Логотип Казан Утлары
Мөхәррир сорау бирә

Милләт киләчәген кайгыртып...

Белем бирү системасын модернизацияләү – бүгенге көн таләбе һәм ул укытучыларны, тәрбиячеләрне хәзерләүче вузлардан түгел, ә балаларга белем бирүче мәктәпләрдән башланды, ягъни арбаны аттан алгарак куйдылар.

– «Балаларны кем һәм ничек укытачак – тәрбия бирү юлы белән укытуның иң төп шарты менә шунда», – дигән педагог Шалва Амонашвили. Бүген без әлеге тәгълиматка тугърымы? «Ничек» укытучы «кем»нәрне әзерләү дәрәҗәсе заман таләпләренә җавап бирәме?

Фәйрүзә МОСТАФИНА, Чаллы дәүләт педагогика университеты ректоры, педагогика фәннәре кандидаты:

– Һәр елны һәм быел, 2017 елда да, абитуриентларны укырга кабул итү бара. Мин һәр көнне диярлек, югары курс студентлары белән бергә, шунда булам: аларның тышкы кыяфәтләренә, үзләрен ничек тотуларына карыйм. Алар белән сөйләшәм, сораулар бирәм: «Ни өчен безнең вузны сайладың? Укытучы хезмәтенең мәгънәсен син нәрсәдә күрәсең? Һәм, гомумән, тормышның мәгънәсе нидә?» һәм башкалар. Аларның уйланып калуларын, беркадәр тынлыктан соң тирән, кызыклы фикерләр әйтүләрен күреп, чынлап та, шатланып куясың. Мондый көн чын мәгънәсендә бәйрәм кебек! Бу сөйләшүләр яңа көч, үзебезнең дөрес юлдан барганлыгыбызга ныклы ышаныч өсти, әлеге эшне дәвам иттерергә кирәклеген төшендерә. Чөнки безне уратып алган мохиттә, бөтен дөньяда төрле карашлар яши. Күпләр кешенең уңышларын бары матди байлыкта гына күрә; шуңа күрә яшьләр үзләренә үрнәк итеп матди байлыкка ирешкән кешене ала. Бөтен дөньяның үзәгендә кеше шәхесе тора һәм аны тәрбияләүне безнең педагогика тормышка ашырырга тиеш, чөнки педагогика ул барыннан да элек – үзеңне тәрбияләү. Белем бирү системасын модернизацияләү – бүгенге көн таләбе һәм ул укытучыларны, тәрбиячеләрне хәзерләүче вузлардан түгел, ә балаларга белем бирүче мәктәпләрдән башланды, ягъни арбаны аттан алгарак куйдылар. Нәтиҗәдә, ситуация тагын да начарланды: педагогик вузлар санын кыскарта, аларны классик университетлар белән берләштерә башладылар һәм шундый сорау килеп туды: «Кайда яхшырак хәзерлиләр?» Ә «Ничек яхшырак хәзерләргә?» дигән сорау төшеп калды. Шунлыктан хәзерге вазгыять безне эшебезне үзгәртеп корырга мәҗбүр итте. Иң элек без үз алдыбызга шундый сорау куйдык: безнең эшнең мәгънәсе нидә? Бу сорауны әйтү генә җиңел, ә чынлыкта тормышка ашыру шактый катлаулы. Мин бүген шатланып әйтә алам: үзебезнең коллектив белән чын күңелдән горурланам. Ул үзенең эшен яңача үзгәртеп кора алды: яңа ФГОС буенча эшли. Ә яңа ФГОС ул – яңача фикерләү, эшнең мәгънәсен, эчтәлеген яңача, проблемалы итеп аңлау һәм тормышка ашыру. Безгә, вуз укытучыларына, хәзер мәктәп белән бергә яңа стандартларны өйрәнү генә түгел, ә нәтиҗәле эшләүнең нигезен, ачкычын табу кирәк. Ә ул укыту технологиясен формаль үзгәртү генә түгел, ә укыту эшчәнлегенең эчтәлеген үзгәртү булырга тиеш. Үз предметыңны тирәнтен белми торып, студентларны ул предметка өйрәтеп булмый. Шул ук вакытта укытыла торган предметны тулы бер мәгълүмат бирү итеп кенә түгел, ә аны белем белән бергә профессиональ тәҗрибә дә бирә торган бердәм система итеп тә карарга кирәк. Вуз укытучысы белән студент арасында тыгыз иҗади бердәмлек булдыру кирәк, чөнки ул – безнең уртак эшебез. Шуның нәтиҗәсендә, безнең вузның структурасы, методик эшчәнлеге, фәнни, укыту эшләре, тәрбия бирү, практиканы һәм рекреацияне оештыру, укытучылар белән студентлар арасындагы мөнәсәбәт тә яхшы якка үзгәрде. Хәтта лекциягә чакыручы кыңгырау да Булат Окуджава җыры итеп үзгәртелде  <…>.

– Милли белем бирү – муниципаль белем бирү системасының өстенлекле юнәлеше, дибез. Татар әдәбияты, мәдәнияте, сәнгатенең киләчәген тәрбияләүдә сезнең район мөгаллимнәре кайсы өстенлекле юнәлешләргә таяна?

Наталья КАРПОВА, Теләче муниципаль районы мәгариф бүлеге җитәкчесе:

– Теләче муниципаль районы мәгариф системасында милли мәгарифне үстерү өстенлекле эш юнәлеше булып тора. Милли мәгариф системасын камилләштерү, укучыларга туган телдә сыйфатлы белем бирү, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә Татарстан Республикасы дәүләт телләрен өйрәтүнең нәтиҗәлелеген тәэмин итү максатыннан, районыбызда зур эшләр башкарылды. Шуларның барлык муниципаль берәмлекләргә кагыла торганнары: – 2030 елга кадәр «Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү концепциясе» кысаларында татар телен һәм әдәбиятын укытуны камилләштерү буенча муниципаль «юл карталарын» гамәлгә ашыру; – милли мәгариф өлкәсендә методик эшне көчәйтү; – мәктәпкәчә белем бирү оешмалары һәм урта гомуми белем бирү оешмалары арасында дәвамчанлыкны ныгыту; – туган телдә белем һәм тәрбия бирү оешмаларында белем һәм тәрбия сыйфатын күтәрү. Республика укытучыларының август киңәшмәсендә ел саен муниципаль берәмлекләр рейтингы буенча эшчәнлеккә анализ ясала. Теләче муниципаль районы соңгы өч елда беренче унлыкка керде. Узган ел без, 2нче урынны алып, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Милли мәгариф үсеше өчен» II дәрәҗәдәге дипломына лаек булдык. Билгеле, Мөслим, Саба, Актаныш, Арча кебек танылган районнар белән ярышу өчен зур тырышлык таләп ителә. Бүгенге җәмгыятькә тирән белемле, югары әхлаклы, эшлекле, хезмәттәшлек итүгә әзер, туган иле, халкы өчен җаваплылык хисе тоеп яшәүче кешеләр кирәк. Шуңа күрә бүген мәктәп укучысын тормышның төрле шартларында югалып калмый торган, мөстәкыйль адымнар ясый алырлык, җәмгыятьтәге кискен көндәшлек шартларында үз урынын таба алырлык шәхес итеп тәрбияләү мөһим. Укучының рухи үсеше дә игътибар үзәгендә булырга тиеш  <…>.

– Казан арты милли кадрлар әзерләү үзәге Арча педагогия көллияте нигезендә тикмәгә генә ачылмагандыр... Бай тарихка ия белем учагы булачак укытучыларга «педагоглык орлыгын» салганда, нинди алымнар куллана? Аерым проектларга тирәнрәк тукталсагыз иде.

Гөлнара ГАРИПОВА, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте директоры:

– Зур елгалар чишмәләрдән башланган кебек, һәр эшнең башлангычы бар. Арча педагогика көллияте тарихы да бу очракта искәрмә була алмаган. 87 ел элек Арчада педагоглар әзерләүче уку йорты ачарга дигән карар кабул ителә. Бу изге эш югалып калмый, бүгенге көндә дә дәвам итә, мәгърифәт учагын сүндермичә саклаучы Арча педагогика көллияте – Казан арты милли кадрлар әзерләү үзәге буларак чәчәк ата. Зур үсеш юлы үтеп, заманча милли-мәдәни белем бирү үзәгенә әйләнгән борынгы уку йорты бервакытта да үз кыйбласыннан тайпылмый. 85 ел буе педагогик кадрлар әзерли. Булачак укытучыларга ныклы, сыйфатлы белем һәм милли тәрбия бирү, уку-укыту эшчәнлеге өчен уңай шартлар тудыру, укучыларның иҗади сәләтен үстерү, сайлаган һөнәрләренә кызыксыну һәм аңлы мотивация булдыруны максат итеп куеп, милли мәктәпләр өчен 15 меңнән артык укытучы әзерләп чыгара. Белем һәм тәрбия бирү мәйданындагы казанышларын истә тотып, 2013 елда Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме, Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы белән, Казан арты милли кадрлар әзерләү үзәге ачылды. Милли кадрлар дигәндә, нәрсәне күздә тотабыз соң? Алар ничек тәрбияләнә?

Беренчедән, алар – республикабызның, Россиянең төрле почмакларыннан килгән студентлар. Бүгенге көндә бездә Татарстанның 15 районыннан, Казан, Чаллы, Самара шәһәрләреннән, Марий Эл, Башкортстан республикаларыннан, Киров, Свердловск өлкәләреннән килгән 800 студент белем ала. Аларның кайберләре йөрәк кушуы буенча килсә, икенчеләре гаилә традицияләрен дәвам итеп, укытучылар династиясен тулыландыра, өченчеләрен исә балаларга булган мәхәббәт монда китерә. Икенчедән, үз һөнәренә тугрылыклы, тәҗрибәле, иҗади эшләүче педагоглар. Көллиятнең кадрлар потенциалы югары: укыту-тәрбия эшен югары һөнәри белемле 76 укытучы тормышка ашыра. Өченчедән, 5 төрле белгечлек буенча укучы студентлар; заман таләпләренә туры килерлек төрле педагогик технологияләрне гамәли кулланып, уңышлы эшләүче 7 кафедра, 6 секция. Дүртенчедән, белем бирү проектларын берләштерүче ресурслар үзәге эшчәнлеге программасын тормышка ашыручы укытучылар һәм студентлар. Бу проектларның гомуми бурычы: «Этномәдәни, полилингваль шартларда белем һәм тәрбия бирү аша педагогик кадрлар әзерләү» <…>.

– Сезнең гимназия – сәләтле балалар өчен. Әлеге укучылар аерым шартларда белем һәм тәрбия ала. Башка мәктәп-гимназияләрдән аерылып торган шартлар, күрсәткечләр турында сөйләсәгез иде. Заманча мәгариф шартларында милләтнең заманчалашуы нидән гыйбарәт?

Рамил ГАРИПОВ, Актаныш сәләт гимназиясе директоры:

– Гуманитар гимназия киләчәктә татар милли мәдәниятен саклау һәм үстерү өчен сәләтле балалардан элита формалаштыру максатыннан булдырылды. Бүген бу уку йортында 160 бала, шул исәптән Россия Федерациясенең 8 субъектыннан – Оренбург, Свердловск, Киров, Самара өлкәләреннән, Башкортстан һәм Удмуртия республикаларыннан, Пермь һәм Красноярскидан килгән балалар белем ала. Шунысын да әйтеп үтү кирәк: кыска вакыт эчендә гимназия уку һәм тәрбия өлкәләрендә зур уңышларга иреште. Гимназия укучылары күп кенә республика һәм Бөтенроссия олимпиадаларында, иҗади бәйгеләрдә җиңү яулый. Моннан тыш, 2016 елда Актаныш гимназия-интернаты Татарстан Республикасының 100 иң яхшы авыл мәктәбе арасында 1нче урын яулады, ә 2017 елда Татарстан Республикасының олимпиада нәтиҗәләре буенча иң яхшы мәктәпләр арасында 9нчы урынны били. Бүген гимназия берничә юнәлеш буенча уңышлы эшләп килә. Мәктәпнең сәләтле балалар өчен булуы укытучыларны балаларны олимпиадаларга әзерләүгә зур игътибар бирергә мәҗбүр итә. Соңгы биш ел эчендә укучылар тотрыклы рәвештә фәнни олимпиадаларда призлы урыннар санын арттырып бара. 2015-2016 елларда укучылар республика олимпиадаларының йомгаклау этабында – 17, ә Бөтенроссия олимпиадасының төбәкара этабында 4 призлы урын яуладылар. 9нчы сыйныф укучысы Эльмира Вафина 2016 елда хокук буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында призёр исемен алды. Аннан алдарак, 2015 елда, 11нче сыйныф укучысы Айдар Шәйхин тарих буенча Бөтенроссия олимпиадасының җиңүчесе булган иде. Укудан тыш, укучылар 3D-модельләштерү, робототехника кебек түгәрәкләрдә шөгыльләнә, төрле иҗади проектларда катнаша. Гимназиядә «Хәзинә» хореография коллективы эшли, алар инде күп тапкыр «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә җиңү яулады. Шулай ук гимназиядә «Ак нур» вокаль ансамбле дә эшләп килә.

Гимназия-интернатта 2014 елда укучыбыз Айдар Шәйхин һәм тәрбияче Ленар Хөсәенов башлап җибәргән «Гыйлем» проекты хәзер республика күләмендә танылу тапты. Проектның максаты – татар телендә фәнни контент булдыру, татар телен фән теле буларак үстерү. «Гыйлем» хәзер Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән берлектә эшли. Гимназиянең үзендә исә «Шәкерт.татар» порталы уңышлы эшләп килә, анда төрле видеоматериаллар, укытучыларга һәм балалар бакчасы тәрбиячеләренә ярдәмгә ачык дәресләр һәм методик эшкәртмәләр урнаштырыла. Гимназия ирешкән уңышларның сере гади – мөгаллимнәрнең, укучыларның һәм ата-аналарның бердәм хезмәте, белем алу процессында катнашучы һәр кешенең индивидуаль һәм бөтен илнең уңышы өчен тырышуы. Әлбәттә, һәрбер эшнең үз авырлыклары була. Безнең эшебезнең дә билгеле бер катлаулы яклары бар. Беренчедән, башкаладан һәм зур шәһәрләрдән еракта урнашуыбыз. Әгәр дә без мәгарифтә югары күрсәткечләргә ия булырга телибез икән, безгә дә, укучыларыбызга да һәрчак «трендта» булырга, барча яңалыкларны белергә, вуз профессорлары һәм укытучылары белән эшләргә кирәк. Проблеманы чишәр өчен, заманча технологияләрне кулланабыз – безнең үзебезнең видеоконференция залыбыз бар, анда укучыларыбыз вуз профессорлары белән шәхсән аралаша һәм белем ала. Хәлбуки, укытучы белән җанлы аралашуны берничек тә алыштырып булмый. Шуңа да без Казандагы Республика олимпиада үзәгенә рәхмәтлебез, алар уку елы дәвамында бөтен фәннәр өчен уку-әзерлек җыеннары оештырды. Без бу җыеннарда катнашырга тырышабыз һәм укучыларыбызны анда барырга актив рәвештә өндибез <…>.

– Сезнең мәгариф үзәге – Казанда һәм Татарстанда чит илләр белән тыгыз багланышта эшләгән белем учакларының берсе. Чыңгыз Айтматовка багышланган I Халыкара фәнни-гамәли конференция уздыруыгыз, милләтебезне төрки дөньяда лаеклы, абруйлы рәвештә тәкъдим итүегез дә моңа дәлил булып тора...

Рәмзия ВӘЛИУЛЛИНА, Казан шәһәре Совет районы 178нче мәгариф үзәгенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы:

– Безнең мәгариф үзәге – иң яшь белем учакларының берсе. Шулай да ирешелгән уңышлар байтак инде. Сез атаган әлеге конференция, аның проекты хакында аерым сөйлисем килә. 2014 уку елында «Мәгариф учреждениесендә миллимәдәниара милли ресурс үзәге булдыру һәм аны камилләштерү» буенча проект эшләнде һәм Татарстан Республикасы грантына ия булды. Проект Сочида һәм Мәскәүдә булып үткән Беренче Бөтенсоюз проектлар конкурсында ун иң яхшы топ проектлар исемлегенә кертелде һәм дипломга лаек булды. Проектның максаты – һәрбер халыкның телен, мәдәниятен, рухи кыйммәтен киләчәк буынга тапшыру, толерант шәхес формалаштыруга булган омтылышын яклау. Әлеге максатларны тормышка ашыру өчен, Мәгариф үзәге Казанның төрле район мәктәпләре белән генә түгел, ә Татарстан районнары һәм чит илләрдәге безгә якынрак урнашкан төбәкләр белән элемтәдә тора, эшчәнлек алып бара. Бу эштә, татар теле укытучылары белән беррәттән, рус теле һәм өстәмә белем бирү педагоглары да актив катнаша. Мәгариф үзәге белән Кыргызстан Республикасы арасында дуслык күпере булдырылды. Әлеге аралашу патриотизм, толерантлылык, дуслык, кешеләргә карата ихтирам, актив тормыш позициясе булдыруда ярдәм итә. Проект кысаларында 2015-2016 уку елында Чыңгыз Айтматовка багышланган I Халыкара фәнни-гамәли конференция булып үтте. Бу конференциядә Татарстан районнары гына түгел, хәтта Саха-Якутия, Кыргызстан, Чувашия, Ростов-на Дону, Бишкектан килгән катнашучылар да бар иде. Жюри составында булган Казан федераль университеты галимнәре, Татарстан Республикасының атказанган татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Бөтенроссия рус теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе бүлеге әгъзалары конференциядә катнашучыларның тикшеренү һәм иҗади эшләрен югары дәрәҗәдә булуын ассызыклады. Әлеге зур чараның онлайн-режимда уздырылуы Ч.Айтматовның туганнан туган абыйсы белән, язучының әнисе ягыннан туганы белән очрашырга, Бишкәк шәһәрендәге 3нче гимназия директоры А.А.Дәүләтованың Кыргыз иленең бөек улы булган Айтматов турында шигырьләрен тыңларга мөмкинлек бирде. Рус, татар һәм кыргыз телләрендә яңгыраган төрле дәрәҗәдәге хезмәтләр, милли костюмнар, җырлар, биюләр, Мәгариф үзәгенең халык театры спектакле, Ч.Айтматов әсәрләре буенча буктрейлерлар – барысы да конференцияне оештыручылар һәм катнашучыларның зур хезмәте.

Мәкаләне тулысынча "Казан утлары" журналының 08, 2017 санында укыгыз.

"КУ" 08, 2017

Фото: pixabay

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев