Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Өксөкүләх (Кулаковский) турында баллада

Һәм кузгала тагын юлга! Галәм сыман Салкын монда, иксез-чиксез кар дөньясы. Ул туктамый, ярты гасыр алдан бара, Күк читендә калка сахалар кояшы.

Күрәм аны янә кышкы эңгерләрдә,
Үҗәт йөздә кайнар караш, кара мыек.

Балачактан истә калган туры сүзен
Әйтә тагын куе тавыш белән кыеп:
«Әкияттә генә була торган каһарманнар
Яши торган серле илне беләсеңме?
Ә чынында сукыр, чукрак халык монда,
Безнең ил ул – шыр наданлык биләмәсе.
Һәр күңелгә нур сирпергә кирәк ихлас,
Без җаваплы алар өчен, безнең халык!»
Пәйда була – йөрәгенә дәфтәр кыскан,
Һәм югала карлы буранга уралып.
Әле буран, әле салкын, әле ташкын
Юлын бүлә, ул туктамый – нурын түгә.
Юл уңае халык сүзен, тел байлыгын
Җыеп ала, төяп алып кайта өйгә.
Күрәм аны – йөзе нурлы, җаны җырлы,
Тар тирмәдә, нәни учак хозурында
Караңгыны каләм белән ерта-ерта
Ул мәдхия яза кардәшләр турында.
Һәм кузгала тагын юлга! Галәм сыман
Салкын монда, иксез-чиксез кар дөньясы.
Ул туктамый, ярты гасыр алдан бара,
Күк читендә калка сахалар кояшы.
Бөркет кебек тау-үзәннәр аша оча,
Көтә аны мәңгелектә төкәнмәс юл.
Кем ул? – диеп сорасагыз, һәрбер саха
Әйтеп бирер: Өксөкүләх Әләксәй ул!

 

Семён Данилов

Ркаил Зәйдулла тәрҗемәсе

 

"КУ" 06, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев