Логотип Казан Утлары
Публицистика

Фидакарьлек (дәвамы)

К.Тинчурин иҗаты, зур, кыйммәтле мирас сыйфатында, татар драматургиясенең алтын фондына керә, милли сәнгать тарихы сәхифәләрендә лаеклы урын ала.

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

Соңгы елларда язылган пьесалар арасында драматург эволюциясе өчен бигрәк тә «Кандыр буе» музыкаль драмасы мөһим. Моңа кадәр «милли декоратизм» кысаларында гына иҗат итүдә гаепләнеп килгән К.Тинчурин, ниһаять, таләп ителгән заман проблематикасын «Кандыр буе» әсәрендә сыйнфый рухта чагылдыра ала. Бүген бу борылышны төрлечә бәяләргә мөмкин. Әмма бер нәрсәне истә тотарга кирәк: бер иҗади шәхес тә үзе яшәгән җәмгыять шартларыннан азат түгел. Бу аксиома 30нчы еллларда бигрәк тә актуаль.

К.Тинчурин өстендәге болытлар елдан-ел куера бара. Моңа кадәр үк яңгырап килгән «вак буржуаз язучысы», «милли демократизм» турындагы гаепләнүләр утызынчы еллар уртасына шактый куера, тискәре бер гәүдәләнеш ала. 1935 елда аны штат кыскарту сылтавы белән театрдан чыгарып ташлыйлар. Приказдагы формулировка игътибарга лаек: «Театрның иҗади йөзенә зарар китерми торган кыскартулар...» Әйтерсең лә 25 ел буена армый-талмый милли театрның төрле өлкәләрендә бердәй уңыш белән эшләп килгән фидакарь сәнгать эшлеклесе инде берни дә тормый! Театрда аның булу-булмавының бернинди дә әһәмияте юк!

Беренче һөҗүмне К.Тинчурин лаеклы кире кага. Алай гына да түгел, үзе дә һөҗүмгә әзерләнә 1936 елда республика күләмендә уздырылган иҗади эшчәнлегенә 25 ел тулу юбилее, илнең төрле төбәкләреннән килгән котлау хатлары, телеграммалар, Татарстан хөкүмәте бүләк иткән язу машинкасы, Казан хәрби горнизоны бүләк иткән ау мылтыгы һ.б. – үз-үзенә нык ышанган, дәрәҗәсен, бәясен, сәнгатьтәге тоткан урынын белгән олы шәхеснең астыртын дошманнарына җавап сүзе булып тора.

Әмма үлем машинасы эш режимына куелган яңадан-яңа корбаннар сорый. Татар милләтенең каймагын тәшкил иткән, берсеннән-берсе талантлы, акыллы, гыйлемле шәхесләр әлеге машинаның туймас авызына кереп югала баралар. Фәтхи Бурнаш, Җамал Вәлиди, Мәхмүт Галәү, Галимҗан Ибраһимов, Галимҗан Нигъмәти, Мохтар Мутин, Шамил Усманов... һ.б. Кәрим

Тинчуринны алырга илле яшьлек юбилей көннәрендә, төгәлрәк әйтсәк, 1937 елның 17 сентябрендә киләләр. Асты-өскә китерелгән фатир. Арттан елап төрмә капкасы төбенә кадәр килгән тол калачак хатын. Гатин фамилияле тикшерүченең төн уртасында уятып сорау алулары, кыйнаулары. Җиде пункттан торган гаепләү акты. 7 гаепләүнең 4се Гаяз Исхакый исеме белән бәйләнгән: «Ил» газетасы редакциясендә эшләгән, коммунистлар партиясенә каршы көрәш җәелдергән, Казаннан ак чехларны куганда, Г.Исхакый, Җ.Вәлиди, Ф.Сәйфи-Казанлы белән Тәтешкә, Самарага чигенгән, буржуаз милләтче, ак эмигрант Г.Исхакый белән хат алышкан, «Милли юл» журналын алып торган, Япон шпионы Х.Исхаков белән бәйләнештә булган, аннан Г.Исхакый пьесаларын алган һ.б. Әмма ел да ике айга сузылган сорау алулар нәтиҗәсез кала. К.Тинчурин үзенә тагылган нахак гаепләрне кире кага, үз-үзенә хыянәт итми.

Өч кешелек махсус комиссиянең 1938 елның 14 ноябрендә булган карары катгый: атарга! Карар шул ук төнне, таң алдыннан үтәлә. Кәрим Тинчуринның үлгән вакыты – 15 ноябрь, иртәнге ике туларга 10 минут... Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә кирәк: К.Тинчурин иҗатының иң югары баскычында торган чорда тормыштан китәргә мәҗбүр ителә. Ни кызганыч, үзе белән зур иҗат планнарын, язылачак пьесалар, тудырасы образларын алып китә. Тик үкенүдән файда юк. Тарихи хаталар төзәтелми.

К.Тинчурин иҗаты, зур, кыйммәтле мирас сыйфатында, татар драматургиясенең алтын фондына керә, милли сәнгать тарихы сәхифәләрендә лаеклы урын ала. Ул – инкыйлабтан соң ике дистә ел буенча милли театр сәнгатенең алгы сафында атлаучы, аның юнәлешен билгеләүче, аны яңа стиль, жанр төсмерләре, сурәтләү чаралары белән баетучы олы шәхес.

К.Тинчурин – татар театрында Октябрьгә кадәр үк формалашкан Г.Кариев мәктәбенең реалистик традицияләрен бүгенге көн казанышлары белән тоташтырган сирәк иҗатчы да. Аның пьесалары милли театрларыбызның репертуарында әһәмиятле урын тота. Бүгенге көндә сәхнәләребездә Кәрим Тинчурин тәрбияләгән артистларның шәкертләре эшли. Театр әһелләренең һәр яңа буыны аның драматургиясендә чыныгу ала. Димәк, К.Тинчурин традицияләре исән, яши, үсә, ныгый. Халкыбыз күңелендә ул кабызган утлар, хәтәр җилләрдә дә сүнмичә, якты нурлар белән әле бүген дә балкып тора.

 

Мөхәммәтгали АРСЛАНОВ,

сәнгать фәннәре докторы

 

"КУ" 09, 2017

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев