Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Тормыш тәгәрмәче

Тормыш тәгәрмәче туктамасын...

Балачакка кайтып килдем әле,

Яланаяк йөрдем чирәмдә.

Әти-әни, газиз туганнарым,

Барысы да минем тирәдә.

 

Әле өйгә кердем йөгереп,

Әле чыктым капка төбенә.

Бар нәрсәне сагынганмын икән.

Бөтенесе газиз биредә.

 

Бар игътибар миңа юнәлтелгән,

Яраталар, назлап сөяләр.

Кадерлебез, төпчегебез син,

Нәни кызчыгыбыз, дияләр.

 

Бия елгасында су коендым,

Каз сакладым тилгән явыздан.

Авыл табигате, авыл үзе

Яшәү дәрте миндә кабызган.

 

Урманында җиләк җыеп йөрдем,

Күбәләкләр кудым болында.

Әти-әниемнең киңәшләре

Маяк булды барыр юлымда.

 

Бик күңелле икән балачакта.

Бернинди уй, борчу юк җанда.

Кайтсаң иде кабат шул чакларга,

Ни аяныч, юллар юк анда.

 

Үткәннәрне уйлаган чакта

Яшьлек аланына тукталдым.

Шау чәчәкле гүзәл аланга

Торган саен ныграк сокландым.

 

Тик, бу урын кыска гомерле шул,

Җиләге дә бик тиз җыела.

“Яшьлек” дигән яшел аланның,

Чәчкәләре кинәт коела.

 

Кереп киттем шунда көтмәгәндә

“Тормыш” дигән диңгез эченә.

Шул диңгездә батмый йөзү өчен

Ышанам мин Ходай көченә.

 

Тормыш тәгәрмәче туктамасын,

Тәгәрәсен һәрвакыт үргә.

Үткәннәр дә үкенечле түгел,

Алар калыр бары хәтердә.

Фирая Хисамова. Апас

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев