Логотип Казан Утлары
Роман

Кыпчак кызы Аксанә (ахыры)

Ул әле һаман үзенең беренче мәхәббәте турында уйлана иде. Инде күпме еллар үткән, югыйсә. Ничә еллар аны оныттым дип ышанып йөрде. Мәхәббәткә хыянәт итеп, сөйгәнен ташлаган, башкага өйләнгән егеткә тугрылык сакла, имеш... Бу бит горурлыкны югалту, үзеңне санга сукмау, түбәнчелек дигән сүз...

Романның башын монда басып укыгыз.

Унынчы бүлек

1
Эш сәгате чыкты. Владлен әкренләп өйгә кайтырга җыена башлады. Башкалар да урыннарыннан кузгалып, хуҗа яныннан, бөгелә төшеп, берәм-берәм ишеккә узарга кереште. Лебедевның офисы Көнбатыш илләрендәгечә үзара пыяла белән генә бүленгән бер зур бүлмәгә урнашкан иде. Эш көне тәмамлануга карамастан, күпчелек китәргә ашыкмыйча, компьютерына берегеп, әле эшен дәвам итә. Лебедевның уң кулы булган баш бухгалтер Дебора Феликсовна компьютер экраныннан нәрсәләрдер чүпләп, тиз-тиз генә принтерына күчереп куйды. Владлен үзенең баш бухгалтерын Нью-Йоркта махсус укытып кайтарды. Аның офисында әнисе ягыннан кардәшләре, хәтта әнисе белән бертуган апасы компаниясендә тәҗрибә туплаганнар да байтак кына иде. Акча туплау тәҗрибәсе елдан елга, гасырдан гасырга камилләшә килгән. Лебедев шул традицияне яңа Мәскәү шартларында кулланышка кертү эшен җәелдереп җибәргән иде.
– Дебора Феликсовна, бизнес эшенең аның очы-кырые юк. Сез болай да биш кешелек хезмәтне үз җилкәгезгә алдыгыз. Азрак ял да итегез. Иртәгә башкарасы эшләр калып торсын. Яңа көнгә яңа көч җыегыз.
– Ерак Көнчыгыш төбәгендә яшәүчеләр арасыннан клиентура эзли идем. Акча бирә торган эш бервакытта да алҗытмый бит ул, Владлен Семёнович. Совет системасында тәрбияләнгән хезмәткәрләрең кичке алты тулганны гына көтеп утыралар. Эш тәме белән ләззәтләнү һәр кешегә дә бирелми, күрәсең.
– Дебора Феликсовна, сез бит Пласидо Домингоны яратасыз?!. Оныта да язганмын, кичә миңа аның концертына ике билет китергәннәр иде. Ул бүген Кремль сараенда җырлый. Башланырга кырык минут вакыт калды. Өлгерерсезме?
– Унбиш минутлык юл, – диде Дебора Феликсовна. – Концертка махсус киенеп-ясанып йөрү бетте бит хәзер. Концерт башланганчы, әле мин кичке ашны ашарга да өлгерәм.
***
Офисында берүзе калгач, Владлен Монте-Карлога шалтыратты:
– Кәефләр ничек, чибәркәем?
– Менә синең яныңа кайтырга җыенам. Иртәгә самолётка билет китерәчәкләр.
– Машина белән генә кайт. Анда минем иң яраткан машинам «Бентли» тутыгып ята. Рульгә Жораны утыртсаң, ике тәүлектән кайтып та җитәсез. Сорарга онытканмын. Минем бәләкәчем анда ниләр майтара?
– Яраткан кызың иртәнгә кадәр төнге клубларда күңел ачып йөри дә көндез йоклый. Караңгы төшкәч, тагын чыгып китәчәк. Мин аны күрмим дә диярлек.

– Ярар, син аңа ачуланма инде. Кияүгә чыкканчы йөреп калсын. Бала тапкач, күңел ачарга вакыты бик калмас.
– Кияүгә чыгу турында уйлап та карамый. Инде мин аның гаилә кора алуына да ышанмыйм.
– Корыр, кайгырма. Мин аңа менә дигән япь-яшь олигарх табып бирермен.
Мин яккан майлы ипине ашап ятучы ничә дистә егет бар монда. Әйдә, йөреп калсын, син аңа тел тидермә.
– Игорь да мин шалтыратсам гына сөйләшеп ала. Ул да синең шикелле үк кораблары өчен генә яши. Монда мин бер ялгыз. Сөйләшер кешем дә юк.
Лебедевның беренче хатыныннан туган өлкән улы Игорь Лондонда «Океан юллары» компаниясенең филиалын җитәкли иде. Әтисенең эшен тулысынча үз кулына алуны Игорь зур түземсезлек белән көтә, җае чыккан саен, шуны якынайтырга төрле чараларын да күреп тора иде.
– Оксюша, синең яшьлек мәхәббәтеңнең диңгезгә чыгаруны сорап миңа ялынуын әйткән идем. Аның исемен ишеткәч, синең пульсың туктамагандыр бит? Мин аңа, синең исемеңне йөрткән корабыма утыртып, круизга чыгарга вәгъдә бирдем. Киоскта газета-журналлар сатачак. Стукач булып, экипаждагы вакыйгаларны миңа җиткерүне дә өстенә алды. Бүгенге көндә кем пенсиянең кысыр акчасына яши алсын инде? Ул, мескен, корабның гальюннарын3 юарга кушсам да риза иде. Андый эшне кушмадым инде. Сине кызгандым. Мин аны син кайткан көнне Юсупов сарае янындагы коттеджга кунакка чакырдым. Килергә вәгъдә бирде. Туйганчы сөйләшерсез. Аның исеме ничек әле? Бергә эшләгәндә дә хәтерли алмый идем. Каян таба алар телеңне сындырырлык ямьсез исемне?!
Берничә минут Оксана дәшми торды.
– Нигә шатлыгыңны уртаклашмыйсың? Әллә шатланудан телеңне йотып җибәрдеңме? Әйт, канәгатьме син Рахманкуловны кунакка чакыруыма?
– Инде бит никадәр вакыт үтте. Без тәмам картайдык. Ул да картаеп беткәндер? Аны ни өчен кунакка чакыруыңны мин яхшы аңлыйм. Менә синең яшь чакта сөйгән егетең! Нинди карт, нинди ябык, бөкрәеп беткән. Круизга билет алырга да акчасы юк. Ялынып миңа килгән. Шуларны күрсәтеп, дәрәҗәсен төшерер өчен генә чакыргансың бит син аны. Мин бит аны кунакка чакыр, дип синнән сорамадым. Беләм, син, Влад, инде менә ничә ел аннан көнләшүдән тыела алмыйсың.

3 Гальюн – кораб бәдрәфе.
– Ярый, җитәр. Бу сүзләреңне син хахалең каршында әйтерсең. Бывай! «Бентли»га утырып кайт. Туган авылыңа да кереп чыгарсың. Чистые Криницы юл өстендә бит.
Алар, саубуллашмыйча гына, сөйләшүдән туктадылар.

 

2
Оксана Монте-Карлода инде тугыз ел яши иде. Ул торган вилланың икенче каты тулысынча Оксана карамагында. Беренче катта бакча караучы, аш пешерүче, шофёр яши. Лебедевның коттеджы иң кыйммәтлеләрдән түгел. Әнә өстәрәк, тау битендә, Рәсәйнең беренче президентының кызы белән кияве яши. Ул вилланы унтугызынчы гасырның урталарында мәшһүр Британия лорды салдырткан булган.
Оксана тәрәзәдән карады. Аның йокы бүлмәсе каршында гына бакчачылык фәненең иң югары казанышларын кулланып, назлап үстерелгән роза куаклары. Зәңгәр чынаяк плитка җәйгән сукмак боргаланып аска, капкага таба төшеп китә. Капка Һолливудның иң якты йолдызларын кино фестиваленә җыя торган сарайга таба каратып утыртылган. Капкадан чыгып, уңга борылсаң, пассажир лайнерлары туктый торган портка юлыгасың. Сулга борылсаң, миллионерларның тынгысыз акчаларын кесәләреннән бушатырга көйләнгән мәшһүр казино. Казинога янәшә, төн кунган өчен гади эшченең еллык эш хакын бер тәүлектә йотып җибәрә алган мәшһүр отельләр, төнге клублар, җенес кыбырсуын басар өчен, төрек солтаннарының серальләрен артта калдырган кәнизәк йортлары бар.
Эшенең ярты өлешен Лондонга күчергәнгә кадәр, Лебедев елның ярты өлешен диярлек монда яшәп ала иде. Кызлары Марианна Париждан күчеп килгәнче, ике елдан артык, сигез бүлмәле, бассейнлы, зур бакчалы виллада ул ялгызы яшәде. Әнисе исән чагында туган авылына кайткалап йөрде. Хәзер инде Мәскәүдән һәм Лондоннан тыш кайтыр җир дә юк.
Җәйнең эссе айларында һәм кышларын Оксана Монте-Карлода яши иде. Мәскәү янындагы мәшһүр Йосыпов сарае – Архангельск янындагы коттеджларына ул Яңа ел бәйрәмен каршыларга һәм, диңгез һавасы туйдырганнан соң, ылыс исен сагынган чакларында кайта. Шушы коттеджлардан тыш Лебедевнең Арбат тыкрыгында йортның өченче каты, ниһаять, Одессаның Аркадиясендә тыйнак кына ике катлы дачасы бар. СССР таркалганнан соң, башта биш, аннан соң җиде, ниһаять, утыз океан лайнеры, Алланың бер кодрәте белән, Владленның хосусый милкенә әверелде. Кораблар гизүеннән акча ясарга Владлен Кара диңгез пароходчылыгында өйрәнгән иде. Кораблар үзеңнеке булгач, акча ясау тагын да уңышлырак булып чыкты. Лондондагы һәм Сингапурдагы банкларына доллар елгасы агып керә башлады. Оксанага аның туган авылы Чистые Криницыда йорт салмакчы иде, хатыны каршы килде. Аңа бабасының бабасыннан калган, саман кирпеченнән салынган камыш түбәле хатадагы балачак оясы чиксез истәлекле һәм газиз иде. Балалары ул йортны өнәмәделәр. Владлен да бер тапкыр күреп кайтты да онытты.
Иренең байлыгы Оксанадан читтә кала килде. Яшәү шартларының уңайлы һәм рәхәт булуы аңа бернинди шатлык-куаныч китерми иде. Әйе, ул күп миллион долларга төшкән коттеджларда яши, әмма никадәр тырышып караса да, аларны үзенеке итеп күз алдына китерә алмый иде. Кайчакларда студент елларындагы туңдырма тәме, студент ашханәсенең кәбестә шулпасы искә төшеп сагындырып ала. Әмма Оксананың мул сулы тирән елга шикелле тыныч яшәеше үзгәрешсез һәм куанычсыз ага бирә иде.

Ә менә бүген... Оксана бу исемне оныттым, инде күптән тынычландым, аның белән очрашсам да, бернинди дулкынлану, югалып калу булмас, дип инанып беткән иде. Иренең авызыннан ишетелгән шул таныш исем көтмәгәндә бәгырен әрнетте, шул әрнү аша тынгысыз рәхәтлек йөрәгенә килеп кадалды. Тамакка ачы төер килеп утырды һәм, бер сәбәпсез, бәгырьләрне көйдереп, Владленга ачу килү, рәнҗү китереп бәрде. Иренең хәйләкәрлеген, акыллы, культуралы, үзен-үзе тота белүе аны һәрчак коткарып килүен Оксана бергә яши башлагач кына аңлый алды. Бу юлы да Рахманкуловның исемен искә алуы, син кайткач, мин аны кунакка чакырам, дип әйтүе Оксанадан: «Юк, чакырма. Минем аны күрәсем килми», – дип әйттерер өчен генә кузгатылган сүз иде. Хатынының: «Әйдә, чакыр!» – дип җавап бирүен һич көтмәгән иде ул. Бәлки, Оксанага «чакырма», дип әйтергә кирәк булгандыр? Бу очракта гаиләнең җайга салынган, тыныч, ышанычлы агымына Рахманкуловның исеме килеп кереп, хисләр киеренкелеге тудырмас, нервыларны бозып ташламас та иде.
Уйлый торгач, Оксана, юк, мин дөрес эшләдем, үкенергә кирәкми, дигән фикергә килде. Владленның баеп китүен, җәмгыятьтә яулаган урыны белән мактанасы килүен Рахманкуловка белгертәсе килә иде аның. Рәсәйдә пенсионерлар ачлы-туклы, кимсетелеп яши. Бәлки, Габдрахман да хәзер шул хәлдәдер. Владленның: «Кыз чагында син менә нинди кешеләр белән йөргәнсең», – дип, астыртын гына мыскыллап аласы килгәндер. Оксана бүлмәдә йөрүеннән туктап, көзге каршына барып басты. Кырау төшеп, соргылт төс кергән, дулкынланып торган куе чәч. Кызы Марианна әнисенең чәчен буятырга ничә тапкыр кыстап карады. Ул бит беркем белән аралашмыйча, бикләнеп яши. Юк, Оксана чәчен буятмаячак. Хәтта макияж ясатып, төсен дә үзгәртмәячәк. Күз кырыйларын, авыз читен, ияк астын каплый башлаган җыерчыкларын да тигезләтмәячәк. Аның карасу зәңгәр күзләре һич тә үзгәрмәгән. Керфекләре дә кыскармаган, сыекланмаган. Буй-сыны да кыз чагындагыча диярлек. Оксана атнасына ике тапкыр фитнеска йөри, ел әйләнәсенә диңгездә су коена, йөзә, дайвинг4 белән шөгыльләнә. Гәүдәсенең җыйнаклыгын саклар өчен генә түгел. Алар нәселендә бер генә юан хатын-кыз да юк. Гәүдәсенең зифалыгы токымнан. Элек гимнастик күнегүләр ясаганда, шулай иде. Хәзер йөзгәндә, тауларга менеп йөргәндә, Оксана һәрвакыт тән рәхәтлеге, мускул шатлыгы тоеп ләззәтләнә.
Әгәр очрашсалар, Габдрахман Оксанада Одессада яшәгән елларындагы мәхәббәте исән саклануын тоеп алачак. Нишләр икән ул, ниләр кичерер икән мине күргәч?..
Шушы уйларга чумып утырганда, асрау Оксананы кичке ашка чакырды. Оксана инде күптән балык ашы, яшелчә-җимеш белән генә туклана иде. Ул аскы катка төште. Өстәлгә Оксананың яраткан ризыкларын куйганнар. Ипи, бал, кыздырылган бәрәңге. Сөт өстендә томалап пешерелгән йөзем әкәм-төкәме. Өстәл уртасындагы зур фарфор тәлинкәдә парда пешкән форель балыгы, аның тирә-ягына диңгез үсемлекләре тезелгән. Шунда ук диңгез керпесе уылдыгы, кальмар, устрица, европалыларның иң яраткан ризыгы – диңгез кысласы – омар да бар. Аны Урта диңгездә генә тота алалар. Диңгез ризыкларының тәме ачыграк сизелсен өчен, араларына вак, хуш исле лимон туралган.
Оксана, минераль су кушып, ярты стакан «Шато-икем» шәрабе эчте. Бер телем ипигә бал ягып ашады да ярты стакан минераль су белән иртәнге ашын тәмамлап куйды.

4 Дайвинг (ингл.) – су астында йөзү.
Ул әле һаман үзенең беренче мәхәббәте турында уйлана иде. Инде күпме еллар үткән, югыйсә. Ничә еллар аны оныттым дип ышанып йөрде. Мәхәббәткә хыянәт итеп, сөйгәнен ташлаган, башкага өйләнгән егеткә тугрылык сакла, имеш... Бу бит горурлыкны югалту, үзеңне санга сукмау, түбәнчелек дигән сүз. Оксана һаман әле егетнең исемен җиңел генә әйтә алмый иде. Аңа кияүгә чыккан булса, иренең һәм үзенең бер тапкыр ресторанга кереп ашап чыгарга да җитмәгән пенсиясенең мескен акчасына, теләкләреннән баш тартып, ачлы-туклы, иске-москы киеп яшәмәс идеме?.. Андый тормышта, билгеле, Ауропаның гына түгел, дөньяның иң күренекле, иң бай кешеләре генә урнаша алган Монте-Карло Оксананың төшенә дә кермәс иде. Әйе, ул элек йөргән егетен күрәсе килүен иренә сиздерде. Мондый чакларда, әлбәттә, Владлен тавыш куптармый, хәтта канәгатьсезлеген дә белгертми. Шул ук вакытта Оксана иренең һәрнәрсәгә, хәтта хатынының тойгыларына да хуҗа булырга тырышып яшәгәнлеген яхшы белә.
Өйләнешкән елларны Владленның хатынын иң кыйммәтле мал итеп башка ирләрдән теш-тырнагы белән сакларга тырышуы ачыктан-ачык сизелеп тора иде. Башта Оксана моны аңлый алмаган булып кыланды. Иренең табигате шундый: Җир йөзендәге һәр кыйммәт торган нәрсә аныкы булырга тиеш. Әгәр иң кыйммәт, иң затлы нәрсәне аңа бирергә теләмәсәләр, ул җаен табып, барыбер тартып алачак. Оксана иренең бизнесына бәйле кешеләргә күрсәтеп мактаныр өчен тотылган затлы бер брэнд булып яшәде. Затлы нәрсәне саклыйлар, кадерен беләләр. Владлен да хатынының кадерен белде. Оксана теләкләренең һәммәсе үтәлеп килде. Бары бер теләк тормышка ашырылмады, бу – яратышу. Аларның затлы, күркәм мөнәсәбәтләрендә мәхәббәткә урын юк иде. Бәлки, кайчандыр мәхәббәтнең нәрсә икәнлеген ул аңлагандыр да... әмма Владленның хәзерге вакыты, көче, хәтта тойгылары бизнеска тотылып бетә, шунлыктан мәхәббәткә теләк тә, дәрт тә, вакыт та калмый. Оксана картая башлады. Владленны яшьрәкләрне, кайнарракларны эзләргә мәҗбүр итте. Инде Оксанага бәя түләнгән. Затлы ашау-эчү, затлы торак, иң данлыклы кутюрье теккән затлы элитар кием. Лебедевның хатыны хәзер инде коллегаларына горурланып күрсәтерлек түгел иде. Яшьрәк чакта Оксана өстендә нәкъ шул вазифа иде бит.

 

3
Ял җитте. Лебедев, кая барырга белмичә, ялгызы кабинетында утыра. Ярата иде ул офистагы кабинетын! Диварларда эре масштаблы кыйммәтле карталар. Владлен аларны, заказ биреп, Лондоннан эшләтеп кайтартты. Диңгезчелек тарихында җуелмаслык эз калдырган «Олимпик», «Титаник», «Нормандия», «Куин Мери», «Андреа Дорио», «Канберра», «Котти Сарк», «Фермонилы», «Лейтнинг» кебек җилкәнле корабларның, тарихка кереп калган лайнерларның затлы сурәтләре. Түр диварда буйдан-буйга шул ук Лондоннан кайтарткан, палисандр агачыннан ясалган шкафлар. Урта шкафның бары тик Владлен гына белгән бер сере бар иде. Тотка астындагы бер сәдәф-кнопкага бассаң, шкаф ишеккә әверелә дә электромотор ярдәмендә акрын гына ачыла башлый. Яшерен бүлмәгә керергә юл әзер. Ул бүлмәдә ике зур суыткычта төрле илләрдән, төрле диңгезләрдән кайтарткан диңгез деликатеслары. Европа илләреннән, Япониядән китертелгән экзотик ашамлыклар һәм иң затлы, иң кыйммәтле эчемлекләр. Бүлмәнең ишеге Владленга кирәкле эшмәкәрләргә, дәүләт түрәләренә һәм иң чибәр хатын-кызга гына ачыла иде. Туксанынчы 
елларда Лебедев оештырган компания эшли генә башлаган чорда шкаф-ишек шактый еш ачыла иде. Затлы эчемлекләр дә, деликатеслар да атна саен яңарып тора иде. Соңгы елларда кыйммәтле кәеф-сафа кору аны әллә маемлаттымы, әллә картая башлаган тән бу татлы гөнаһны, тәмле туклануны күтәрә алмый башладымы, инде ул кирәкле кунакларны аена, күп дигәндә, ике-өч кенә тапкыр сыйлау белән чикләнеп яши башлады. Бәлки, бүген дә төнге клубта, элита гына җыела торган банкет-мазарда танышкан берәр озын ботлы чибәрне чакырып, күңел юшкынын кырып, юып ташларга кирәктер? Тик менә теләк бик сүлпән. Ни булды Владленга?! Әллә инде ул көнләшә дә белми башладымы? Шул яшерен бүлмә ләззәтләреннән тыш, Владлен Семёнович үзеннән утыз яшькә яшьрәк горлефрэнд белән даими төн куна иде. Ул аңа Патриаршие Пруды дигән ымсындыргыч урында ике бүлмәле фатир булдырды. Мәскәүгә ГИТИСка укырга килгән җиреннән башкалада калган Светлана – Кубань кызы иде. Владленның Светланадан туган кызына инде алтынчы яшь. Диңгез суы сусауны басмый. Аны эчкән саен эчәсе килү көчәя генә бара. Чибәр хатын-кыз да шулай. Аларның саны күбәйгән саен, күбәйтәсе килү арта, көчәя генә тора.
Аның тагын бер мавыгуы – чакыру белән килеп җитә торган иң затлы кәеф-сафа күбәләкләренең телефоннары ноутбукка язылган. Кнопкага басып, Владлен барлык исемнәрне укып чыкты. Ни гаҗәп, шуларның берсен генә дә чакырасы килмәде. Йөрәк әрнүен баса алырлык яңа мавыгу, яңа объект кирәк иде. Төнге клубка барып, нечкә билле, зур, авыр күкрәкле, мендәр арт санлы берәр кызны үзенең әле яңа салдырткан буш квартирына алып кайтып, бәлки, Оксанадан үч алырга кирәктер? Ике балалы хатынын ташлап, Оксанага өйләнүенә ике елдан утыз ел тула. Утыз ел эчендә үзенең яшьлек мәхәббәте – хәерче татаринын һаман онытмаган, стерва! Шушы еллар эчендә, димәк, аның тәне генә минеке булган. Хурлык! Аерылганыннан тыш, Оксана аның никахсыз хатыннары барлыгын да, атнасына ике-өч тапкыр төнге клубтан төн кунарга бия алып кайтып йөрүен дә яхшы белә иде. Бер генә тапкыр көнләшеп гауга куптарсын икән! Паспортындагы мөһере аның Владлен хатыны булуын расласа, йөрәгендә исә һаман шул татарның җан сөйгәне булуын дәвам иткән. Ни өчен Оксанадан туган кызы әтисен яратмый икән, дип баш вата иде Владлен, аның сәбәбе менә кайда икән! Көмәнле чакта ул, һичшиксез, шул татарин турында уйлап, шуны сагынып яшәгән. Шул эчке, рухи омтылыш Владленның Оксанадан туган кызына да күчкән булса кирәк. Кыз әнисен үлеп ярата. Америкада яшәүче өч балалы Лиза, Англиядә эшләүче Игорь да Оксана өчен утка-суга керергә әзерләр...
Офисында ялгыз утырганда, ул Одессадагы «порт киленнәре»н, Мәскәүнең «төнге күбәләкләр»ен исенә төшерде. Алар Владленны аңлый ичмасам. Юкка гына аларны кимсетәләр. Чагыштырып карасаң, төнге клубларга йөрүче мең долларлык стерваларга караганда, «төнге күбәләкләр» аңа якынрак та тоела иде. Аларны ачка үлү куркынычы урам чатына чыгара, шуңа күрә аларда шоу-бизнес стерваларындагы борын чөю, үзләрен әллә кемгә куеп шапырыну юк. Тәкәбберлек тә юк аларда, чөнки аларны сутенёрлар җәберли, милиция җаннарын ала. Кемгә генә өлеш чыгармыйлар, мескеннәр.
«Төнге күбәләкләр» белән елдан артык эш иткәне юк иде Лебедевның. Таушалып бетмәгән яшьрәкләре кайсы урынга җыела икән? Чынбарлык үзгәреп тора, туктаусыз, сиздермичә генә. Түләүле җәрияләрнең генә клиент эләктерә торган урыннары үзгәрми диярлек, озак еллар буена алар гел үз урынында. Владлен Мәскәүгә күчеп килгән елны скульптор Кербель Зур театр мәйданы каршына «Метрополь» белән «Мәскәү» кунакханәләре арасына мәрмәр таштан Марксның бюстын ясап куйды. Озак та үтмәде шул һәйкәл каршына «төнге күбәләкләр» җыела башлады. Студент халкы аларны шундук «марксисткалар» дип йөртә башлады. «Марксисткалар»дан тыш аларның иң кайнарлары «Националь» кунакханәсенең баскычы каршындагы тротуарга җыела иде. «Төнге товар»ның иң арзанлылары исә Мәскәүнең өч вокзалы арасындагы Комсомол мәйданына туплана.

 

4
Владлен офисыннан чыкты. Аның «Мерседес»ы тротуарда. Машинаны милиционер саклый. «Мерседес» Герцен урамыннан Манеж мәйданына юнәлде. Каршыда – «Мәскәү» кунакханәсе. Шуңа җитәрәк, ул, сулга борылып, Тверская урамына китте дә, машина тәрәзәсеннән күзәтеп, «күбәләкләр» җыела торган урынны эзли башлады. Пушкин мәйданына җитәрәк, тротуарда тыгыз иңбашларын уйнатып дүрт-биш яшь кыз йөри иде. Алар ашыкмыйча гына Кызыл мәйданга таба баралар. Лебедев, тыкрыкка кереп, машинасын кире якка борды һәм әкрен генә алар артыннан бара башлады. Үзәк телеграф янына җиткәч, кызлар бераз туктап тордылар да кирегә борылдылар. Монда аның игътибарын тартырлык «күбәләк» күренми. Чиктән тыш тупас, шактый таушалган кыяфәтле иде болар. «Националь» бинасы каршында Владлен ярты сәгатькә якын машина тәрәзәсеннән күзәтеп утырды. Тротуарда гел күңелгә ятмаган шыксызлары гына йөри иде. Инде китәргә җыенып торганда гына, аның машинасы турыннан урамның теге ягына бер брюнетка уза башлады. Бусы кулдан кулга йөрмәгәнгә охшаган. «Свежак, – диде Владлен эченнән. – Тотып карарга кирәк...»
Машинасын бикләп, Владлен тротуарга төште дә җир асты тоннеленнан урамның каршы ягына йөгерә-атлый бара башлады. Ул өскә чыкканда, кыз аның каршысында иде инде.
– Һава сулап йөрүме? – диде Владлен.
Җавап бирер алдыннан кыз Лебедевка күз йөгертеп чыкты.
– Ә сезгә нәрсә кирәк? – диде кыз һәм, сизелер-сизелмәс кенә, тәнен уйнатып алды.
– Миңа сез бирә алган байлык кирәк, – диде Лебедев.
– Квартир мәсьәләсе ничек?
– Бар ул бездә тукталыр җир. Күпме сорыйсыз?
Кыз Владленның киеменә, битенә, гәүдәсенә күз йөгертеп алды да ике бармагын тырпайтып күрсәтте: – Яшелдән.
Ике йөз доллар дип уйлады Лебедев. Димәк, минем «Мерседес»тан чыкканны күреп торган. Ә болай товарның хакы илле доллардан артык түгел иде. Билгеле, бу очракта сатулашырга ярамый. Сатулашу Лебедевның дәрәҗәсен төшерәчәк иде.
– Килештек, – диде ул, һәм кызның шул мизгелдә урамның теге ягындагы иргә ымлавын тотып алды. Владленның машинасы янында битен төк баскан, горилланы хәтерләткән егет аларның сөйләшкәнен күзәтеп тора иде. «Крыша», – дип уйлады Владлен. Бу өлкәдә дә бит менеджмент идарә итә. Сутенёр «төнге күбәләкләр»не хулиганнардан, параноиклардан саклый, керемнең яртысын кесәсенә салып тора. Сутенёрдан тыш һәр урынның «күбәләкләр»дән ришвәт сава торган милиционеры да була. Кайбер «күбәләкләр» милиционерларга 
акчалата бирмичә, үз хәзинәләреннән өлеш чыгара. Бу өлкә Владленга яхшы мәгълүм иде.
Лебедев, машинасының ишеген ачып, кызны алгы утыргычка урнаштырды да урыныннан кузгалды. Владлен мондый очрашулар өчен махсус әзерләп куелган ике бүлмәле фатирына юл тотты. Анда беркем дә яшәми. Атнасына бер тапкыр җыештырып китәләр дә, калган вакытта квартира буш тора. Мондый бәясе туктаусыз төшеп торган «агач» акчалы торак бәясен капларга Лебедевның елдан-ел бәясе күтәрелгән йортлары, аерым фатирлары бар иде.

 

5
«Күбәләк» йорт җиһазларын дикъкать белән карап чыкты:
– Круто! – диде ул, тәнен уйнатып. – Монда һәр җиһазның хакы бер күтәрәм. Диван-караваты нинди! Мондый караватны мин Тверская урамындагы комиссион кибеттә генә күргәнем бар иде. Ә хатының кайда? Диңгез буена ялга озаттыңмыни?
– Әйдә, сөйләшергә күңеллерәк тема табыйк әле. Мин хәзер табын әзерлим. Ә син ваннага кереп юынып чык. Анда спринцовка һәм махсус дару бар. Тәнең ял итсен. Андагы халатны киеп чык.
«Төнге күбәләк», кыстатып тормыйча, ваннага кереп бикләнде. Сумкасын үзе белән алды. Аның бу кыланышы Лебедевка көлке тоелды. Күз сирпеп карау белән, кыз аның нинди дәрәҗәдәге кеше икәнлеген чамалый алган иде бит инде югыйсә. Ә үзе, ахмак, сумкасын калдырырга шикләнә. Бизнесы аны шуңа өйрәткәндер, күрәсең?..
Кыз юынып чыкканда, табын әзер иде. Суыткычта «Һеннеси» коньягы, «Баллонтин» виские, кыйммәтле башка шәрабләр дә бар иде. Әгәр кәнизәк ризасызлык белдерә башласа, вакланып тормыйча, аңа иң затлы – мең долларга төшкән шешәне ачарга да әзер иде ул. Владлен өстәлгә тәм-томның затлысын, кызыл һәм кара балык уылдыгын куйды, кальма консервасын ачты, сервилат казылыгы турады. Банкир Рөстәм Тарика чыгара торган иң затлы аракы – «Русский стандарт» өстәл уртасына килеп утыргач, шешәне тышкы яктан тир бөртекләре каплады. Эчеп җибәргәч кабар өчен «боржоми», «тоник», «кока-кола» куйды.
– Мондый зур хөрмәт безгә сирәк эләгә, – дип, «күбәләк» аны мактап алды, янына ук сырышып, диванга утырды.
– Танышу хөрмәтенә, – диде Лебедев. – Мин – Аркадий Мартынович. Синең исемең ничек?
– Жанна, – диде кыз, хрусталь рюмкадагы аракыга комсызлык белән күз ташлап. – Отчеством юк әле, чөнки мин кияүгә чыкмаган.
«Ничек инде әтиеңнең исеме юк? Җилдән тумагансыңдыр бит?» – дип сораудан Лебедев көчкә тыелып калды.
Чәкештереп эчеп җибәрделәр. Кыз чәркәсен корытып куйды да, кыргый бер омтылыш белән, балык уылдыгын, сёмганы авызына тутырырга кереште. – Икенчене, гадәттә, әти-әни хөрмәтенә эчәләр, – дип аңлатты Владлен. –
Синең әти-әниең исәннәрме?
– Кем белгән инде. Әти әнине мин туганчы ук ташлап киткән. Әнине наркотик белән сәүдә итә, дип, төрмәгә утырткач, мин приютта үстем. Әти- әнисез яшәү, аңлый торгансыздыр, чиктән тыш авыр – һәр подонок сине кулланырга тырыша.
– Шулай да бу рюмканы әти-әни хөрмәтенә күтәрик, – диде Лебедев. «Күбәләк» кабат чәркәсенең төбен корытып куйды.
– Миңа җитте, сиңа да туктарга кирәктер, – диде Лебедев, аракы шешәсен суыткычка яшереп. – Ә закусканы ашап бетерергә кирәк. Суыткычтан бер чыгаргач, кире куйсаң, аның тәме бетә.
Кызның комсызлыгын яшерергә көче җитми иде. Озак ач торганмы, әллә мондый ризыклар аңа чиктән тыш тансык булгангамы, өстәлдәгеләрне ул бик тиз сыпыртып ташлады.
Савыт-сабаны кухняга илтеп, кран астына куйгач, Владлен урын әзерләргә кереште. Мендәрләр, җәймәләр, юрган җәелеп бетү белән, кыз халатын салып ыргытты да юрган астына чумды.

 

6
Лебедев шактый гына хәлсезләнгән иде. «Күбәләк» исә капылт кына китәргә җыена башлады. Эш кешесе бит, ашыга. Акчаны күбрәк төшерәсе килә торгандыр...
– Минем иптәш кызым белән очрашасым бар, – диде ул. – Вәгъдә бирмәгән булсам, моннан һич тә китмәс идем. Монда рәхәт, монда бит оҗмах шартлары.
Әйтмәсә дә, кыз Лебедевтан тиешле акчаны тизрәк алырга тырыша иде. «Эш» хакын аласы килүгә астыртын курку, мәкергә юлыгудан шөлләү дә кушылган иде. Лебедев җарияне кызгангандай итеп куйды. Өметләнгән акчаны ала алмыйча, җәбер-мәсхәрә татыган чаклары күп булган, күрәсең.
– Синнән сорыйсым килә, – диде Владлен. – Әгәр мин синең чамадагы яшь егет булсам, сиңа өйләнәсем килсә, миңа чыгар идеңме? Чыксаң, син минем тәнемне генә яратыр идеңме?
Сорауның мәгънәсен «төнге күбәләк» аңлап җиткерә алмады. Бу сорау аңа артык катлаулы тоелды.
– Син әле дә япь-яшь, матур, чын-чыннан Аполлон кебек. Мин сине шушы яшеңдә дә үлеп яратам. Күрсәттем бит яратуымны. Аңламадыңмыни?
– Киресенчә, син минем соравымны аңламадың, – диде Владлен Семёнович. – Мин менә утыз ел чамасы бер хатын белән торам. Яратып өйләндем. Чын ярату белән. Мин аны өрмәгән җиргә утыртмадым, аның күңелен күрер өчен, миллионнарны кызганып тормадым. Менә шушы көннәрдә генә аңлашылды: ул мине тыштан гына, минем тәнемне, җәмгыятьтәге урынымны, байлыгымны гына яраткан булган. Җаны исә миңа кадәр йөргән егете белән яшәгән. Мин сиңа өйләнгән булсам, син дә тәнең белән генә яратыр идеңме? Җаның, күңелең, хыялларың башка егеттә калыр идеме?
– Мин менә әле дә сине җаным-бәгырем белән яратам. Әгәр без ир белән хатын булып яшәсәк, мин синең аягыңны юган суны да яратып эчәр идем.
Ялганны дөреслектән аеруы чиктән тыш авыр шул. Владлен аның сүзләренә ышанмады. Тәнен сатып тамак туйдыручы, тойгыларын акча түләүчегә өләшеп йөргән кызга ничек ышанып бетмәк кирәк. Шул ук вакытта чибәр кызның әлеге сүзләре аңа ошый да иде. Аның үзеннән утыз яшькә яшьрәк никахсыз хатыны да «төнге күбәләк»нең фикерләрен гел кабатлап тора. Ул да Владленга җанын гына түгел, кирәк икән, газиз гомерен бирергә әзер. Оксана исә... Хәләл җефете исенә төшү белән, Лебедевнең кәефе кырылды. Нишләп соң ул Оксананы хатынын аерып, аңа өйләнгәнче үк аңлый алмаган?.. Бер кыз бала тәрбияләп үстереп биргән, бүген-иртәгә Газраил килгәнен көтеп яшәүче карчыгыңны 
ташлап китеп булмый бит инде. Калган гомер дә аның ире статусында үтәргә язгандыр, күрәсең...
«Төнге күбәләк», ванна бүлмәсенә кереп, чәчен рәткә китерде. Иренен буяды, чыккач, күз карашын диван-кроватенда чалкан яткан Владленга текәде.
– Кием шкафын ач әле, – диде Лебедев.
Кыз шкафны ачты.
– Ачтым, – диде ул. – Тагын нишләргә?
Ул Лебедевның пиджәген тотып тора иде.
– О,кей, – диде Владлен. – Пиджәкнең түш кесәсендә минем партмоне. Ал шуны. Алдыңмы?

– Алдым.
– Ач хәзер. Ачтыңмы? Аның бер бүлегендә яшел йөзлекләр. Санап ал эш хакыңны.
Кыз ике йөз долларлык купюраны алганнан соң, Владленга боек кына күз ташлады.
– Ал тагын берне. Берсе синең матурлыгың өчен. Икенчесе акыллы булганың өчен. Өченчесе исә миңа җаныңны бирергә торганың өчен. Пиджәкне урынына эл. «Төнге күбәләк»не кулын кабат кесәгә тыгасы килү теләге дер селкетә иде.
Ул көч-хәл белән булса да тыела алды.
– Хәзер саубуллашыйк.
«Күбәләк», иелеп, Лебедевне кочагына алды да ирененнән суырып үпте,
аның изүен ычкындырырга кереште.
– Юк, җитте. Рәхмәт, – диде Владлен.
– Өстәлеңдә телефон номерын калдырам. Исеңә төшереп, миңа шалтыратсаң, биш минуттан яныңда булырмын. Мин бит сине җаным-тәнем белән яратам. Их, минем шундый ирем булса!..
«Төнге күбәләк» елап җибәрде. Үзе елый, үзе күзләре белән бүлмәдәге әйберләрне капшый иде. Төп эшеннән тыш ул фатир басучыларга информация да җыя иде, күрәсең. Тик Лебедев бу квартирасында суыткычтагы затлы ашамлык-эчемлектән, ванна бүлмәсендәге юыну-чистарыну әсбаплары һәм диван-караваттагы сөлге-җәймәләрдән, стенадагы шәрә хатыннар сурәтеннән тыш урларга ярарлык әйбер тотмый иде.

 

7
Эпилог урынына

– Күрше, чык әле, сүзем бар.
Габдрахман Рахманкулов көзге сарымсак утыртырга түтәл әзерли, күршесе Евгений Моисеевич Резник койма аша аны урамга чакыра иде.
– Үзең кер. Нигә куркасың?
– Куркудан түгел, көрәгең кулыңда бит. Көрәк кулыңда чакта син сөйләшү сәләтен югалтасың.
– Тагын диңгезгә чыгарга җыенасыңмы әллә? Син бит мине круиз алдыннан гына исеңә төшерәсең.
– Киңәшең кирәк. Бу юлы мине «Комсомольская правда» Татарстанга җибәрә. Шәймиев турында очерк язарга.
– Круиздагы язмаңны миңа күрсәтмәдең бит. Мин көткән идем. Күргәннәреңне дә кереп сөйләмәдең.
– Барып чыкмады ла ул круиз. Әйткән идем бит, круизга Лебедев җибәрә, 
дип. Диңгезгә чыгар алдыннан гына Владлен Семёнович үзе югалды. Бераздан ишеттем, салым түләмәгән өчен җавапка тарттыра башлагач, Лондонга качып киткән. Хәзер шунда яши, диләр. Дәүләткә бирми калдырган миллиардка якын бурычы җыелган, ди. Качып китмәгән булса, төрмәгә тыгасылар икән. Аны әле дә эзәрлеклиләр, ди. Хәзер инде Лубянканың кулы җитмәячәк – Британия гражданлыгы алган.
– Офисы монда калганмы соң? Мин аңа атна буе шалтыраттым. Трубкасын алмый.
– Аның офисы да Лондонда.
– Миллионнары да шундадыр инде?!
– Билгеле. Инглизләр әйтәләр бит: йомыркаларның барысын да бер
кәрзиндә тотмыйлар, дип. Аның акцияләре йөзләгән банкларда акча эшләп ята торгандыр әле.
Ниһаять, Рахманкулов төшенде: Лебедевка ул юкка рәнҗегән икән.
– Ул бит мине Архангельскидагы князь Йосыпов утары янындагы коттеджына кунакка чакырган иде. «Хатыным Монте-Карлодан кайта. Оксананың синең белән очрашасы килә, көтеп тор, машина җибәрәм», – дип вәгъдә биргән иде. Мин, ахмак, шуңа ышандым. Көне буе көтеп утырдым. Машина килмәгәч, офисына шалтыратып карадым. Телефонны алучы будмады.
– Син Лебедевның хатыны белән таныш идеңмени?
– Яхшы белә идем. Оксана заманында нәфис гимнастика буенча Одессаның чемпионы иде. Шуңа өстәп, ул шәһәрнең иң беренче чибәре дә иде.
– Лебедевның хатыны Мәскәүгә кайткан чакта автокатастрофага юлыккан. Әллә ничә газета язып чыкты бит, укымадыңмыни?
– Ничек алай?.. Мин бит сары прессаны укымыйм, аларның телләре ят миңа. Күңелне болгатырлык итеп яза ул газеталар.
Резник, җил капкасын ачып, эчкә керде дә Рахманкуловның колагына пышылдады:
– Автокатастрофаны Владлен Семёнович үзе оештырган, дигән версия дә бар. Югыйсә, мин үзем ышанып җитмим җитүен... Хатыны комачаулаган, имеш... Халык ярым ач, ярым ялангач яшәгәндә, миллионнарны кыйммәтле сөяркәләр белән туздырып йөрү зур гөнаһ, дип... Лебедевның исә Мәскәүдәге эстрада йолдызлары белән боткасы пешә иде... дип сөйлиләр.
***
Оксананың вафат булу хәбәре Габдрахман аңына тетрәнүле кичерешләр дулкыны кузгаткан олы югалту булып килеп керде. Бер уйлаганда, бу хәлнең чынлыгына әле ул ахыргача ышанып та бетми иде кебек, шул ук вакытта эчтә – бәгырь тирәнлегендә, җанны өшетеп, Габдрахман кинәт үзе өчен гаять мөһим булган бер яшәү тамырының төптән шартлап өзелгәнен ачык тойды. Бәлки, күңеле сизгән булгандыр мәрхүмәнең. Бу хакта уйлау Рахманкуловка бүген икеләтә авыр иде. Аны күрергә дип әнә бит ул ничек ашкынган иде! Соңгы көннәрендә дә аның Ак Санәсе шулай матур идеме икән? Әйе, Лебедев аны байлыкта, Монте-Карлодагы күп миллион долларга төшкән затлы сарайларда яшәтте. Киемнең дә иң затлысын кигәндер, ашамлыкның да иң тәмлесен ашагандыр «кыпчак кызы Ак Санә». Ә менә шул тышкы рәхәтлекләр аны бәхетле итә алдымы икән? Мөгаен, юктыр. Байлыкка да, данга да ымсынмый иде ул кыз. Оксана зур мәхәббәткә, саф сөю һәм сөелү бәхетенә омтыла иде. Кулга 
тотып карап булмый бит ул бәхет дигән нәрсәне. Күреп тә булмый. Аны сатып алып та булмый.
Бирә алган булыр идеме икән Габдрахман ул чибәр кызга шул һәркемне ымсындырган тирән, олы кичерешләрне?
Ә соң үзе? Үзе бәхеткә ирешер идеме икән, әгәр ул кызга өйләнгән булса?..
– Син нәрсә? Әллә берәр җирең авыртамы? – диде Резник, Рахманкуловның җилкәсен кысып тотып. – Нигә җавап бирмисең?
– Нинди җавап?
– Саңгырауланмагансыңдыр бит? – Евгений Моисеевич иренен күршесенең колагына тери язып сорады. – Мин бит иртәгә Казанга китәм. Татарстандагы милләтара мөнәсәбәтләр турында язарга куштылар. Язгач, мин сиңа күрсәтермен. Татарстанда да җыйган материалны кемгәдер күрсәтеп, киңәш сорап алсаң, әйбәт булыр иде. Милли мәсьәлә чиктән тыш җитди нәрсә бит.
– Танышларым да, дусларым да күп. Әмма алар милли мәсьәләне үзләренчә күрәләр. Мәскәү исә аны бөтенләй башкача күрә... Анда Дамир Исхаков дигән бер галим бар. Аннан соң... Президентның киңәшчесе Рафаэль Хәкимов атлы галим. Миндә аларның телефоннары да, адреслары да юк. Тик Казанда, сорасаң, алар турында һәркем белә. Иң мөһиме – очеркны әзерләп бетергәч, аны миңа күрсәтергә онытма.
– Килештек алай булгач. Бәлки, аннан язылып беткән мәкалә дә алып кайтып булыр әле. Ярый, мин киттем.
Резник машинасына кереп утырды. Моторын кабызды. Ак «Ниссан» йомшак кына кузгалып китте дә, сулга, үзәк урамга борылып, күздән югалды.
Евгений Моисеевич китергән хәбәр моннан ике ай элек килеп чыккан фаҗига турында булса да, чынлыкта ул Габдрахманның үткән яшьлегенә дә, аның бүгенге тормышына, хәтта киләчәк көннәренә дә барып тоташкан мәңге төзәлмәслек яңа бер җан җәрәхәте иде.
Дөрес, гомеренең Одесса чоры аның өчен инде күптән бер матур һәм үкенечле төш-истәлеккә әйләнгән иде. Әмма ул Габдрахманның яшәешен гомер буе яктыртып торган олы бәйрәм балкышы булудан туктамаган иде.
Рахманкулов кулына көрәген алды, ашыгып түтәл казый башлады. Эшкә керешкәндә, татлы тоелган кул эшенең инде тәме дә, мәгънәсе дә калмаган иде кебек. Бакча хуҗасының хәзер тәне генә Истра сусаклагычы янындагы җирдә иде. Аның уй-хисләре, бөтен барлыгы әкияти җиңеллек белән Кара диңгез ярында, кырым татарларыннан тартып алган җиргә салынган көләч табигатьле хыялый шәһәрдә, күзгә күренми генә, өрәк булып очып йөри иде.

 

2004-2014, 2017

 

"КУ" 12, 2018

Фото: pixabay

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев