Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Уйларым көннәр күк...

Уйларым көннәр күк бик озын, Еллары гел кыска…

Көннәр шундый озын, еллар шундый кыска.
Альфонс Доде

 

Замана агымы бөтереп очырта,
йомычка урнына әйләнәм,
буй кыска.

Җирнең үз күчәре чиксезлек кырында
әйләнә минем күк:
көн кыска, төн кыска…

Еллары озын күк, уй кыска.
Гамьсезлек үтерә, битараф кешелек,
тамак тук…
Тарихи бергәлек, ялгызлык,
аңсызлык, алырдай сабаклар
онтыла.

Татарның үткәне,
күпме кан түккәне…
иреге, хөрлеге…
әйләнә минем күк
сәясәт кырында…–
Киләчәк куркыта.

Уйлары өркетә:
яшәрме татарым гел шулай
вакытның агышын тоймыйча.
Үзенең милләтен,
үз телен, үз көен
белмичә…

Уйларым көннәр күк бик озын,
Еллары гел кыска…

Сүрия Мингатина. Әтнә районы

Фото: pixabay

 

 

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев