Логотип Казан Утлары
Публицистика

Шәриф Камал исемендәге Әдәби премия

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) яшь язучылар өчен «чәчмә әсәр» һәм «әдәби тәрҗемә» номинацияләре буенча Шәриф Камал исемендәге икенче Республикакүләм әдәби премия турында игълан итә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татар әдәбияты

тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты)

яшь язучылар өчен «чәчмә әсәр» һәм «әдәби тәрҗемә» номинацияләре буенча

Шәриф Камал исемендәге икенче Республикакүләм әдәби премия турында

игълан итә.

Премия Шәриф Камалның әдәби мирасын популярлаштыру, чәчмә

әсәр иҗат итүче талантлы яшь авторларны барлау, кече жанрларны үстерү,

яшь авторларның әдәби эшчәнлеген стимуллаштыру, киң җәмәгатьчелек

игътибарын тере әдәби процессның феноменына җәлеп итү максатыннан

гамәлгә куелды.

Шәриф Камал исемендәге әдәби премиягә татар телендәге кече һәм

урта жанрдагы проза әсәрләрен (күләме 20000 тамгага кадәр хикәя, новелла;

күләме 40000 тамгага кадәр зур булмаган повесть, нон-фикшн жанрындагы

әсәр) яки Шәриф Камал әсәрләренең инглиз, алман, яки төрек телләренә

тәрҗемә юнәлешендә

үзләрен сыный торган яшь язучылар (мәктәп

укучылары, студентлар, яшь авторлар) дәгъва итә ала. Яшь чикләре: 14

яшьтән алып 30 яшькә кадәр. Конкурсның тагын бер максаты – яшь

тәрҗемәчеләрне Шәриф Камал иҗаты белән таныштыру, әдәби тәрҗемә

юнәлешен үстерү, татар классик язучысының әсәрләрен чит телләрдә

укучыларга да таныту.

Премия берничә этапта үткәрелә:

1) 25 нче декабрьгә кадәр яшь язучыларның һәм тәрҗемәчеләрнең

әсәрләре туплана һәм конкурсны оештыру комитетының электрон почтасына

kamalpremiyese@yandex.ru җибәрелә.

2) Экспертлар тупланган әсәрләрне һәм тәрҗемәләрне сайлый, яшь

авторлар белән остаханәләр, вебинарлар уздыра. Бу этапта комиссия

әгъзалары һәм яшь иҗатчылар белән таныштырабыз.

3) Конкурс нәтиҗәләре февраль аенда игълан ителә.

Декабрь ае дәвамында Татар китабы йорты һәм Менделеевск үзәк

китапханәсе Шәриф Камал премиясенең Әдәби лабораториясен дә үткәрәчәк.

Ул онлайн һәм оффлайн форматларда узачак.

Конкурс нәтиҗәләре нигезендә, Җиңүчеләргә премияләр тапшыру

тантаналы рәвештә Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал

мемориаль фатирында (Татар китабы йорты) уздырыла. Премия лауреатлары

50 мең сум күләмендә бүләк алачак.

Шәриф Камал исемендәге әдәби премия турында нигезләмә кушымта

итеп бирелә.

Өстәмә мәгълүмат өчен телефоннар: +7 919 630-28-43 (Айгөл)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев