Логотип Казан Утлары
Печән базары

Кем кемнеке?..

Мин биш катлы йортта яшим, кемдер асфальтка «Света, я тебя люблю», дип язып куйган.

Мин биш катлы йортта яшим, кемдер асфальтка «Света, я тебя люблю», дип язып куйган. Күршем – татар, ә аның хатыны, татар кызы булуга карамастан, Светлана исемле. Кем язганын белмисеңме, дип сорый бу. Мин каян белим инде...

Беркөнне, җылы кич белән, безнең подъездга бизәкләнгән машина килеп туктады, җитмәсә капотына «Света, выходи!» дип язылган. Машина берөзлексез кычкырта. Әлбәттә, Света түзмәде, чыкты! Баксаң, бу унҗиде яшьлек кызчык икән! Ә күпме ир борчылып, гаиләләр тиргәшеп бетте! Романтик егеткә фамилиясен язарга булмый идемени?!

 

"КУ" 01, 2019

Фото: depositphotos.com

Теги: юмор печән базары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев