Куш йөрәкле Хәләф

Һай, бу хәтер кыскалыгы!..

Югыйсә һич тә онытылырлык шәхес түгел иде үзе! Журналист, тарихчы, телче, филолог, мөгаллим, педагогика фәннәре кандидаты, доцент, профессор, прозаик, шагыйрь, иң мөһиме – баш бирмәс җәмәгать эшлеклесе – Җөмһүриятебезгә мөстәкыйльлек даулаган елларда Азатлык әләмен йөртүче инсан. Шушы милләтпәрвәр җанатарны, хәтер кыскалыгы сәбәпле, онытып барабыз икән ич, җәмәгать!

Кулланма әдәбиятка исем-фамилиясе теркәлмәгән. Беренче чиратта, «Әдипләребез» дигән ике томлык энциклопедияне күздә тотып әйтүем. Дистәдән артык шигырь, хикәя китаплары бастырып та Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителмәгән – көнче затлар аяк чалган микән?! Хәер, хезмәттәше, мөхтәрәм галимебез Хәнәфи Бәдигый зур гына мәкалә бастырган икән заманында. Рәхмәт аңа! Ялыктырмыйм, сүзем татарның йөзек кашы саналырлык улы Хәләф Гарданов хакында. Башкортстанда туып-үскән егет. Сугыш елы баласы, дөньяның ачысын-төчесен мулдан татыган. Шулай да авырлыкларга бирешми, гел алга омтыла. Өфе педагогия институтының тарих-филология факультетын «бик яхшы» билгеләренә тәмамлый. Табигый таланты ташып торган егет студент елларында ук әдәби-фәнни эшләр белән шөгыльләнә, кулдан язылган гәзит-журналлар чыгара. Ул чактагы СССР Югары белем бирү министрлыгы яшь талантны Мактау грамотасы белән бүләкли.

Х.Гарданов Казаныбызга ничегрәк килеп эләккәндер, төгәл генә әйтә алмыйм. Бәлки, чакырып китергәннәрдер?! Беркадәр «Татарстан яшьләре»ндә эшләгәч, Татарстан телевидениесендә хезмәт куйды. Аннары без аны «Социалистик Татарстан» гәзите редакциясенә дәшеп алдык. Редакциянең хатлар-хәбәрчеләр бүлегендә Хәләф белән кара-каршы бер бүлмәдә утырып эшләдек. Авторлардан килгән хат-хәбәрләрне (кайбер көннәрдә 500-700 конверт ачтык) җентекләп укып, тиешле бүлекләргә тараттык, күбесен үзебез эшкәртеп, гәзитнең чираттагы санына тәкъдим иттек, каты тәнкыйть дигәннәрен урынга тикшереп чара күрү өчен юлладык. Арып-талгач, бергәләп тәмләп-тәмләп чәй уртладык. Шулай дәрт кундыргач, тел, әдәбият, милләт гаме хакында гәпләштек, үзебезчә җитди планнар кордык. Тирән белемле, җор телле, ихлас табигатьле инсан иде хезмәттәшем.

Шушы урында Гардановка бәйле бер-ике хатирәне искә аласым килә. 1967-1968 еллар бу. «Социалистик Татарстан» гәзитенең ярты гасырлык тарихын барларга керештек. Өлкә комитеты юбилейны зурлап үткәрергә рөхсәт итте. Әмма Мәскәү белән ике арада кытыршылыклар килеп чыкты. КПСС Үзәк комитетында гәзитебезнең тәүге санын күрәселәре килә икән. Җаваплы редакторыбыз (ул чакта шулай аталды) Шәмси Хамматов бөтен авырлыкны хатлар бүлегенә йөкләде. Хәләф белән архив, музейлардан кайтып кермәдек. Хезмәттәшем гарәп имлясын миңа караганда күпкә җиңелрәк укый, шуңа күрә таякның авыр башы аңа төште. Ләкин, ни казынсак та, кулга тотып күрсәтерлек дәлилләр табылмады.

Х.Гарданов редакциягә килгәнче үк инде, минем янга кайчандыр министр булган, сәбәпсез кулга алынып, 18 ел ГУЛАГ лагеренда иза чигеп, соңыннан акланып исәнимин кайткан журналист һәм язучы Мәхмүт ага Бөдәйле кереп йөри иде. Аның улы Әгерҗе тирәсендәге бер совхозда партком секретаре булып эшләде. Дуслар идек. Шуңадыр, күрәсең, Бөдәйле бабай мине бигрәк тә үз итте. Башыбызга төшкән бәла хакында аңа да җиткердек.

– Ярдәм итәм, егетләр, бер авырлыгы да юк, – диде карт бәлшәвик. Кыскасы, теге чактагы министр, үзенә янаган дәһшәтне сизенеп, шик тудырырлык кайбер эш кәгазьләрен, шул исәптән, «Эш» гәзитенең 1918 елгың 12 мартында дөнья күргән тәүге санын да (алар берничә данә), ишек тышчасының эчке ягына иңдереп калдырган була. ГУЛАГтан котылып кайткач, яңа җитәкчедән рөхсәт алып, тегеләй-болай шауламыйча гына, ишекне сүтә. Хәзинә исән-имин сакланган икән... «Эш» гәзитенең беренче санын безгә Бөдәйле күрсәтте. Ә фотохәбәрчебез М.Шакирҗанов кадерле нөсхәнең сурәтен алды. Тегелмә дәүләт архивында сакланадыр дип уйлыйм. Рәхмәт Мәхмүт ага Бөдәйлегә!..

Кызык инде, гәзитебезне Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләү өчен, Мәскәүдә әнә шул «Эш» гәзитен тотып карыйсылары килгән. Табылды, дигәнгә ышанмаганнар, хәтта – Мәскәүгә шул тапкан кешегезне җибәрегез, дигәннәр. Бөдәйлене юлласаң – таш капчыкка яңадан утыртулары да ихтимал бит.

Башкалага Гардановны озаттык. Барысын да көйләп-чөйләп кайтты журналист. Шундый кеше иде ул минем хезмәттәшем. Алай гына да түгел, аңа берәр капиталистик илгә чыгып керергә тәкъдим итәләр. Хәләф, әлбәттә инде, телләр уртаклыгы булган Төркияне сайлый.

...Вакыйганың дәвамы. Бусы – иң хәтәре. Гарданов – тарихчы, галим кеше бит. Октябрь түнтәрелешеннән соң, Төркиядә яшәгән мәшһүр язучыбыз Гаяз Исхакый тормышы, аның иҗаты белән кызыксына, кызы, шулай ук дәрәҗәле галимә Сәгадәт апаны күреп сөйләшә. Төрекләр Совет кешесенә тарихи урыннарны күрсәтәләр. Кибетләренә кергәч, Гарданов, арзанлыгына кызыгып, үзенә һәм җәмәгатенә алтын йөзек-балдаклар сатып ала. Сәфәрдән соң, гәзитебезнең рәттән өч санында Төркия турында «Сәяхәтнамә» язып бастырды ул. Һәм шуның белән бар да түгәрәкләнде, үзе дә чак исән калды. Берничә сүз белән әйтсәк, анысы болайрак килеп чыкты. Беркөнне бүлмәбезгә бик тә кәттә киенгән ике әзмәвер егет килеп керде. Кара портфельлесе, сәлам-фәлән биреп тормастан, хәйран гына таләпчәнлек белән сорады:

– Кайсыгыз Гарданов?

– Сез кемнәр? – дип авыз ачкан идем, шул мизгелдә ишектә җаваплы секретаребыз Шәех Зәбиров күренде. Болай да кызыл чырайлы Шәех тәмам бүртенгән иде. Кунаклар башта аңа сугылганнар, әлбәттә.

– Гумеров, син чыгып тор! – дигән әмерен җиткерде секретаребыз. КГБчыларның Гардановтан сорау алулары ике-өч сәгатькә сузылды. Керү түгел, коридордан узарга да шүрләдек.

– Уф, котылдым, ахрысы?! – дип, тирән сулады тәмам хәлсезләнгән Гарданов, тегеләр китеп баргач.

– Ни булды соң, Хәләф? – дип сорадым.

– Менә, авызны тектеләр, кулны кистеләр, – диде хезмәттәшем, гадәттәгечә шаяртырга теләп, иреннәрен кысып күрсәтте.

– Миңа ачасыңмы соң? – дип черәштем.

– Ну, Госман, утыртсалар, син генә гаепле булачаксың. Ант эчерттеләр бүген миңа...

– Төркиядә яшәүче татар эмигрантлары белән ник очраштың? Халык дошманы Гаяз Исхакый кызы Сәгадәтнең сиңа нигә кирәге чыкты? Аның белән ниләр сөйләштегез? Бүген капиталистлар кибетен мактап язасың. Аннан нинди алтыннар төяп кайттың? – Һәм башкалар, һәм башкалар... Хәләф, җавап йөзеннән, кулындагы түбән пробалы балдагын салып күрсәтә. Мин бүлмәгә кергәндә, аның атна буе язылып, басарга әзерләнгән кулъязмалары ерткалап-ерткалап кәрзингә тутырылган иде. Икенче көнне Хәләф Гарданов, гаризасын сырлап, редакциябездән китеп үк барды. Ансыз ятим калдык, бик тә ямансу булды. Ишектән чыкканда, гел яратып җырлый торган җыруын тагын бер кат кабатлады:

Уралып-уралып ага

Уралдагы елгалар.

Урал буена тезелгән

Колхозлар, коммуналар...

Нәрсәгә ишарәдер ошбу такмак юллары – хәзергәчә төшенә алганым юк. Редакциядән кай тарафка китте, дисезме? Казан педагогия институтына, шәкертләр укытырга. Анда ул тиз арада доцент, профессор дәрәҗәсенә иреште. Куш йөрәкле, башбирмәс милләтпәрвәр Хәләф Гарданов яшьләр арасында колачны тагын да ныграк җәеп җибәрде, иҗтимагый тормышка киңрәк кереп китте. Бөтентатар иҗтимагый хәрәкәтенең даими вице-президенты (шулай аталды) булды. Югары белем бирү иҗтимагый хәрәкәтенең президенты да ул иде. Бу урында тагын шуны искәртергә кирәктер: Х.Гарданов татар халкының Милли университетын булдыру юнәлешендә баһадирларча көрәште. Һәм ул аны ачуга да иреште, һәм әле университетның тәүге ректоры итеп тә сайланды. Татар Милли университеты (ТМУ) ачылу мизгелен үзем бүгенгедәй хәтерлим. Җанатар милләттәшләремнең куанычы Казан каласыннан ташып чыккан иде ул көнне. Шәһәребезнең Профсоюзлар урамындагы 15 нче йорт тирәсе (Укытучыларның мәдәният йорты) халык белән шыгрым тулы. Мәдәният бинасына гына сыярлык түгел иде. Залда – дәрәҗәле кунаклар, фән эшлеклеләре, югары оешма түрәләре, атап әйтсәк, Мәгариф һәм Мәдәният министрлыгы вәкилләре, Татарстан Югары Советы (ул чакта шулай аталды) депутатлары, мөгаллимнәр һәм ТМУның тәүге шәкертләре. Ачылу тантанасында кайнар нотыклар сөйләнде. Мәгариф министры чыгышын зал аягүрә торып, озаклап алкышлады. Куанычның чиге булмады!.. 

Чиге ул көнне Нариман урамындагы ПТУга (һөнәри-техник училище) барып тоташты. ТМУның махсус уку-укыту бинасы булмаганлыктан, беренче дәресләр, юнәлеш лекцияләре әлеге училищеда үткәрелде. Тәгаенләнгән алты факультетта: икътисад, филология, юридик, тарих-археология, тыйб фәне җиһазлары техник-технологиясе кебек белгечлекләр буенча 700гә якын студент-шәкерт белем алды. Аларны инде мул тәҗрибә туплаган, югары квалификацияле галимнәребез укытты. Белем бирүгә Казан дәүләт университеты, авиация, педагогия, химия-технология, авыл хуҗалыгы, төзүче – инженерлар хәзерләү институтлары галимнәре тартылды. Алар төп эш урыннарыннан алынган хезмәт хакы хисабына ТМУда бушлай укыттылар. Студентларга степендияфәлән түләнмәде, чөнки дәүләт бюджетында акча каралмаган иде.

Ошбу урында мин кайбер җанатар галимнәребезнең исемнәрен атап китәр идем. Арада иң активлары: шул ук Хәләф Гарданов (ТМУның тәүге ректоры), Хәнәфи Бәдигый (проректор), Вахит Хаков, Гомәр Саттаров, Илдус Әмирханов, Рафаэль Тукшаитов, Тәэминә Биктимирова, Фоат Галимуллин, Кәрим Долотказин, Ким Шакиров, Сәвия Михайлова, Әнисә Мусина, Гөлнара Арсланова, Илһамия Курганова, Фәрдәнә Кулеева, Әзһәр Мөхәммәди, Баһрам Кочкарёв һәм башкалар. Кабатлап әйтәм: ТМУның үз бинасы булмау сәбәпле, дәресләр күбрәк Казан дәүләт университетының каршы яктагы яңа бинасында (хәтерлим: дүртенче һәм сигезенче катлардагы берничә бүлмәне) авыл хуҗалыгы институтында, 6нчы татар гимназиясендә үткәрелде. Гимназия директоры Таң Мәхмүд улы Еникеев дәресләр үткәрергә уку классларын, хәтта актлар залын да бирде. Рәхмәт аңа! Журналист буларак, мин үзем бу вакыйгаларны теркәп барырга тырыштым...

Ашыгыч рәвештә төгәл фәннәр буенча дәреслекләр язу башланды. Казан авиация институтыннан физика-математика фәннәре докторы Гали Юныс улы Даутов татар телендә 4 томлык физика китабын әзерләде. Автор турында берничә сүз. Гали Юныс улы – Новосибирск шәһәрендәге атаклы фәнни үзәктә, Роаль Сәгъдиевләр белән берлектә, берничә ел эшләп кайткан галим. Казанга кайткач, Искра урамында каракаршы йортта яшәдек, кунакка йөрештек. Киң күңелле, тирән белемле, ихлас инсан иде. Милләт үсеше өчен тырышты. Урыны оҗмаһта булсын!

Икенче бер шәхесебез, Казан химия-технология институты галиме Абрик Вәлиуллин «Гамәли механика» дигән дәреслек белән куандырды. Андый галимнәребез шактыйга җыелды. Әйтик, университеттан Равил Һади информатика буенча ике дәреслек, мәгълүм шәхесебез Айрат Арсланов кызы Гөлнара туташ Арсланова инглиз теленнән татарчага күчереп күнегүләр китабын әзерләде. Һәрберсе Татар Милли университетының яшәп китүе өчен тырышты.

Шулай итеп, давыллы елларның нәтиҗәсе буларак, 1993 елның 20 сентябре Татар Милли университетының туган көне буларак тарихка кереп калды. Инде аны гамәли теркәтәсе бар иде. Бу эшләр артыннан шул ук Хәләф Гарданов, Хәнәфи Бәдигый, Илһамия Курганова, Фәрзәнә Кулеевалар күп чапты. Беркадәр уңышка да ирештеләр. Татарстан Республика Югары белем бирү хезмәткәрләренең җәмәгать берләшмәсе тарафыннан (общественное объединение работников высшего образования РТ по поддержке деятельности ТНУ) дигән лицензия алынды.

Татар Милли университетын булдыру мәсьәләсе күптән өлгереп җиткән иде инде. Аны Татар Дәүләт Милли университеты рәвешендә ачу 1990 елдагы Дәүләт программасына кертелгән иде. Университетны 1995 елдан да соңармыйча ачу фаразланды. Димәк, Татарстан дәүләте тарафыннан финансланырга тиеш булды. Кызганыч, монысы ук барып чыкмады. «Менә сезгә Гуманитар институт» дип, авызны томаладылар. Мәскәү кулы уйнады! ТМУны тәмамлаучылар, әйткәнемчә, Мәскәүдән сәмруг кошлы РФ дипломын акча түләп сатып алдылар. Югыйсә, 1993 елның 20 сентябрен котлап, ерак Себердән, Омск өлкәсе, Мара каласыннан милләттәшебез Фәния Фәтхуллина үзенең шатлык хисләрен шигъри юллар белән белдергән иде. Менә аның беренче дүрт юлы:

Бүген минем күңелем шатлык кичерә,

Бу шатлыктан тәмам башым исерә.

Чөнки бүген хәбәр алдым Казаннан,

Халкым анда олуг җиңү казанган!

Әйе, уртак шатлыгыбыз иде анысы!..

Сүз уңаеннан, мин үзем дә яңа гына техникум тәмамлаган дипломлы кызым Айсылуны шушы уку йортының икътисад факультетына илтеп тапшырдым. Студентлар дүрт ел эчендә төпле, югары белем алды. Тик менә шәкертләр диплом яклаган елны, Мәскәү кулы белән, университетыбызны ябып та куйдылар. Тышына сәмруг кош төшерелгән дипломны, акча түләп, Мәскәүдән сатып алырга туры килде. Дәрәҗәле, имеш?! Х.Гардановның шомырт кара чәчләренә шул чакларда ак бәс йөгерүенә бер дә гаҗәпләнәсе түгел...

Инде инсанның иң зур батырлыгын тасвирларга урын да тарайды бугай. Җөмһүриятебезгә мөстәкыйльлек даулап, урам-мәйданнарга чыккан гавамның алгы сафында, Югары Совет депутатлары Марат Мөлеков, Фәндәс Сафиуллин, Фәүзия Бәйрәмова һәм башка җанатарлар белән бер сафта, иң алгы рәттә Азатлык әләмен җилфердәтеп баручыларның берсе Хәләф Гарданов иде. Һай, кайнар йөрәкле, көчле оратор иде үзе! Шовинистларның каршылыгына очрагач, Халыкара Гаага судына кадәр барып җитте бит ул! Югары мәхкәмәдә татар халкының мәнфәгатьләрен яклап, аның теләк-омтылышларын дәлилләп, кайнар чыгышлар ясады. Аның батырлыгын тиешенчә бәялиләр, үзен зурлыйлар.

– Анда безне якладылар, – диде Хәләф, ошбу ерак сәфәреннән кайткач. Ни кызганыч, куш йөрәкле, курку-өркү белмәс милләтпәрвәр кардәшебез озак яши алмады, 75 яшен билгеләп үтәргә җыенган көннәрендә бакыйлыкка күчте. Онытылмас сәхифәләр калдырып... Йөрәге нык тузган иде шул. Урыны җәннәттә булсын! Амин, шулай язсын...

 

"КУ" 01, 2018

Фото: pixabay

 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: