Логотип Казан Утлары
«КАЗАН УТЛАРЫ»НДА – «АГЫЙДЕЛ»

Ил баласы

Кай чак була кыен, бик кыен. Күңелемә, илем, кил, сыен! 

Гөлнур ЯКУПОВА (1948) – шагыйрә, язучы, тәрҗемәче. БРның Һәдия Дәүләтшина исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Салават Юлаев ордены кавалеры.

Мин сыналган инде, нык сыналган.

Халкым бирер хәләл бәhасен.

Энәсе дә түгел, имгәге дә,–

Илемнең бер серле баласы.

Зур яшьләргә җиттем, шөкер иттем.

Илкәемдә – минем даламның.

Иңсәсендә аның иркәләнеп,

Чал башымны кырын саламын.

Бер мизгелгә генә сабый булам...

Буын каткан, билем сыгылган.

Күңелемә Җиhан үзе сыйган,

Ил гамьнәре уйга сыгынган.

Мин чыныккан инде, нык чыныккан.

Ышанычлы, тугры йөрәкмен.

Үткер зиhен, туры сүзем белән

Илгә бүген ихлас кирәкмен.

Дөнья күрдем, ак-караны белдем.

Кайгы кичтем, бәхет кичердем.

Үзәгемнән үткәрдем дә барысын

Үз-үземә берәгәй көч бирдем.

Көчем – булсын уртак. Ут кирәксә,

Шәмдәлемнән, илем, ялкын ал.

Янгыннарны сүндерәмен, дисәң,

Акылымнан сабыр салкын ал.

Мин – синеке. Рәхмәтле бер балаң.

Күңелемә минем, кил, сыен.

Чөнки беләм, ил чаклы илгә дә

Кай чак була кыен, бик кыен.

Күңелемә, илем, кил, сыен! 

 

"КУ" 03,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев