Логотип Казан Утлары
«КАЗАН УТЛАРЫ»НДА – «АГЫЙДЕЛ»

Нәтиҗә

Иң кыены – үз-үзеңне җиңү, – Моны борынгыдан әйткән күпләр.

Иң кыены – үз-үзеңне җиңү, –

Моны борынгыдан әйткән күпләр.

Язмышка мин ышанамын, әмма

Үз-үзеңнән ачыламы бикләр?

Иңнәреңне, тиңнәреңне сынар

Хисабы юк имтихан ул тормыш.

Гади максат белән типте йөрәк:

Сөеп-сөелеп яшәргә син тырыш.

Җыйган ризык, шөкер, хәләл булды,

Өстен булды һәрчак үз иманым.

Юлыксам да кайчак чытырманга,

Үзем булып калдым, юк, сынмадым.
Үземне мин үзем җиңәм икән,

Беләм икән – кем ул күзле бүкән,

Кояш кадерендә үтсә көнем,

Искитәрлек ни бар шуннан бүтән?!

Иңнәремдә минем гади җилән,

Янәшәмдә нинди зиннәт? Беләм.

Бирешмә, дим, үз-үземне җиңәм,

Ияремдә үз юлымнан җиләм.

Бу – үзенә күрә бер нәтиҗә,

Нигә әйтмәскә, ди, бераз алдан?!

Тик дәрвишләр генә моңсыз була,

Ә калганын белә бары Аллам.
 

Хәсән НАЗАР (1942) – Башкортстанның халык шагыйре, журналист-публицист һәм тәрҗемәче. Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. 

 

"КУ" 03, 2023

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев