Логотип Казан Утлары
Роман

Карт шомырт хатирәсе (ахыры)

Без бетмәдек, без бар, без яшибез! Иң зур белем йортларында укыган онык-туруннар дөньяның төрле почмакларына таралдылар... Шомырт агачының ап-ак таҗларын җилләр үзләре белән ияртеп алып китәләр дә җиһанга сибәләр... Җилләр җиргә аклык тарата!

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

* * *

Дөрли-дөрли тайга яна. Һай-һай, әллә дөнья бетә инде, көнчыгыштан көнбатышка, җәһәннәм уты кебек, үз артыннан кара җир калдырып, аждаһа авызыннан бөркелгән утлы ялкын җирне ялмап кына бара. Бәрәкәтле Җир- ана куенына төшеп, борынлап чыгып, сайрар кошлар тавышына, кояшның җылы нурларында коенып үсәсе яшь үрентеләр дәһшәтле утлы ялкында куырылып кына киләләр. Гөлчәчәкләр, хәтфә үләннәр, күбәләкләргә, бал
кортларына кунып ял итәр өчен генә дип чәчәк аткан чәчкә таҗларын ухылдап, уфылдап килгән утлы ташкын йота бара. Тайга эченнән атылып чыккан җәнлекләр котылу әмәлен эзләп бәргәләнәләр. Көнчыгыштан көнбатышка чапсалар – тәмуг, көнбатыштан көнчыгышка таба – җәһәннәм! Куе кара зәһәр төтен тыннарын буа.
Әнә нәни генә, сылу гына болан баласына ут капкан, мескенкәй, әнисе янына килеп, ярдәм сорап бөтерелә, бәргәләнә:
– Булышсана, әни, коткарсана! – дигәндәй, ялварулы күзләре белән әнисенә карый, газапларыннан котыласы килеп чабып китә, тик аның саен ялкын көчәя генә барып, сабыйның үзәгенә үтеп, нәни боланны ут йомгагына әйләндергән. Әнкә болан, сабый тирәсендә бөтерелеп, булышмакчы булып, баласын җиргә төртеп екты да, үзәкләрне өзәрдәй җан әрнеше белән иңгелдәп, әллә нинди тамак төбе авазы белән сулкылдап кычкырып җибәрде:
– Балам! – диде бугай әнкә болан. – Сабыем, ниләр генә эшли алам соң мин?! Ничек кенә булышыйм сиңа?! Ничек кенә бу газаплардан коткарыйм?
Утны сүндермәкче булып, баласын кара җир өстендә аунатты. Болан баласы соңгы тапкыр керфекләре көйгән күзләрен тутырып әнисенә карады да, тере ялкын төргәге булып, куырылып килеп, җиргә егылды. Ыңгырашып, үзенә булыша алмаган әнисенә рәнҗеп, мәңгелеккә күзләрен йомды.
Әнкә болан баласы янында озак басып торды.
Аннан соң башын югарыга, күккә күтәреп, җаны иңрәп, әллә ниткән
авазлар чыгарып мөгрәде. Юк, мөгрәмәде, җан авазлары белән кычкырып, соңгы тапкыр сабые белән хушлашты.
Һәм көнбатышка таба чапты. Тик көнбатыштан да тайганы иңләп-буйлап тере ялкын килә иде. Җәнлекләр, кая качарга белмичә, котылу әмәлен эзләп, әле бер якка, әле икенче якка ыргылалар, әткә-әнкәләре, балалары – барысы да. Тик качып котылыр әмәл юк... Тәмугтан әле беркемнең дә качып котыла алганы юк! Ул барысын да тигезли.
Әнә Мифтахетдин, Гөлҗамал, Йөзембикә абыстай, нәни кызчык Әминә исемнәре уеп язылган эрбет агачына да ут капкан.
Вәхшилекнең тере шаһиты булган йөзьяшәр агач инде дөрләп янып бетте дигәндә, өстән, самолёттан, су койдылар. Чыжылдап сүнде ут, һәм...
Эрбет агачы караеп, инде әллә кайчаннан күпме генә яңгыр көтсәләр дә бер генә болыт әсәре дә күренмәгән күк йөзенә омтылып, Себер урманнарында харап булганнарга кара һәйкәл булып, сураеп басып калды.
Балаларын илгә озаткан Мифтахетдин белән Гөлҗамал, Йөзембикә абыстай, нәни болан баласы кебек тереләй пешеп газапланып үлгән сабый – тууга Йөзембикә абыстайның кәфенлегенә биләнгән Әминә – исемнәре, эрбет агачының кәүсәсен канатып, үткен пычак очы белән уеп язганда агачның сагызы агып төшеп, күз яшенә әйләнеп катып калган гәрәбә эреп төшеп, инде әллә кайчан җир белән тигезләнеп, мүк белән капланган каберләр өстенә тамды. Дөрли-дөрли, ахылдый-ухылдый килгән дәһшәтле
ялкын барысын да ялмады, аждаһа булып йотты.
Бу – Аллаһның вәхшилеккә булган каһәре. Газапланып үлгән
миллионнарча адәмнәрнең, тумыйча калган сабыйларның, яшәргә, нәсел калдырырга дип дөньяга килеп тә, ачлы-туклы яшәп, салкыннарда өшеп, Себернең бетмәс-төкәнмәс канечкеч черкиләреннән таланып, төрле авырулардан интегеп үлгән сөрелгәннәрнең, әти-әниләренең үзәкләрен өзеп харап булган сабыйларның рәнҗеше иде.
Әнисеннән ярдәм көтеп, яшь болан баласы тере ут йомгагы булып
әрнеп кычкыра. Янында баласын коткара алмаудан гаҗиз булып, әнкә болан: «Коткарыгыз!» – дип, җиһанга оран сала. Габдрахман хәлфәнең күбәләктәй нәни кызы Әминә янына – тереләй пешеп газапланып үлгән сабые янына – тезләнеп иңгелдәгән тавыш, каһәрле еллар аша әйләнеп кайтып, бу авазга кушыла.
Ә күктә, зәп-зәңгәр күктә, бәргәләнә-бәргәләнә, Гөлҗамалның җаны – ялгыз аккош сулкылдый:
– Гә-рә-ә-й, кайда син, улым?! Тавыш бир, балам Гәрәй!
Һәм канатлары белән күк йөзен кисә-кисә акчарлаклар – Енисей яры буендагы траншеяларда күмелгәннәрнең җаннары бәргәләнә:
– Аң булыгыз, кешеләр! Бу вәхшилекләр башка кабатланмасын!
Иртәме-соңмы, бу дөньядамы, мәңгелектәме, моңа гаепле адәмнәр җавап тотарлар. Беркемнең дә кеше гомерен өзәргә хакы юк!
Җирләр тетри, таулар җир белән тигезләнә, елгалар ярларыннан ташып чыгалар да, дөньяны су баса.
Ни өчен дөньяны чир басты? Моңарчы кеше белмәгән, ишетмәгән
авыру акылына килә алмаган кавемне өйләренә куып кертте, әби-бабалары, балалары, оныклары белән очраша алмыйча аптырыйлар.
Байлык, акча артыннан куып, бер-берегез белән очрашырга вакыт
тапмый идегезме? Инде хәзер менә вакытыгыз күп, тик очраша алмыйсыз, дип, хәтер күңел ишеген шакый. Бәлки, җаныгызда бер-берегезгә карата ярату, мәрхәмәт, ихтирам хисе уяныр.
Әти-әнисенең хәлен белергә вакыт тапмаган балалар: уллар-кызлар!
Үз туганы белән ата малын бүлешеп пычакка пычак килгән абый-сеңелләр!
Көнчелектән кара көеп, юктан гына тавыш чыгарып яшәгән күрше-күлән!
Бәлки, акылыгызга килерсез?!
Юк шул, адәмнәр чукракланганнар, ишетмиләр. Күрмиләр, күзләре
тонган. Маңгай күзләре генә түгел, күңел күзләре дә сукырайган адәмнәрнең.
Туган – туганы белән, күрше – күрше белән, илләр илләр белән сугыша.
Юк шул, әле дә аңына килә алмый кешелек! 

– Аң булыгыз, сак булыгыз, кешеләр! – дип, дөрли-дөрли яна тайга. Агачларның да орлыклары, коелып, Җир-ана куенына төшеп, яңа үсентеләр борынлап чыкмаслар. Җәнлекләр, кошлар бу урыннарга кире әйләнеп кайтмаслар. Озак еллар буена тайга кап-кара җир булып калыр, Җир-ана җәрәхәтләреннән арынганчы, бу вәхшилекләрне онытканчы.
Әйе, Җирнең дә хәтере бар!

* * *

Шомырт агачын яшен сукканнан соң, Котдусларның алма бакчасы
ничектер моңсуланып, ямансулап, ятим калды. Яңа язлар җиткәч, Аклык аланын хуш искә төреп, шомырт агачлары чәчәк атканда, бакчада тик умарта кортларының шомырт чәчәкләренең хуш исләрен эзләп безелдәшкән тавышы гына ишетелә иде.
Сиртмәле кое, коты чыгып:
– Инде минем кемгә кирәгем бар соң? Әнә һәрбер кешенең өенә су
кергән, кранны гына борасы. Шунда ук савытларына шаулап су тула. Рәхәт заманнар җитте. Суымны алучы юк. Тиздән мине күмәрләр, – дип, соңгы көннәрен көтә иде. Шомырт агачын яшен сукканнан соң шулай күңеле киселеп, җаны әрнеп калган иде коеның.
Коеларны күмәргә ярамый. Коены күмгән адәмгә су рәнҗеше төшәргә мөмкин!
– Сез минем юлларымны чистартсагыз, мин янә челтер-челтер итеп агып, көмештәй су белән тулармын. Бер йотым суга тилмереп мал вагоннарында барган тоткыннарны исегезгә төшерегез. Күммәгез мине, зинһар, тимәгез миңа! – дип кычкырасы килде Котдус карт үзе казыган сиртмәле коеның.
Яңа язлар килгән иде. Алмагачлар шау чәчәктә. Язгы җилләр Аклык аланыннан авылга шомырт чәчәге исен аңкытып исәләр. Тик бакчада аклык, сафлык таратып үсеп утырган карт шомырт агачы гына юк. Шомырт агачының яшен утыннан янып-караеп калган төбе, йөрәкләргә шом салып, сураеп тора. Моңсу, ямансу...
Иртә таңнан бакчага көч-куәтләре ташып торган ир-атлар баулар,
көрәкләр, баскычлар күтәреп килеп керделәр дә сиртмәле кое кырыена килеп бастылар.
Коеның йөрәге дерт итеп китте: димәк, күмәләр!
Коеның, сулышына буылып:
– Тимәгез, күммәгез мине, коеларны күмәргә ярамый, су рәнҗешен
алырсыз. Коены казып калдырган, балаларыма, оныкларыма эчәргә көмештәй саф суым калсын дип тырышкан Котдус картның җанын рәнҗетерсез! – дип кычкырасы килде. Тик тавышы чыкмады, тыны буылган иде. Кое чишмәсе каян да булса бәреп чыгарга юл эзли иде. Инде кое төбендәге су да чыпчык тезеннән генә калган иде. – Ишетмәделәр, минем ялваруымны ишетмәделәр, – дип, сулкылдап, әрнеп типте сиртмәле коеның
йөрәге. Бу – җирнең йөрәк тибеше иде.
Өстә көч-куәтләре ташып торган яшь ирләр озак итеп ни турындадыр сөйләштеләр, киңәштеләр.
– Менә тиздән, тиздән өстемә туфрак атарлар! – дип ыңгырашты кое чишмәсе. – Болай да инде энә күзеннән генә сулап торам лабаса. Инде бетәрмен, бөтенләй кибәрмен!
Ләкин кое төбенә балчык түгел, Котдус картның туруны төште дә өстән төшерелгән чиләкләргә ләм тутыра башлады. Чишмәнең тыны ачылганнан- ачыла барып, ниһаять, кое төбеннән көмеш су бәреп чыкты.
– Ишеттеләр! Иңгелдәп әйткән сүзләремне ишеттеләр, – дип куанды сиртмәле кое чишмәсе. – Рәхмәт сезгә, сулышымны ачтыгыз, үзегезнең дә барыр юлларыгыз якты булсын, гомерегез рәхәт үтсен! Мин сезгә хәер-догада булырмын, – дип, челтер-челтер итеп акты кое чишмәсе. Һәм сиртмәле кое кынысыннан көмештәй су белән тулды.
– Рәхмәт сезгә, күршеләр, булышканыгыз өчен рәхмәт! Коеларны
чистарту – саваплы эш. Кое мәңге суы бетмәслек, гел тулып тора торган бәрәкәтле кисмәк бит ул.
– Күптәннән чистартасым килеп йөри идем, нигәдер кул җитми торды. Аллага шөкер, инде бабайлар тыныч ятсыннар!
– Бу коеның суы бик тәмле! Минем әби чәй суына гел сезгә керә торган иде. Котдуслар коесының суы йомшак, такта чәй шундый әйбәт каралып чыгадырые, ди иде. Хатынга әйтермен әле, берәр чиләк су алып чыксын, – диде күршеләре.
Барысы да саубуллашып чыгып киттеләр.
– Тукта, коены чистарткан-чистарткан, шомырт агачының төбен дә казып алыйм әле. Әрәмәдән яшь шомырт агачы алып кайтып утыртырмын, – дип, каралып, сураеп утырган шомырт төбенә таба китте Габделхәйнең оныгы һәм үткен көрәген җиргә батырды. Ә агач төбеннән яшь үрентеләр чыгып килә иде! Бер генә урыннан да түгел, әллә ничә җирдән!
– Үлмәдем, яшим, җирнең бәрәкәтле дымын эчеп, күккә үрләрмен,
бакчаны хуш искә күмеп, янә чәчәк атармын, Хәбибулла карт белән
Котдус картның оныклары, туруннары кебек. Габдрахман хәлфәнең, Мифтахетдиннәрнең, Нәфисәләрнең нәселләрен дәвам итүчеләр кебек, мин, яшәреп, тамырларымнан яңадан борынлап чыктым, һәм күккә таба күтәреләм.
– Тамырың нык булса, дәһшәтле җилләр, яшенле яңгырлар гына
кешеләрне дә, агачларны да үтерә алмый! – дип, язгы җилдә җилфердәп куйдылар карт шомырт төбеннән борынлап чыккан яшь үсентеләр.

* * *

Гомерләр уза. Йа Аллам, инде күпләр, бу дөньяны ташлап, мәңгелеккә китеп барды. Дөньяга яшьләр килеп, үсеп-калкынып, әти-әниләрен алыштырды. Моңарчы шулай булган, шулай тиеш. Агачлар да көзләр җиткәч картайган, саргайган яфракларын җиргә коялар да язын сабыр гына, ипле генә итеп бөреләренең шартлап ярылуын көтәләр. Яшәү кануннары шундый. Бер килгән, бер китәсе. Әле генә дөньяның кендеге булып яшәгән, яхшы атларда дилбегә тотып, мәңгелеккә килгән кебек кыланган адәмнәр,
инде картаеп, мескенләнеп, капка төпләрендә җигелеп үзләрен көтеп торган арыган атларны күзәтәләр. Аларның итек табаннарын күреп үскәннәр калкынып, зур белемнәр алып, биек үрләр яулады.
Шулай икән, дөнья гел үзгәрештә. Әнә Алансу авылында «уфалла» арбасы, колхоз саламын «урлап» төягән чана тартып үскән, Янсуарга Җәүдәт абыйсының иске велосипедында көн саен укырга йөргән Дамир Шамил улы Муратовны – «Тасма» заводының генераль директорын – зур кара машина йөртә. Әти-әнисе сөенеп бетә алмый. Улларының орден- медальләренә, инде Рәсәйнең атказанган химия сәнәгате хезмәткәре булган олы улларының уңышларына авыл халкы шакката. Кайсы сөенеп,
кайсы көнләшеп аптырый. Ничек инде Рәсәйдә ике генә булган шундый зур заводның директоры була алган Шамил аганың улы, Хәбибулла белән Котдус Габделхәенең оныгы, гади авыл малае? Әнә авылда беренчеләрдән шәхси машина сатып алган! Хәзер әти-әнисенең кая да барасы булса, улларына гына хәбәр итәләр. Шунда ук кайтып ала яки машина җибәртеп алдыра уллары, рәхмәт яугыры бала! Нурания белән Шамилнең калага
чыгып киткәнен аптырап карап кала мәктәп директоры.
Химия фәненнән аны СССРның мәгариф отличнигы Люция Даутова укыткан иде.
– Дамир химияне яхшы белә, зур кеше булыр, – дигән иде. Хак сүз
булган, күрәсең.
– Икенче кызлары әдәбияттан, тарихтан бик көчле, – дип сөйли иде Ләлә Галимулловна. – Әйбәт шигырьләр, хикәяләр яза.
Тик анысы бөтенләй икенче юлны сайлады! Гаҗәбенә ни диярсең, Шамил Муратовның биш баласы турында да гел яхшы хәбәрләр ишетелеп тора!
Зурайды нәселнең бу буыны. Нурания карчык инде кияү киленнәрен, оныкларын, туруннарын санаганда бутала ук башлады. Күбесе бер үк төрле исемнәр туры килеп буталып бетә.
Сугыш вакытында Казанның Шамский хастаханәсендә үлеп, кемдер тарафыннан Яңа Бистә зиратында күмелгән Хәбибулла картның каберен табып, чардуган, таш куйдылар. Барып дога кылыр оныклары, туруннары күп, Аллага шөкер.
Без бетмәдек, без бар, без яшибез! Иң зур белем йортларында укыган онык-туруннар дөньяның төрле почмакларына таралдылар...
Шомырт агачының ап-ак таҗларын җилләр үзләре белән ияртеп алып китәләр дә җиһанга сибәләр...
Җилләр җиргә аклык тарата!

(Тәмам)

 

"КУ" 02, 2021

Фото: pixabay

Теги: проза чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик зур рәхмәт бу әсәр өчен!!! Күңелләрне айкандырды. Укыган саен үз әби-бабайларыбыз күә алдына килә торды. Әби- бабайларыбыз күптән юк, әнкәй- әткәйләр дә күптән гүрдә. Яшерәк чакта сорарга-тыңларга вакыт булмагандыр, могаен, ә хәзер сорар кеше юк...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик шэп роман булды бу! Авторга зур рэхмэт. Китабын да табып булса...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Китабы бар. Ике олеш. Кибеттэ дэ бар. Центральный библиотекада да бар Казанда.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Башыннан башлап укырга, китап формасында булса, жайлырак булыр иде. Нэфисэ белэн Солтангэрэй турында азагын таба алмадым.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Роман бик ошады, зур рэхмэт