Логотип Казан Утлары
Печән базары

Төртмешләр

 Тарих чүплеген дә табыш итәргә мөмкин.

Дәүләтнең идарә итәр өчен камчылары гына калган, ә прәннекләрен туймас «казна күселәре» ашап бетергән.
 Дин башлыкларын тән сакчылары озатып йөри икән, димәк, мондый җәмгыять әхлакый төзеклектән әлегә ерак тора.
 Ил буйлап сәфәр кылган чакта әледән-әле ярым ташландык авыллар шәйләнеп кала – бездә хәзер юкны матур итеп күрсәтә белүче Потёмкиннар да калмаган бит.
 Тырма кануны маңгайга язылса да, аны күпләр барыбер үтәргә теләми.
 Шүрәле кайбер авылларны гына түгел, зур империяләрне дә каргарга мөмкин.
 Моңарчы бюрократлыкка кәгазь түзде, әмма компьютер чыдый алмастыр.
 Бәгъзе затлар яралгы вакытта анасының күңелен болгандыра, дәүләт кәнәфиендә утырган чакта халыкның башын бутый.
 Сәясәтчеләрнең мәгънәсез гамәлләрен күзаллап сөйләгәндә, бернинди гаепсезгә циркның дәрәҗәсен төшерәләр.
 Акчалата бурыч түләү белән интегүче кешенең күзләренә урамдагы «Аптека» ләүхәсе дә «ипотека» рәвешендә күренә.
 Тарих чүплеген дә табыш итәргә мөмкин.

 

"КУ" 03, 2021

Фото: pixabay

Теги: төртмешләр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев