Логотип Казан Утлары
Публицистика

Тиздән Зөлфәт Хәкимнең "Ятимгә дә яз килә" әсәре дөнья күрәчәк.

Бишенче яңа китап басылып чыга!

Тиздән, хөрмәтле укучыларыбыз, "Казан утлары" китапханәсе сериясеннән 5 нче яңа китап басылып чыгачак.

Кесә форматындагы бу китап Зөлфәт Хәкимнең "Ятимгә дә яз килә" дигән повесте булачак. 

Заказларны "Казан утлары" журналына җибәрергә мөмкин. 

 

Теги: повесть яңа китап

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аерыла алмый укып чыктым! Беренче сорау, булган хәлме икән? Укуы рәхәт,татар күңеленә бик тә якын ,мәгнәле язылган. Тик, Фәнис кайтканда елап торган Алсу гына ышандырмый ,фальш булып сизелә,әсәрнең азрак ямен ала . Тагын, 9 биттә-"Ике якта да илне, халыкны саткан кешеләр... Алар арасында халык турында уйлаучы булдымы икән?" , автор фикере бик өстән - өстен караш һәм мантыйксыз .Совет чоры социализм җәмгыяте халык турында кайгыртучы икәнен инкарь ителә алмаган чынбарлык ул. Бу юллар да әсәрнең кыйммәтен төшерә. Кәсафәт, җөда, тагы шундай ят сүзләр фарсизм бугай, әдәбиятка кайтару нигә кирәк икән?