Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Шагыйрьләр янып кавышыр

Яндырды күбәләкне шәм, Яндырды күбәләк шәмне! 

Мәтләб Агага багышлап


Шагыйрьләр янып кавышыр:

Янды шәм вә күбәләк...

Иртән үлеп, кич терелә,

Оча шәмнәр тирәләп.

Күрсәләр сөю тынганны,

Мең сүз кайта әйләнеп.

Сиңа да килер кыямәт,

Канатыңа бәйләнеп.

Булган булды,

Кичкән кичте,

Чынга ашканда һәр сөю,

Канатларың бәйләнде.

Яндырды күбәләкне шәм,

Яндырды күбәләк шәмне! 

ӘКБӘР  ГОШАЛЫ

Азәрбайҗан теленнән

Рифат СӘЛАХ тәрҗемәcе
 

"КУ" 10, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев