Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Ышанып калам

Мəхəббəтем, миңа көч биреп тор, сагыш утларында яндырма...

Нəрсə булды икəн бүген миңа?

Калəмнəрем язмый, туктады...

Йөрəк əйтə, туктама син, яз ди.

Үзем белмим, уем буталды.

 

Көчем җыеп тагын уйга калам,

Җырлап барсын иҗат җимешем.

Юк, тукталмас, мин ышанып калам,

Тыңлый алам йөрəк тибешен.

 

Мəхəббəтем, миңа көч биреп тор,

Сагыш утларында яндырма.

Ышануым сиңа бик көчле бит,

Мине синсез берүк калдырма.

 

Шигырьлəрем белəн мин бəхетле.

Алар гына бетмəс көч бирə.

Саклап калыйк икəү бу бəхетне

Яратам, дип, йөрəк бит тибə.

 

Эльза Шагова. Казан

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев