Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Сине сөйдем, Аллаһым

Дөнья яралганнан бирле Сөю – гүзәллек... Ә без гүзәллекнең әсире.

Дөнья яралганнан бирле

Сөю – гүзәллек...

Ә без гүзәллекнең әсире.

Кайсыбыз нәкыш-нәкыш

табигатьне, тауларны,

кайсыбыз моңсу көзне,

кайсыбыз алсу-алсу

чәчәкле язны сөйдек.

Кайсыбыздыр бер агачның

йә бер гөлнең гашыйгы,

Ә кайсыбыз илаһи аваз,

сихри сүзнең әсире.

Дөнья – гүзәллек күргәзмәсе.

Минем гыйшкым, минем сөю

зуррак та,

 гүзәлрәк тә.

Мин бөтен гүзәллекләрнең

Яратканын,

Солтанын,

Сине сөйдем, Аллаһым.

 

"КУ" 3 (март), 2019

Фото: pixabay 

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев