Логотип Казан Утлары
"Мәйдан - батырлар өчен!"

Соңгы Сабантуй (хикәя)

Ни дисәң дә, Сабан туеның иң кызыклы бәйгесе көрәш инде ул! Сабан туе ел саен малайлар көрәше белән башланып китә безнең авылда. Минем бер елны да көрәшмичә калган юк үзе. Өченче ел гына көрәшеп булмады. Сабан туен үткәрмәделәр ул елны. Шул коронавирус аркасында инде. Ә болай, көрәш минем өчен – Сабан туенда иң мөһим бәйге.

1

Ни дисәң дә, Сабан туеның иң кызыклы бәйгесе көрәш инде ул! Сабан туе ел саен малайлар көрәше белән башланып китә безнең авылда. Минем бер елны да көрәшмичә калган юк үзе. Өченче ел гына көрәшеп булмады. Сабан туен үткәрмәделәр ул елны. Шул коронавирус аркасында инде. Ә болай, көрәш минем өчен – Сабан туенда иң мөһим бәйге. Башка елларда үз яшемдәге малайлар арасында гел батыр кала идем. Былтыргысында батырга чыгып булмады. Миңа каршы алтынчы класста укый торган Ирекне чыгардылар. Мин ул чакта дүртенчене генә бетергән идем әле. Шулай да, Ирек белән бер буйда булгач, яшемә карап тормадылар. Ирек бәләкәйрәк буйлы, ләкин тәҗрибәсе зур, аның да малайлар көрәшендә катнашмыйча калганы юк. Былтыргысында, соңгы бер елда буйга үсеп китүем миңа зыянга булды, үземнән зурраклар белән көрәштерделәр. 

Уку елы тәмамланып килгәндә, без – малайлар арасында быелгы Сабан туенда кемнең батыр калачагы хакында бәхәс чыгып алды. Физкультура дәресе иде. Язгы ташулар бетеп, Ашыт ярларына кайткач, Камил абый дәресләрне мәктәп артындагы әнә шул ташу вакытында су астында кала торган тугайда үткәрә башлый. Быел да физкультурага безне шул мәйданга алып чыкты. Гадәттә, без анда туп тибәбез – ике командага бүленеп, футбол уйныйбыз. Бу көнне Камил абый җиденчеләрне дә алып чыккан. Безгә футбол уйнарга кушып, команда бирде дә, үзе җиденчеләр белән озынлыкка сикерү буенча дәрес үткәрә башлады. Мин үзем физкультура дәресләрен көтеп алам. Футболында да, волейболында да, озынлыкка, биеклеккә сикерүләрдә дә «бишле» билгеләре генә минем көндәлектә. Иң яратканым – Камил абыйның дәресләрдән соң калып алып бара торган көрәш түгәрәге. Ул түгәрәккә җиденчедә укый торган әнә шул Ирек тә йөри. Бу юлы Камил абый футболны ахырынача уйнатып бетермәде. Җиденчеләрдән сикерү буенча зачётларын алды да безне дә уеннан туктатып: 

– Нәрсә, егетләр, Сабан туе җитә бит, көрәш буенча күнегүләрне башлыйбызмы? – диде. Уенны ташлап, барыбыз да Камил абый янына җыйналдык.

– Быел Сабан туе буламы соң? Коронавирус бетмәде бит, – диештеләр кызлар.

– Буламы, булмыймы – анысы башка мәсьәлә. Була калса, егетләр көрәшкә әзер булып торырга тиеш. Шуңа күрә тренировкаларны башларга кирәк. Көрәшче Шамил абыегыз мәйданга әзерләнә башлаганга биш былтыр инде, – диде Камил абый.

Камил абый ул мәктәп спорт залында авыл егетләре белән көрәш буенча тренировкалар алып бару өстенә, Сабан туенда баш судья да әле. Баш судья булып ул тора башлаганнан бирле көрәшне егетләрнең авырлыгына карап үткәрә башладылар. Минем былтыр Иреккә җиңелүем дә шуның аркасында гына булды. Югыйсә Ирек миннән өч яшькә олырак, ләкин авырлыкларыбыз бер чама. Миннән шактый алда көрәшләрдә катнашып килгәч, анда тәҗрибә дә зуррак – әмәлен белә. Быел да шулай булыр инде. Тагын да ул калыр инде кырык килолы көрәшчеләр арасында батыр булып...

Камил абый тренировканы арабыздагы иң кыска буйлы Мансур белән Мәхмүтне көрәштерүдән башлады. Икесе дә җитез, чәер кебек чытырдап ябыша торган чөгәш малайлар. Бер ябышсалар, ычкындырам димә инде син аларны бер-берсеннән. Бер дә махы бирә торганнардан түгел. Әүмәкләшеп тик йөриләр түгәрәк тирәли. Тәмам хәлдән тайдыралар бер-берсен. Никадәрле чөгәш булсалар да, беркайчан да батыр калганнары юк үзләренең. Икенче хутка чыкканда, яраурак малай туры килә дә әйләндереп сала үзләрен. Әллә ничә тапкыр минем белән дә туры килгәннәре бар. Һәркайсында сыртларына салдым, шуңа күрә миннән шүрлиләр, мин өстә калсам, миңа каршы көрәшергә чыкканнары юк. Ирек тә гел шул малайлар шикелле үзенең көндәшен тәмам талкый, әйләндереп йөртә-йөртә арытып бетерә. Арыганын сизә дә бер уңайлы чакны туры китереп күтәреп тә ала, китереп тә сала көндәшен сыртына. «Ых» та итмичә каласың. 

Камил абый тәмам хәлдән тайган Мансур белән Мәхмүтне көрәштән туктатты да:

– Хәл җыеп алыгыз, малайлар.

Менә Булат белән Таһирның көрәшкәнен карап торыгыз бераз, – дип, җиденче класс малайларын чакырды.

Булат та, Таһир да Сабан туйларында малайлар көрәшен башлап җибәргән көндәшләр. Бер елны Булаты белән миңа да район мәктәпләре арасында зона ярышында көрәшергә туры килгәне бар. Мин ул чакта икенчедә генә укый идем әле. Шулай да кече яшьтәгеләр арасында батырга чыгып, район буенча бәйгегә җибәрделәр үземне. Советлар Союзы Герое Муса Җәлил призына барган сайлап алу уеннары иде ул. Мин җиңә алмадым үзе. Шулай да үзенә күрә бер мәктәп булды. Әти әйтә: «Егылып, борын канатмыйча гына батыр калып булмый ул», – ди. Борын канатканым юк болай, ә егылырга туры килгәли.

Таһир белән Булатның әүмәкләшүе озакка бармады. Булат тегене бөтереп алды да үзе артка таба егылып китте һәм башаркан әйләндереп тә салды. Сизмичә дә калды Таһир үзенең сыртка төшкәнен.

– Менә шулай көрәшергә кирәк! Нәрсә, Мансур, күрдегезме, ничек оста гына тәгәрәтте Булат көндәшен?!

Малайлар дәшмәде. Әйтерлек сүзе юк иде шул, чиста бәрде Булат.

– Йә, кайсыгыз чыга Булатка каршы? – дип дәвам итте Камил абый сүзен. Үзе малайларның җавап биргәнен дә көтмәде:

– Нәрсә, Рөстәм, сынап карыйсыңмы көчеңне? – дип, миңа таба борылды.

Бер дә көрәшәсем килеп тормый иде Булат белән. Иректән бер дә ким түгел ул чөгәшлектә.

– Ул миннән зуррак бит. Үз ишләре белән көрәшсен, – дидем мин, көрәшәсе килмәвемне белдереп.

– Сабан туенда батыр каласың килсә, үзеңнән көчлерәкләр белән көрәшеп ныгытырга кирәк буыннарыңны. Әтиең өйрәтмимени соң бер дә? – диде Камил абый. – Әйдә, егет бул, чык Булатка каршы. «Ярар, екса егар, Камил абый дөрес әйтә. Әти дә шулай ди», дип уйладым да, теләр-теләмәс кенә түгәрәк уртасына атладым.

– Менә маладис, – диде Камил абый. – Күрсәт әле Таһирга ничек көрәшергә кирәклеген.

– Таптыгыз көрәшче. Булат түгел, мин дә егам аны, – диде, егылуыннан гарьләнеп, классташларыннан читкәрәк барып баскан Таһир.

– Минем белән көрәшеп карасын әле башта, Камил абый? – диде ул шунда, түгәрәк уртасына, безнең янга таба атлап.

–  Нәрсә дисең, Рөстәм, кайсы белән көрәшәсең? Син ризамы? Камил абыйның шул соравы минем гайрәтне күтәреп җибәрде. Барыбер егыласы. Кайсы екса да, барыбер түгелмени?

– Көрәшеп карыйм, – дидем дә Таһирның биленнән кысып та алдым.

– Хәрәмләшмә, мин тотмаган бит әле, – дип, Таһир ычкынырга теләп тартыша башлады.  

– Дөрес әйтә. Бергә башлагыз, – диде Камил абый һәм безнең янга килеп, минем кулны Таһирның биленнән аерды да:

– Менә шулай, башладык! – диде.

Кыш буе Камил абыйның түгәрәгенә йөреп, өйдә әти белән дә буш вакыты булган саен аннан төрле алымнар өйрәнеп, бер елда минем осталык шактый арткан иде. Әле генә егылып, һаман да исенә килеп бетә алмаган Таһир, мин биленнән кысып алгач, ничектер каушап киткән кебек тоелды. Башны башка терәп, бил алыша башлагач, колакка аның мышкылдавы тагын да көчлерәк килеп бәрелде. Ул, билен бирмәскә тырышып, тәмам чүгәләп бетте. Авырлыгы да бар, ни дисәң дә, җиденче класс малае бит. Гәүдәгә аның хәтле булсам да, соңгы елда гына буйга тартылганлыктан, минем буыннар әле бик нык түгел иде бугай. Ул, мине билдән үзенә таба тартып китерергә тырышып, тагын да ныграк мышный башлады. Шунда әтинең өйрәткән хәйләсе искә килеп төште. Мин Таһирны кисәк кенә үземә таба тарттым да, бая Булат күрсәткән әмәл белән артка егылып киттем һәм башаркан әйләндереп атмакчы булдым. Ләкин әле генә шундый ысулдан егылган малай бу юлы каршылык күрсәтергә өлгерде, җиргә аяклары белән тезләнеп, миңа үзен күтәреп алып атарга мөмкинлек бирмәде. Беренче һөҗүм минеке булды. Инде Таһирның һөҗүме сорала иде. Ул озак көттермәде, мине түгәрәк буйлап әйләндереп йөртә башлады. Бу безне дикъкать белән карап торган Камил абыйга бик ошап бетмәде, ул:

– Күтәреп алып көрәшегез, күтәреп алып! – дип, кисәтү ясады. Татар көрәше башка көрәшләрдән шуның белән аерыла да: көндәшләр берсе берсен, аяклары җирдән аерылырлык итеп күтәреп алып, сыртына салырга тиеш. Дөньяда көрәшләрнең бик күп төрләре бар. Һәрберсендә дә үзенә генә хас алым кулланыла. Без, малайлар, билләребезне беләк көче белән кысып кына көрәшкән булып маташабыз. Ә чын көрәштә билләрне сөлге урап кысарга кирәк. Алай да җиңмәсә, сөлгеләрне билләренә бәйләп көрәштерәләр.
Мин буйга Таһирдан бер уч киңлеге озынрак. Озын кешенең билен кысарга җиңелрәк, әмма күтәреп алуы киресенчә – авыррак. Шуңа күрә Таһир, никадәр маташса да, минем билне кысуын кысса да, аякларны җирдән аерып алып күтәрергә хәле җитмәде. Бу тырышулары бераздан аны ардырды. Шунда мин аны кисәк кенә күтәреп алдым да җиргә тәгәрәттем. Ләкин сыртына төшереп, өстендә ятып кала алмадым. Ул җан-фәрманга тартышып, минем өскә әйләнеп менде. Камил абый аны җиңүче дип билгеләде. Арабызга килеп басты да, куллардан тотып, аның кулын өскә күтәрде. Карап торган малайлар, кызлар:

– Дөрес түгел! – Рөстәм екты, Таһир әйләнеп кенә өстенә ятты!

– Яңадан көрәшсеннәр! – дип кычкырыштылар. Ләкин Камил абый Таһирның җиңүен дөрес дип тапты.

– Бүгенгә җитәр. Тренировканы икенче физкультура дәресендә дәвам итәрбез. Быелгы Сабан туеның булачак батырын күрдек, – дип, дәресне тәмамлап куйды.

– Сабан туе күрсәтер чын батырның кем икәнен! – диделәр безнең класс кызлары, мине яклап. 

2

Малайлар көрәше малайлар көрәше генә инде ул. Сабан туен башлап җибәрү өчен бер бәйге генә. Чын көрәш бәйрәм кызгач, авыл хезмәтчәннәренә бүләкләр биреп, Казаннан махсус чакырып кайтарылган артистлар алар өчен җырлар башкарганнан соң, төрле вак-төяк уеннар уйналганнан соң башланып китә. Монысында инде мәйданга егетләр чыга. Араларында быел батыр булырга тиешле пәһлеваннар да була. Алары да әле көрәшне кыздырып җибәрер өчен уйнап кына, бил алышкан булып кыланалар. Батырга алыш, барлык көрәшчеләр дә бер кат әйләнеп чыккач, мәйданда капчык киеп чабулар, бүрәнә сыртында капчык белән сугышулар, аркан тартышулар беткәч, ике командага бүленгән кыз-киленнәр чиләк-көянтә белән мәйданның бер башындагы мичкәләрнең суын икенче башындагыларына ташып тутырганнан соң, өлгер малайлар колга башына менеп, кояшта пешеп утырган әтәчне алып төшкәннән соң башлана.

Элеккерәк елларда безнең әти дә көрәшмичә калмый торган иде. Бер елны батырга калу өчен соңгы көрәш вакытында ялгыш егылып, уң кулы артка каерылып, ике җирдән сынганнан соң мәйданга чыкмый башлады. Йөрәге бик җилкенсә дә, кулының сынган җиреннән дөрес ялганмавы комачаулый. Дөресен генә әйткәндә, гарип булып калды әтинең уң кулы ул вакытта. Табиблар яңадан сындырып, ниндидер тимерләр белән турайтып, бер елдан артыкка сузылды кулының төзәлүе. Алай да төзәлеп бетмәде. Яңгырлар, кышкы бураннар вакытында сызлап интектерә, ди.

Әти генә түгел, аның ике абыйсы да көрәшчеләр иде. Әти кулын сындырып, көрәшми башлагач, абыйларының хатыннары, минем җиңгиләр була инде, Ислам абыйны да, Васил абыйны да көрәшкә чыгармый башладылар. «Энекәшегез кебек гарип булып калуыгызны теләмибез», – диделәр.

Санаулы көн тиз үтә, диләр бит. Сабан туе көне дә бик тиз килеп җитте. Камил абый безне көн саен мәйданга алып чыгып, берничә классның физкультура дәресләрен Сабан туена әзерлек формасында, бергә үткәрә торгач, без, малайлар, ай ярым эчендә кыш буе парта артында утырып оеган тәннәребез язылып, чын көрәшче атлетлар булып җитештек.

Авылга кунаклар күп кайтты. Безгә дә әтинең Казандагы абыйсы Ислам белән Чаллыдагы дәү абыйсы Васил, бөтен гаиләләре, миннән ике-өч яшькә генә олырак малайлар, кызлары белән икешәр машинада иртәгә Сабан туе була дигән көнне үк кайтып төштеләр. Кайтып төштеләр дә бакчадагы беседкада гына чәйләр эчеп алганнан соң, барысы да машиналарына утырып, урман буендагы яланга менеп киттеләр. Әти әйтеп караган иде, «Йөрмәгез әле шул машина белән, җәяүләп, табигатьнең матурлыгына хозурланып йөреп кайтыйк», – дисә дә, тыңламадылар. Алар артыннан әни дә әтине, машина белән генә барыйк, дип үгетли торгач, без дә гараждан әтинең «Тойота»сын чыгарып, барыбыз бергә шуңа кереп тулдык та абыйлар артыннан элдердек. Әти багажнигына бидон белән чишмә суы, җиз самавыр да салган иде. Әлерәк кенә беседкада чәй эчүләренә карамастан, Васил абый шундук каяндыр коры-сары, чыршы күркәләре җыеп килеп, самавыр торбасына ут элдереп җибәрде. Җиңгиләр җиргә җәймәләр җәеп, алып менгән ризыкларны сумкадан бушатып, мул гына табын да корып куйдылар. Яланда сүз гел Сабан туе, көрәш турында гына барды. – Нәрсә, Рөстәм, көрәшәсеңме иртәгә? – диде Ислам абый, минем баштан сыйпап.

– Белмим әле, – дидем мин, әни ягына карап.

Әнинең мине бер дә көрәштерәсе килми, әтиең кебек егылып харап булып куярсың дип куркыта. Камил абыйның физкультура дәресен көрәш тренировкасына әверелдерүенә дә ачуланып йөри.

– Көрәшмәгәч тә, нинди егет була соң инде ул? – диде Васил абый, әнине юри үртәп.

– Әйе менә, көрәштер әнә үзеңнең Вәсимеңне, бик көрәштерәсең килсә! – диде әни. – Әтисенең дә кулы гарип калды шул көрәш ди-ди!

– Вәсим дә көрәшәчәк, үзем дә шул көрәш дип кайттым. Көрәшәбез, Алла боерса! – диде Васил абый, сүзен сүз итеп. – Көрәшчеләр нәселе без, беләсең килсә! Безнең әткәй дә көрәшә иде. Аның әтисе – Бәшир бабай да көрәшкән.

Әни аның саен үзенекен такылдый, гел каршы килә:

– Шулайдыр, борынгы заманда үлеп беткән кешеләрнең көрәшче булуын кем белгән?!

– Белгәннәр шул. Белүчеләр бар, – диде Васил абый.

Аннары утырган җиреннән торып басты да, нәрсәдер исенә төшкәндәй, шап итеп учы белән маңгаена сугып куйды:

– Туганнар, Ислам, Мәхмүт, әйдәгез әле, самавыр кайнап чыкканчы зиратка барып килик. Әтиләрнең каберләрен карап, рухларына дога кылып, –  диде.

– Башта ук кирәк иде, кайтканда истә иде, онытылган бит, каһәр! – диде  Ислам абый, абыйсына кушылып. Шулай диде дә торып басты һәм без – малайларга карап:

– Әйдәгез, малайлар, сез дә, әби-бабайларыгызның каберләре кайда икәнен күреп килегез. Бездән соң сезгә каласы дөнья. Ата-бабалар рухына дога кылучылар булырсыз, – диде.

Зират безнең авыл артында гына, урманга терәлеп тора диярлек. Әтиләр җәяүләп кенә, шунда таба кузгалдылар. Без дә, өч малай, аларга иярдек.
– Озак йөрмәгез! – дип кычкырып калды әни.

Без әти белән җәй буена әллә ничә мәртәбә барып киләбез зиратка. Язын карлар эрегәч, каберләрне сынып төшкән агач ботакларыннан чистартабыз. Аннары җәй башында яңа тишелеп чыккан үләннәрдән арындырабыз. Чардуганнарны да әледән-әле буяп торабыз.

Әтиләр зиратта әби белән бабайның каберләре янына баргач, сөйләшмичә, тын гына басып тордылар. Эчтән генә дога укыдылар.

– Ничек көрәшмисең, ди, әткәйнең, Бәшир бабайның рухлары кичермәс үзебезне?! – диде шунда Васил абый, дәү әтинең каберенә күрсәтеп.

– Хатыннар ни әйтмәс, аларның сүзен тыңлап торсаң монда, – дип куйды әти, дәү абыйсының сүзен җөпләп. – Үзем дә көрәшер идем әле, менә бу гына ирек бирми, – дип, гарип кулына күрсәтеп алды.

– Зыян юк, Рөстәм үсеп килә менә. Ул чыгар көрәшергә синең урынга, – дип, Васил абый минем баштан сыйпап алды. Аннары миңа карап:

– Нәрсә, Рөстәм, тап төшермәссеңме карт дәү әтиебезнең «көрәшче Бәшир» дигән данына? – дип сорады.

Мин ни дип җавап бирергә дә белмәдем. Бәшир бабай – ул безнең Мөхәммәди дәү әтинең әтисе. Аны да көрәшче булган, диләр. Сугышта һәлак булган ул. Аның көрәшче даны турында мин берни дә белмим. Әти дә сөйләргә яратмый. Карт дәү әтине сугышта хәбәрсез югалган, ди ул. Сугыш вакытында фронттан «Хәбәрсез югалды» дигән хаты килгән кешеләрне, имеш, сатлыкҗан, «халык дошманы» булган икән, дип сөйләгәннәр. Авылда нарасый бала белән тол калган хатынына да көн күрсәтмәгәннәр, «халык дошманы хатыны» дип. Дәү әти исән чакта сорап караганым булды, ул да берни дә сөйләми иде карт дәү әти турында. Бары тик: «Сатлыкҗан булмаган ул. Бары тик пленга гына төшкән. Беркемне дә сатмаган. Андый кеше сатлыкҗан була алмый!» – дип кенә әйтә иде.

– Йә, нәрсә, көрәшәсеңме иртәгә, Бәшир дәү әти рухын хаклап?! – дип, янә сорады Васил абый.

– Көрәшәм, әлбәттә! Тик син миңа Бәшир дәү әти турында чын дөресен сөйләрсең, җәмә, – дидем мин, аның хакында күбрәк белергә теләп.

– Сөйлим, нишләп сөйләмәскә. Кешедән яшерерлек бернинди кыйтылык та кылмаган безнең Бәшир дәү әти. Киресенчә, горурланырлык кеше булган. Мактауга лаек кеше. Тик бер шартым бар: син көрәшеп, малалайлар арасында батыр каласың! Ә мин Сабантуй батыры булып калыр өчен көрәшәчәкмен. Тәкәне чалып, шашлык пешергән чакта рәхәтләнеп, бөтенегезгә дә иркенләп сөйләрмен.

Безнең әтиләр өч туган: әти үзе, ике абыйсы Ислам һәм Васил. Әйттемме икән әле – безнең әтинең исеме Мәхмүт. Безнең авылда Мәхмүтләр өчәү. Бутамас өчен өчесенә да кушамат такканнар. Кулын сындырганнан соң, әтигә «чулак Мәхмүт» дигән кушамат ябышып калды. Аңа хәтле аны «атлет Мәхмүт» дип йөртәләр иде. Яшь чагыннан ул гел спорт белән шөгыльләнгән. Карап торсаң, гел инде менә безнең бишенче класс тарих китабындагы Греция атлетларына охшап тора аның гәүдәсе. Әтинең солдаттан ясап кайткан фотоальбомында атлетик күнегүләр вакытында төшерелгән әллә ничә сурәте бар. Берсендә хәтта турникта кояш ясап әйләнә. Чемпионатларда катнашучы атлетлардан бер җире дә ким түгел!

Ислам абый белән Васил абый да әти шикелле үк нык бәдәнле, мускуллары уйнап торган таза кешеләр. Әллә читтә яшәгәнгәме, кушамат такмаганнар аларга. Мәмәт Исламы, Мәмәт Василы дип кенә йөртәләр. Мәмәте нәрсә икән инде аның дип аптырый идем кечерәк вакытта. Мәмәт – дәү әтинең исемен кыскартып әйтүдән генә килеп чыккан сүз икән ул. Мөхәммәди Исламы диясене Мәмәт Исламы дип кенә калдырган халык.

Әтиләр – өч туган, өчесе дә көрәшчеләр.

Сабан туен быел да малайлар көрәше башлап җибәрде. Тик миңа батыр калу насыйп булмады. Югары очтан Мидхәт абыйларга Казаннан бер малай кайткан. Махсус мәктәпкә йөргән, ахры, чыккан бер малайны егып барды. Мине дә озак йөртмәде мәйдан әйләндереп, көтмәгәндә генә күтәреп алды да, сыртка да салды. Капчык киеп йөгерүләр, капчык сугышлары, аркан тартышлар тәмамлангач, Камил абый мәйдан уртасына көрәшчеләрне чакырды. Быел да авылда халык арасында агроном Шамил абый батыр калырга тиеш, дигән сүзләр таралган иде. Әти көрәшми башлаганнан бирле, ел саен ул батыр калып килде. Быел да аны яз башыннан бирле өч сарык чалып ашаган икән инде дип сөйләделәр. Ашагандырмы, юкмы, шулай да Шамил абыйның да гәүдәсе теге грек атлетларыннан бер дә ким түгел.

Камил абый көрәшчеләрне чакыруга, мәйдан уртасына төрле яклардан эреле-ваклы егетләр чыгып баса башлады. Менә берзаманны Сабан туен бер тирәдән карыйбыз дип утырган җирләреннән безнең Ислам белән Васил абыйлар да торып бастылар. Аларны күреп, халык «ах» итте. «Кала икән быел Шамил төшеп», «Мәмәт малайларына икән быел тәкә!», «Василы калыр инде, анысы төптәнрәк чыккан», дигән чыш-пыш сөйләшүләр китте.

Камил абый көрәшне хөкем итүдә ярдәм итәр өчен үз янына әтине дә чакырды. Ләкин әти, абыйлары да көрәшәсе булгач, риза булмады. Гадел хөкем итми, абыйларын яклый дип әйтерләр дип, карап кына утырырга булды. Дөрес эшләде дә. Көрәшчеләр арасында әллә нинди хәйләләргә баручылар да килеп чыкты. Камил абый гадел судья, андыйларны бик тиз урыннарына утыртып барды. Әти хөкем итә башласа, яклаша дип әйтәчәкләре көн кебек ачык иде. Чынлап та, ахырдан батырга Ислам абый белән Васил абыйга көрәшергә калды.

– Көрәшеп тә торасы юк, килешегез дә, тәмамлагыз бәйрәмне!

– Көрәшсеннәр! Сабантуйның ямен бозмасыннар килешеп!

– Василы җиңә инде! Нәрсә маташырга! – дигән тавышлар ишетелде.

Көрәшчеләр җыелып торган җиргә килеп, Ислам абый белән Васил абыйның хатыннары – җиңгәчәйләр, ирләрен көрәштермәскә маташып алдылар.

– Көрәшмичә генә килешегез, халык дөрес әйтә. Кайсыгыз җиңсә дә, тәкә бер учакта пешәчәк бит инде. Бер-берегезне имгәтеп куйсагыз тагын, булыр аннан! – диде Ислам абыйның хатыны.

– Көрәшсеннәр, көрәшсеннәр! – дип шаулашты аларны ишетеп торган хатыннар.

Батырга көрәшне башлар алдыннан көрәшчеләрне бераз ят иттереп, тын алдырып алыр өчен музыкаль тәнәфес игълан иттеләр.

Казанның кайсыдыр клубыннан килгән ирле-хатынлы артистлар фонограммага гына берничә җыр башкарып алдылар. Халыкның шуңа да күңеле булды. Коронавирус булгач, болай да зур залларга барып, концерт караудан мәхрүм халык, үз яннарына кайтып җырлап биргән артистларны бик шатланып, күңеле булып карады.

Ниһаять, хәлиткеч көрәш вакыты җитте. Абыйлар мәйданга җәелгән келәмнең кыл уртасына чыгып басты. Камил абый аларның билләренә сөлгеләрне бәйләде.

– Гадел көрәшегез, бер-берегезгә юл куймагыз, – диде Камил абый, абыйларның үзләренә генә ишетелерлек итеп пышылдап.

– Мин егылсам, халык юл куйды дип әйтәчәк. Ачуланма инде, энекәш, – диде Васил абый.

–  Егып кара, – дип көлде Ислам абый.

 – Була икән әле монда хәлләр, – дип куйды абыйларның сөйләшүен колак чите белән генә ишетеп калган әти.

Чынлап та, Васил абый үзе турында югары фикердә булып чыкты. Көрәш башланып, абыйлар бер-берсенең көчләрен сынашып, берничә мәртәбә генә билләрен тартышып алдылар да, Ислам абый аңламастан гына Васил абыйны селтәп тә атты. Халык «ах» итте!

– Менә бит ничек җиңел генә күтәреп салды!

– Сөйләшкәннәр!

– Юри җиңелде!

– Яңадан көрәшсеннәр! – дип кычкырышты халык.

Яңадан көрәшеп тору булмады. Ислам абыйга тәкәгә өстәп, суыткыч бирделәр.

Кич белән әниләр бакчадагы беседкага табын кордылар. Тәкәне дә чалып, хатын-кызлар тиз генә эчен-башын эшкәртеп, ирләр казан асып, шунда ук аш пешерергә куйдылар. Бәйрәм табынына әтиләрнең дус-ишләре, күрше-күлән җыйналды. Бакча гөр килде. Ә миңа Васил абыйның Бәшир бабай турында сөйлим дип биргән вәгъдәсе тынгылык бирмәде.

– Васил абый, сөйлә инде Бәшир дәү әти турында, – дидем мин аңа, эшен бетереп, табын әзерләп мәш килүче хатыннарны күзәтеп утырган җиренә барып.

– Син дә булдырмадың, мин дә батыр калмадым. Бәшир дәү әти безне ачуланмадымы икән соң анда? – диде Васил абый.

– Нишләп ачулансын?! Барыбер Ислам абый батыр калды бит! Ул да аның оныгы лабаса!

– Шулай инде, шулаен. Ярый, сөйлим алайса, тыңла, – дип, Васил абый мине читкәрәк, алмагач төбенәрәк алып китте. Безнең сөйләшүне ишеткән әти белән Ислам абый, аларның малайлары да безгә иярделәр. Алмагач янына килеп, җайлашып утырышкач, Васил абый сөйли башлады.

– Бәшир дәү әти безнең ише генә көрәшче булмаган ул. Чын пәһлеван булган, диләр иде аны элекке, үзен күреп белгән авыл картлары. Әле егет чагында ук авылда гына түгел, тирә-як Сабан туйларында мәйдан тоткан ул. Бер сезонда бер көтүлек тәкә җыеп кайта торган булган. Менә шул дәү әтиебез соңгы Сабан туенда тирә-якта аннан да зуррак дан тоткан бер пәһлеван белән бил алышкан. Ишетеп беләсеңдерме, нәнәм, менә шушы Ашыт елгасының башына таба китсәң, шунда Бәрәзә дигән бер зур гына авыл бар. Алты йөз – җиде йөз йорт кына булган ул заманнарда Бәрәзәдә. Һәр йортта алты-җидедән генә исәпләсәң дә, ничәмә мең кеше яшәгән дигән сүз! Менә шул авылда Хафиз исемле көрәшче яшәгән, ди. Тирә-як сабан туйларында гына түгел, бөтен Казанда данлы көрәшче булган ул! Даны Мәскәүләргә, татарлар яшәгән бөтен төбәкләргә барып җиткән, ди. Безнең Бәшир дәү әти менә шул Бәрәзә Хафизны еккан бит Бәрәзә сабан туенда. Менә шуннан уйлап кара инде, нинди көчле пәһлеван булган безнең Бәшир дәү әтиебез. Бәрәзә Хафизны еккан да аңа тиешле иң затлы, иң симез тәкәне атының арбасына бәйләгән дә алып кайтып та киткән Битаманга. Бөтен Бәрәзә халкын шаккатырган карт дәү әтиебез. Карт дип, ул чакта әле ул яңа өйләнгән генә булган. Безнең әткәй мәрхүмнең туган елы гына булган әле бу.

Бәрәзә Хафизны җиңеп кайтуын кайткан дәү әти, тик икенче көнне үк Бәрәзәдән җигүле тарантаска төялеп, бер көтү егет килеп төшмәсенме безнең авылга! «Кайда ул батырыгыз?» – дип эзлиләр икән дәү әтине. Ә дәү әти тегеләрнең киләсен алдан белеп, урманга качып котылган. «Китсен ул батырыгыз авылдан! Яшәтмибез без аны!» – дип янаганнар дәү әтидән үч алырга килүчеләр. Шуннан соң Бәшир батыр яшь бичәсе, бишектәге сабый нарасые, әти-әнисе белән хушлашып, берәр елдан дөньялар тынычлангач әйләнеп кайтырмын дип, җәяүләп чыгып киткән авылдан. Шул китүдән киредән әйләнеп кайтулар насыйп булмаган Бәшир дәү әтигә. Бер айдан хаты килгән. Донбасс якларына барып, шахтага урнашкан булган. Күмер чабарга. Тик хат килгәннең икенче көнендә үк илдә афәт чыккан – сугыш башланган. Икенче хаты фронттан килгән дәү әтиебезнең. Шуннан соң инде бүтән хаты килмәгән. Беркадәр вакыттан яшь бичәсе, безнең Разия дәү әниебезгә хат ташучы авылда иң беренче булып «Хәбәрсез югалды» дигән хат китереп тоттырган. Менә шулай, япь-яшь килеш тол калып, безнең әтиебез буласы нарасыен интегә-интегә үстергән карт дәү әниегез. Никадәр җәбер-золым күргән ул. «Хәбәрсез югалганнар»ны ул елларда дошманга әсирлеккә төшкән, «халык дошманы» дип гаепләгәннәр. «Халык дошманы» хатынына көн күрсәтмәгәннәр НКВД шымчылары. Боларны карт дәү әниебез үзе генә белгәндер. Нинди нык булган ул, бирешмәгән, Мөхәммәди улын атасына тиң итеп, чын пәһлеван итеп тәрбияләп үстергән. Безнең әткәй дә, мәрхүм, бөтен тирә-якта дан тоткан көрәшче иде. Көрәшче Бәшир каны аккан шул аның тамырларында. Безнең барыбызның тамырларында да көрәшче Бәшир бабай каны ага. Соңгы сабан туе булган ул аның Бәрәзә Хафизны еккан Сабан туе. Бүген менә минем дә көрәштә катнашкан соңгы сабан туем булды бу. Ләкин мин үкенмим. Менә бит, яңа пәһлеван үсеп килә! – Васил абый шулай диде дә мине кочаклап алды. – Дөрес, ул да егылды бүген. Ләкин аның җиңәселәре алда әле. Бәшир дәү әти данын озак яшәтәчәк әле ул! Шулай бит, Рөстәм?! Мин аңа берни дип тә җавап бирмәдем.

Минем өчен дә соңгы Сабан туе иде бу. Егылган Сабан туйларымның соңгысы. Киләсе Сабан туйларында мин һичшиксез батыр калачакмын! Алла боерса!

Редакциядән: Бу айда каләмдәшебез үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык, иҗат уңышлары телибез.

 

"КУ" 01, 2022

Фото: архив

Лотфулла Фәттахов "Сабантуй",

фото РТ Дәүләт сынлы сәнгать музееннан алынды.

 

Теги: проза татарча хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев