СҮНМӘС УТЛАР ЯКТЫСЫ

Сөенеч, кадерле дуслар – элекке һәм хәзерге хезмәттәшләрем, каләмдәшләр, аркадашлар, журналны даими укып баручылар – 2022 елның май аенда «Казан утлары»на 100 яшь тулачак!

Татар телендә чыга торган бу бердәнбер калын әдәби-нәфис журнал Сталин репрессияләре заманында да дөньяга чыгудан туктамаган, Бөек Ватан сугышының дәһшәтле елларында да үзенең укучылары белән араны өзмәгән, тиражы исә һәрчак ишле булды. Бу хәлләр – үзе генә дә күп нәрсәне аңлата торган феноменаль күренеш түгелме соң?

Юбилей – өч заманны тоташтыра торган олуг бәйрәм: үткәннәрне барлыйсың, бүгенге һәм яңа көн белән бер сафта атлыйсың, киләчәккә якты ният-планнар корасың. Яраткан журналыбыз әнә шундый күркәм бәйрәменә аяк атлый.

Әдәби-нәфис һәм иҗтимагый-сәяси басма буларак, «Казан утлары» журналы ил тормышындагы үзгәрешләрдән читтә калмады, Ватан сулышы белән яшәде.

Хәтердә: үзгәртеп кору җилләре исә башлагач, ул чакта безнең дә җилкәннәргә заман җиле кереп тулды. Әйтик, халкыбызның җиде кат сандыкта бикләнеп, онытылуга дучар ителгән (Алтын Урда чорындагы, ренессанс күтәрелешендә туган, янәсе!) «Идегәй» дастанын; милли хәрәкәтнең күренекле вәкиле – тапталган һәм макталган әдип Гаяз Исхакыйның байтак әсәрләрен һәм аның сикәлтәле язмышыннан яңа мәгълүматларны; Коръән сүрәләрен; гарәп һәм латин әлифбасы нигезендә татарча уку күнекмәләрен беренчеләрдән булып, киң катлам җәмәгатьчелеккә җиткерә алдык, дан казандык.

Үзгәртеп кору җилләре, дидек... Әйтәсе дә юк, ул җәмгыятебезгә дә, милли матбугатыбыз үсешенә дә азатлык рухы алып килде, яңалык үрләренә юл ачты. Әмма зыянын да күрмәдек түгел. Илдәге кәгазь кытлыгы, элемтә һәм полиграфия чыгымнарының чиктән тыш күтәрелүе, тормыш кыйммәтчелеге үз чиратында журналның тиражына сукты. Өстәвенә, нәкъ менә шул елларда компьютер, интернет, сайт, тагын әллә нинди технологик яңалыклар кешеләрне коллыкка төшерде, аңын томалады, аларны китап һәм көндәлек матбугатны укып барудан шактый биздерде. Йөзәр меңгә якынайган тираж баганалары җимерелеп төште. Яңа басмалар күбәйде, конкуренция көчәйде. Боларны истән чыгарырга ярамый.

Шунысын да әйтеп китик, «кыргый» базар мөнәсәбәтләренә нисбәтле, тиражны саклау өчен бөтен көчебезне куйдык, яңалыклар керттек. Әйтик, редакция коллективы белән Равил Фәйзуллин җитәкчелек иткәндә, Казан шәһәрендәге мәктәпләрнең тулы исемлеген төзедек, менә шул «нокта»ларга ашыгыч десант төшердек, татар теле укытучылары белән ныклы элемтә урнашты. Республикабызның татарлар күпчелек яшәгән районнарына махсус иҗади сәфәрләр ясавыбыз да отышлы килеп чыкты.  

Инде килеп, редакциябез хезмәткәрләре матбугат битләрендә генә түгел, митинг һәм мәйданнарда Татарстанның мөстәкыйльлеген яклауга үзләреннән лаеклы өлеш керттеләр. Кайбер каләмдәшләре, көрәштәшләре белән бергә, журналда эшләүче шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанов  ачлык мәйданында сәяси протест игълан итүдә катнашты. Соңрак аның «Ачлык мәйданы» дигән саллы китабы басылып чыкты һәм халыкка таратылды. (Ачлык мәйданында катнашкан язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова – журналыбызда байтак еллар эшләп киткән көрәшче кызыбыз!)

Язмабызның бу кереш өлеше озынрак китсә дә, «бисмилла» рәвешен алды бугай. Ә хәзер, әйдәгез, безнең авторларыбыз, каләмдәш дусларыбыз, остазлар һәм үзебезнең хезмәттәшләр турындагы кайбер хәтер-хатирәләргә дә урын бирик.

Редакциябезнең эш бүлмәләре һәрвакыт кайнап торыр иде. Бу бүлмәләрдә торгынлыкка урын юк. Журнал хозурына кемнәр генә килеп кермәде! Күренекле әдипләр, татар артистлары, исемле җырчылардан алып, журналыбызны даими укып баручы гади кешеләргә кадәр. Бу истәлек-хатирәләрнең һәммәсен тәфсилләп язып, сөйләп чыгу мөмкин түгел. Хәтер офыгында яңарган сәхифәләрнең кайберләренә генә тукталып үтик.

Көннәрнең берендә безгә – «Идел-Пресс» йортының унынчы катына, алпамшадай зур гәүдәле, ачык күңелле Мәхмүт Хәсәнов гөрләп килеп керде. Буш кул белән түгел, зу-ур сумкасында – кирпеч калынлыгы өч-дүрт папка, дөресрәге, табадан гына төшкән өр-яңа романының кулъязмасы. Исеме матур табылган – «Язгы аҗаган». Баш редакторыбыз Ренат Харис, өйдә эшләргә өч көнлек ял биреп, әсәр белән әйбәтләп танышып чыгу өчен кулъязманы минем кулга тапшырды.

Нәкъ өч көннән соң эшкә килдем. Кулъязма-папкаларны эш өстәлемнең сул ягына тезеп, өеп салдым. Очрашу вакытын тәгаенләдек тә, авторның Яшел Үзән шәһәреннән килгәнен көтәбез. Шул сәгатьләрнең берсендә  редакциягә журналыбызның элекке җаваплы секретаре Ләбибә апа Ихсанова килгән икән. Минем белән ишек ачып кына исәнләште дә, баш редактор янына кереп китте. Ренат Харис миңа соңыннан әйтә: «Ләбибә ханым көлдерде мине. Рашатның эш бүлмәсенә килеп керсәм, кирпеч калынлыгы кулъязмалар артында аның борын очы гына күренеп тора, диде», – ди.

Әйе, авыр үлчәүдәге Мәхмүт Хәсәновның  романы да «авыр үлчәү»гә шактый якын тора иде шул.

Менә, ниһаять, авторыбыз Мәхмүт абый үзе дә килеп җитте. Баш редактор бүлмәсендә өчәүләп, күзгә-күз сөйләшеп-аңлашып, шактый вакыт уздырдык. Мин әлеге романның уңай сыйфатларын да, эреле-ваклы кимчелекләренә дә үземнең бәяне бирдем. Романда Һади исемле персонаж линиясе дә бар иде. Ул роман тукымасына ятышып бетми, каен кәүсәсендәге соргылт гөмбәчектәй, чит бер элемент булып тырпаеп тора.

– Мәхмүт абый, син бу Һади героең турындагы сюжетны аерып алырга тиешсең. Романга ябышмый, артык. Аны киләчәктә җыйнак бер повесть итеп эшләсәң иде, – дидем.  

Мәхмүт абый – егет кеше! Килеште. Сүзебезнең азагын баш редакторыбыз болай дип төгәлләде: «Мәхмүт абый, романга әйбәт, объектив анализ бирелде. Күрдеңме, бездә нинди егетләр эшләгәнен?..»

Мондый мактауны мин тыныч кына «йотып» җибәрдем, билгеле. Соңыннан, бу роман аерым китап итеп нәшер ителгәннән соң, автор Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.

Җөмләдән, кызыклы бер вакыйга истә калган. Мәхмүт Хәсәнов озак еллар Азнакай районында яшәп иҗат итте бит. Менә шул якларда Ринат Мөхәммәдиев (баш редактор урынбасары), мин һәм автор катнашында роман буенча журнал укучылар конференциясе үткәргән идек. Бик тә җанлы, кызыклы очрашу булды ул. Зал шыгрым тулы. Шулвакыт алгы рәтләрнең берсеннән укытучы кыяфәтле, чибәр бер ханым торып басты. Романның баш герое Иргали образы турында сокланып-тәэсирләнеп сөйләгәннән соң, берзаман күңелендәген әйтеп салмасынмы:

– Әгәр Иргали тормышта, чынбарлыкта бар икән, мин һич тә икеләнмичә аңа кияүгә чыгар идем.

Зал «Аһ!» итте, аннары нидер көтеп, тынып калды.

Роман авторы, яшел постау җәелгән өстәл артында ике кешелек урын биләп утырган Мәхмүт абыйның бу тиклем дә югары бәядән соң, күзлек пыялаларына хәтле парланып чыкты. Куанычлы-хәйләкәр елмаеп, болай җаваплады:
– Ай, рәхмәт, матур әйттегез... Иргали менә (шушы урында бала башы чаклы йодрыгын күкрәгенә җиңелчә сугып), кы-һым, мин үзем булам бит инде!..

Мәхмүт абый урта яшьләрдәге әлеге ханым белән «роман» кора алмады, әлбәттә. Чөнки аны Яшел Үзәндәге өендә сөекле хатыны һәм үзе кебек гөрнәдир гәүдәле улы көтеп тора иде.

Бервакыт Әмирхан ага Еники телефоннан шалтырата: «Рашат, энем, «Соңгы китап» дигән биографик әсәремдәге өч-дүрт сүзне бүтәнчәрәккә алыштырасы бар иде. Урыныңда буласыңмы?» – ди.

Килде, өч сүзен эзләп табып, аларны икенче сүзләр белән алыштырып китте. Сүз остасы Әмирхан абыйның үз-үзенә таләпчәнлегенә исем китте ул чакта. Икенче бер чакны, сагындырып кына, бүлмәбезгә «Яшәү белән үлем арасында» дигән атаклы китабын язган Нәби Дәүли килеп керде. Ялгызы яши, күп яза, үзе дә безне сагынып килгән, күрәсең. (Кайсыдыр әсәре журналда дөнья күргән иде). Гәпләшәбез. Менә шул чакта Нәби аганың безгә сөйләгән бер кыйпылчык истәлеге хәтердә нык уелып калган. Сүзне болай башлап китте:

– Немец концлагерендагы газаплы көннәрне кичеп, Казанга исән-сау кайтып төштем шулай. Сталин режимында әсирлектән кайтканнарны кеше чутында йөртмиләр иде. Мәсхәрәдә йөздек. Эш табарга дигәндә, капкалар бикле. Эш табып булмасмы дип, танышрак бер чиновникка кердем. Үтенечемне тыңлап торды-торды да, болай ди бу миңа: «Колхоз базары янәшәсендәге бакчада бер монумент тора. Анда өч ир-егет, эшчеләр, Җир шарының меридианнар белән уратылган глобусын кулларында өскә таба күтәреп тора. Менә шуларның берәрсе эштән бушатыла икән, сиңа хезмәт урыны табылыр...»

Без аһ итеп, гаҗәпләнеп, өзгәләнеп тыңладык әлеге кыйссаны.

Әнә шундый очрашулар безнең ише яшьләр өчен мәртәбәле остаханәгә тиң иде. Әмирхан Еникинең: «Язучы булыр өчен күп укырга, күп эшләргә кирәк», – дигән, гади, әмма бик тә мәгънәле сүзләре истә калган.

Сугышчы-композитор Фәрит Яруллин турында «Атаклы шәхесләр тормышы»  сериясеннән өр-яңа әсәр язарга җыенган көннәрем (1985 еллар). Менә шул чакта Сибгат ага Хәкимнән атаклы Курск дугасындагы хәлләрне еш сөйләттергәнем булды. «Хәбәрсез югалган Фәритнең кабере әле күптән түгел табылды. Бу сиңа аның хакында язу өчен стимул булырга тиеш», – дип әйткәнен мин аның хәер-фатиха сүзләре дип кабул иттем.

Гариф Ахунов, Нури Арслан, Марс Шабаев, Илдар Юзеев, Тәлгат Галиуллин, яшьрәкләрдән Равил Фәйзуллин, Ринат Мөхәммәдиевләр турында да бары җылы сүзләр генә әйтәсе килә. Алар безнең редакция хезмәткәрләрен үзләренең киңәшләре яисә фатихасы белән олы юлга керттеләр, эшебездә һәм тормышыбызда зур таяныч булдылар.

Әгәр дә бу язмамда замандашым, каләмдәшем, милләтпәрвәр Тәүфикъ Әйди турында язып үтмәсәм, гөнаһлы булыр идем шикелле. Без аның белән редакциябезнең бер бүлмәсендә утырып, ун ел чамасы бергә җигелеп эшләдек. Минем «Ялкын» журналыннан күчеп, проза бүлеге мөдире булып эшли башлаган чагым иде. Тәүфикъны бүлек редакторы итеп билгеләделәр. Миннән тугыз яшькә өлкәнрәк кеше белән эшләү кыен булмас микән дип шикләнгән идем баштарак. Юк, аның белән бик тиз аңлаштык, дустанә хезмәттәшлек иттек. Чөнки ул үзен бик гади тота иде, масаю дигәнне белмәде.

 Шулай да без аның белән берчакны нык кына бәхәсләшеп алдык. Әдәби мәсьәләдә түгел, сәяси темага сүз көрәштердек. Бер газетада чыккан публицистик мәкаләмдә мин СССРны «чагыштырмача йомшак империя» дип язып чыккан идем. Ул аны укыган икән. «Син ялгышасың, ул – иң усал, астыртын, үзендәге милләтләрне уба-йота урыслаштыручы корыч империя», – дип, әдәпле генә каршы чыкты миңа. Шул теманың дәвамы  –  Әфганстанга совет гаскәрләрен кертү иде. Ул моны «оккупация» дип атады. Мин килешеп бетмим, шулай кирәк иде дип аңлатмакчы булам. Аргументым исә болайрак иде: 1981 елны Туваның башкаласы Кызыл шәһәрендә яшь шагыйрьләрнең Бөтенсоюз фестивале үткәрелде. Татарстаннан мине шунда юлладылар. Беренче эш итеп, халыкара темага лекция тыңладык. Лектор дигәнебез бик шома кеше булып чыкты. Әфганстанга гаскәр кертүебезнең сәбәбен болай дип аңлатты: безнең разведка Һиндекуш тауларында АКШның заманча ракеталар урнаштыру нияте барлыгын ачыклаганнар икән. «Юк, без култык астыбызга диярлек Америка ракеталарын урнаштыруга юл куймадык...» – дип, сүзен йомгаклады ул. Мин – комсомол сафында тәрбияләнеп үскән гөнаһсыз бер егет – бу сүзләргә ышандым ул чакта. Тәүфикъка шуны аңлатмакчы булам, янәсе. Ләкин ул бездән акыллырак булган, аек һәм объектив фикер йөртә белгән.

Тәүфикъның милләтпәрвәр эшчәнлеге турында киңәеп сөйләргә җыенмыйм. Чөнки талантлы каләм иясе Вахит Имамов аның турында «Мәдәни җомга» газетасында кушбитлек тәфсилле мәкалә бастырып чыгарды (№21, 2021). Кабатланасы килми. Шуны гына әйтә алам: сәфәрче, илгизәр шәхес буларак, ул «Казан утлары»ның язылучылар даирәсен арттыруда бөтенебездән уздырып, аеруча актив эшләде, СССРның татарлар күпләп яшәгән бик күп төбәкләрен йөреп, гизеп чыкты. Аны милли эшчәнлеге өчен КГБ хезмәткәрләре нык эзәрлекләгән икән. Бу хакта ул безгә тамчы да зарланмады.

Язмамны төгәлләр алдыннан үзем белән булган гыйбрәтле бер хәлне хәтердән уздырасым килә. Гыйбрәтле дип әйтүем бик тиз аңлашылыр.  «Идел-Пресс» бинасының 10 нчы каттагы тәрәзәсеннән урам якка чыгып, күрше бүлмәгә керергә туры килде бер мәлне. Бүлмәдәге телефоным чылтырый! Баш редактор урынбасары буларак, мине подписка эшләре буенча киңәшмәгә чакырдылар. Шаярып, ахрысы, кемдер ишегемне коридор ягыннан бикләп куйган. Этеп, сугып карыйм, ачмыйлар. Эссе җәй иде, тәрәзәләр ачык. Тәвәккәлләдем. Тимер тәрәзәгә әйбәтләп ябыштым, аяк астында кечкенә тимер планка бар иде, ярый әле минем бәхеткә ул чыдаган. Шуның өстеннән аякны акрын-акрын күчерәм... Күрше тәрәзәгә барып җиттем дә, идәнгә сикереп төштем. Бүлмәдә эшләп утыручы Зиннур Мансуров белән Әхәт Гаффар телсез калдылар. Аска ычкынып киткән булсам, эшләр харап иде. Хәзер искә төшерсәм, йөрәгем «жу» итеп куя...

«Казан утлары» – тулы бер гасыр дәвамында татар халкының рухи дөньясын: тарихын, әдәбиятын, сәнгатен, әхлакый хәзинәсен чагылдырган энциклопедик басма. Бөек композиторыбыз Салих Сәйдәшев көй язган үлемсез җыр бар: 
Без кабызган утлар сүнмәс алар,

Сүнмәс алар хәтәр җилләрдә.
Халкыбызның безгә кадәрге асыл уллары, гүзәл затлары кабызган шул учакның берсе – әлбәттә, киләсе елда 100 еллык юбилеен тутырачак «Казан утлары» журналыдыр. Иманлы, гыйрфанлы бу нурлар сүнмәячәктер. Иншаллаһ, киләчәктә дә шулай булыр һәм булачак.

Милләтне журналдан, журналны милләтебездән аеру мөмкин түгел. Ул һәрвакыт халык белән бергә. Журнал барыннан да элек укучы өчен чыга. Көтелмәгән очрашулар көтеп яшик, дуслар!    

                                                                           Рашат НИЗАМИ, журналның 1983 – 2010 еллардагы хезмәткәре. 

 

"КУ" 09, 2021

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: