрәнергә? Өйдә әти-әни, дәү әниләр алдында авыз күтәреп җырлап булмый бит. Гармун кулга чират буенча гына эләгә. Без, ир малайлар, яз көне кояш карау белән, әверселек7 башына менеп, кояшка каршы җылынган салам өстендә иркенләп эшкә керешәбез. Беребез уйнаганда икенчебез җырлый. Гамунчы җырчылар артыннан барырга тиеш. Җәй көне урын күп, ләкин вакыт аз кала. Эш күбәя: бәрәңге чүбе утау, кырда иген утау, балык тоту, су коену, тизәк кирпеч әзерләү, терлеккә үлән җыю һ.б. Ә кыш көне – ягылган җылы мунча. Хәер, ягылмаган мунча да – гармунга өйрәнү урыны. Күршедән Фәрхинур апа, Мәсрура апа, Хәлилрахман, Хәбибрахман, мин җыелабыз да гармун кычкыртабыз. Соңыннан Хәлилрахман абый, Фәрхинур апалар оста гармунчы булып җитештеләр.

Яңа гармун булгач, иске гармунның кадере бетте. Ул шүрлектән төште. Без аны теләгән җиргә өстерәп йөрдек. Ә соңыннан бөтенләй сүтеп, аерым телләрен өреп кычкыртып йөри башладык. Яңа гармунның дәрәҗәсе зур булса да, аңа карап, аны югары шүрлеккә куймадылар. Аның урыны кыш көннәрендә урта өйнең сәке асты, ә җәй көннәрендә нәүрәп8 өстендә салкынча, караңгы урында булды. Элек аңламасам да, үсә төшкәч аңладым: гармунны эсседә тотарга ярамый икән ләбаса...

(Дәвамы бар)

"КУ" 5, 2017

Фото: pixabay

Теги: истәлекләр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев