Логотип Казан Утлары
Роман

Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)

– Ник елашасыз, еламагыз, әле минем туксанга җитеп намазлыкка ятып сәҗдәгә китеп үлгән мөселманны күргәнем юк иде. Миңа андыйларның туры килгәне булмады, – дип кабатлады. – Нинди бәхетле әби! Күрәсезме, елмаеп үлгән бит әниегез. Җәннәт кошы инде бу, бер ялгансыз әйтәм. Әбинең соңгы урыны җәннәттә булачак!

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

* * *

– Әни, син йокыңнан тордың, ахрысы, иртәнге ашны әзерләдем, әйдә чәйләп алыйк, – диде кызы Нурания карчыкка, әнисенең икәүләп намаз укый торган өйалды бүлмәсендәге тәрәзәгә күз салып, яңадан урынына барып ятканын күреп. Кояш инде шактый гына күтәрелгән. Өй түрендәге агачта чутылдап сандугач сайраганы ишетелә.
– Көн матур булырга охшап тора, әни, урамда бер җил әсәре юк. 

– Бәй, кызым, син ясин укыймыйсыңмыни, минем колагымда синең ясин укыган тавышың ишетелә. Хәзер, укып бетер инде, аннан соң чәйләрбез.
– Юк, әни, минем бүген Коръән укыганым юк әле. Кичкә укырга җыенам. Син авырмыйсыңдыр ич, бер торгач, яңадан барып яттың?
– Юк, кызым, Аллага шөкер, исән-сау йоклап тордым. Кем синең мәкам белән ясин укый икән соң, кызым? Шундый да матур, моңлы итеп укый инде җаным, йөрәкләргә сары майлар булып урала.
Кызы, аптырап, куркынып, әнисенә карап алды.
Шул көннән башлап Нурания карчыкның колагында иртәнең бер
вакытында тулы ясин чыктылар. Көн саен, бер көн калмыйча! Кызы укый торган мәкам белән, кызы тавышы белән укыйлар иде. Балалары бу хәлгә аптырады.
– Әни, әйдә докторга барып карыйк. Бу бит дөньяда булмаган хәл. Кешегә сөйләсәң, кеше ышанмас. Нурания карчыкның башы киткән, диярләр. Докторга күренергә, тикшеренергә кирәк.
– Шундый сүз сөйләгән кешенең үзенең башы дөрес түгел аның,
балалар. Димәк, Аллаһы Тәгаләдән миңа хәбәр бу. Җыена башла, Нурания карчык, тиздән җирдә җыясы тәгамеңне җыеп бетерәсең, минем янга кайтыр вакытың җиткән, дип, миңа күкләрдән хәбәр бу, балалар. Инде яхшы гына, сезләргә борчу китермичә генә үз урыныма, әтиегез янына, кызым Рәмзиям янына барып урнашырга язсын! Урын хастасы булып, сезне газаплап ятарга язмасын! Белмисез генә, балалар, кызым белән ярты җаным китте бит минем, яртылаш үлдем бит мин. Кеше якынын югалткач,
йөрәгенә кырык бер энә кадалыр икән. Кырык көн үткәндә, адәм шул энәләрнең кырыгыннан арыныр, ә бер энәсе гомерлеккә кадалып калыр да, сулкылдап, сызлап, җанын әрнетеп торыр, үлгәнче, гүргә кергәнче. Аны бары тик баласын югалткан кеше, бигрәк тә ана кеше генә белә ала. Алай дисәң, аталарның да йөрәге шулай ук әрнидер инде ул, тик ирләр йөрәкләрендә саклыйлардыр. Баласын югалткан ата-ана йөрәгендә ул
энәләрнең кырык бере дә әрнетеп, сызлап торалар икән ул, кызым. Төннәр буе Рәмзиям белән сөйләшеп ятам. Күз яшемне күрсәтеп, сезне борчыйсым гына килми. Ни өчен, нинди гөнаһларым өчен үземнән алда баламны күмдем? Яшәү дәверендә кыерсытылганнарны яклап, кеше балаларын карап-тәрбияләп, ун ел буе акылыннан киткән каенанамны анамнан артык күреп тәрбияләдем ләбаса. Ә миңа Аллаһы Тәгалә кеше күтәрә алмаслык кайгы бирде. Баласын күмгән ата-ана теге дөньяда тәмуг күрмәс, диләр. Ә мин тәмуг утларында монда янам! Үзем белмичә кылган гөнаһларым өчендер инде. Менә мин, туксанга җиткән карчык, әле һаман яшәп ятам. Ә кызым, оныкларын да күрә алмыйча, кара җир асларына кереп ятты. Берәрсен рәнҗеткән булганмындыр, күрәсең.
– Әй әни җаным, нинди гөнаһлар турында сөйлисең соң син?! Әүлияларга тиң кеше ләбаса син, әни. Алансу халкы арасында бер генә кеше дә синең турыда начар сүз әйтмәс.
– Әгәр кеше артыннан, үлде, җүнле адәм түгел иде, дип әйтерлек булса, яшәп тә торасы юк, кызым. Җирдә яхшы исем, яхшы эз, адәм рәтле балалар калдырып китә алмагач, яшисе дә юк. Әтиегез үзе артыннан әллә ни мал- мөлкәт калдыра алмады. Әмма ләкин нинди балалар калдырып китте! Менә бу – әтиегезнең җир йөзенә килеп калдырган яхшы исеме, якты эзе! Нәрсә ул дөнья малы? Дуңгыз каны бит ул. Ага да бетә, кызым, ага да бетә.
– Әни, Алансу авылы хатыннары балаларын беренче класска сиңа бирергә атлыгып торалар иде бит, әйеме? Аллага шөкер, улым, кызым Нурания сыйныфына бара, яхшы тәрбия, аң-белем биреп чыгара инде ул балама, дип сөенәләр иде. Хәтерлисеңме син шул көннәрне, хәтерлисеңме, әни?
– Хәтерләмәгән кая. Класска килгән нарасыйларымны нәни кулларыннан тотып язарга өйрәттем. Өлкән класс укытучылары, башлангычтан быел Нурания апа сыйныфы килә, тәртипле, белемле балалар килә, дип сөенеп торалар иде. Эшләгән бар эшемне җиренә җиткереп эшләдем. Тик мәктәп директоры гына бәйләнеп үзәгемә үтте. Укыту дәверендә үземә, сезгә бәйләнеп җанга тиде. Шамил абый балаларына билгене чамалап куегыз,
дип, укытучыларга һәрдаим әйтеп килде. Нинди үче булгандыр бездә, белмим. Әтиегез туры сүзле иде бит, тыныша алмадылар. Шуның шаукымы тигәндер, күрәсең. Ярар, анысын Аллаһ кулына калдырыйк, мин кичердем. Тик шунысы җанымны тырмап, яралап тора, бер генә дә исемнән чыкмый. Әтиегез бу якты дөньяларны ташлап киткәч, укытучыларны җыеп: «Кем дә кем дәресне өзеп Шамил аганы озатырга бара, шуның җәйге ялыннан бер көнен кисеп алам. Әгәр барсагыз, миннән пощады көтмәгез», – дигән.
Әтиегезне озатырга баҗасы Мәгъсүм Хисмәтов белән укучысы Наил Хәсәнов килделәр.
– Әйе, әни, мин бу көннәрне яхшы хәтерлим. Мәгъсүм җизни килеп бу хәбәрне әйткәч, чоланга чыгып үксеп-үксеп елаган идең. Ләкин каргамадың, рәнҗедең генә. Әти сугышта башыннан ахырына кадәр катнашып, сугыш беткәч тагын ике ел җимереклекләрне төзәтеп йөргән кеше ләбаса.
– Каһәр төшкән сугыш, әтиегез югары белем ала алмый калды шул. Яшь гомере сугыш кырында үтте. Әгәр югары белем алган булса, кем генә булмас иде. Зирәк кеше иде мәрхүм, юмарт кеше иде. Икәүләшеп читтән торып югары белем алырбыз дип хыялланган идек, булмады. Тупырдашып биш бала тудыгыз, Аллаһка рәхмәт. Исән-сау, тәрбияле, эш сөючән булып үстегез. Аннан соң Фәгыйлә әбиегез бөтенләй хәтерен югалтты. Кая анда уку кайгысы?! Аннан әтиегез авырып китте. Ә сез – бишәү! Бишегезгә дә белем бирергә, бишегезне дә олы юлга чыгарырга
кирәк. Шулай, кызым, әтиеңнең җәсәден зиратка күтәреп барганда,
укытучылар, күз яшьләрен сөртә-сөртә, дәресләрен дә өзеп тормыйча, тәрәзәдән карап калдылар. Шул мәктәпне төзегән, гомере буе шунда укыткан, ут эчендә бар булган сәламәтлеген бетереп кайткан сугыш ветеранын шулай мыскыл итеп озатты мәктәп директоры. Әтиеңне озатканда, мәктәптә дәресләрне дә өзеп тормадылар. Алансу авылы укытучылары: «Шамил ага, синең рухыңа дога кылыр өчен биш балаң, тугыз оныгың кала. Син гомереңне юкка сарыф итмәдең. Матур итеп яшәп,
безне ташлап китеп барышың. Бәхил бул, Шамил ага!» – дип, тәрәзәдән карап, күз яшьләренә коенып, үзләре белән бергә укыткан хезмәттәшен озатып калдылар. Укучылары утырткан каеннар да: «Шамил ага, яз җиткәч кенә, безнең бөреләребезгә яшәү суты тулып шартларга җыенгач кына, әле алтмыш дүрт яшең дә тулмаган килеш кайларга гына китеп барасың соң син? Күр әле син, сине озатырга күпме укучыларың, туганнарың, балаларың, оныкларың җыелган! Кояшы да бүген шундый да җете булып,
синең үзеңнең күңелең шикелле якты булып чыкты. Урының җәннәттә булсын, Шамил ага, бер килгән, бер китәсе», – дип озатты әтиеңне.

–Тагын бер үзәгемне өзгән вакыйга җаныма уелып калды, кызым, монысын мәңге оныта алмам, мәңге! Кызым Рәмзиямне, балага авыргач, бүлнискә мәктәпнең йөк машинасына утыртып озатып җибәрдем. Ул чакта хәзерге кебек өй саен җиңел машина юк иде. Балакаемны көчкә машина әрҗәсенә күтәреп салдылар, көчкә! Авыртуга түзә алмыйча, иреннәрен канатканчы тешләп ухылдый балам. Әле шактый гына мәктәп директорының өеннән чыкканын көтеп тилмердек. Озакка киткәч, ишекләрен шакыдым. «Сез
тизрәк җыенып чыга алмассызмы, кызым балага авырый», – дидем. «Вакыты җиткәч чыгармын. Барлык хатыннар да баланы бертөсле таба, синеке генә башкача тапмас», – дип, тагын да озак вакыт чыкмыйча торды. Әй кызым, йөрәгемнән каннар тамды инде шул чакта! – Нурания карчык, кесәсеннән кулъяулыгын чыгарып, күзләрен сөртеп алды. – Аннан соң чыкты да кабинага кереп утырды. Аңа ул вакытта нибары кырык биш яшь иде. Үзе укыткан укучысы йөк машинасы әрҗәсендә, балага авырып, дөньяга кеше тудырырга азапланып барганда, бу кабинага кереп утырды!
Аның барасы юлы да хәзерге кебек асфальт юл түгел бит әле. Балаларга үзе тәрбия бирергә тиешле кеше шундый буламы? Укытучы бар кешегә дә үрнәк булырга тиеш. Үзең тәртипле, әдәпле булмыйча, ничек итеп кеше тәрбияләп булсын ди?
– Әни, әни, син бүген әллә нинди әле, үткәннәрне искә төшереп,
йөрәгеңне бозып утырмасана. Үткән эшкә салават, диләр.
– Анысы шулай инде, кызым. Мин үзем бик бәхетле! Рәхмәт сезгә,
барыгызга да рәхмәтемнең чиге юк! Матур тормыш кордыгыз, аерылышып, бозылышып, минем йөрәгемне бозмадыгыз. Үзегезне дә балаларыгыз мине тәрбияләгән кебек тәрбияләсеннәр!
– Әни, ниләр генә сөйлисең соң син бүген? Хушлашкан кебек
сөйләшәсең. Әйдә, рәхәтләнеп серләшә-серләшә чәйләп алыйк әле.
Матур җәй айларында рәхәтләнеп сеңлең Сания апа, Фәүзия сеңлең белән Алансуда туган нигезеңдә яшәргә насыйп булсын! Син бит кыш буе, кайчан язлар җитәр дә, тупырдашып балаларым үскән туган нигезгә кайтырмын, дип тилмереп көтәсең. Тик безне борчымас өчен генә бер сүз дә дәшмисең. Алар шул ук көнне Казанга барырга булдылар.
...Төнге сәгать икеләр тирәсендә Нурания карчык кызы Раушанияне йокысыннан уятты. Төнге йокы күлмәгеннән генә тәрәзә каршына килеп басты да күзләрен кулы белән каплады.
– Кызым, уян әле, шундый матурлыкны күрми каласың лабаса. Әнә күр, теге ерак тәрәзәдән минем йөземә җиде төрле нур килә, шундый да якты нурлар инде. Гомеремдә андый яктылыкны күргәнем юк иде. Шул нурлар йөземне җылыта, шундый рәхәт, кызым! Әйдә, син дә күреп кал.
– Әни, ни сөйлисең? Ул тәрәзәдә тычкан уты кадәр генә ут яна.
Берәрсенең авыруы, йә кечкенә баласы бардыр. Бернинди нур юк, синең күзеңә генә күренә. Әйдә, ятыйк инде, иртән иртүк торасы бар, ятыйк. Нурания карчык ул күргән нурны кызының күрмәвенә аптырап урынына барып ятты да «Аятел Көрси» догасын укыды:
– Аллаһу лә иллә һү...
Иртән иртүк торып чәйләр эчкәч, кызына:
– Кызым, абыеңа шалтырат, бүген минем аларга мунчага барасым килә, мунча ягып җибәрсен дә мине килеп алсын. Дүртегездә дә торып чыктым, инде абыеңа барасым килә. Безгә килмәде дип хәтере калмасын.
– Ярар, әни, хәзер шалтыратам. Әгәр өйдә булсалар, мунча ягар, барасың килгәч килеп алыр.
– Апаңа да шалтырат, ул нигә миңа әйтмичә Чехиягә китәргә җыена икән? Бу нинди тузга язмаган эш? Хәзер үк җыеп бир әле апаңны! Ничек инде капылт кына чыгып китәсе иткән? Гел юлда йөреп торасыз инде. Сез кайтканчы йөрәк тыныч түгел, хәвеф-хәтәрдән Аллаһ сакласын!
Раушания тиз генә апасының телефонын җыеп әнисенә сузды.
– Әлү, кызым, нихәлләрдә сез? Ирең, балаларың, оныкларың
авырмыйлармы? Кызым, син чит илгә чыгып китәргә җыенасың икән, никтер миңа әйтеп торасы итмәгәнсең. Ничекләр генә көтеп җиткерим сине, ничекләр генә көтеп алыйм?
– Әни, әгәр, китмә, дисәң, китмим. Алдан әйтеп куйсам, кан басымың күтәрелер дип курыктым, шуңа гына әйтмәдем. Барыбыз өчен дә кайгырып, төн йокыларыңны калдырасың бит.
– Юк, кызым, минем өчен генә барасы юлларыңа бармый калма, Алла теләсә, күрешербез әле. Исән-имин барып кайтырга язсын!
Олы улы Дамирга барып җитеп, өйлә намазын укыганнан соң, озаклап сөйләшеп утырды Нурания карчык. Инде шактый еллар элек катыланган колагы чебен очкан тавышны да ишетә иде. Узган гомерен, әби-бабаларын, ире Шамилне яратып искә алдылар. Аннан балачакта үзе карап үстергән сиксән биш яшьлек Сания сеңлесе белән озак итеп телефоннан сөйләште:
– Сания, ничек яшәп ятасың, кызың, оныкларың исәннәрме? Мин менә улыма, Дамирыма килдем әле. Балаларымның барысын да йөреп чыктым, инде менә Дамирыма мунчага килдем. Әй бәхетле дә яшәдем соң, Сания! Балаларыма зур рәхмәтем! Әүвәлге авырлыклар үттеләр дә киттеләр. Бүгенге көнем, әлхәмдулиллаһи, Аллаһыма рәхмәт.
– Апа, апа, – ди Сания, – кара ничек ачык ишетәсең. Быел Алансуда рәхәтләнеп яшәрбез әле. Тагын бергә Алансуда җәйләрбез, Алла кушса. Дөньясы бик матур, бик рәхәт бит, апа! Бергәләп матур итеп яшик әле. Без синең белән ачлыгын да күрдек, ялангачлыгын да. Хәзерге көнебез бик рәхәт.
– Ярар, Сания, икенде җитте, намазга соңга калмыйк.
Нурания карчык икенде намазын укырга кереп китте дә, балалары күпме генә көтмәсен, әйләнеп кире чыкмады. Улы, акрын гына ишек шакып, әнисе янына хәл белергә керсә, әнисе, намазлыгы өстенә ятып, сәҗдәгә киткән дә шунда мәңгелеккә күзләрен йомган иде.
Март аеның егерме тугызы. Нурания карчык хәләле Шамил, кызы
Рәмзия кебек, март аенда – табигать уянганда, агач бөреләренә яшәү суты тулып шартлап ачылырга торганда – балаларының барысы белән дә хушлашкан кебек сөйләшеп, бер кешене дә мәшәкатьләмичә, мунчалар кереп, тәһарәтләнеп, сафланып, бу дөньядагы соңгы намазын укып, фани дөньяны ташлап китте. Гомере буе Аллаһыдан: «Йа Раббым, тыелганнардан тыелып яшәргә насыйп итсәң иде, кеше кулларына калдырмасаң иде!» –
дип теләгәннәре кабул булды ак әбинең. Туксан яшь туларга бары өч ай калган иде. Бер атна элек кенә Шамилнең вафатына утыз ел үткәненә зурлап Коръән ашы үткәргәннәр иде. Улы чакырып китергән «ашыгыч ярдәм» машинасы докторы мөселман
кешесе булып чыкты. Әбинең елый-елый шешенеп беткән балаларын, оныкларын күреп:
– Ник елашасыз, еламагыз, әле минем туксанга җитеп намазлыкка ятып сәҗдәгә китеп үлгән мөселманны күргәнем юк иде. Миңа андыйларның туры килгәне булмады, – дип кабатлады. – Нинди бәхетле әби! Күрәсезме, елмаеп үлгән бит әниегез. Җәннәт кошы инде бу, бер ялгансыз әйтәм. Әбинең соңгы урыны җәннәттә булачак!
Алансуда яңа кабер. Нурания карчыкны кызы Рәмзиясе янына
җирләделәр. Март ахыры булса да, көн җилле, салкын, яңгырлы иде. Әллә балаларының хәсрәтенә кушылып, җиһан елый?! Җанга авыр. Әниләрне озату, алардан мәңгелеккә аерылу үзәкләрне өзә. Әни җаным, яшәү дәверендә үзем дә белмичә берәр авыр сүз әйтеп рәнҗетмәдемме икән? Безнең эштән кайтуны тәрәзәдән карап тилмерепләр көткәнсеңдер. Ә без, эш, эш дип, дөнья кудык.
Алай дисәң, үзегез бит безне:
– Тырыш булыгыз, балалар! Тырышкан тапкан, ташка кадак каккан, – дип өйрәтеп үстердең. – Сез Алансуның ике уңган, иң булган, бер-берсе белән ярыша-ярыша, бер-берсеннән ак көнләшү белән көнләшеп яшәүче нәсел дәвамчылары. Инде тузгытылган, тар-мар ителгән ике нәсел – Котдуслар һәм Хәбибуллаларның – якты исемнәренә хыянәт итәргә, тап төшерергә хакыгыз юк, – дип тәрбияләдегез.
Инде менә киттең. Рәнҗеп кенә китә күрмә, әни! Без сезне догабыздан ташламабыз. Биш вакыт намазыбыз артыннан әти-әниебезгә, вакытсыз дөньядан киткән сеңлебез Рәмзиягә, әби-бабаларыбызга җәннәтләребезне насыйп әйлә, дип, һәрдаим догада торырбыз.
Җыелышып әти-әнисез буш нигезгә кайттык. Кыш буе ягылмаган салкын өйдә бушлык. Беркемнең берни турында да сөйләшәсе килми. Әйтерсең, әни белән бергә нигезнең дә җаны чыгып киткән! Инде унбиш еллап кышларын ялгыз гына ямансуланып кала торган, ләкин әле җәй җиткәч кайтырлар, яшәү дәвам итәр, дип, көзләрен сагышланып, кызгылт-сары яфракларын җиргә коя торган, әтиләре Шамилнең урманнан күчереп алып кайтып утырткан имән агачы да моңаеп калган.
– Кая киттең соң син, Нурания карчык? Шундый игелекле балалар
үстереп, рәхәткә чыккач кына, безне ташлап кайларга китеп барышың? – дип, имән агачының бөреләре шартлап ачылыр. Келәт почмагында Нурания карчыкның сиксән яшенә кадәр умарта кортларын караганда кия торган, ире Шамилдән калган битлеге нәүмизләнеп эленеп тора.
– Әйдәгез әле, газ мичен ягып җибәрик, өйгә җылы төшсен, – ди
абыйлары. – Җаннарыбыз да җылынып китмәсме? Нигезне ташларга ярамый, югыйсә әти-әниебез, әби-бабаларыбыз рәнҗер! Бер-беребез белән тату, дус булып, һәрдаим ярдәмләшеп яшик, туганнар! Бу безгә әти-әниләрдән, ерак бабаларыбыздан васыять! Безнең мал бүлешеп, ямьсезләнеп яшәргә хакыбыз юк!Ишетәсезме, хакыбыз юк! Әгәр дә без шундый түбәнлеккә төшсәк, алар безне кичермәсләр! Оныкларны да шулай итеп тәрбиялик! Безгә гасырлар аша ерак бабаларыбыз шулай дип дәшә: «Тату яшәгез, балалар, оныклар, туруннар! Татулыкка ни җитә?!»
Кыз туганнар, – дип дәвам итә абыйлары, – нигезгә ешрак кайтып йөрергә тырышыгыз, әни сездә яшәде, әнине сез тәрбияләдегез. Рәхмәт сезгә! Шулай килешик, нигез мәңгелек, әти-әниләрне рәнҗетмик! Әйе, әби-бабаларыбызның, әти-әниләребезнең кан хәтере безгә әллә ничә буыннар аша дәшә:
– Нәселне саклагыз! Нәселне бетермәгез! Бу – безнең сезгә васыятебез.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 02, 2021

Фото: pixabay

Теги: проза чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев