Логотип Казан Утлары
Роман

ФӘХРИНЕ ҮТЕРЕП ТАШЛАДЫЛАР (дәвамы)

– Кадыйрның гомере ничек өзелде? – Бик аяныч булды аның үлеме. – Һәркемнең үлеме аяныч инде, аяныч булмаган үлем юк, – диде Галимҗан калтыравык тавыш белән.

11. Бүре бер күзе белән генә йоклый
– Ә Кадыйр? – дип сорады Диләрә. Аның күзләреннән яшьләр тама
иде. – Кадыйрның гомере ничек өзелде?
– Бик аяныч булды аның үлеме.
– Һәркемнең үлеме аяныч инде, аяныч булмаган үлем юк, – диде
Галимҗан калтыравык тавыш белән.
– Белмим, миңа Кадыйрның китүе нык үкенечле булды, – дип дәвам
итте Зөлмәт. – Нишләтәсең, тәкъдиренә шулай язылган булгандыр инде.
Хәер, үтермәгән булсалар да, күп калмаган иде инде аңа.
– Ник алай дисез? – дип сорады Диләрә, елаудан томаулана башлаган
борынын тарткалап.
– Сизенә иде күп калмаганын.
– Сизенә?
– Төгәлрәге белә иде.
– Берәр чире бар идемени?
– Ябыгып, кибеп беткән иде инде ул соңгы арада, ап-ак иде, йөзеннән
нур качты, хәле бик тиз бетә башлаган иде, – дип, Зөлмәт авыр сулап куйды,
күзләрен уып алды.
– Нинди зәхмәт эләктерде соң ул?
– Туберкулёз. Аның да ниндидер бик әшәке формасын, үпкәсен ашый
торганын, кешене бик тиз аяктан ега икән андые. Күп калмаганын аңлапмы,
авыртуны басмасмы дип микән инде, Кадыйр соңгы араларда кокаин белән
дә мавыга башлады. Кешелектән чыгып беткән иде инде, кыскасы.
– Ник дәваланмады? – Илгизәр кулын иягеннән алып, кинәт телгә килде.
– Дару эчүдән узган иде бугай инде аның хәлләре. Аннары... Белмим,
бәлки миңа шулай тоелган гынадыр...
– Нәрсә тоелды соң сезгә? – дип сорады Диләрә.
– Бик теләмәде дә бугай ул дәваланырга. Кадыйр бу чирне эләктергәненә...
сөенде дип әйтә алмыйм, тик артык көенмәде дә. Вакыт җиткәндер инде
миңа, Санчо, диде. Аның үзе турында китап яздыруы да шулай итеп үзенчә
гомеренә нәтиҗә ясау кебек булды...
– Китап, димәктән, – дип, сүзгә кушылды Галимҗан, – исеме бик сәер
тоелды миңа – «Фәхрине үтереп ташладылар»...
– Нәрсәсе сәер?
– Галимҗан Ибраһимовның «Тирән тамырлар» романы шул җөмлә белән
башланып китә, ә монда – китап исеме...
– Белмим, нигәдер Кадыйр бу җөмләне кабатларга ярата иде. Ул
әйткәндә, бу сүзләр ничектер магия төсмере алып яңгырый иде. Еш әйтә
иде ул аларны: берәр дустыбызны соңгы юлга озатканда да, ниндидер эш
барып чыкмаса да, киресенчә, берәр олы эшне башлар алдыннан да, болай
гына, тик торганнан да әйтеп куя иде. Теге Император белән очрашып,
китап турында сүз чыккач та, шундук әйтте: китапның исеме «Фәхрине
үтереп ташладылар» булачак, диде.
– Нигә нәкъ менә шундый исем? Нинди мәгънә салынган әлеге очракта
бу сүзләргә? – диде Галимҗан, үҗәтләнеп.
– Китап бик ошап бетмәде миңа, дөресен генә әйткәндә, – диде Зөлмәт.
– Исеме дә... Анда Кадыйр төшенкелеккә бирелгән, бар нәрсәгә күнгән
бер адәм булып күзалдына килеп баса. Бәлки соңгы вакытларда аңарда
декадентлык та булгандыр, тик аның гомере бит алай узмады, ул бит,
беренче чиратта, көрәшче иде! Ә китапта нәрсә? Без алданган буын, без
башта мәйданнарда «Азатлык!» дип кычкырып, ирек даулап йөрдек, аннары
бу идеаллардан кире кайттылар, саттылар безне, ди ул. Башта мәктәптә бер
төрле кыйммәтләрне башыбызга сеңдерделәр, ә үсә төшкәч, мөстәкыйль
тормышка аяк баскач, бәтенләй башкалары өскә калкып чыкты, ди. Безне
сызып аттылар, үтереп ташладылар, дип әйтмәкче була Кадыйр китабында.
– Сез сүзне юри читкә алып китәсезме соң, аңламыйм мин?! – диде
Диләрә, психланып. – Кадыйрга ни булды соң, сөйләгез инде, зинһар?!
– Әйе, бырат, аңлатып бирче әле! – диде Хамис. – Ату бүген Диләрә әллә
нинди инсценировкалар турында сөйләде, каберен дә күрдем, тик аныкы
түгел ул, ди үзе. Белеп сөйләнәме соң бу хатын, бабские сплетни гынамы бу?
– Өченче ходкасы алдыннан воляда йөргәндә, «Боксёрлар» группировкасы
белән бик каты конфликт булып алды аның.
– Авторитетлар белән уртак тел таба белә иде, дигән идең бит үзең? –
Хамис шулай бер-бер артлы сораулар яудыра башлады.
– Нинди генә зирәк-акыллы булсаң да, нинди генә сыгылмалылык,
дипломатия күрсәтсәң дә, братва арасында яшәгәч, конфликтлардан
барыбер качып-котылып булмый. Бүре бер күзе белән генә йоклый, ди
торган иде Кадыйр.
– Бүре утлавында ишәк йөрми, дигәне дә бар әле тагын, – дип өстәде
Галимҗан.
– «Боксёрлар» белән ни бүлешә алмады Кадыйр? – дип сорады Илгизәр.
– Профессор икенче ходкадан кайткач, элеккеге тәртипләрен кертә
башлаган иде районда, алай асат кына килеп чыкмады ул. Кадыйр төрмәдә
чакта «Боксёрлар» шактый көчәеп китеп, моның урынын алганнар. Убыр
китте, урыны калды, диләрме әле? Профессорның, әлбәттә, үзенекен кире
кайтарасы килде.
– Ике дәрвиш бер паласка сыя, ике патша җир йөзенә сыя алмый, – дип
куйды Галимҗан.
– Конфликт озакка сузылды, зурга китте, ахыр чиктә ике арада ачыктан-
ачык сугыш башланды. Бәлки ишеткәнсездер дә, заманында тавышы күп
булды, Яңа Уҗым авылында берьюлы тугыз кешене үтергәннәр иде. Шул
боксёрлар эше инде бу. Профессорның иң якын ярдәмчеләренең берсе туган
көнен уздырды үзенең коттеджында. Өй хуҗасын, хатынын, өч баласын,
тагын безнең дүрт малайны калашниктан кырдылар. Пуля тиеп кенә
үлмәгәннәрен суеп чыкканнар иде, кабахәтләр!.. Анда Кадыйр белән мин дә
булырга тиеш идек. Рәхмәт төшкере, кичектереп булмый торган эш чыгып,
Мәскәүгә китеп калдык. Әллә ничә мәртәбә чак кына үлемнән калды инде
ул Профессор. Машинасы өч мәртәбә автокатастрофага эләкте, берсендә,
ресторанга килгәч, машинадан чыгып, дүрт-биш адым гына ясаганбыздыр,
очты да китте мерин һавага! Ничек килгән, шулай китте, диде Профессор.
Аттылар да инде аңа, агуламакчы булып та карадылар, әмма ул чакларда
Аллаһы Тәгалә ничектер саклап килде үзен...
«Боксёрлар» бик каты китереп кыстылар, кыскасы, Кадыйрның барыр
җире калмаган иде, аны почмакка куып керттеләр: йә бирелә, йә үлә. Шунда
ул гениаль план уйлап тапты! Бирелә алмый бит инде берничек тә?! Димәк,
үләргә кирәк. Куштырнаклар эчендә үләргә, – дип, Зөлмәт бармаклары
белән куштырнаклар ясап күрсәтте.
– Ничек була соң ул? – дип сорады Хамис.
– В кавычках, Сансыз! Җүри генә дигән сүз! – диде Галимҗан.
– В кавычках икәнен аңладым мин, дурак түгел! – дип ырылдады аңа
Хамис. – Просто күз алдына китерә алмыйм ничек алай була алганын!
– «Чикаго» клубында әледән-әле зур кешеләр җыела торган иде кәрт
уйнарга. Онытканда бер бик зур суммаларга зур уен оештыралар иде. Менә
шундый уенның чираттагысы булырга тиеш иде. Без уенга Кадыйр да
килә, дигән хәбәр тараттык. Боксёрлар «Чикаго»га иң зәһәр киллерларын
җибәрделәр Профессорны кокнуть.
– Анысы нәрсә инде, үтерү дигән сүзме? – диде Галимҗан, күзлеген төзәтеп.
– Әйе. Озын сүзнең кыскасы, киллерның үзен кокнули без, тик
шундый легенда ясадык, имеш, клуб бәдрәфендә Профессор белән киллер
пистолеттан атышканнар һәм шунда бер-берсен үтергәннәр. Полициядә
дело ачтылар киллер белән Профессорның үлеме буенча, ЗАГСта үлем
турында таныклык бирделәр. Зурлап күмдек Профессорны, процессияне
гаишниклар озата барды, оркестр, веноклар, кабер ташы, анда исеме
язылган «Шириязданов Кадыйр Гариф улы», туган елы, үлгән елы –
кыскасы, барысын да Кадыйр чыннан да үлгән кебек итеп оештырдык.
Аның исән икәнен мин һәм тагын ике кеше генә белә идек. Бик күп братва
җыелган иде Кадыйрны озатырга. Боксёрлар да килгән иде.
– Туктагыз әле, ә сез чынлыкта кемне күмдегез соң? – дип шикләнеп
сорады Илгизәр.
– Ышанасызмы, юкмы?! Моргтан бер бомжның үле гәүдәсен сатып
алырга туры килде. Беркем килеп алмаган мәетләр күп икән анда!
Бесхозный дип йөртәләр андыйларны. Шундыйларның берсен күмдек
Профессор урынына.
– Ә боксёрлар ничек сизмәде моны? – диде Илгизәр, әле һаман бик
ышанып бетмичә.
– Әйе шул, – дип өстәде Галимҗан. – Үлгән кеше белән хушлашу була
бит инде, гадәттә, матәм вахтасында торалар якыннары-дуслары, мәетнең
йөзе ачык була.
– Әйе, әйе, болар барысы да булды! – диде Зөлмәт. – Беркем дә
шикләнмәсен өчен Кадыйр үзе ятты табутта. Битенә күп итеп пудралар
сөртте. Ничек бер дә селкенмичә ята алгандыр ул шулкадәр вакыт? Хәер,
яшисең килсә...
– Бата торган кеше еланга да тотына, – дип куйды Галимҗан.
– Аннары теге бомжны табутка кайчан, ничек салдыгыз Кадыйр
урынына? – дип сорады Илгизәр.
– Хушлашулар тәмамлангач, Кадыйрны катафалкка чыгарып салдык,
– дип дәвам итте Зөлмәт. – Микроавтобус чакырткан идек. Шундый кап-
кара тәрәзәле, тыштан караганда, берни күренми инде эчтә кем нишләгәне,
кыскасы. Теге бомжның мәете шунда яшерелгән иде. Катафалк юлга
кузгалгач, кеше-кара күргәнче, кара этләр өргәнче дигәндәй, шул бомжны
тартып чыгардык та, Кадыйр урынына салып куйдык. Зиратта төргән
кәфенлекләрне кире сүтеп, йөзләрен ачып тормадык билгеле.
– «Үлгәч» нишләде инде Кадыйр? – диде Илгизәр, сизелер-сизелмәс елмаеп.
– На дно залёг инде, нишләсен! – диде Хамис бик белдекле кыяфәт белән.
– Әйе, ике-өч ай тын гына утырды, – диде Зөлмәт. – Боксёрлар
азрак тынычланды, киеренкелек бераз тынды, Кадыйрның ашыкмыйча
гына әйбәтләп уйларга, яхшы план корырга, көч җыярга вакыты да,
мөмкинлекләре дә җитәрлек булды. Без боксёрларның зур һәм бәләкәй
дошманнары турында бөтен нәрсәне белештек: кемнәрне үпкәләткән
булганнар, кемнәр аларга рәнҗеш саклый? Шулар белән акрынлап
контактка кердек, куллар кысышып, бергә булырга килештек. Боксёрларның
башлыгы Димон Пёс туган көнен үзенең ресторанында уздырды – «Тихий
Плёс» дип атала ул. Атала иде, хәзер башка исемле ресторан инде анда.
Боксёрлар да юк бүтән. Димонның туган көнендә винегрет ясадык без
аларның атаманнарыннан, калганнары үзләре таралып бетте. Дөрес, берсе
калган булган икән. Димон Пёсның энесе Пёс Молодой ул чакта төрмәдә
утырган. Профессор үлеп терелгәч, – анда адвокатлар документ эше белән
күпме чапты әле! – кыскасы, боксёрларны тар-мар итү аның эше икәне
беленгәч, Пёс Молодой ант биргән: «Профессорны барыбер иртәме-соңмы
завалю!» – дигән.
– Шул үтерде дәме? – дип сорады Галимҗан, куркып кына.
– Әйе, шул адәм актыгы, – диде Зөлмәт. Аңа бу сүзләрне әйтүе авыр
икәне, хәзер дә җан сызлаулары басылмаганы йөзенә чыккан иде. – Үзе
генә түгел инде, Эдик Фарисов бандасы белән.
– Фарисовские, – дип куйды Хамис.
– Әйе, шулар.
– Теге Иосиф Гилбертны үтергән бандамы әле ул? – диде Галимҗан,
нидер исенә төшерергә теләгәндәй.
– Кем ул Иосиф Гилберт? Нигә үтерделәр аны? Фарисовские дисезме?
Алары кемнәр? – дип, сорау яудырды Диләрә.
– Нишләп, бер дә ишеткәнең юкмыни? – дип аптырады Хамис. –
Бер ел элек аның турында бөтен газеталар язды, радиодан сөйләделәр,
ФӘХРИНЕ ҮТЕРЕП ТАШЛАДЫЛАР
96
телевизордан күрсәттеләр, үтүкне кушсаң, ул да сөйли иде «Сатурн-металл»
директоры, депутат Иосиф Гилберт турында.
– Юк, мин бу турыда берни белмим. Газета укымыйм мин, телевизор
карамыйм, – диде Диләрә.
– Короче, бу фарисовскийлар Гилбертны күзәтү астына алганнар, озак
кына артыннан карап йөргәннәр. Кая бара, ниләр эшләп йөри дигәндәй,
– Хамис тагын бик белдекле кыяфәт чыгарып, кулларын болгый-болгый
сөйли башлады. – Шундый бер закономерность тапканнар: көн саен иртә
белән эшкә барышлый Гилберт «Сатурн-металл»ның баш бухгалтеры Инна
Виноградованы кереп ала икән өеннән. Ул шул ук коттеджный посёлокта,
күрше урамда гына яшәгән. Түлке туры эшкә бармыйлар болар, көн саен
диярлек Каргалы урманына тукталалар. Менә шунда эләктергәннәр инде
Гилбертны тёпленьким, – дип гыргылдап көлде Хамис.
– Сансыз! Авызыңны чамалабрак ач инде, мәрхүмнәр турында сөйлисең
бит син! – дип ачуланды Галимҗан.
– Дөресен сөйлим бит инде? Тагын ничек сөйлисең инде аны?! – диде
Хамис һаман көлүдән туктый алмыйча.
– Фарисов бандитлары полицейский формасын кигән булганнар, – дип
аңлата башлады Галимҗан Диләрәгә. – Гилберт белән Виноградованы
машинага утыртып, Идел ярына алып киләләр, аннары моторлы көймәдә
«Барон» теплоходына илтәләр. Бер миллион доллар түләмәсәгез, үтерәбез,
дип яныйлар. Гилберт эшенә шылтырата. Мин Мәскәүдә командировкада,
ди, бер миллион доллар күчерегез миңа хәзер үк, ди. Хезмәттәшләре
аптырап-шикләнеп калалар, чөнки Гилберт командировкага китүе турында
беркемгә берни әйтмәгән, документлар тутырмаган була. Өстәвенә
Виноградова да югала бит инде. Гилберт үзе әйткәч, акчаны күчерәләр
болар күчерүен, тик шул ук вакытта полициягә шалтыратып, үзләренең
шикләрен дә сөйләп бирәләр. ФСБ да шундук бу эшкә кушыла. Тик
тоткыннарны азат итәргә җитешмиләр. Акча килү белән Гилберт белән
Виноградованы бер утрауга алып киләләр, анда алар өчен чокыр казылган
була инде. Шул чокыр янына бастырып куялар да атып үтерәләр. Аннары
күмеп куялар. Виноградованың бармакларында бриллиантлы йөзекләр,
муенында алтын муенса, аңа бриллиантлы асылмалы бизәкләр эленгән
була. Берсенә дә тимиләр, шул килеш күмәләр.
– Тоттылармы соң ичмасам бу ерткычларны? – диде Диләрә, күз
яшьләрен сөртеп.
– Әйе, утыралар, – диде Зөлмәт. – Күпме әйтте аңа Профессор, күпме әйтте!
– Нәрсә диде? – Диләрә Кадыйр турындагы һәрбер сүзне йотлыгып,
аеруча зур игътибар биреп тыңлый иде.
– Эдик Фарисовны – кличкасы Харя – Профессор юктан тук итте, кеше
рәтенә кертте, – диде Зөлмәт. – Үз башына!
– Кеше – тун җиңе түгел шул, йә дигәнче әйләндереп карый алмыйсың,
– дип куйды Галимҗан.
– Кем иде соң ул? – дип сорады Хамис.
– Беркем дә түгел, түп-түгәрәк ноль! – диде Зөлмәт ачу белән. – Аның
атасының абыйсы Профессорның дусты булган. Төрмәдә утырганда,
Кадыйрның кулларында үлгән. Ну, шулай итеп әкренләп кереп киткән иде
бу Харя урлашу юлына. Профессор аңа бригада туплап бирде, аннары да
гел булышып торды. Берзаман Харя шоколад фабрикасы директоры белән
конфликтка керде. Тегесенең акча түлисе килмәде крыша өчен. Ахыр чиктә
Харя урлады бу Твиксны.
– Кемне? – дип сорады Галимҗан.
– Шоколад фабрикасы директорының кличкасы шундый иде, – дип дәвам
итте Зөлмәт. – Иделдәге утрауда тоттылар моны атна-ун көн. Акча күчергәч,
өенә кире кайтармакчы булганнар да, бу Твикс үзе – нәрсә уйлагандыр инде
ул, качмакчы булды микән?! – фарисовскийлар белән сугыша башлаган.
Шунда берсе пычак белән чәнчеп үтергән аны. Ә акча бит килгән счётка!
Әйбәт кенә сумма! Шуннан Харя эрерәк балыкка кармак салмакчы булган,
Гилбертны күзәтү астына алган. Ә ул бит депутат! Эшмәкәр генә түгел,
хөкүмәт кешесе. Аңа кул күтәрү – кирәкмәгән дуамаллык, чөнки депутатны
яклауга дәүләт бөтен булган куәтен җигәчәк. Профессор Харяга шуларны
аңлатырга тырышты, тик...
– Аңламадымы шуны, дурак? – диде Хамис.
– Чама хисен югалтты Харя, ис сизми башлады, чикләрне чамалаудан
туктады, полициянең, гомумән, беркемнең дә аңа теше үтми барыбер, дип
уйлады, күрәсең. Юкса атасы урынына калган Кадыйрга кул күтәрмәс иде...
– Кадыйр Гилбертка тимәскә кушкан идемени Фарисовка? – дип сорады
Хамис.
– Әйе, – диде Зөлмәт. – Ә Харя икесен дә юк итәргә карар кылган:
Гилбертны да, Профессорны да. Шундый ул, кеше өстенә кояш белән айны
да чыгармас иде, көченнән килсә.
– Пёс Молодой белән дигән идең? – Илгизәр тагын идәндәге бер ноктага
төбәлеп утыра иде.
– Белмим ничек табышкандыр алар, тик Профессорны үтерүгә
бик җентекләп әзерләнгәннәр, – диде Зөлмәт. – Кадыйр «Артемида»
ресторанында еш була иде. Пёс Молодой оптикалы мылтык белән урамның
икенче ягындагы йорт түбәсендә Профессорның чыкканын сагалап яткан.
Ничә тапкыр аткандыр, тик Кадыйрга ике пуля тиде. Без аны шундук
машинага этеп-төртеп керттек, шофёрга тизрәк больницага чабарга куштык,
хәзер артыгыздан килеп җитәбез, дидек. Кадыйрның машинасы кузгалып та
китте, шартлап күккә дә очты... Барысын да җентекләп уйлаганнар! Хәтта
без Профессорны машинага утыртмыйча кире ресторанга алып кергән
булсак та, анда да шартлатырлар иде. Ресторан ишеге янында стенада
эленеп торган брада мина таптылар соңрак...
Күпмедер дәшми утырдылар.
– Мондый чакта бер дога кылырга кирәктер дә инде, – дип, беренче
булып телгә килде Галимҗан. – Белмибез шул беребез дә догаларны...
– Кайда күмдегез Кадыйрны? – дип сорады Диләрә. – Ичмасам чын
каберен барып күрим... Чәчәкләр салыр идем.
– Күмерлек әйбер калдымы соң анда? Машина күккә очты, дисең бит?
– дип сорады Хамис.
– Чын кабере юк Кадыйрның, – диде Зөлмәт, авыр сулап. – Кадыйр үзе
васыять әйтеп калдырды: «Үлгәч, минем гәүдәмне яндырып, көлен Чуртан
тавы өстенә таратырсыз», – диде.
– Тараттыңмы соң?
– Әйе.
– Ничек?
– Оча торган шар ялладым. Матур иде шундый! Зу-у-ур, ап-ак.
Диләрә тагын үкси-үкси елый башлады.
Оча торган шар турында сүз чыккач, Галимҗан имәнеп китте һәм
тагын көзгегә карады. Бу юлы анда кышкы каен урманы күренә иде.
Бөтен җир ап-ак, ябалак-ябалак кар ява. Урман уртасында көрткә баткан
ак бия басып тора иде. Аның янына чаңгыда спорт костюмы, шлемнар
кигән Михаэль Шумахер килеп туктады да аркасындагы рюкзактан аракы
шешәсе чыгарып, бияне сава башлады. Бия исә күндәм генә бер урында
басып торырга теләмәде, гел йөреп торды. Берзаман ул урман уртасында
ике каен арасына утыртып куелган әбрәкәй янына барып җитте. Бәдрәфтән
Кристиан Диор килеп чыкты да бер кулы белән атны йөгәненнән тотты.
Аның икенче кулында шайтан таягы иде, бия бик тәмләп шуны ашый
башлады. Ул арада болар өстеннән себеркегә атланган Диләрә сызгырып
очып узды. Бу юлы ул бөтенләй шәрә, бары «Miss Universe» дип язылган
тасмасы гына калган иде. Диләрә урман өстендә берничә әйләнеш ясады
да уракка охшап торган айга менеп утырды. Ай күктә кояш белән янәшә
эленеп тора иде. Диләрә каяндыр бер кап «Күгәрчен сөте» дигән кәнфит
тартып чыгарып, телләрен ялый-ялый ашарга кереште.

(Дәвамы бар)

"КУ", 10, 2022

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев