Логотип Казан Утлары
Роман

ФӘХРИНЕ ҮТЕРЕП ТАШЛАДЫЛАР (дәвамы)

– Бу флешкада «Кызыл балан»ның бөтен «кара бухгалтерия»се җыелган. Һәрбер документта – синең имзаң. Бушка килгәннең атасы үлгәнне белми идеңме әллә син? Берни эшләмичә гомер буе директор кәнәфиендә утырып, рәхәтләнеп, бушка акча алып ятармын дип өметләнгән идеңме? Һәрнәрсә өчен кайчан да булса түләргә кирәк.

(Романны башыннан монда басып укыгыз)

18. Хөкем карары 

– Шулай итеп, җәмәгать, суд утырышында гаепләнүчеләр Илгизәр Сүлтиев, Хамис Шәрәфуллин һәм Галимҗан Гыйлемҗановларның эшләре тикшерелде, – диде Зөлмәт. – Моннан егерме ел элек болар өчесе дә «булган бөтен көчемне, мөмкинлекләремне татар милләтен дөньяда таныту эшенә сарыф итәрмен!» – дип ант эчкән. Тик егерме ел узуга карамастан, берсе дә бу антны үтәр өчен бармакка бармак та сукмаган. Судья Кадыйр Шириязданов карары нигезендә өчесе дә кан тамызып эчкән антларын бозуда гаепле дип танылдылар.

– Ә Диләрә? – дип куйды Хамис.

Барысы да аңа аптырау катыш нәфрәт белән карап куйдылар.

– Вот ты козёл наглый! – диде Диләрә, урысчага күчеп. – Всю жизнь был такой – наглый, как танк!

– Синеңчә ул җәзасын алмаганмы әле? – диде Зөлмәт.

– Ә нинди хакы бар Кадыйрның безне хөкем итәргә? – диде Илгизәр. – Ул үзе нишләгән соң шулкадәр антны үтәр өчен?

– Ә нәрсә эшли ала иде соң ул төрмәдә? – диде Зөлмәт.

– Башкасын эшләгән бит! – диде Илгизәр. – Вальтерны үтерүне оештырган, мәсәлән. Үзе әйтте бит, әгәр син педагог икән – Монтессори бул, тегүче икән – Кристиан Диор бул, галим икәнсең – Нобель премиясен ал, шофёр икәнсең – Михаэль Шумахер кебек бул, шулай итеп татарны бөтен дөньяга таныт, диде! Язмышыңа шулай язылгач, төрмәгә эләккәч, Аль Капоне, Пабло Эскобар булырга иде! Һичьюгы Япончик! Профессор кушаматлы бандитның бөтен дөньяга танылганын бер дә ишеткәнем юк.

– Күпертмәгез ул кадәр, – диде Зөлмәт. – Япун белән кытайны Шәмсениса түтәй белән бутамагыз. Кемдер бер гаепсезгә төрмәгә эләгеп тә, аннары да тормышының күпчелек өлеше рәшәткә артында узса да, татар җырчыларына да, язучыларына да, сәләтле балаларына да һәрвакыт булышып килде. Сез генә белмисез, чөнки ул бу турыда чат саен кычкырып йөрмәде. Ул гомере буе шушы антны йөрәгендә йөртте, аның өчен бу дөньяда бу анттан да мөһимрәк берни дә юк иде. Ә кемдер хәтта ант эчкән вакытта да аны җитдигә алмаган, күңеленә кертмәгән. Үтәү турында әйтмим дә инде. Кемдер бу антны бөтенләй хәтерләми, ә кемдер, исендә булса да, тормыш авырлыкларына сылтап үтәргә җыенмый. Беркемгә кирәк булмаган татар теле миңа ник кирәк соң ул, дип утыра. Кыскасы, монда бәхәсләшерлек урын юк, бердән. Икенчедән, туйдым мин сездән, җәмәгать, гарык булдым. Шулай итеп, суд өч гаепләнүчене дә – Сүлтиевне дә, Шәрәфуллинны да, Гыйлемҗановны да – яшьлек антларын бозуда гаепле дип таба һәм һәрберсенә кан тамызып эчкән антларын бозган өчен җәза билгели.

– Нинди җәза? – диде Диләрә куркып.

– Гражданин Сүлтиев, Илгизәр Насих улы! Сез 1999 елның 30 декабрендә майорга язып биргән гаризагыз турында Алманиядәге җитәкчеләрегезгә хәбәр итәргә тиеш. Үз теләгегез белән моны өч көн эчендә эшләмәсәгез, мин ул документны үзем аларга җибәрәм. Җаен табармын кулларына тапшырырга, шикләнмәгез. Гражданин Гыйлемҗанов, Галимҗан Гайфулла улы. Сез, иртәгә үк полициягә барып, Диана исемле студент кызны җинаятьчел саксызлык аркасында үтерүегез турында гариза язарга тиеш. Явка с повинной. Язмаган очракта сезнең көндәлекне тикшерү комитетына үзем җибәрәм. Гражданин Шәрәфуллин, Хамис Халит улы...

– Ә миңа нинди җәза ди? Ни өчен җәза? – диде Хамис. – Мин беркемне сатмадым, беркемне үтермәдем. Минем бер гаебем дә юк!

– Сезнең гаеп, кабатлап әйтәм, кан тамызып эчкән антыгызны онытуда! – диде Зөлмәт.

– Аның өчен статья юк бит! – диде Хамис. – Теләсә кайсы суд мине аклый! Чөнки мин гаепсез!

– Менә оправдать итмәсен өчен, – диде Зөлмәт елмаеп, – мин сиңа бер флешка бирәм, анда бик кызыклы мәгълүматлар җыелган. Шуларны салым инспекциясенә илтеп тапшырырсың, яме. Бармасаң, үзем илтеп бирәм.

– Нинди кызыклы мәгълүмат тагын? – диде Хамис.

– Аль Капоне исеме яңгырады күптән түгел генә, – диде Зөлмәт. – Кем ул, беләсеңме?

– Мафиозникмы әле ул?

– Әйе, Америкада «сухой закон» вакытында алкоголь сатып, сутенёрлык итеп, комарлы уеннар оештырып баеган гангстер, – диде Зөлмәт. – Шул рәвешле кергән акчаларын легальләштерү өчен ул бөтен Америка буйлап кер юу урыннары ачкан. Прачечнаяның татарчасы ничек була, Галимҗан?

– Парикмахерская чәчтараш бит, монысы керюыштыр инде, – диде Галимҗан.

– Ярар керюыш булсын ди, – диде Зөлмәт. – Монда пычрак керләреңне алып килеп юу, бердән, бик җайлы булган, икенчедән, бик очсыз торган. Шуңа күрә американнар өйләренә кер юу машиналарын сатып алып та тормаган. Ни өчен шулай очсыз? Чөнки Аль Капоне ул керюышларны акча эшләр өчен тотмаган, ә пычрак акчаларын чистарта торган схемада кулланган. Шуннан «акча юу» дигән гыйбарә кереп киткән телгә. Шулкадәр оста булган инде бу Аль Капоне, полиция бөтен кырын эшләрен белеп торса да, берничек тә тота алмаган моны, кылган җинаятьләрен дәлилли алмаганнар. Тик ахыр чиктә барыбер җаен тапканнар. Беләсеңме, нигә утыртып куйганнар аны, Хамис?

– Юк, нигә?

– Налог түләмәгән өчен. Сиңа да шул яный, 199 нчы статья, алты елга кадәр. Менә бу флешкада, – диде дә Зөлмәт, кесәсеннән нидер чыгарды.

– Бу флешкада «Кызыл балан»ның бөтен «кара бухгалтерия»се җыелган. Һәрбер документта – синең имзаң. Бушка килгәннең атасы үлгәнне белми идеңме әллә син? Берни эшләмичә гомер буе директор кәнәфиендә утырып, рәхәтләнеп, бушка акча алып ятармын дип өметләнгән идеңме? Һәрнәрсә өчен кайчан да булса түләргә кирәк. Шуның белән вәссәлам, җәмәгать! Минем әйтәсе сүзем бетте.
 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 10, 2022

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев