Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Илһам Шакиров истәлегенә...

Яңа Бүләккә инде юллар ябык, Моңлы җырчы кермәс ишектән. Яшьлегемә кире кайтыр идем, Тавышыңны әгәр ишетсәм.

Яңа Бүләккә инде юллар ябык,

Моңлы җырчы кермәс ишектән.

Яшьлегемә кире кайтыр идем,

Тавышыңны әгәр ишетсәм.

Сиңа Аллаһ шундый моңны биргән:

Тавышыңнан нуры күренә.

Син Сарманның сәхнәсендә идең,

Син татарның йөрәк түрендә!

Үзгәрми җыр, сагыш арта гына,

Ачы язмыш килеп баса да.

Сиңа яшәү биргән булыр идем,

Түрә малын урлап булса да.

Корбан Галеев. Түбән Кама

 

фото: millattashlar.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев