Логотип Казан Утлары
"Мәйдан - батырлар өчен!"

Чуен аю (хикәя)

Әйе, бар андый аю! Гап-гади бер авылда, мәгъсум карашын көнгә төбәп, басып тора ул... Сүземне Сабантуйдан башламакчы идем. Көтмәгәндә, шушы аю күз алдыма килеп басты.

ДОКУМЕНТАЛЬ ХИКӘЯ

Әйе, бар андый аю! Гап-гади бер авылда, мәгъсум карашын көнгә төбәп, басып тора ул... Сүземне Сабантуйдан башламакчы идем. Көтмәгәндә, шушы аю күз алдыма килеп басты. «Сабантуйларның саны юк, юк сабантуйның яше» дип язган халык шагыйре Ренат Харис. Тагын бер могтәбәр әдибебез Мөхәммәт Мәһдиев әйтмешли, үз гомеремдә байтак сабантуйлар күрдем – авылныкыларны да, хәзер инде федераль дәрәҗәдә үткәрелә торганнарын да. Ә ул елны... Җитмешенче еллар башында Казанның Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта уза торганы үзенең статусы буенча да, зурлыгы ягыннан да республикада иң олуг, иң төп бәйрәм булгандыр, мөгаен. Чөнки милли бәйрәмебезнең дәрәҗәсе анда катнашучы батырларның күплеге белән бәяләнә. Ә ул елны... Бирегә чыннан да батырларның да батырлары җыелды. Әнә көрәшчеләре белән мыжлап торган Балтачның үзендә унсигез яшендә үк баш батыр булып танылган, аннан соң инде 80, 90 һәм авыр үлчәүдә республикада берәүгә дә бил бирмәгән Фидаил Шакиров. Аның остазы, авырлыгы 80 кило тирәсе булса да, җайлап кына центнерлыларны да чирәмгә тәгәрәтүче Васыйл Гарифуллин да шәкертенә көч бирергә генә түгел, үзе дә бил алышырга дип килгән. Питрәчнең инде легендага кереп баручы пәһлеваны Виссарион Канашев та, соңрак Россиянең сигез мәртәбә батыры булып танылачак Данил Галиев та биредә. Яшьләр арасында Россия чемпионнары булып танылып, инде өлкән абыйлары белән курыкмыйча бил алышучы Фәрит Шәйхетдинов, Шамил Сәлахов, Якуб Ибраһимов, Фаил Әхмәдиев, Азат Ногмановларны да, ветераннар саналучы, әмма көч-куәтләре ташып торган Сабирҗан Шакиров, Әсгать Гайфуллин, Зөфәр Хановларны да, инде байтак шәкертләре титуллары буенча үзләрен узып китсә дә, сөлгеләрен ташламаган Гайнетдин Мөхәммәдиев, Фәрит Мадъяровларны исәптән чыгарырга ярамый.

Электән килгән матур гадәт буенча жирәбә салынып, кемнең кем белән бил алышасы билгеле булуга каенлыктагы табигать үзе ясаган амфитеатр кебек чокыр уртасында мәйданга чыгучы батырлар саны да әйләнеш саен икеләтә кими барды. Ниһаять, финал! Алып баручы мәйдан уртасына авырлыклары центнердан арткан ике пәһлеванны чакырды. Аларның берсе инде кырыкка якынлашып килүче Минзәлә батыры, Россия чемпионы дигән исемне дә моннан ун-унике еллар элек алган Раббани Гайфуллин һәм Баулы батыры, биредәге авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган Бастам Газизов. Алып баручы тамашачыларны аларның титуллары белән таныштырды. Раббани абый да, Бастам да – Россия чемпионнары. Әгәр беренчесе бу титулны моннан ун еллап элек алса, Бастам әлеге дәрәҗәгә әле узган ел гына ирешкән. Өстәвенә әле ул – ирекле көрәштә дә СССРның спорт остасы. Әле узган ел гына сабакташы Шамил Сәлахов белән Мәскәүгә СССР халыклары спартакиадасына барып, шунда җыелган тамашачыларга татарча көрәш алымнарын күрсәтеп кайткан баһадир.

Билләргә сөлгеләр салынып, хөкемдар алымны башларга дип, сыбызгысын сызгыртуга кечерәк буйлы, ирекле көрәш алымнарын да яхшы белгән Бастам Раббани абыйсының ике аягы арасына кереп, аны күтәреп чөймәкче иде, тик Минзәлә батыры аны җирдән аерып алды һәм үзе аркылы чирәмгә ыргытты. Мондый очракта тамашачыларның фикере икегә бүленә. Менә бу юлы да алардан төрле бәяләр ишетелде:

– Булды бу...

– Чиста салды...

– Юк, булмады, аркасы җиргә тимәде бит...

– Яңадан көрәшсеннәр...

Әллә алышны тиз генә бетерәселәре килмәде, хөкемдарлар бераз киңәшкәннән соң, Минзәлә көрәшчесенең алымын бер балл белән генә бәяләде. Тагын бер тапкыр тотыныштылар.

Раббани көндәшен янә җирдән аерып алып, үзе аркылы чирәмгә ыргытты. Бастам бу юлы кулыннан сөлгесен ычкындырып, чирәмдә бер-ике тапкыр тәгәрәп үк китте. Хөкемдарлар бу юлы да Раббанига бер очко биреп, Бастамга көрәш алымнары кулланмаган өчен кисәтү ясау белән чикләнделәр. Раббани абзый урынында берәр кызурак канлы көрәшче булса: «Булды бит инде, тагын нәрсә кирәк?» – дип, судьялар белән бәхәскә керер иде яисә сөлгесен үк ташлап чыгып китәр иде. Ә аның кыяфәте элеккечә җитди калды. Чөнки ул ничә меңнәр еллар тарихы булган көрәшебезнең чын сәнгать икәнлегенә гомер буе ышанган, шуңа табынган, иң мөһиме халкын, тамашачыларны хөрмәт иткән искиткеч нечкә күңелле пәһлеван иде. Менә ул янәдән елмаеп, сөлгесен көндәшенең биленә салды да бер мизгелдән аны һавада әйләндереп, җиргә сылады. Мәйдан «аһ» итте. Секундомер телләре бу мизгелдә алышка бирелгән ун минутның бары дүртенче әйләнешен генә саный башлаган иде әле. Тамашачылар «Булдырдың, Раббани!» дип мәйданга чыгып, аны һавага чөйгәндә дә, баш батырга дип бирелгән дәү тәкәне җилкәсенә салып мәйдан әйләнгәндә дә, батырның кыяфәте үзгәрмәде.

...Алты яшендә ул әтисез калды. Әтисе Гайфулла сугышка китте дә ике-өч айдан соң аның батырларча һәлак булуы хакында кәгазь генә килде. Әллә шул кайгыданмы, әллә тормыш авырлыгыннан, ике елдан соң әнисе дә аяктан егылды. Әнисенең җаны чыкканда, ачлыктан шешенгән Раббани да аның янында торалмыйча ята иде. Кабер казучыларның берсе өйгә кереп, аны күрүгә: «Моның улы да тынсыз ята, үлеп җиткәнен генә көтик тә...» дип әйтүгә мәеткә ясин чыгучы карт: «Җәмәгать, чыкмаган җанда өмет бар, әнисенең мәетен алып китеп күмә торыгыз», – дип әйтә. Ни хикмәт, соңрак үзенең көрәш осталыгы белән Минзәлә төбәген генә түгел, ә бөтен татар дөньясын шаккатырачак Раббани исә терелеп, әкияттәгечә ай үсәсен көн үсә башлый. Аны абыйсы Габделнур үз тәрбиясенә ала.
Шулай итеп, малайга яшьтән үк өлкәннәрнең кул арасына керергә – нинди эш бар – шуны башкарырга туры килә.

«11-12 яшьтә мин инде өлкәннәр кебек үк печән чаба идем, – дип искә ала ул. – Бәләкәй арба да тартырга туры килде. Җәйләрен үгез җигеп, басудан ындыр табагына ашлык ташыдым. Кулга чалгы тотып, печән чабу, утын кисү, аны яру – көрәшчеләр өчен менә дигән күнегү».

Басуда эшләгәндә, ял вакытларында, су коенырга баргач, яшьтәшләре белән бил алышкалаганын бераз хәтерләсә дә, тәүге кабат кайчан Сабан туе мәйданына чыгып көрәшә башлаганын оныткан ул. Әмма күп яшьтәшләреннән буйга бер башка диярлек озын булгач, аңа гел үзеннән өлкәнрәкләр белән тартышырга туры килгән. Искиткеч тыйнаклыгы, оялчанлыгы нәтиҗәсендә аңа үзенә тиешле урынны яисә бүләкне бирмәгән чаклар да еш булган.

Тыйнаклык дигәннән, игътибар иткәнегез бармы: тыйнак, сабыр кешеләрнең дә кайчак сабырлыклары соңгы чиккә җитеп шартларга мөмкин. Раббани белән дә, армиягә алынгач, шундый хәл килеп чыга. Шулай бервакыт «картлар» җыйналып, авылдан килгән татар егетенә «сабак укытмакчы» булалар. Башта карт солдатлар аның яңа хәрби формасын салдырып, аңа искерәк киемнәрен бирәләр. Ул әле монысына сүз әйтми – түзә. Ә инде «картлар» солдат каешы белән аның ялангач тәненә сугып, үзләренчә «хәрби ант» бирдерә башлагач түзми, җиде-сигез карт солдатны тирә-якка чәчеп ташлый. Менә кайда кирәге чыга ятим калып, яшьли эшләп үсүнең. Шул бәрелештән соң ике-өч солдат госпитальгә эләгә, ә Раббаниның үзен гауптвахтага ябып куялар. Әмма егетнең гаепсез икәнлеге ачыклангач, аны чыгаралар. Үзен спорт ротасына чакырып, бокс секциясенә йөрергә тәкъдим итәләр. Ул йөри, көндәшләрен дөмбәсли генә. Армиядә калып, шул ук бокс яисә көрәшнең берәр төре белән ныклап шөгыльләнсә, бәлки әлеге төрләрдән спорт остасы дәрәҗәсенә җитәр иде. Әнә якташы – Яңа Маҗын авылы егете Виталий Кузнецов армиядә көрәшнең берничә төре белән берьюлы шөгыльләнеп, соңрак аларның байтагы буенча ил, Европа чемпионы булды, дзюдо буенча Олимпия уеннарында көмеш медаль отты.

Ә Раббани хәрби хезмәттән соң туган якларына кайтып, Чаллыдагы 8 нче училищеда шофёр һөнәрен үзләштерде һәм лаеклы ялга чыкканчы туган авылында машина йөртте. Авыр үлчәүдә ике дистә еллап мәйдан тотып ул күп тапкырлар Минзәлә, Чаллы, Тукай, Сарман, Мөслим, Актаныш, Казанның Идел буе һәм Бауман районнары Сабан туеның баш батыры булып танылса да, рәсми титуллары әллә ни күп түгел. Ул ике тапкыр республика, тагын ике мәртәбә Россия чемпионы, өч мәртәбә Муса Җәлил турниры җиңүчесе. Монысы инде аның кемгәдер җиңелүе аркасында түгел, ә көрәшергә дип, өчдүрт көнгә эштән китә алмавы аркасында гына шундый титуллардан мәхрүм калуы дип аңларга кирәк. Әнә 1959 елда ул Казандагы Үзәк паркта баш батыр исеме өчен шул чорның атаклы көрәшчесе Әхәт Закировтан гына калышып, икенче урынны алгач, аларны көрәштергән судья Николай Морящичев Раббани янына килеп: «Әйдә, кил минем янга. Мин синнән дөнья чемпионы ясыйм» дип, аны Казанга чакырды. Тик үз авылын, туган кырларын, һөнәрен яраткан Раббани бу тәкъдимгә риза булмады. Чыннан да, әгәр үз вакытында яхшы тренерга эләгеп, ирекле көрәш, самбо, грек-рим, дзюдо көрәшләре юнәлешендә осталыгын арттырса, Раббани Гайфуллиннан да бәлки ил, Европа, дөнья күләмендә танылган батыр чыккан булыр иде. Чөнки әкияттәге Алып батырга хас озын гәүдәле, тумыштан табигый зур көчкә ия пәһлеваннарга көрәшнең бөтен төрләрендә дә ихтыяҗ зур. Чыннан да, Дагыстан, Осетия, Чечня, Ингушетия, Карачай-Чиркәс кебек Кавказ якларында дөньяга килсә, Раббанидай пәһлеваннарны уч төбендә генә күтәреп йөртеп, күнегүләр ясау һәм ярышларда катнашу өчен барлык кирәкле шартларны тудырырлар иде. Ә бездә... Атаклы пәһлеванның үзенең эштән китә алмавы аркасында бик күп кенә ярышларда катнаша алмавы, ә бер җыеннан ашарына җитмәгәч качып кайтып китүе хакында ачынып сөйләгәнен ишеттем.

Кайбер журналистлар үз язмаларында атаклы көрәшчеләр хакында «Келәмнән җиңелмичә китте» дип шыттырырга яраталар. Әмма тормышта алай була алмый. Көрәшчеләрне остазлары да бит иң беренче булып егарга түгел, ә егылырга өйрәтәләр. Бөекләр дә кеше һәм аларның да дүрт аяклы ат абынган кебек сөртенгән һәм егылган чаклары була. Раббани пәһлеванга да үзеннән җиңелрәк үлчәүдәгеләргә һәм үзеннән яшьрәкләргә җиңелгәләргә туры килде. Әмма ул бервакытта хөкемдарлар белән бәхәскә кермәде, көндәшенә кулын биреп, «Булдырдың, апаем!» дип аның җилкәсеннән кагып чыгып китә иде. Әнә чордашы, ирекле көрәш буенча өч тапкыр Олимпия уеннарында, ун мәртәбә дөнья беренчелегендә җиңгән Александр Медведьның спорт биографиясен дә күзәтеп барды ул, соңрак грек-рим көрәше буенча шулай ук өч мәртәбә Олимпиаданы откан Александр Карелинныкын да. Дүртенче Олимпиадасында бөек Карелин да моңарчы әллә ни билгеле булмаган американ Гарднерга оттырды. Димәк, аңа Олимп үренә дүртенче тапкыр менәргә язмаган...

Спорт дөньясында титуллар гына түгел, «халык мәхәббәте» дигән төшенчә дә бар. Әгәр инде тамашачылар арасында «Егерменче гасырның иң оста көрәшчесе кем?» дигән сораштыру үткәрелсә, Раббани Гайфуллин анда, һичшиксез, беренчеләр рәтендә аталыр иде.

Моннан унбиш-егерме еллар чамасы элек төрле һөнәр ияләренә һәйкәл кую модага кереп китте. Урам себерүче, сантехник кебек гади һөнәр ияләренә дә куйдылар аны. Менә шул уңайдан Сабантуй батырына да һәйкәл кирәк дигән тәкъдим дә булды. Хәтта ул һәйкәлнең прототибын да күрсәттеләр. Ул Россия, республика чемпионы, гомере буе колхозда шофёр булып эшләгән Раббани Гайфуллин иде! Иң куанычлысы шунда: 87 яшьлек Раббани абый бүген дә исән-сау: туган авылында җәмәгате белән чөкердәшеп яшәп ята. Әнә улы Ришат та әтисе дәрәҗәсенә үк күтәрелә алмаса да, республика чемпионы булды, Тукай, Минзәлә районнарында күп тапкырлар мәйдан тотты. Хәзер күп кенә район, шәһәр баш батырларына җиңел машина бүләк итәләр. Раббани абый көрәшкән вакытта иң зур бүләк тәкә иде. Дөрес, лаеклы ялга чыкканда, Раббани абыйга да колхоз идарәсе «ГАЗ-53» машинасын бүләк итте. Ул да хуҗасына охшаган: сәгать кебек эшли, теләсә кайсы вакытта юлга чыгарга әзер.

...Әгәр дә сезгә, хөрмәтле укучым, кайчан да булса Тукай районы Иске Абдул авылы аркылы үтәргә туры килсә, бер гараж өстенә бастырып куелган чуен аю сынына игътибар итегез. Биредә осталыгы белән меңнәрчә тамашачыларны сокландырган, көрәшүе белән дә, эше белән дә, гадилеге белән дә, үз-үзен тотышы белән тарихка кереп калган пәһлеван Раббани Гайфулла улы яши!

Чуен аю да көч-кодрәт, батырлык символы булып, мәгъруранә басып тора.
 

Атлас  Гафиятов 

 

"КУ" 09, 2022

Фото: unsplash,

журнал архивыннан.

 (фотода автор үзе)

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев