Унның тугызы

Мин беләм, унауның тугызы
Сатачак, хыянәт итәчәк,
Яманлап, каныңны эчәчәк,
Җаныңны телемләп тетәчәк.
Унауның тугызы лаф орыр,
Ялкынлы сүз сөйләр каршыңда.
Үзләре – хәнҗәрләр батырыр
Борылган арада артыңнан.
Ак төстә шикәрме, тозмы ул? –
Авызга капмыйча белмәссең.
Унауның тугызы булма син,
Бул, дустым, син – меңнән берәүсе!
МИЛА КУРУДИМОВА
Гагауз теленнән Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ тәрҗемәcе
"КУ" 11,2022
Фото: unsplash
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз