Логотип Казан Утлары
"КАЗАН УТЛАРЫ" ның 100 еллыгын каршылап

Юбилейга барышлый (фотоархив)

Сезнең игътибарга "Казан утлары" журналы архивыннан истәлекле фотолар тәкъдим итәбез.

Сезнең игътибарга "Казан утлары" журналы архивыннан истәлекле фотолар тәкъдим итәбез.

1.«Казан утлары» журналының баш мөхәррир урынбасары, шагыйрь Рәфикъ Юныс галим, РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин белән  әңгәмә кора. 2013 ел. 

2. Илфак Ибраһимов. «Казан утлары» журналының 2013-2018 еллардагы  баш мөхәррире.
3. Равил Фәйзуллин. «Казан утлары» журналының 1989-2013 еллардагы баш мөхәррире.

4. «Казан утлары» журналы редакциясе коллективы. Беренче рәттә (сулдан уңга):  Гөлзадә Бәйрәмова, Марс Шабаев, Равил Фәйзуллин (баш мөхәррир), Шамил Маннапов,  Тәслимә Сибгатуллина, Шаһинур Мостафин; басып торалар – Тәүфикъ Әйди, Камил Сәгъдәтшин, Лилия Гатауллина, Мансур Вәлиев,  Флёра Сабирова, Наис Гамбәр, Флёра Гафурова, Рәмис Гәрәев, Тәгъзимә Шиһабиева, Рәдиф Гаташ. 1997 ел.

5. Г.Камал театрында «Казан утлары» журналының 70 еллык юбилеена багышланган  тантаналы кичәдән зал күренеше. 1992 ел.

Сәхифәне Равил ФӘЙЗУЛЛИН әзерләде. 

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев