Логотип Казан Утлары
«КАЗАН УТЛАРЫ»НДА – «АГЫЙДЕЛ»

Алай булмый

Их, нигә кырмыска көләч, чикерткә эшчән түгел.

Гөлфия ЮНЫСОВА (1948) – Башкортстанның халык шагыйре, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе. БРның Һәдия Дәүләтшина исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. РСФСРның XII чакырылыш (шулай ук Россия Федерациясенең) Югары Советы һәм Башкортстан Республикасының III чакырылыш Дәүләт Җыены – Корылтай депутаты. 

Яз һавасы дәртләндереп уяткан май коңгызын.

Кәләш эзләп күзәтә ул һәр төр бөҗәкнең кызын:

Менә бер кырмыска кызы йөген күтәреп узды,

Чикерткә кызы чәчкәдә илһамланып җыр сузды.

Кайсысын соң сайларга? – дип баш вата май коңгызы.

Чөнки ул икесенә дә гашыйк булды да куйды.

– Әгәр кырмысканы алсам, гөрләтеп дөнья көтәр;

Чикерткәне кәләш итсәм, гомер күңелле үтәр.

Их, нигә кырмыска көләч, чикерткә эшчән түгел.

Шулай булса, кәләш сайлау булыр иде җип-җиңел.

Ул очракта һәр кияүгә булыр иде бик кулай...

Тик түгел эш хис затында, бу дөньяда бер хатын да

Кырмыска белән чикерткә була алмый бер уңай.
 

Гөлфия ЮНЫСОВА 

"КУ" 03,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев