Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Әрләшүләр була инде кайчак

Искә төшә шулчак икебезнең Иң беренче уртак кичке аш – Син пешергән коймакның хуш исе, Һәркайсысы – Нәни бер кояш.

Әрләшүләр була инде кайчак,
Үпкә-кинәләр дә булгалый.
Күзне йомам үз-үземне тыеп,
Тик әрнүләр генә югалмый.
Искә төшә шулчак икебезнең
Иң беренче уртак кичке аш –
Син пешергән коймакның хуш исе,
Һәркайсысы –
Нәни бер кояш.
Кинәт онытыла әрләшүләр,
Хатирәдән күңел җылына.
Әйтерсең лә, янә башлыйбыз күк
Безнең озын гомер юлын да...

Сэмэн Тумат

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА тәрҗемәсе

 

"КУ" 06, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев