Логотип Казан Утлары
Роман

Кабул итәсезме?.. (дәвамы)

Боларның сәер сөйләшүе Гаделҗанга аңлашылды булса кирәк. Ләкин ул бернәрсә дә аңламаган булып кыланды. Әмма Фәрхәтов янаган сыман: – Кара аны! Бер болтигына да тиясе булма! – диде.

Боларның сәер сөйләшүе Гаделҗанга аңлашылды булса кирәк. Ләкин
ул бернәрсә дә аңламаган булып кыланды. Әмма Фәрхәтов янаган сыман:
– Кара аны! Бер болтигына да тиясе булма! – диде.
– Кайчан тигәнем бар, – дип җавап кайтарды Гаделҗан. Инде тугызыннан
өмет булмаганны... – дигәч, сүзе өзелеп калды.
Милләтов, әлбәттә, бернәрсә дә аңламады.
– Бир ачкычыңны, йөгерсен! – диде.
Гаделҗан Фәрхәтов кулыннан бер төргәк ачкыч янчыгы алып, урамга
томырылды. Аның артыннан Фәрхәтовның:
– Минем машинада шофёр утыра, элдертегез! – дигәне генә ишетелеп калды.
Алар Фәрхәтов утырган офиска килгәндә, бернинди шикләнерлек сәбәп
юк иде. Гадәттәгечә, тирә-юнь тыныч, кешеләр эскәмияләрдә ял итеп
утыралар, «Фәрхәтов, акчамны кайтар!» дип язылган плакат тоткан әби генә
ялгыз басып тора. Гаделҗан аны элек тә күргәләгәне булды, ләкин әллә ни
әһәмият бирмәгән иде. Хәзер бу әбинең халәте актуаль икәненә төшенде,
шуңа күрә тукталып, аны кызганып карап торды. Һәм бераздан шофёрга:
– Үзем алып төшәм, көт! – диде дә офиска кереп китте.
Сәркатип кыз янында ниндидер хәрби киемдәге кеше сүз боламыгы ясап
торган сыман тоелды аңа. Кем булмас та, кем нишләмәс, аның эше тыгыз...
Ул ачкычын селкеп, кызга күрсәтте дә болай да ачык торган кабинетка
керде. Урындык шунда. Озак маташырга ярамый – төбенә тибеп карады.
Аннан тонык кына тавыш кайтарылды. «Нәрсәдер бар! – дигән уй бөркеп
куйды Гаделҗан башында. – Тегендә хәтле барып җиткәнче актарырга иде
бит... Ярый, бара-бара күз күрер», – диде.
Гаделҗан, шактый авыр урындыкны күтәреп, кабул итү бүлмәсенә
чыкты. Шул арада монда берничә милиция җыелган.
Алар:
– Кая барышың? – дип, аны туктаттылар.
– Сораган җиргә.
– Кай төш инде ул? Ә бу нәрсәгә?
Гаделҗан үзенең килеп капканын аңлады. Урындыгын кире урынына
кертеп куярга кушып, аны милиция бүлекчәсенә алып киттеләр.
Милләтов белән Фәрхәтов Гаделҗанны көтеп аргач, ахыр чиктә, хәлнең
мөшкел икәненә төшенеп, «син мине, мин сине белмим» дигәндәй, берәм-
берәм арткы ишектән чыгып шылдылар.
Бу вакытта милиция Гаделҗаннан сорау алу белән шөгыльләнә иде.
Нишләп ул бу бүлмәгә кергән? Фәрхәтов аның өчен кем? Нигә кирәк булган
аңа урындык? Анда керүен ул, Фәрхәтовның шәхси йомышы буенча дип
аңлатты, ә менә кулына бер уч ачкыч тотып килүен һич аңлатып бирә
алмады – тотылды. Дөрескә якын фаразын сөйләп бирде. Ләкин ул фараз
да соңгы җөмләләрендә буталчыкка әйләнде. Шуңа күрә сөйләшү башка
төс алды:
– Нәрсә урларга иде исәбең?
– Урындык.
– Нәрсәгә кирәк ул сиңа? Бүлмәдә бит кыйммәтрәк әйберләр дә бар...
– Мин аны актарырга уйлаган идем.
– Ни өчен?
А Л М А З Х Ә М З И Н
103
– Кешеләрдән җыйган акчаның кайдалыгын белү өчен.
– Син аны шундадыр дип уйлыйсыңмы?
– Әйе.
Милицияләр урындыкны алып килергә киттеләр. Сорау алучысы
җентекләп сораштыруын дәвам итте.
– Син кем булып эшлисең? Кайда?
– Мин ирекле язучы, – дип аңлатты ул үзен. – Маҗаралар тикшерергә
яратам. Яңа әсәр язмакчы идем.
– Ильф һәм Петров шикелленеме?
– Шундыйракны...
– Син Остап Бендер инде алай булгач, урындык актарып, байлык
эзлисең...
– Юк, мине байлык кызыксындырмый, мине түрәләрнең әхлак
югарылыгы, дөресрәге – дәрәҗәсе җанны борчый.
– Димәк, син Остап ролен үтисең, җәмгыятьтән көлеп яшисең һәм шул
турыда язачаксың. Шунда мине дә персонаж итеп кертәсең инде, әйеме?
– Бәлки...
Менә урындыкны да алып килделәр. Милиционерлар урындык астын
кубарырга кереште. Аннан тыгызлап тутырылган ниндидер кәгазьләр
папкасы килеп чыкты.
– Әһә! – диде кубаручыларның берсе. – Нәкъ без эзләгән документлар
– халыкны алдаган, йортларны төзеп бетерергә җитмәгән отчётлар...
– Молодец! – диде тикшерүчеләрнең өлкән чиндагысы Гаделҗанның
иңеннән сыйпап. – Син безгә зур ярдәм күрсәттең, награждениегә тәкъдим
итәчәкбез үзеңне.
– Шайканың башка әгъзаларын да әйтсәң, үзебезнең сафка эшкә дә
алырбыз, риза булсаң, – дип тә өстәде документларны актаручысы.
Гаделҗанга Милләтовның фамилиясен атаудан башка чара калмады. Ул:
– Милләтов, – диде.
– Аңлашылды, – диделәр.
Ул арада берничә милиция хезмәткәре күздән югалды. Аңа бу эштә
шаһит булырга кушып һәм бу араларда беркая да китмәскә вәгъдә яздырып
кайтарып җибәрделәр.
Гаделҗан Фәрхәтовка куркыныч янау турында кисәтеп кую кирәк дип
уйлап, телефон аша белдерергә дә теләгән иде. Ләкин башына телефон
тыңланылырга мөмкин дигән акыллы фикер килде. «Буласы – булган», –
диде дә кичке шәһәрнең тынчу һавасын саф һавадан да яратыбрак сулап,
алга атлады.
Әлбәттә, ул элеккеге партия җитәкчеләренең һәм шуларның байлыгына
хуҗа булган хәзерге түрәләрнең мөлкәте кәнәфиләрендә түгел, ә башка –
тагын да ышанычлырак урыннарга урнаштырылганын төгәл белә. Алар
– читтә! Калдык-постыгы гына монда – илендә. Илендә, дип әйтү дә
туры килеп бетми, чөнки күңелләре белән үзләре дә бу илдә яшәмиләр, ә
балалары шуннан кайтып та керми, хатыннарының табышы иренекеннән
күп мәртәбә артыграк. «Теләсә нишләсеннәр, ник дөмегеп бетмиләр
шунда», – дип уйлады да, эченнән генә: «йокым тыныч, милкем юк, юкка
– суд та, чурт та юк», – дип әйтеп куйды.
КАБУЛ ИТӘСЕЗМЕ?..
104
Фаразлар... Хакыйкатьләр...
Гаделҗан кәнәфиләр актарудан ил җитәкчеләренең киләчәк тормышы,
аның ничек тәмамланачагы турындагы фаразлар белән кызыксынуга күчте.
Аларның язмышы шул биләгән урыннарына, дәрәҗәләренә бәйле инде.
Ул байтак банкирларның, ил башлыкларының хакимияттән ничек ваз
чиктерүләрен искә төшерде.
Үзенең соңгы елларда мәгънәсезгә кылынып йөргән гамәлләрен
башыннан кичереп утырды. Ярый әле соңгы хакимнең кәнәфиләрен
актарудан бәхетле очрак – хокук саклау органнарының боларның чынга
ашмастай ниятләренең эзенә төшүләре булышты. Баксаң, ныгытыбрак
уйласаң, соңгы кәнәфиләрне тикшерәсе дә юк икән бит. Партия байлыгы,
Ильф һәм Петров әсәрендәге кебек ниндидер «тёща» урындыгына
тегелмәгән ул, табылып, Пионерлар сараена гына түгел, яңа Болгар шәһәре
булып, яңадан торгызылган.
Соңгы елларда гына исемнәре милициягә үзгәртелгән хакимият
сакчылары Гаделҗанны тынычлыкта калдырдылар. Күрәсең, әлеге
җинаятьчеләр бандасында ул бик бәләкәй «чәкүшкә», көннәр арты
көннәр тынычлыкта үтә торды. Һәм ул хәйләле ысуллар белән җиңел генә
комарлы уйларын тормышка ашыру максатыннан ваз кичте. Юкка Зиннәт
йогынтысына эләгүенә үкенеп куйды. Ә бит никадәр изге хисләр кайный
иде уенда. Күпме көч түгеп язылган пьесалары, җырлары, шигырьләре
өстәл тартмаларында тузып ята? Яраткан шөгыле – концертлар, очрашулар
өзелеп калган шушы кәнәфи маҗаралары аркасында?.. Өйләнелмәгән, гаилә
корылмаган, өй салынмаган, агач утыртылмаган, бала үстерелмәгән, ягъни
ир кешенең бер генә вазифасы да үтәлмәгән. Аның йөрәге сыкрап куйды.
Әллә бу ялгышуларның, дөрес яшәмәүләрнең, кылынган гөнаһларның
беренче кисәтүеме?.. Ул, күзен йомып, тын алырга куркып торды. Менә
сиңа мә!.. Тамагын ачы төер ярып үтте. Аның янында бөтен дөнья әйләнә
түгелме?.. Укшыта... Маңгайда салкын тир... Әти, әни... Китә, китә бит ул...
Бармак очлары, чигәсе чымырдый... Гаделҗан хәлсез кулларын өстәлгә
сузды, башын шунда салды.
Күпме шул халәттә ятканын хәтерләми. Аңына килгәндә, кулларының
һәм башының уң ягы оеганын аңлап уарга тотынды. Исән икән бит, исән
икән!..
Шулчак ишеккә шакыдылар. Күршедә яшәүче Рамилнең хатыны Айгөл
икән, яшь баласын күтәреп, хат сузып тора.
– Гаделҗан абый, вахтёр апа бирергә кушты. Сиңа, нишләптер үзе
күренми, кайткач ук тапшырырсың әле, диде.
Ул калтыранган кулы белән хатка үрелде.
– Абый, авырыйсыңмы әллә, йөзең дә агарган, кулларың да?..
– Әллә нәрсә булып алды әле, үзем дә аптырадым, салкын тиргә батып
уяндым...
– Кан басымың төшкәндер... Хәзер даруын бирәм.
Айгөл бүлмәсенә йөгерде. Гаделҗан караватына ятты. Гәүдәсендә һаман
хәлсезлек. Тиз арада шәфкатьле күршесе стаканга су салып, даруын да
алып керде.
А Л М А З Х Ә М З И Н
105
– Йот менә шуны! Хәзер рәтләнерсең.
Гаделҗан аны, рәхмәтен әйтеп, озатып калды. Ашыкмый гына конвертны
ачты һәм анда:
«Хөрмәтле дустым Гаделҗан! Сине бүген булачак «Юлбашчылар уены»
премьерасына чакырам. «Килми калма!» – дигән язу иде. Астарак: «Даһи»,
– дип тә куелган.
Гаделҗанның йөзенә кызыллык йөгерде. Күкрәгендә җылы рәхәтлек
бөркелде. Күзләрен шатлык яшьләре басты. «Барам, барам, Даһи дус!» –
дип, үзалдына сөйләнде ул, бертуктаусыз. «Барам, барам... – Ничек шулай
булган соң әле?.. Ничек кыюлыгы җиткән?..»
Гаделҗан сәгатенә карады. Инде җыенсаң да була икән. Алданрак
күрешү кулайрактыр. Күптәннән киелмәгән, аны сагынып көткән кәчтүме
дә бераз картаеп киткән кебек тоелды аңа. Элгеченнән алып караганнан
соң, бөгәрләнеп беткәнлегенә игътибар итте, күршесе – Айгөл янына кереп:
– Айгөл үскәнем, вакытың юктыр инде дә, менә моңа карале, нинди
хәлгә килгән, үтүкләп бирче, театрга чакырганнар, – диде.
– Хәзер рәткә кертәбез без аны. Бүген иң кәттә егетләрнең берсе
булырсың театрда, Гаделҗан абый! Унсигездәге кебек итәбез сине.
– Илле тулса дамы?
– Өйләнмәгән ир – егет бит инде ул.
– Егет түгел – буйдак.
– Менә булды да...
– Үтүк алмый булмый инде үземә...
– Хатын да ал, үтүк тә, яме, Гаделҗан абый. Нинди спектакль карарга
чакырганнар соң?
– Үземнекен.
– Кит аннан!
– Әйе.
– Безне дә чакырырсың әле, берәр вакыт.
– Әлбәттә. Башта карыйм әле, ни кырдылар икән...
– Син шундый әсәрләр дә язасыңмыни?
– Күптәнге пьесаны казып чыгарганнар, белмим, гомере озакка
барырмы? Шикләнәм. Ярый, Айгөл, ашыгам.
– Уңышлар телим сиңа, Гаделҗан абый!
– Рәхмәт.
* * *
Ул театр каршына элеп куелган «Юлбашчылар уены» афишасын ерактан
ук күреп алды. Гадәттә, премьераларны лозунг шикелле итеп, зур хәрефләр
белән язып, шулай элеп куялар иде. Пьесаның авторы Кушамато Шамун
дигәне дә, режиссёрының Даһи икәнлеге дә талгын кына искән җилдә
дулкынланып тора. Шул дулкынга Гаделҗанның да күңеле иярде, ахрысы,
туктап хисләнеп алды, күзләрендә сөенү чыклары, йөзендә шатлык нурлары
җемелдәде. Нихәтле тормыш киртәләрен үтеп, өмет чаткыларын югалтып,
максатларының чынга ашмаслыгына күнгән чорда атылган бәхет билгесе
бит бу мизгел! Театрның парад ягындагы киң баскычыннан атлаганда,
ул аякларында хәлсезлек сизде. Әйе, сөенечтән буыннар йомшый, ә
КАБУЛ ИТӘСЕЗМЕ?..
106
нәфрәттән – катылана икән. Гаделҗан, үткән гомеренең гел аяусыз
көрәштән торганлыгын тагын бер мәртәбә күңеленнән кичереп, андагы күп
гаделсезлекләргә каршы җаны-тәне белән яңадан ачуын кабартып, ныклы
адымнар белән дусты янына атлады.
Даһи аны күптән көткән шикелле каршысына чыгып килә иде. Алар,
гадәттәгечә, кул бирешеп кенә түгел, кочаклашып күрештеләр. Режиссёрның
беренче сүзе үк шаяру катыш җитди булып чыкты:
– Үсеп беткәнсең инде!.. Нихәлләр, Кушамато Шамун?!
Гаделҗан үзен тыйнаграк тотарга тырышып:
– Кем белән исәнләшәсең син? – дигәндәй, аптыраган кыяфәт ясады.
– Ярый, кыланма! Мин сине һәр җөмләңнән, сүзеңнән генә түгел,
уеңнан, мөмкинлекләреңнән, талантыңнан таныйм, сулышыңнан сизәм.
Менә, ниһаять, әсәреңне халыкка тәкъдим итәргә уйладым. Беләсең, шәхес,
бигрәк тә сәнгатьтәгесе, күп эшләр башкарырга мөмкин, ягъни бөтен
гомерен сәхнәгә багышлар, шактый гына катлаулы пьесалар куяр, көчле һәм
дәвамлы алкышларга күмелер, әмма үзеннән тамашачының ушын алырлык,
күңеленә, акылына өмет, рухи максат, яки йоклаган җанын уятырлык,
тапталган намусына сихәт бирерлек, милләтенең бөеклеген аңлатырлык
әсәр тудыра алмас. Бу мәсләкнең барысын да үз эченә алган әлеге пьесаны
куйсам, үз башым кыелырга мөмкин икәнен белә торып та, халыкка тәкъдим
итәргә булдым. Ятарга тиеш түгел ул өстәл тартмаларында. Афәрин! Бергә
булыйк, бердәм булыйк! Моңарчы үз арабыздагы дуслыкның чынлыгын
исбатлаучы нәрсә – шуны – «Юлбашчылар уены»ның сәхнәгә менүе.
– Рәхмәт, Даһи дустым! Исемең җисемеңне аклый!
Алар кул бирештеләр.
Зал шыгрым тулган, басып карарлык урыннар да юк. Ике дус, үзләренә
билгеләнгән аерым кәнәфиләргә барып утырдылар. Утлар сүнде. Яшен
яшьнәгән, күк күкрәгән, ялт-йолт килгән нурланышлар, җемелдәүләр
астында пәрдә ачылып китте. Анда, әле бер якка, әле икенче якка халык
агымы бик тә борынгы моң астында, бөек күчеш чорларын чагылдырып,
җан тетрәндереп, вакыйгалар алышы башланды. Бу манзараның үтә
катлаулы хәрәкәтләр белән башкарылуы халыкны таң калдырды. Аларның
алкышлары сәхнәдәге шауга кушылып, тасвирлану куәтен тагын да
көчәйтте. Гаделҗанның: «Бу минем пьеса буенча куелган сюжетлар микән
соң», – дип шикләнә башлаганын сизеп, Даһи:
– Хәзер, хәзер, синеңчә китәчәк! – дип, колагына пышылдады.
Ике дусның да спектакльнең уңышлы үтәсенә шиге юк иде. Тамашачы
әле тын алырга куркып, әле үзен-үзе белештермичә онытылып-онытылып,
ярсый-ярсый кул чабып, кыяфәтен югалтып көлеп утыруын алар
шул уңышка ниятләделәр. Бары тик зал уртасындагы рәттә утыручы
хакимияттәге кәттә кешеләр генә куркулы караш белән тирә-якларын
күзәтә иделәр.
Спектакль тәмам. Тамашачы дәррәү күтәрелеп, автор һәм режиссёрны
сәхнәгә чакырдылар. Даһи Гаделҗанның кулына сугып:
– Әйдә, нишләп утырасың, – дип куйды.
– Мин бит, мин бит...
– Әйдә, дим. Күрсәтермен, Кушамато шушы, дип!
А Л М А З Х Ә М З И Н
107
Алар сәхнәгә менеп бастылар. Халык залдан күтәрелеп, чәчәкләр бирә
башлады. Тамашачы Кушамато Шамунны чакыра:
– Ку-ша-ма-то! Ку-ша-ма-то!
Даһи, залга тынычланырга кушып, кулын өскә күтәрде.
– Хөрмәтле тамашачылар! Сезнең каршыда басып торган менә шушы
шәхес – минем авылдашым, классташым Гаделҗан Аетов – бу пьесаның
авторы Кушамато Шамун була!
Зал яңадан алкышларга, ә Гаделҗан чәчәккә күмелде.
Пәрдә ачыла да ябыла, ачыла да ябыла. Артистлар, горур күкрәкләрен
киереп, әле алга, әле артка чигенә. Алар – чәчәктә... Күңелләре, әйтерсең
лә, бәхетле, шатлыклы киләчәккә ашкан...
Икенче көнне Гаделҗан дөньяга яңадан тугандай уянды. Озак
йокланылган. Тәрәзәне ачты. Телевизорын кабызды. Күктә Кояш көлә.
Яңалыклар бирәләр. Сюжет театрда узган кичәге спектакльгә күчте. Анда
баш режиссёрның алышынуын әйттеләр.
Гаделҗан калтырап куйды. Тиз генә телефоннан Даһиның номерын
җыеп:
– Даһи, нинди хәбәр ул?.. – диде.
– Әйбәт хәбәр. Эшләгәч-эшләгәч, менә шундый эш күрсәтергә кирәк!
Моңа хәтле мине кем белде? Менә хәзер бөтен дөнья беләчәк! Борчылма,
Гаделҗан дус, мине бик күп башка театрларга чакыралар. Бармы тагын
шундыйрак пьесаларың?
– Бар.
– Китер! Рәхмәт сиңа!
Ул, пьесаларын күтәреп, дусты янына очты.
Соңгы мизгел
Даһи кабинетыннан чыкканда, Гаделҗанны таныш булмаган егет көтеп
тора иде.
– Исәнмесез! – диде ул корырак, ләкин зур дулкынлану белән. – Әнинең
кырыгын үткәрдек, Язилә исемле. Үләр алдыннан әйтте: «Синең әтиең
менә шундый-шундый кеше», – дип. Исемем – Насыйп. Кабул итәсеңме
мине улың итеп, әти?
Гаделҗан, ни әйтергә белми, аңа мөлдерәп торган күзләре белән карап
торды да кочагына кысып: «Улым!» – дия алды. Чыннан да, аның каршында
үсмер чактагы тач үзенә охшаган егет басып тора иде...

"КУ", 09, 2022

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев