Логотип Казан Утлары
Роман

Кыпчак кызы Аксанә (дәвамы)

Курыкканда син, телисеңме-юкмы, сагаерга, шул куркыныч алып килгән афәткә каршы чара эзләргә тиешсең. Илле җиде мең тонна авырлыктагы корабның суга батуына каршы тора алырлык чара табу мөмкинме соң? Капитанның сейфында сакланган секретный боерыкта диңгезчеләрне коткару турында бер генә сүз дә юк иде. Бу бит очраклы хәл түгел. Алар катгый рәвештә батып үләргә тиеш иделәр...

Романның башын монда басып укыгыз.

Дүртенче бүлек

1
Бу юлы да Рахманкулов, кунакханәдә торудан баш тартып, дусты Дадоновларга тукталды. Юрий Владиславович бер атнадан Италиядән кайтырга тиеш иде. Нина Ивановна үзенең аптекасына иртән китә, кич кайта. Ул, очрашу белән, республика ярышында өченче урынны яулаган кызлары Евгениянең соңга калып кайтуына зарлана башлады.
Дан-шөһрәт бераз кыйммәткәрәк төшә шул... Әнә кояш. Әнә зәңгәр күк. Усак яфракларының кабаланып серләшүе. Туйганчы кара, ләззәтлән. Әлеге рәхәтлекләр һәркемгә дә тигез өләшенә. Ә менә синең исемеңә тез чүгү, син яулаган уңышларга табыну... Мәҗүсилек бит бу! Нигә шушы гөнаһны аңларга кешеләрнең зиһеннәре җитми?
Төнне Габдрахман җир өстендә, адәм балалары көн күрә торган өй рәхәтендә уздырды. Аста – җиргә салынган таш нигез. Идән һәрдаим тынычлыкта. Өйнең диварлары әүмәк-тәүмәк килеп чайкалмый. Һәм иң зур, иң ышанычлы иминлек – монда дошман кулына эләгү куркынычы янаганда, өегезгә ут төртеп яндырыгыз дигән катгый боерыкның булмавы. Корабта исә андый куркыныч сине даими сагалап тора иде.
Киенер алдыннан Рахманкулов тәрәзәгә карады. Көзге вак яңгыр сибәли. Шәһәр өстен бүселергә торган авыр болытлар каплаган. Одесса көзе – елның кыяфәтсез чагы.
Чалбарын кигәндә, күзе өстәлгә төште. Эре хәрефләр белән язылган ярты дәфтәр бите.
«Габдрахман Бәкерович!
Казылык, йомырка, сыр, май – суыткычта. Чәй – шкафта. Төшке ашка безгә килеп, Оксананың хәлен белешсәң, әйбәт булыр иде. Ул бит ярыштан имгәнеп кайтты. Син килгәндә, Евгения йокыдан тормаган булса, уятып, укуына куып җибәр.
Ачкычның кая яшерелгәнен беләсең, урыны үзгәрмәде. Нина.»
Рахманкулов табага май агызды, вак итеп ипи һәм колбаса турады, тоз сипте, кызара башлаганчы кыздырды, шуннан соң гына ике йомырка сытты. Йомырка агы пешеп катты, сарысы сыек килеш калды. Бу аның үзе уйлап чыгарган ризыгы иде. Шунлыктан һәм корабтагы общепит ашына охшамаганлыктан, гаҗәеп тәмле тоелды.
Оксана... Бу исемнең кәгазьгә язылганы тавыш белән әйтелгәненнән тәэсирлерәк икән. Кадрлар бүлегенә кереп, инде җиденче ел шунда эшләсә дә, күнегелгән корабына путёвка алу һәм, өч-дүрт көннән соң шуңа утырып, Апеннин ярыматавына турист халкының Мәккәсе һәм Мәдинәсе саналган Италия портына әле беренче тапкыр юл тотуы гына иде.
Габдрахман урамга чыкты – һава юешлектән шыксыз. Әнә, җәен кояш нурларына коенып утырган карагай ботакларыннан, салкын күз яшьләре дымсу тротуарга тама. Йорт диварлары төссезлеккә төренгән. Салкын юешлек кешеләрнең кыяфәтен җимергән. Каршы килүче җәяүлеләрнең кашлары җыерылган, чырайларында канәгатьсезлек.
Пушкин урамының өч кварталын үткәч, ул, Дерибас урамын аркылыга кисеп, Опера театры каршысындагы мәйданга чыкты. Мәйдан читенә тезелгән юеш эскәмияләрнең бушлыгы, Диңгез буе бульварында яфрагын койган каштан агачларының шыксызлыгы һәм бульварның урта бер җиренә урнашкан Пушкин һәйкәле тирәсендәге моңсулык, бу – шат күңелле, уйнап-көлеп яшәргә күнеккән Ильф һәм Петров каласын матәм кәефендә күрсәтә.
Воронцов сараена ике-өч йөз адым чамасы кала Габдрахман бина эченә үтте. Озын коридор. Кадрлар бүлеге начальнигының, инспекторларның ишекләре төбендә нибарысы бишәр-алтышар кеше. Кайда коридорга сыймыйча ишегалдына бүселеп чыккан, язмыш көтеп зарыгучы чиратлар?.. Габдрахманның корабы теркәлгән инспекторның ишеге каршында, өнме бу – төшме, күптән чүплек башын сагынган пиджак кигән сыңар диңгезче. Янына килеп басуга, ишектән кызарып-бүртенеп чыккан стиляга артыннан күтәрәм хәленә җиткән диңгезче дә эчкә чумды. Рахманкулов үзе генә калды. Чиновник карамагына кергәндә, ялгыз басып тору катлаулырак икән...
– Кто крайний? – Рахманкуловның дәвамы булмаган чиратына берьюлы өч кеше килеп басты.
«Последний» дими хәзер совет чынбарлыгында чират торуларга күнеккән коммунизм төзүче. Хезмәтенә күрә, акча түлисе урынга, социалистик ярыштагы алдынгылык, ударниклык кытлыгы биргән коры куанычларга сөенгән бичараның «соңгы» сүзеннән шүрләве инде «крайний» мескенлегенә күчкән...
– Ә, Рахманкулов! – Инспектор аны аягүрә басып каршы алды. Ничәмә ел эшләп, бу чиновникның шулай шат чырай белән каршы алганы юк иде әле. Шушы кысыр рейстан соң, инспекторның якты йөз күрсәтүе Габдрахманны шикләндереп җибәрде. Бәлки шуңадыр, гадәттәгечә, яңа тәкъдимен ишетүгә, аның җавабы да шактый коры килеп чыкты:
– Җитмәдеме икән минем алмашка йөрүем?! Инде дүрт тәүлектән үз корабым кайта. Мин бит «Чолман» экипажы штатында. Башка корабларның тишекләрен ямап торудан арый башладым. «Чолман»га җибәрүегезне сорап, приказ алырга килдем.
– Сез бит үзегез әйттегез, яңа илләрне, яңа диңгезләрне күреп йөрергә яратам, дип. Оныттыгызмыни?
– Онытмадым, шулай да яңа экипажга, яңа корабка күнегү мәшәкате туйдыра башлады.
– Үз пароходыңа кайтканчы, бүлек мөдиренә кереп чык. Сине Ткаченко эзли.
Габдрахманның күңеленә курку йөгерде. Начальникның үзенә тора салып кына чакырмыйлар. Диңгезчеләр арасында файдалы портларга йөрүче корабка эләгү өчен, аяусыз астыртын көрәш барганда, сине зур түрә болай гына кабул итми. Чакыру «Академик Крупчатов»тагы мәрәкәгә бәйләнешле булырга охшаган?!
Бүлек начальнигы янына керергә теләүчеләр дистәдән артык иде.
Рахманкулов чиратның койрыгына барып басты. Монда торучылар инспектор ишеге янындагыларга охшамаган иде. Күпчелегенең кашлары җимерек, йөзләрендә нәфрәт катнаш тирән төшенкелек. Болар «хакыйкать эзләүче»ләрдән булса кирәк. Кемнеңдер семофорын1 япканнар. Кемнедер самодур капитан «ашаган»2. Шушы бәхетсезләрнең күпчелеге, һичшиксез, аларның туры әйтүен сыйнфый дошманлыкка санап, чит илләргә йөрүдән мәхрүм иткән патриот рухлы куштан һәм надан помполит корбаны иде. Коридорга начальникның секретарьшасы чыкты:
– Арагызда Рахманкулов бармы?
– Мин – Рахманкулов... – диде Габдрахман һәм, кызга ияреп, кабинетка узды. – Сезне «күршеләр» чакыра, – диде Ткаченко, диңгезченең сәламенә җавап
биреп тормыйча гына.
– Кем соң ул «күршеләр»? – диде Рахманкулов. Аларның кем икәнлекләрен ул белә иде. Шул исеме генә дә дер калтырата торган оешмага чакырылу аның буыннарын йомшартып җибәрде. Тетрәнүен яшерер өчен бирде бу сорауны.
– Сез, мариман калдыклары, әлеге йортны «Белый дом» дип атап йөртәсез. Сакчыга фамилиягезне әйтсәгез, шул җитә. Сезнең белән сөйләшәсе кеше үзе чыгып алып керер. Уңыш телим.
Начальникның теләге егетнең йөрәгенә ук булып кадалды. Ул йорттагы «уңыш» подвалга кереп мәңгелеккә олагу, юкка чыгу түгелме соң?.. Ежов, Берия, Абакумов төзегән оешмадан тагын нинди изге гамәл көтәргә мөмкин...
Габдрахманның ишеткәне бар, үлемгә хөкем ителгән Лубянка корбанын атарга алып чыкканда: «Шарфымны бәйләргә онытканмын. Минем тамагыма бик тиз салкын тия», – дип, камерасына кереп, муенына шарфын урап чыккан, имеш. Шундый игелек эшләсәләр генә инде...
Рахманкуловның күңелен бары бер нәрсә тынычландыра: Берияне, Абакумовны атып үтереп, дистәләрчә миллион гөнаһсыз ГУЛАГ корбаннарына, сүздә генә булса да реабилитация ясап, Никита Хрущёв совет кешеләрен дер калтырап яшәү золымында тотучыларның җинаятьләренә чик куйды. Шушы хакта уйлау Габдрахманга өмет терәге биреп тора иде. Кадрлар бүлегеннән чыккач, ул Потёмкин баскычына янәшә яр өстенә тотылган челтәрле тимер рәшәткәгә терәлде дә причалда йөк бушаттырып яисә төятеп торган пароходларга, тышкы рейдта йокымсырап чират көткән корабларга бертын карап торды. Ярдан караганда, кораб эчендәге михнәт, зарыктыргыч диңгезчеләр тормышы күренми. Йөк төялеп беткәч, корабларның ерак диңгез-океаннарга, ымсындыргыч бай, маҗаралы тормыш кичергән илләргә юл тотачаклары гына күз алдына килеп баса. Әгәр Колумб, Магелланнар, төрекләрдән чыккан «диңгез бүресе» Барбароссалар чорында аларның язмышы КГБ кулында булса, ерак илләргә, хәтта моңа кадәр кешелек дөньясына билгесез кыйтгаларга юл ачылыр идеме икән?!

 

2
Ак йорт. Гадәттә, АКШ Президенты яшәгән йортны шулай дип атап йөртәләр. КГБның диңгезчеләр эше белән шөгыльләнгән бүлеге бинасына да шундый ук исем бирелү бик үк аңлашылып бетми, әлбәттә. Диңгез ягыннан караганда, бу йорт Вакуленчук урамының уң ягына урнашкан. Йортның акка буялган биек дивары түгәрәкләнеп эчке якка батып тора. Рококо ысулына алмашка килгән французлар классикасы.

1 Семафор – диңгезчеләр шивәсендә виза.
2 «Ашаган» – гаделсезлек эшләп, корабтан куылган.

Бинаны Одессага нигез салдыртучы Дюк Решелье төзеткән. Җитди эшкә тотыныр алдыннан, Габдрахманның әнисе Фәриха карчык дога укый, Хозыр Ильястан юлдашлык сорый иде. Бала чагында аның чәченә кадәр әнисе ала иде. Эшен бетергәннән соң, күлмәк-ыштанына сырышкан чәчләрне сыпырып төшерә дә тәңречелек чорыннан калган ырым сүзләрен такмаклап ала: «Карчыгадан – кан, ябалактан – йон. Кошка-киеккә түмгәк булып күрен! Минем кулым түгел, Гайшә-Фатыйма кулы».
Ишек төбендә аяк сөртергә каеш җәймә. Янәшә бернинди белдерү куелмаган. Габдрахман, мәңгелек өчен эшләнгән авыр имән ишекне ачып, бусага аша эчкә атлады.
– Сез кемгә? – диде хәрбиләрчә киенгән кеше, каршы чыгып.
– Минем фамилиям Рахманкулов.
– Сезгә килделәр, – диде ишек саклаучы, телефон трубкасына.
Ишек сакчысы, күзе белән Габдрахманны капшап, сиздермичә генә тенти
иде. «Нәрсә эзли икән бу бәндә?» – дип уйлап алды Габдрахман. Коридорда аңа таба килүче бер кеше күренде.
– Исәнмесез, – диде ул җылы гына. – Сез Рахманкулов буласызмы?
– Әйе, мин Рахманкулов.
– Әйдәгез.
Алар коридордан янәшә атладылар. Бераздан соң, каршы алучы арткарак
калып, бер ишекне ачты:
– Рәхим итегез. Утырыгыз, – диде ул, өстәл янындагы урындыкка күрсәтеп.
Үзе каршы якка барып урнашты. – Безгә сүзнең дөресе генә кирәк. Иң дөресе. Курыктыгызмы кингстонны ачарга?
– Аны бит моторист Ясиненко ачты.
– Ачты? Ә нишләп соң корабка су кермәде?
– Ул вентильне кирегә, ябылу ягына борган.
– Кире якка борганын күргәч, нигә әйтмәдегез?
– Мин аны ача дип уйладым. Ясиненко сулагай.
– Нинди аерма? Сулагайга да бит ачар өчен сулга борырга кирәк. Сез аның ябу ягына боруын аңларга тиеш идегез. Дөресен әйтегез, Ясиненко белән сүз куешып ялганлыйсызмы?
– Сүз куешкан булсак, мин аны ломга йөгертмәс идем.
– Ярый. Дөресен әйтергә теләмисез инде. Куркасыз. Безнең бит ялганны ача торган приборыбыз да бар. Ачыклыйк әле, – кабинет хуҗасы селектор төймәсенә басты. – Миңа детектор кирәк. Көтәм.
Кабинетка, мунча кирәк-яраклары йөртә торган чемодан зурлыгы тартма күтәреп, өлкән сержант килеп керде. Тартманы ачып, эченнән кабель чыгаргач, Габдрахманның кулларына ике беләзек белән тоташтырды. Сорау алучының алдына – экран, җавап тотучыга каратып өстәл сәгате зурлыгы прибор куелды.
– Ток җибәримме?
– Җибәрегез.
Өстәлдәге нәрсә ишетелер-ишетелмәс кенә безелди башлады.
– Минем сорауларга сез дөрес, бары тик дөрес кенә җавап бирергә тиешсез.
Аңладыгызмы?
– Аңлашылды.
Америка Үзәк разведка идарәсе уйлап чыгарган «ялган тоту детекторы»на ишарә иде бу прибор. Америка приборын кайда гына мыскыллап бетермәделәр. Хәзер инде үз мыскылларын үзләре үк куллана башлаганнар.
КГБчы бу юлы сорауларын читләтебрәк, бераз серлерәк итеп бирергә тырыша иде. Үзе экранга карап та тормый. Әлеге хәл «ялган тота торган детектор»ның куркытыр өчен генә куелган алдавыч икәнлеген ачык күрсәтә иде. Курыкканда адәм баласы сагая. Бу чакта аның көче, зиһене шул куркуны җиңүгә китеп бетә. Бу хәлне Габдрахман суга батып үлү куркынычы үткәч аңлады. Кингстонны ачарга төшкәндә, аның мие таш булып каткан иде. Аңлап, акыл белән эш итү сәләте юкка чыккан. Кораб суга батканнан соң, башкалар белән ул үзе дә үләчәк бит. Менә шул тончыгуның үлем икәнлегенә аның күңелендә бер генә бөртек тә ышану юк иде. Сөаль алучы хәлне аңларга әзер түгел. Бу халәтне ул урыс телендәге «трусость» дип атый. Курыкканда син, телисеңме-юкмы, сагаерга, шул куркыныч алып килгән афәткә каршы чара эзләргә тиешсең. Илле җиде мең тонна авырлыктагы корабның суга батуына каршы тора алырлык чара табу мөмкинме соң? Капитанның сейфында сакланган секретный боерыкта диңгезчеләрне коткару турында бер генә сүз дә юк иде. Бу бит очраклы хәл түгел. Алар катгый рәвештә батып үләргә тиеш иделәр. Исән калсалар, америкалылар кулына эләгеп, серне сөйләүләре мөмкин ич...
Аларны батырырга җибәрүче капитанның да башы каткандыр. Кингстонны ачуга, ул үзе дә батып үлә. Ә кем исән кала? Әлбәттә, боерык кәгазен язучылар исән кала. Кубага ракета илтүне оештыручылар да исән калачак. Алар әле исән калу белән генә чикләнмичә, бер бөек вакыйганы оештыручы даһилар булып тарих битенә керәчәкләр.
Ватан сугышында фашист гаскәрләренә каршы атакага баручылар, чигенә калса, аларны атып үтерергә кулларына мылтык тоттырып артларыннан заградотряд җибәрелгән шикелле чаралар да бүгенге көндә лаеклы алым санала. Ә менә үләсе урынга исән калу!.. Моторист Ясиненконың, капитанның, батып үләсе урынга исән калган өчен, ни сәбәпле приказ үтәлми калганын ачыклаган булып җаннарын алалар иде. Алай гына да түгел, «Академик Крупчатов»ның экипажы тулысынча кара исемлеккә эләкте. Хәзер аларның барысы да совет чынбарлыгында Ватанга тугры булуларын югалттылар. Шушы хәлне көнбатышта яшәүчегә сөйләсәң, ул сине ялганчыга санар иде. Ә алар илендә бу табигый нәрсә.
– Башка соравым юк, – диде КГБчы, куркытырга көйләнгән сораулар белән сәгатькә якын Габдрахманның җанын газаплаганнан соң. – Менә шушы кәгазьгә язылганны дикъкать белән укып кул куясыз һәм, кисәтәм, бу йортта булганыгызны беркем дә белмәскә тиеш.
Кәгазьгә шул ук «күрмәдем, белмәдем, кабергә кергәнче беркемгә дә сөйләмичә, сер итеп сакларга ант итәм» сүзләре язылган иде.
«Ак йорт»тан чыккач, Габдрахман, трамвайга утырып, туры Ланжеронга юл тотты. Трамвайдан төшеп, Шевченко паркы аша диңгез ярына чыкты. Җил аударган агач кәүсәсе янында үзен кая куярга белмичә басып торгач, шул агачка менеп утырды. Еракларда йөреп кайткан кораблар, диңгез яры буеннан Воронцов маягына турылап, портка таба ашыгалар. Сәяхәткә китүчеләр, палубага баскан килеш һаман ерагая, әкрен генә югала, җуела килгән үги туган җирнең ярларына карап, ирексездән үзләренең хыялый киләчәгенә чумалар.
Колумблар, Джеймс Куклар чорында да инквизиция исемле кара көчләр, һичшиксез, булмый калмаган. Тик ни өчен бу гамәлләрнең рәхимсезлеге, кешелекнең аңы үскән саен, аз гына да кимүгә таба бармый?..
Христофор Колумб Җир шарының Библиядәгечә өч кенә кыйтгадан тормавын ачты. Магеллан, инквизиция учагында яндырылган Джордано Бруноның сүзен куәтләп, Җир шарының түгәрәк булуын, аның Кояш тирәсендә әйләнүен раслады. Аларга бит инквизиция тимәде. Ә син, Бәкер улы Габдрахман, Американы сугышта җиңү максаты белән халкын ярым ач, ярым ялангач тотып, миллиард, триллионнарга төшкән ракета ясауны тәнкыйтьләп кара әле – Советлар Союзының инквизициясе сине төрмәдә черетәчәк...

 

3
Йокысыз төн. Ул нигә шулай озын була икән? Иртән Рахманкулов «Чолман»га путёвка алырга кадрлар бүлегенә килде. Чират озын иде. Ниһаять, ул инспектор каршында.
– Ял сорап гариза языгыз, – диде инспектор.
– Мин бит «Крупчатов»ка утырыр алдыннан гына ял иттем. Минем үз корабыма утырасым килә.
– Җитәкчелек сезне ялга җибәрергә куша.
Ялдан соң Габдрахман бары бер генә тапкыр диңгезгә чыкты. Әле бит ялда тотарлык акча да ала алмады. Өстәвенә көзнең иң шыксыз, иң елак чагы. Мондый шыксызлыкны ул Африкада, гарәп илләрендә, Һиндстанда үткәрергә ярата иде. Ялга китәргә куштылар – син буйсынырга тиешсең.
Боерыкның «күрше»ләрдән килүе көн кебек ачык иде. Алар, Габдрахманның визасын ябар өчен, тырнак астыннан кер эзли башлаячаклар. Хәзер аңа беркем ярдәм итә алмый. «Күрше»ләр шулай куша. Бу карар Аллаһы Тәгаләнеке белән дәгъвалашыр дәрәҗәдә иде. Аның визасы ябылу кадрлар бүлеге инспекторы өчен дә файдалы иде. «Чолман» даими рәвештә Италия портларына йөри. Димәк, Рахманкуловның урыны өчен әйбәт кенә ришвәт алырга була.
Эш көне тәмамланганда, мәсьәлә хәл ителгән иде инде. Җилнең кайсы яктан искәнен ул аңлый... Дадоновның хатыны аңа Оксананы күрмичә китмә, дигән иде. Кыз бит аны ошатмады шикелле... Баскыч төбенә килеп туктауга, ашыгып өенә кереп китте. Кызның телефоны да юк иде аңарда. Хәзер бит очрашуны телефон аша оештыралар. Ул гына иске гадәтеннән арына алмый. Сүз, югыйсә, сөйләшүнең бер өлеше генә. Күреп сөйләшкәндә, адәм баласының күз карашы, туктаусыз үзгәреп торган йөзе, аяк-кулларының хәрәкәте, хәтта киенеп килүе – боларның барысы да әңгәмәгә катнаша. Кайчакта күз карашы, яисә кешенең йөзендә туктаусыз үзгәреп торган хисләр чагылышы сүзнең эчтәлегеннән дөресрәк була. Шуңа күрәме, телефоннан сөйләшкәннән соң барлыкка килгән бушлык аның күңелен озак кына кыбырсытып тора иде.
Рахманкулов Нина Ивановна эшкә китәр алдыннан язып калдырган телефон номерын җыйды. Шактый вакыт трубканы алмый тордылар. Ниһаять:
– Тыңлыйм.
Йа Хода! Аллаһы Тәгалә хатын-кызга тавышның шундый да матурын, тәэсирлесен биргән бит! Телефон трубкасындагы аваз каяндыр тирәннән, хисләрнең куе һәм кайнар төпкеленнән чыга иде.
– Рахманкулов мин. Хәтерлисезме икән, без Дадоновларда танышкан идек. Исәнлек-саулыкмы?
– Рәхмәт. Зарланырлык түгел.
– Минем сезнең белән очрашасым килә. Сәгать ничәдә, кайда очраша алабыз?
Тынлык. Трубкадан кызның сулыш алганы ишетелә шикелле. – Нигә кирәк сезгә минем белән очрашу?
– Женя Дадонова миңа Киевта узган спартакиада турында сөйләде. Сезне дә искә алды. Шул турыда минем үзегездән ишетәсем килә.
– Женя сөйләгән бит инде. Ул турыда минем сөйләшәсем дә килми.
«Шалтыратуыгызга рәхмәт, сау булыгыз», – дип трубкасын куйса, шалтырату мөмкинлеге юкка чыгачак. Кыюрак кыланырга кирәк, дип уйлады Габдрахман һәм ашыгып әйтте:
– Кичке сәгать алтыда мин сезне бульварда, Пушкин һәйкәле янында көтәм. Үтенеп сорыйм, килми калмагыз, яме?
– Белмим әле... барасы җирем дә бар иде.
– Бергәләп барырбыз. Мин сезне көтәм...
– Килмәсәм... Килә алмасам... Кичерегез.
Моңа кадәр аның очрашудан баш тарткан кызга очраганы юк иде шикелле.
Ни өчен? Ул, чакырганчыга кадәр, башта кызның очрашасы килүен ачыкларга тырыша иде. Кыз сиңа кызыкмый икән, аның белән очрашу нигә кирәк?
Очрашасым килми дип өзеп әйтмәде бит. Ярышта җиңә алмавын авыр кичерә. Кызның очрашырга атлыгып тормавы аның теләген көчәйтеп җибәрде. Бераз көтәргә дә кабат шалтыратырга.... Парикмахерскига кереп, чәчне алдырырга кирәк булыр. Бу фикер аңа көлке тоелды. Фраер! Син нәрсә, әллә горурлыгыңны сындырырга җыенасыңмы? Очрашасы килмәвен белгертте бит. Төкер. Сине көчләп ялга җибәрәләр. Авылыңа кайт. Мәхәббәтне туган авылыңнан эзләргә кирәк. Гаилә корыр вакыт җиткән. Нәсел калдыру турында оныттыңмыни? Төкер! Төшермә абруеңны. Шалтыратма ул кызга. Спорт белән шөгыльләнүчеләрнең кем икәнен белмисеңмени...
Габдрахман, бухгалтериягә кереп, ялга тиешле акчаны алып чыкты. Әз түләделәр. Аны саклык кенәгәсенә күчерде. Мондый акча белән ялга кайтырга ярамый. Парикмахердан чәчен алдырды. Телефон трубкасындагы таныш тавышны ишеткәч кенә, каботажда йөзгәндә бергә эшләгән дусты Виктор Смирновка шалтыратасы урынга Оксананың телефон номерын җыйганлыгын аңлап алды.

 

4
– Алло! Оксана тыңлый.
– Һаман мин әле бу, – диде Габдрахман, уңайсызланып. – «Украина» кинотеатрында «Девять дней одного года» исемле фильм күрсәтәләр. Төп рольне Алексей Баталов уйный. Карыйсыгыз килмиме?
Озак кына җавап булмады.
– Кайчан?
– Сәгать икедә башлана. Курыкмагыз, өлгерәсез әле.
– Минем поликлиникага кереп чыгасым бар иде.
– Өлгерәсез. Сезне касса янында көтәм. Танырсыз бит?
Җавап урынына трубкада «пип»ләгән тавыш ишетелде... Көтеп торуның
газаплы рәхәте. Көткән чакта нигәдер вакыт агымы әкренәя. Күңел түреннән тынгысыз уйлар калкып чыга башлый. Әгәр килми калса?.. Кыбырсынма инде. Тынычлан. Әнә, Собор мәйданы ягыннан бу якка ашыккан кыз күренде. Оксанамы? Менә ул, Преображенскаяны аркылыга узып, Дерибас урамына чыкты. Ашыга. Юк, бу башка кыз. Яһүдиләргә хас кылыч борын, ярым кысылган җитди иреннәр. Атлап килүе исә шундый җиңел, килешле.
– Исәнмесез!
– Исәнмесез, – диде Габдрахман, югалып калуын сиздермәскә тырышып. Оксана аңа сул кулын сузды.
– Кичә генә гипсны салдырдылар. Кыймылдатырга куркам.
Сеанс башланырга ярты сәгать вакыт бар иде әле.
– Башланганын монда көтәбезме, әллә керикме? – дип сорады Габдрахман
бераз кыюланып.
– Миңа барыбер.
– Әйдә, керик алайса. Мин фойеда артистларның сурәтләрен карарга яратам. Фойега уздылар. Рахманкулов туңдырма алырга чиратка басты. Оксана,
аның янына килеп, җиңеннән тартты:
– Үзегезгә генә алыгыз. Миңа кирәкми.
– Яратмыйсызмыни?
– Яратмыйм да, аннан соң...
– Әйтеп бетерегез. Аннан соң нәрсә?
– Аңлатмасам ярыймы?
– Ярый да, минем беләсем килә, туңдырма алып бирүнең сезгә ошамаган
ягы бармыни?
– Бу дөньяда бит бернәрсә дә бушлай бирелми. Соңыннан шул бәяне
кайтарырга кирәк була.
– Ничек инде кайтарырга? Берничә ай үткәч: фәлән тапкыр туңдырма алып
бирдегез, фәлән мәртәбә кинога керергә билет алдыгыз, ә бусы – трамвай акчасы, дип, сез миңа кире кайтарырга тиешмени?
– Кайтарып бирү гадәте юк, анысы дөрес. Беренчедән, мин түлисене түләү сезне юмарт итеп күрсәтүгә көйләнгән. Икенчедән, хак зурая барган саен, сезгә буйсынуым белән хокуксызлыгым көчәя генә. Әнә бит, алган эш хакын бәхилләтү өчен, көне-төне бил бөгәләр. Банктан алган кредитны да арттырып түлиләр.
Мондый фикерне Габдрахманның беренче тапкыр ишетүе иде. Ул рәхәтләнеп көлде.
– Әнә, звонок бирделәр. Кереп утырыйк... Сез уң ягыгыз белән бәрелгән идегезме?
– Әйе, уң як җилкә.
– Алай булгач, мин алдан керим әле.
Салмак кына караңгылана барып, ут сүнде. Зал эчен караңгылык капласа
да, Оксананың сурәте югалмыйча, күз алдында торуын дәвам итә иде. Күз генә түгел, тәннең һәр күзәнәге тәнне чымырдата торган шушы тылсымны тоеп, күреп тора шикелле иде. Әнә, кыска итеп калдырылган куе чәч. Кыйгач каш, татар халкының җырларында сурәтләнгән уйчан кара күзләр. Алар хәзер кул белән үрелеп тотарлык янәшәдә. Бу мизгелдә Оксананы аңлау өчен сүзнең кирәге юк иде.
Экранда кеше сурәтләре хәрәкәтләнеп тора. Сөйләшәләр. Дуслык һәм астыртын дошманлык. Фәнни институтта атом төшен өйрәнәләр. Галимнәрнең көндәлек эшләре – Хиросима һәм Нагасаки шәһәрләрен җимереп, миллионлаган японнарны агулап үтергән атом көчен эшкә җигәләр. Габдрахманның иң яраткан артисты Алексей Баталов атом радиациясе белән агуланган. Ул тиздән үләргә тиеш. Шунлыктан, үлгәнче эшен тәмамлап өлгерер өчен, көне-төне эшли. Экранда хезмәт, дуслык-дошманлык хисләре, фильм персонажларының мәхәббәтләре хәрәкәткә килеп тора. Башка чакта артистлар уйнап күрсәткән ясалма тормыш аңа тәэсир дә иткән булыр иде. Бүген аның дикъкатен янәшә утырган кыз тулысынча яулап алган да, җибәрмичә, тетрәндергеч ләззәт ялкынында тота.
Егетнең уң кулы кызныкын эзләп тапты. Тотты. Оксана тоттырырга теләмичә, кулын тартып алырга теләде. Карышуда хисләр сизгерлеге генә тоя алырлык сүлпәнлек сизелде. Габдрахман кулны җибәрмәде. Әкренләп егет учындагы бармакларның каршылыгы сүнде.

 

5
Ут кабынды. Габдрахман кызның кулын ычкындырды. Әнә, әле генә күңелләре белән экрандагы сурәтләр арасында яшәгән тамашачылар, урыннарыннан кузгалып, ишеккә ашыга. Бераздан дөнья көтүнең әрсез, вак мәшәкатьләре кинофильм биргән хисләрне юып ыргытачак. Тормышның кануннары катгый. Никадәр тырышып карасаң да, син кинодагы шикелле яши алмыйсың.
Дерибас урамында көн саен бәйрәм. Аралашу, күлмәк күрсәтү, менә мин кем белән култыклашып йөрим дип мактану бәйрәме. Хәзер алар да бәйрәм итәләр. Кыз белән егетнең аяк атлаулары үзара берләште. Ара якыная төште. Күрегез, менә без бу! Башлап җибәрергә сүз генә табып булмый, чөнки чиктән тыш акыллы, яңа, күңелне рәхәтләндерә алырлык хисләргә тәңгәл тантаналы сүз кирәк. Көндәлек мәшәкатьләрдә кулланыла торган төссез, артык еш кулланудан таушалып беткән сүз монда яңгырый алмый.
– Мине ял итәргә җибәрәләр, – диде Габдрахман, лаек сүз таба алмавына тәмам газапланып.
– Ял итүе рәхәт бит. Шатлана торгансыздыр?
– Мин соңгы рейска чыгар алдыннан гына ялдан кайткан идем. Көчләп җибәрәләр.
Оксананың йөзенә елмаю йөгерде. Елмаю адәм баласына эчке бер рәхәтлек, канәгатьлек алып килә. Кызның матурлыгы тәэсирлерәк булып киткәндәй иде. – Ялдан баш тартмас идем мин. – Кызның күз карашы тоныкланды. – Хәзер минем эшем дә, ялым да юк. Спортны ташлыйм. Өч ел укыганым бушка китте.
– Укуыңны да ташлыйсыңмы?
– Мин бит юләр булганмын. Уку йортымыни ул спорт институты. Марксизм- ленинизмнан башка бернинди фән керми. Физиология белеме буенча сынау тапшырдым. Шушы көнгә кадәр бавырымның да, бөеремнең дә кайда икәнен белмим.
Сәрби, каштан агачлары төбенә куелган эскәмияләрдә буш урыннар бар. Шуларның диңгез ягына караганын сайларга да әңгәмәне утырып дәвам итәргә иде. Урынны, гадәттә, егет сайлый. Әңгәмәне алып бару да, гадәттәгечә, егет карамагында булырга тиеш. Габдрахман, утырсак әңгәмә туктар, дип курыкты. Дадоновларда утырганда, беренче тапкыр озата барганда, кызны сөйләштерү авыр иде. Бүген тыңларга гына өлгер.
– Мединститутка күчәргә уйламыйсыңмы?
– Анда бит читтән торып укытмыйлар. Әниемнең пенсиясе үзенә дә җитми. Заочныйга күчәргә уйлыйм.
– Нинди факультетка?
– Әдәбиятныкына.
– Филфакка? Мин бит, читтән торып, шул факультетны тәмамладым.
– Женя әйткән иде. Аңламадым. Диңгезчегә әдәбият белеме нигә кирәк? – Әдәбиятны белү һәркемгә дә кирәк. Яшәү тәҗрибәсенең күп өлеше
әдәбият битләренә тупланып калган.
– Тарихка түгелмени?
– Дөрес, тарихта да бар ул. Тарих фәнен сәясәт басып киткән. Диңгезгә бер күтәрәм китап алып чыгам. Йөзү вакытында китап укудан да зур юаныч юк. Китапны ял вакытында Мәскәүнең букинист кибетләреннән эзлим. Сатучылар арасында минем танышларым бар, күбрәк шулардан алам. Билгеле, белмәгән кешегә сатмыйлар. Алар белән университетта укыганда танышкан идем.
– Корабта стукачлар да шактый була, дип сөйлиләр бит. Курыкмыйсызмы соң?
– Андый китапларны яшереп укырга туры килә. Күз буяр өчен, китапханәдән алганнарын өстәлемдә тотам. Диңгезче халкы күп укый. Бу турыда америка язучысы Эрнест Хемингуэй да «диңгезчеләр арасында китап яратучылар күп», дип язган. Шымчылыктан тыш безне бит әле даими тикшереп тә торалар. Тревога уйнап, экипаж әгъзаларын шлюпкага төшереп утырталар да стукачлар каюталарда актарынып тентеп йөриләр. Евгениянең әтисе белән мин эшли торган пароходның капитаны Иван Андреевич мине алдан кисәтеп куя. Корабта «шмонь» булыр алдыннан укырга ярамаган китапларымны капитан каютасына кертеп яшерәм.
– Ул үзе стукачлардан курыкмыймы соң?
– Курка. Башкача мөмкин түгел. Алар бит астыртын эшлиләр. Карап торырга, болай, аерым дошманың да юк шикелле, ә сине меңләгән, йөз меңләгән тулы бер система идән астыннан эзәрлекләп тора. Берияне атканда, Колыма бозлыгында алар кулыннан үткән миллионлаган мәет ятуы ачыкланды.
Сөйләшеп бара торгач, суга батырылган инглиз корабы «Тигр»дан алып һәйкәл итеп куелган тупны, Пушкин һәйкәлен, Потёмкин баскычын үтеп, хәзерге пионерлар йорты – князь Потёмкин сараена барып та җиттеләр.
– Эчкә керәбезме?
– Рөхсәт итәләрме соң?
– Керергә ярый торгандыр, сакчы юк бит.
Алар, сарайның матурлыгына сокланып, бертын карап торганнан соң, яр
өстенә урнашкан колонналар янына – пропилеигә уздылар.
Аста, ярның итәге белән портның биек таш коймасы арасында урам. Койма эчендә дәүләтләрне үзара тоташтырып, сәүдә итеп, байлык туплау мөмкинлеге
биреп торучы могҗизалы диңгез порты.

 

6
Габдрахман курткасын, салып, колонналар нигезендәге ташка җәйде:
– Рәхим итегез.
– Пычрана бит.
– Юарга була. Без керне бауга тагабыз да диңгезгә ташлыйбыз. Ярты
сәгатьтә чип-чиста итеп юыла.
– Кайсы илнеке бу куртка?
– Мин аны Сингапурдан алган идем. Инглизләрнеке булса кирәк.
Оксана сумкасыннан баш яулыгы алды да куртка урынына җәйде.
– Сез шул чит ил киемнәрен киеп, кызларның күзләренә төтен җибәреп
йөрисез бит. Таушалмасын инде.
Габдрахман кызның урнашканын көтеп торды да янына килеп утырды.
Оксана читкәрәк шуышмады. Габдрахман шатланып куйды. Димәк, каршы түгел. Беренче тапкыр озатканда, кызның кочакларга рөхсәт итмәвен ул якынаясы килмәүдәндер дип уйлаган иде. Ялгышкан икән.
– Миңа ял сорап гариза язарга куштылар. Көчләп җибәрәләр.
– Ялга җибәрсәләр, мин шатланыр гына идем. Ярышка катнаша башлаганнан бирле ял дигән нәрсә онытылды.
Кызларның матурлыгы алардагы күп нәрсәне каплап-яшереп куя. Кызлардагы матурлык акыл юклыгын, холыксызлыкларын күрсәтми. Чибәрлеге җитмәгәннәренең кимчелекләре күзгә бәрелеп тора, матурларныкы исә өйләнешкәннән соң гына ачыла башлый.
– Туган авылыма кайтышлый мин Мәскәүгә тукталам. Теләсәгез, алып барам. Ял итеп кайтырсыз. Башкалада булганыгыз бардыр бит?
– Юк шул. Киевтән соң Мәскәүне күрермен дип хыялланып йөри идем. Менә бит ничек килеп чыкты...
Габдрахман кызның кәефе кырылганын сизеп алды. Спорт, ярышлар, гомумән, кызның бүгенге хәленә кагылмаска кирәк иде.
– Икебезгә дә күңелле булыр, әйдә, Мәскәүгә бергә барыйк.
Кыз көлеп җибәрде:
– Дадоновлар сезне тыйнак дип мактыйлар. Минемчә, ирләрнең барысы
да бертөрле.
Беркемнең дә башкаларга охшыйсы килми. Һәр адәм заты үзенең
бердәнберлегенә инанып яши. Оксананың башкаларга тигезләве Габдрахманга ошамады.
– Сезнең бу фикерегез белән килешмим мин, – диде Рахманкулов. – Һәр кеше аның үзенә генә хас сыйфатларга ия. Минемчә, адәм заты башка җан ияләреннән шушы ягы белән аерылып тора.
– Мин бит җир йөзендә яшәүчеләрнең бөтенесе турында сөйләмим. Ирләр җенесе турында гына сүз алып барам. Әнә, обком секретаре. Мин бит аның оныклары яшендә. Шул карт шакал сөяркәлеккә кодалый. Ул әле баш тартырмын дип уйлап та карамый. Пароходчылыкның пассажир лайнерлары белән идарә итүче ике балалы Маланский3 мине люкс каютага утыртып круизга барып кайтырга кыстый. Ә бит аларның кесәләрендә кызыл тышлы партбилет. Үзләре әхлаклы булу, хатыннарга хыянәт итүнең зур гөнаһ икәнлеге турында безгә туктаусыз тукып торалар. Ә үзләре?
– Сез мине нигә шул карт алашаларга тиңлисез? Беренчедән, мин нәкъ сезнең шикелле ялгыз, буйдак. Икенчедән, обком секретаре шикелле чиратсыз фатир бирә алмыйм. Владлен Лебедев шикелле бушлай круизга да җибәрә алмыйм. Дөрес, Мәскәүгә барып кайтырга билет юнәтә алам. Кунакханәгә түләү мөмкинлегем дә бар. Бу егет мине Мәскәүгә алып барган өчен аның белән түшәккә ятарга тиешмен дип уйлый күрмәгез. Шикләнсәгез: «Мин Габдрахман Рахманкуловтан әҗәткә фәлән сум акча алып тордым, эш хакы ала башлау белән, кайтарырга вәгъдә бирәм», – дип, расписка языгыз. Аннан соң мөнәсәбәтләребезнең сафлыгы өчен мин Дадоновлар каршында җаваплы. Белмим, минем турында сезгә әйттеләрме икән, Оксана саф күңелле, кулдан кулга йөреп таушалмаган кыз, дип алдан кисәтеп куйдылар. Бу гаиләгә булган изге мөнәсәбәтемә тап төшерәсем килми.
– Алар миңа да әти-әнием кебек якын. Танышларыбыз Евгенияне бертуган сеңлем дип ышанып йөриләр.
– Оксана, – диде Рахманкулов. – Иртәгә иртүк аэрофлот кассасына билет алырга барам. Әле вакыт бар, уйлагыз: күрәсегез киләме Мәскәүне, юкмы. Иртәгә мин сезгә шалтыратырмын.
– Мин риза, – диде Оксана, бертын уйлап торганнан соң. – Тик бер генә көнгә... Күпме түләгәнегезне әйтерсез. Мөмкинлек тууга сезгә тоткан акчагызны кайтарып бирәчәкмен.

3 Одессада яһүдләрне шулай атап йөртәләр.

 7
Үзәк почта бинасы янына җиткәч, Габдрахман җир шарын күтәргәндә үләргә җитеп көчәнгән атлант сыннары янына тукталмыйча узмый иде. Борынгы греклар адәм баласындагы акылга, аның көченә һәм матурлыгына сабыйларча сокланып карый белгәннәр. Алар, чыннан да, кешелек дөньясының сабыйлыгы чорында яшәгәннәр. «Ә без, – дип уйлады Рахманкулов, үзәк почта яныннан узганда, – «салкын сугыш» дип аталган чорда яшибез...» Сабаниев күпере янындагы йортка иртәнге сәгать алтыга килеп җитәргә тиеш иде. Инде җиденче өч минут. Уйланып торырга вакыт юк. Ул ашыгып атлый башлады.
Әнә, баскыч төбендә аны Оксана көтеп тора. Габдрахманның күңелендә горурлык уянды. Кыз Мәскәүгә барудан баш тартыр дип юкка гына хафаланган икән...
– Гафу итегез, биш минутка соңга калдым. Хәерле иртә.
– Хәерле иртә. Зур җүләрлек инде минем Мәскәүгә баруым. Анда соң миңа нәрсә калган?
– Башкала белән танышырга кирәклегең калган. Әйдә, киттек. «Дулкын» рестораны янында такси тукталышы. Шул якка барабыз.
– Аэропортка автобус йөрмимени?
– Йөри. Аэропортка егерме минуттан кузгалырга тиеш.
– Әйдәгез, автобуска утырыйк. Таксига, гадәттә, шапырыныр өчен утыралар. Алар Ильф һәм Петровның китабында сурәтләнгән «Фанкони» кафесы
янындагы автобус тукталышына юл тоттылар.
Кызның өстендә тәненә сыланып торган ак свитер, тез астына төшеп туктаган
кара итәк, аягында тәбәнәк үкчәле арзанлы туфли. Юл йөргәндә кирәк-ярак әйберләрен, спорт киемнәрен сала торган көрән сумкасын җилкәсенә аскан. Баскыч төбендә аның килгәнен көтеп торган Оксананы күрү белән, Габдрахман шуны аңлады: кызлар үзләрен матур итеп күрсәтү өчен юкка гына Парижның данлыклы кутюрьеләре теккән кыйммәтле күлмәк киеп, меңәр, йөзәр мең сумга төшкән бизәнү әйберләрен тагып барлы-юклы матурлыкларын көчәйтергә тырышалар. Аллаһы Тәгалә биргән матурлыкны зурайтып та, кечерәйтеп тә булмый, бары тик гәүдәгә килешле гади кием, хуҗаның чибәрлегенә комачаулык китермичә, аның балкуына юл биреп торырга гына тиеш.
Габдрахманга бүген җир шары Оксананың матурлыгы тирәсендә әйләнгән кебек тоела иде. Әнә, алар автобуска килеп керү белән, кырык яшьләр тирәсендәге бер ир, урыныннан күчеп, янәшә утыру мөмкинлеге бирде.
Башта – шәһәр үзәге, аннан соң Исаак Бабель әсәрләрендәге Молдаванка, җирдән яңа күтәрелә башлаган йортлар каплаган шәһәр чите... Ниһаять, адәм балаларын кошлар дөньясы – могҗизалы күккә озата торган тылсымлы урын – Одессаның аэропорты каршыларында әкияттәге шикелле үсеп чыкты.

 

8
– Без бит инде Мәскәүдә кунып тормабыз? – дип сорады Оксана, самолётка кереп утыргач.
– Билетны кичке рейска компостировать иткән булсам, концертның яртысын гына карый алыр идек. Мин инде билетны иртәнге самолётка компостировать иттем.
Оксана җавап бирмәде. Егеткә ияреп Мәскәүгә бару турында ул озак баш ваткан булса кирәк. Кичләрен Дерибас урамында, Диңгез буе бульварында култыклашып йөрү – бусы табигый. Тойгыларның кузгалганын, бер-береңнең хисле сүзләреннән исерә башлаганыңны тоеп йөрү – кыз белән егет арасындагы гадәти хәл. Ә менә очкычның кәнәфиенә чумып утырганнан соң, бергәләп күкләргә менгәнеңне тою, кул кысышып билгесезлек кочагына кереп югалу – бу инде култыклашып йөрүдән дә, озатышулардан да җитдирәк нәрсә.
Очкыч, урыныннан кузгалып, очу кырына бара башлады. Самолётка кушылып егет белән кызның да тәннәре калтырый кебек иде. Ниһаять, очкыч тукталды, пилот, тормозга басып, двигательләрнең әйләнүен тизәйтә башлады. Калтырану һаман көчәя. Улап сызгыруның иң көчле бер мизгелендә пилот аякларын тормоздан алды. Самолёт мизгел саен тизлеген арттыра барып, бетон өстеннән шашынып йөгерә иде. Кинәт җир очкычтан аерылып китте. Туган көнеңнән алып куенына кереп ятканга кадәр адәм баласын саклый, тота, өстендә йөртә торган җир тәэсире юкка чыгу күңелгә шом салды.
– Әллә куркасыз инде? – Габдрахман Оксананың кулын кысыбрак тотты. – Гимнастика уенында сез бит һавада очып йөрисез, сальто ясап, әллә ничә тапкыр бөтерелә аласыз. Ә монда арбага утырып барган кебек кенә.
– Җаным өлгерә алмыйча, җирдә калган шикелле булды. Мин җанымны югалттым кебек тоям.
– Юк инде. Сез бит батыр кыз. Сер бирмәгез.
– Әйтүе җиңел. Әгәр сезнең белән Мәскәүләргә барып йөргәнемне әнигә җиткерсәләр... Беләсезме, бездә кызларның үзләрен тота белмәүләренә ничек карыйлар?..
– Бездәгедән дә катырак, катгыйрак түгелдер инде...
– Сездә ничек икәнен белмим. Безнең хуторда кияүгә чыкмый торып егет белән әллә кайларга барып йөргәнен белсәләр, сиңа беркем өйләнми.
«Кирәк тә түгел, мин сезгә үзем өйләнәм», – дип әйтүдән Габдрахман көчкә тыелып калды.
– Йә ничек, ошыймы күккә менү?
Оксана, сүз таба алмыйча, зәңгәр күккә түшәлгән болытларга карап алды: – Тойгыларым буталып китте. Минем бит беренче тапкыр очуым.
– Каникулга самолёт белән кайтмыйсызмыни?
– Львов аэродромыннан авылыма кырык километр, тимер юл станциясеннән
бары өч кенә.
– Одессадан ярышка барганда да очмадыгызмыни?
– Без гел поезд белән бардык.
Болытлар артта калды. Самолёт саф зәңгәр чиксезлек кочагында иде.
– Өстән караганда, җир картага охшаган икән, – диде кыз, сабыйларча көләч
куанып. – Ә юллар! Авыл йортлары шырпы кабы зурлыгы гына. Елгалар нигә турыга гына акмый икән? Әнә, ничек боргаланып агалар.
Кызның болай шатлануын Габдрахман беренче тапкыр күрә иде. Оксананың матурлыгы җанланып тышка бәреп чыкты.
– Елгалар гына түгел, безнең яшәеш тә шулай боргаланып ага бит, – диде Рахманкулов. – Көнкүрештә төрле киртәләр, сикәлтәләр очрап торганга шулай түгелме икән?
– Шушы сәгатькә якын араны очып түгел, җәяүләп үткәндә, күпме вакыт кирәк булыр иде икән?
– Атна-ун көн чамасы кирәк булыр иде.
Оксананың йөзенә кинәт кенә боегу билгеләре чыкты:
– Сез бит кунакханәдән миңа аерым номер алырмын, дидегез. Кыйммәткә
төшмәсме?
– Сез арзан тормыйсыздыр бит? Мин загранкага йөрим... Аерым номерга гына түләрлек мөмкинлегем бардыр әле.
– Мөмкинлегегез барын беләм. Мине башка ягы борчый. Телисеңме-юкмы, әҗәтне кайтарып бирер вакыт җитәчәк. Киевта җиңеп чыксам, Мәскәүгә бушлай да барып булачак иде. Мин аңлыйм, акчалата кайтарып бирә алмаганда, кызларның нәрсә белән түләргә тиешлекләрен аңлатып торасы юктыр?
– Юкны сөйләмәгез әле. Сезнең белән янәшә утырам – миңа рәхәт. Мәскәүдә бергә йөрербез – тагын бер зур рәхәтлек. Мин сезгә үзем укыган университетны күрсәтеп горурланырмын. – «Горурлану» сүзе аңа бу очракта урынсыз тоелды. Фикерен эчтән дәвам итү рәвешендә Габдрахман Оксанадан сорап куйды: «Горурлану белән мактану арасында берәр аерма бармы ул?»
– Әллә тагын. Бу турыда уйлаганым юк. Әйтә алмам шикелле.
Рахманкулов исә, гадәтенә тугры калып, тормыш тәҗрибәсенә таянып, әлеге ике сүзнең фәлсәфи-психологик нигезләрен ачыкларга ябышты:
– Без, совет халкы, әйтик, Бөек Ватан сугышында олы җиңү белән горурланабыз. Фашистлар ягыннан дүрт миллион чамасы кеше сугышкан. Совет ягыннан – сигез миллионнан артык. Бу сугышта кырык җиде миллион совет кешесе үтерелгән булса, нимес ягыннан бары тик өч миллион чамасы. Ә инде тар-мар ителгән Германиянең бүгенге көндә иң бай, иң рәхәт яшәүче, ә Советлар Союзында һаман хәерчелек хөкем итү турында әйткән кеше бу илнең дошманына әверелә. Ә без әлеге дәүләтнең санап бетергесез сугышларында гел җиңеп торуы белән горурланырга тиеш булабыз. Җиңү бит ул бушка бирелми. Сугышларда кырылган корбаннар турында сөйләп тә торасы юк. Җиңүнең икенче ягында җиңелү барлыкка килә. Җиңүчеләрнең горурлыгы белән янәшә җиңелүчеләрнең хурлыклары, юкка чыгарылган ирекләре, мәсхәрәләнүләре яши. Минемчә, җиңү белән горурланып яшәү үзе үк зур гөнаһ. Бу турыда сез ничек уйлыйсыз?
– Тукта әле, – диде Оксана, пошаманга калып. – Фикерегезне аңлап та бетерә алмыйм бугай... Җиңү турында без гел горурланып сөйләргә күнеккәнбез. Икенчедән, сез чит илләргә йөрүдән колак кагармын дип курыкмыйсызмы?
– Бу турыда теләсә кемгә сөйләп йөрмим ич.
– Ә минем стукач түгеллегемне каян беләсез?
– Мин бит гомерем буе кешеләргә йотылып карап йөрим. Һәр әйткән сүзне
күңелемнең аяусыз цензурасы аша үткәреп, ихласмы бу, әллә үзен югарырак күрсәтер өчен әйтәме, дип анализлап барам.
Кыз Рахманкуловка текәлеп карап торды.

 

9
– Сез куркыныч кеше икәнсез. Мин сезгә күпме юләр сүзләр әйтеп өлгергәнмендер инде?
– Киресенчә, минем әле кызлардан бу кадәр айнык фикерле сүзләр ишеткәнем юк иде... Иллюминатордан карагыз әле. Без башкалага якынлашып киләбез.
Очкыч, биеклеген югалтып, аска төшә башлады. Моңа кадәр бер-берсеннән ара калдырып урнашкан йортлардан кыр ягына бәрәңге бакчалары сузылган булса, Мәскәүгә җитәрәк, урман эчендәге агачлар арасына, җимеш бакчаларына төренеп утырган йортлар күренә башлады. Алпавыт утарларын хәтерләткән корылмалар арасында номенклатур урындагыларның ихата эчендә су коену бассейннарына тиклем тотканнары табигатьнең иң гүзәл урынын сайлап урнашканнар иде.
 Очкыч, сөзәк кенә вираж ясап, сулга борылды.
– Юл күрсәтә торган радиостанциягә килеп җиттек, – дип аңлатты Габдрахман. – Өч тапкыр борылып, очучылар телендә «коробка» ясаганнан соң, җиргә төшеп утырачакбыз.
Егетнең сүзен раслагандай, стюардесса игълан итте:
– Каешларыгызны эләктерегез! Урыныгыздан күчеп йөрү катгый тыела! Дикъкать белән тыңлавыгыз өчен рәхмәт!
Дүртенче вираждан соң Габдрахман:
– Хәзер очкыч тәгәрмәчләрен чыгарырга тиеш, – дип куйды.
Берничә минуттан идән астыннан дөпелдәгән тавыш ишетелде. Очкыч
дерелдәп куйды, аның текә генә аска төшә башлавы сизелеп тора иде.
– Сез моны каян белдегез?
– Мин, диңгезчелеккә урнашканчы, унбер ел хәрби авиациядә очтым.
Пилотның осталыгын шуннан беләм, – диде Габдрахман.
Бу сүз дә тыйнаклыкка буйсынмыйча әйтелгән, үзенә соңыннан үкенү
кичерешләре генә тудырачак мактану иде. Рахманкуловның моңа кадәр күңелендә яшәгән тормыш тәҗрибәсе бүген чәлпәрәмә килде. Ул бит моңарчы кызларның матурлыгы үзеңнең тыйнак, акыллы булуыңа тәэсир итә дип тирән ышана иде. Оксана янында исә аның үзен-үзе тотуы бу канунга буйсынырга һич теләмәде.
Көпчәкләр җиргә тиде. Самолётның ярсып алга ургылуын җир өнәми шикелле иде. Пилот башта әкрен һәм кыска гына итеп тормозга баскалап алды. Очкыч аяусыз зур тизлек белән алга ыргылды. Ниһаять, ул, очучының теләгенә буйсынып, аэропорт бинасына борылды. Пассажирлар кабаланып чыгарга җыена башладылар.
Рахманкулов исә үзенең күзәтү һәм шуңа бәйле төстә очыш фәлсәфәсеннән әле һаман аерылып җитә алмаган иде. Әллә Оксанага, әллә үз-үзенә шул күзәтүләрен фәлсәфи йомгаклап куюны кирәк тапты:
– Бу турыда минем күп мәртәбәләр уйланганым бар, – диде Габдрахман. – Очкычның көпчәкләре беренче тапкыр аэродромга тигән мизгелдә җир аңа дошманлык күрсәтә шикелле. Сакланырга, зур түземлек күрсәтергә тиеш пилот шушы мизгелдә. Миңа җир-ана үзеннән аерылып күккә менүчеләрне өнәп бетерми шикелле тоела.
– Ә мин очкан чакта авариягә юлыгырбыз дип бер генә тапкыр да борчылмадым, – диде Оксана. – Хәзер инде мин – һавада очуны татыган тәҗрибәле кеше!

Дәвамы бар.

"КУ" 11, 2018

Фото: pixabay

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев