Логотип Казан Утлары
Роман

Мур кырылышы (ахыры)

– Тумыштан гарип мин, сеньор. Мине монахлар Бөкре Шайтан, дип йөртә. Мин аларга ачуланмыйм. Шайтан булгач, мин шайтан вазифаларын үтәргә тиеш. Ул каяндыр хәнҗәр чыгарып, Бонифаций ягына кискен хәрәкәт ясады, Бонифаций эчен тотып бөгелеп төште.

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

– Кытай мәҗүсиләр, потпәрәстләр иле, Баязид солтан!

– Ля кум дине кум вәлиәддин. Һәркемнең дине үзенә. Сугымчы
кәсапчылар да йөзәрләгән малның җанын кыйганнан соң туктап кала, сөннәтче бабалар да йөзләгән баланы сөннәткә утырткач, гамәлен туктата. Чөнки кан тотачак. Алар гаделлек кысаларында кан койса да, вакыты җиткәч, туктап кала. Син адым саен мөселман канын коясың. Аларның каны сине бер тотар бит, Тимер. Туктат кан коюыңны!
– Мин Коръән кушканча гамәл кылам, Баязид солтан!
– Синең нәселең асылда мангыт, син мангыттан азган чала татар.
Синең ата-бабаң мәҗүсилек, ярымбуддачылыктан Исламга күчкән. Сез бары тик Үзбәк хан заманасында гына намаз укый башлаган чыгытайлар. Ислам сезнең телегезгә менгән, рухыгызга сеңмәгән. Сез намазны фәкать үзегез өчен генә укыйсыз, ә чын мөселман башкалар файдасы өчен Аллага гыйбадәт кыла. Вәхши бары тик үзе өчен генә ураза тота, намаз укый. Аның тупас-каткан бәгыре үз карыны турында гына кайгырта. Зиһенле адәм башкаларның иминлеге турында уйлый. Коръәнчә гамәл кылмыйсың син,
Шаһ Тимер. Син хыянәт иткән яшь хатыныңның башын чабып өздең. Ул мөселман иде. Коръәндә тугры булмаган хатынны үтерергә димәгән, тиешле җәзасын гына бирергә дигән, ихлас тәүбә итсә, гафу итәргә, аңа кагылмаска кушкан. Коръәнчә булса, син мөселманның канын агызмас идең. Син Аллаһы Тәгалә вазифаларына үреләсең! Моннан да олы гөнаһның булуы
мөмкинме? Син кяферләр белән бер басмада торасың. Мөселман булсаң, сиңа Аллаһы Әфгандагы Исфизар каласының ике мең мөселманын тереләй җиргә күмәргә рөхсәт иттемени? Исфагандагы җитмеш мең кешенең баш сөягеннән тау өяргә сиңа пәйгамбәрең куштымы? Минем карамактагы Сивас каласын алганнан соң тыныч тормышлы дүрт мең мөселманны
тереләй күмәргә сиңа Коръән куштымыни? Йөз мең индусның башларын чаптыру да синең саваплы эшләреңә язылырмы? Бөек Болгарны җир белән тигезләвең өчен дә син Аллаһтан әҗер көтәсеңме? Сәбәпсезгә үтерелгән хайван өчен дә Аллаһу Тәгалә җавапка тартырмын дигән, сәбәпсезгә үтерелгән бихисап кешенең каны, җаны өчен дә җәннәт өмет итәсеңме?
Син кяфер, синең урының җәһәннәмдә! Ул сиңа хас! Син гомерең буе акыл белән эш йөрттең, гомерең буе ике маңгай күзең белән генә дөньяга бактың. Акылың бар, зиһенең юк, шуңа күрә, синең күңел күзең сукыр. Күңел күзең сукыр килеш Коръән укыйсың, аның асылына төшенә алмыйсың. Күңел күзең сукыр булганга син миһербансыз!
Баязид эреп юк булды.
Тимер башын ике кулы белән тотып, иелеп төште:
– Беләм... Күңелем кошы күкрәк читлегемне ярып, иреккә чыгып
очар... минем соңгы тәхетем Аллаһ янында... ул җан өрүче дә, ул җанны алучы да... Мин үлгәч, чәч-баш туздырып, акырып елаган булып кеше көлдермәгез... Кайсы хатыннарның елап, ирләрен үлемнән алып калганнары бар? Киемнәрегезне ерткалап әрәм иткәнче сез мәетем янында тыныч кына Фатиха сүрәсен укып утырыгыз. Аллаһтан минем гөнаһларымны ярлыкавын үтенегез...
Тәхетханәне тутырып, өрәкләр чыкканын күргәндәй булды ул, аларның барысы да башсыз. Гүя әкренәйтелгән хәрәкәтләр белән Тимерне урап алдылар. Әмир кинәт кычкырып, аягүрә басты.Өрәкләр шомлы аваз белән кычкырды:
– Син алдың безнең җанны-ы! Син кистең башыбызны! Кая куйдың җаныбызны-ы! Кайтар җаныбызны-ы, Аксак Тиме-ер! Дәмәшкъта син чаптырган башлар бу, җиде йөз мең баш...
Тимернең карашында шашкынлык күренде, ул:
– Каравыл! Сакчылар! Кемнәр бола-ар! – дип кычкырды. Өрәкләр эреп юк булды. Әмир алмашына бара иде. – Мин вәхшиме, Баязид? Мин вәхши түгел, мин мөселман, мин һәрвакыт гадел булдым... Ю-ук, мин кяфер түгел, мин монафикъ түгел, мин Аллаһның юлында булдым... Пәйгамбәремез Мөхәммәд... Мостафа... салаллаһу... галәйһи вәссәлам... Җитмеш мең
баштан тау өйдердем... йөз мең кешенең башын чаптырдым, ун мең кешене тереләй җиргә күмдердем... Су-у, тамагым яна-а, су-у. – Гайшә аңа су бирде.
Әмир су эчеп карады да савытны кискен рәвештә Гайшә бикәгә сузды.
– Бу агу-у, яндыра-а, мине агуладылар! А-а... Башларын китерегез... аларның җаннарын алып килегез...
Бичара әмир Тимернең сүзләре аңлашылмый, ава-түнә чаршау артына кереп китте дә егылды.
Күгелташ аңа ярдәм итәргә теләгән иде, ярдәм кирәк түгеллеген ул
аңлады һәм чаршау артыннан чыгып әйтте:
– Җан тәслим кылды Бөек Тамерлан! – диде.
Гайшә бикә яшь аралаш:
– Этләргә этләрчә үлем! – дип пышылдады.
Дәрвиш тирән сулыш алып көрсенде.
– Акыллы, бөек адәм иде, ләкин зиһенсез иде, мәрхүм, – диде.
Күгелташ та пошаманда иде, ул сабыр гына:
– Гайшә бикә, син ирекле, син Болгарыңа кайтып китә аласың, – диде.
– Минем Болгарым юк, – диде Гайшә бикә. – Мин туганнарым янына Казанга кайтып китәм.
– Хәерле юл! – диде Күгелташ. – Синең монда калуың хәвефле булыр. Хәзер әмир вафатыннан соң тәхет өчен сугыш башланачак. Исрафил хәзрәт, Мостафа бәк, сез дә ирекле. Дүрт ягыгыз кыйбла.
– Күгелташ! – диде Исрафил хәзрәт. – Безнең күптәннән инде дүрт
ягыбыз да кыйбла.
– Астарлы сүзеңне аңлатып бир, хәзрәт, – диде Күгелташ.
Карадәрвиш (Исрафил хәзрәт) чаршау артына кереп китте һәм тиз генә әйләнеп тә чыкты: аның өстендә Испания монахы киемнәре иде. Күкрәгендә алагаем олы хач асылынып тора иде.
Күгелташ аңлар-аңламастан:
– Әстәгъфирулла! – дип акырды. – Сәед хәзрәт! Сез Кастилиядә иман алыштыргансыз түгелме!
– Испаниядә түгел, без монда иман алыштырдык, Күгелташ. Без асылда католик монахлары!
– Әмирем! Тор, ярдәм ит, зинһар! – дип шашып кычкырды Күгелташ: – Йа Аллам, димәк, башка сәедләр дә чын сәед түгел, сәед чапаны бөркәнгән христиан монахлары булып чыга. Менә ни өчен алар Коръәннең сугышырга өндәгән урыннарын гына ачканнар икән. Карадәрвиш әйтте.– Хакыйкать шулдыр ки, Күгелташ, Коръән сугышырга өндәми, ул бары тик азатлык сугышын гына җиһад дип саный. Коръән йортыңа басып
кергәннәргә каршы гына сугышырга куша. Җиһад басып алу сугышы түгел, җиһад – гадел сугыш. Тимер Коръәннең бер өлешен генә үз файдасына алган.
– Ул сәедләргә ихластан ышана иде.
– Исламны сәед булмаган ялган изгеләр боза килде, Күгелташ. Динне тамырыннан белмәгән мөселманны алдавы бик җиңел. Бу яһүдтән азган мөселман галиме Әбу Сәбәдән килә. Ул Исламның нигезенә еллар буена эчтән кимереп ята торан мәзһәб кертте, шигыйлар мәзһәбе. Артык аерма да юк кебек, ул бары тик Галине дә хәлиф итәргә кирәклеген язды. Әнә кара, шигыйлар белән сөнниләр хәтта бер-берсенә кыз бирмиләр, өйләнмиләр.
Мөселман кешесе бик ышанучан, беркатлы ул. Мәрхүм Тимер акыллы иде, ләкин анда зиһен юк иде. Зиһенсезлек Исламны астан, эчтән кимерә.
Һәрхәлдә мин, мин генә түгел, король, король генә түгел, бөтен католиклар, католиклар гына түгел, бөтен Ауропа Аксак Тимергә мәңге рәхмәтле. Хуш, Күгелташ, Тамерланның тугры яудашы, бәхил бул! Безне Испаниядә король Һенрих III көтә.
– Төштер бу, – диде Күгелташ.
Карадәрвиш әйтте:
– Төш кенә булса икән, өн. Күгелташ, Испания короленең кулы монда хәтле җитә. Яшәсен христианнар! Алла безгә үзе ярдәм итә!
Күгелташ шашар дәрәҗәгә килеп җитте:
– Йа кодрәтле Аллаһым, дөнья буталды... Нәрсә соң бу? Аллаһ юлында, дөньяда тәртип урнаштырабыз дип, без бөек әмир Тимер бәк белән кяферләргә хезмәт иткән булып калабызмыни? Никадәр куәт, никадәр гайрәт сарыф иттек, никадәр зиһен салдык! Никадәр кан койдык, никадәр җан кыйдык, барысы да Исламга зараргамы? Әмирем, тор, аягыңа бас! Терел дә тормышыңны яңадан башла! Хаталарыңны төзәт, гөнаһларыңны ю! Ятим калган миллионлаган сабыйлардан син гафу сора! Аллаһ сине ярлыкасын! Син инде Аллаһ каршында җавап тотасыңдыр! Ярлыкармы безне Аллаһ, әмир Тимер?


Корольнең соңгы көне

Тирә-якта дала, диңгез, тау-кыялар.
Атка атланган Карадәрвиш (Бонифаций) белән Мостафа (Олонсо) ыргып чаба.
Аттан төшеп, алар көймәгә утырды.
Көймәдән соң тагын ияргә менделәр; ыргып, томырылып чабалар да чабалар. Ниһаять, алар Толедога кайтып җитте.
Король сарае һаман үз урынында. Тәхетханәдә король Һенрих янында көмәнле королева Изида утыра иде.
Канцлер яңгыравыклы азаз салды:
– Король Һенрих Кастильский җәнапларының чакыруы буенча илчеләр килде. Арагон короле Хуан I илчеләре. – Тантаналы рәвештә, илчеләр керде, йола йөгенүләре биюгә әверелде. – Наварра короле Карл III илчеләре,Византия императоры Мануил II илчеләре, Франция короле Карл IV илчеләре.... – дип санап китте канцлер.
Король Һенрих аягүрә басып, карышкы таягын тотты да сүз башлады:
– Хөрмәтле корольләрнең хөрмәтле илчеләре. Мин сезне бүген католик диненең зиһниятле шәхесләре аркасында ирешкән бөек җиңүләребезне бәйрәм итәр өчен чакырдым. Күрше мөселман маврларының куәтләре какшады, төрек солтаны Баязид тар-мар ителде, үзе шушы кайгыны кичерә алмыйча вафат булды. Бөек татар ханы Туктамыш, Идегәй гаскәрләре хәзер вак төркемнәргә аерылды, үзләре һәлак булды. Иң куркыныч Аксак Тимер дә, ниһаять, җиңелде, ул Кытайга сәяхәт вакытында вафат булды.
Мин бүген үземнең исемемнән, сезнең исемнән шушы җиңүдә катнашкан каһарманнарыбызны күп илләрдән килгән иң олы бүләк, орденнар белән бүләкләргә тәкъдим ясадым, һәм ул бүләкләр әзер. Гранада хәлифен дәүләт эшләреннән аерып, аның хәрби куәтләрен зәгыйфьләндерүдә үзен кызганмаган зат ул донья Леонора. Ул Гранада хәлифе Мөхәммәднең башын әйләндереп, принцлар арасында низаглар чыгуга сәбәпче булды. Нәтиҗәдә
Кастилия Гранададан аерылды. Хәзер Гранада үзе Кастилиягә салым түли башлады. Леонора өч илнең ордены белән һәм гомере буе түләнә торган алтын белән айга мең сум франк пенсия белән бүләкләнә. – Тантаналы чыгыш, донья Леонорага бүләк тапшырыла. – Икенче баһадирыбыз – ул минем җан дустым сеньор Салазар. Аның хезмәте бәһаләп бетергесез, ул Аксак Тимер белән Баязидны кара-каршы сугыш кырында очраштырган
зат. Аңа бер замок, биш дәүләтнең каһарманы орденнары, ике мең алтын франк пенсия. Берләштерелгән Испаниянең онытылгысыз, мәңгелек каһарманы, утны-суны кичкән монахы Пилигрим Руи белән аның якын дусты сеньор Олонсо Паэс – икесе ике миллион гаскәрне җиңгән каһарман. Алар Аксак Тимер белән Туктамышны, Туктамыш белән Идегәйне, Аксак Тимер белән Болгар падишасы Габдулланы чәкәштергән затлар. Икесе дә биш илнең алтын орденнары белән бүләкләнә. Пилигрим Руига ике кальга,
дон Олонсога бер кальга, өчәр мең алтын франк пенсия беркетелә. Яшәсен католик зиһнияте! Яшәсен Ауропаны коткарган каһарман испаннар! Бәйрәм итәбез!
Тантана, шау-шу башланды, төпсәләр белән шәраб чыгарылды, тәгам бирелде. Алгы планда Һенрих белән Руи (Бонифаций).
Бонифаций әйтте:
– Эшнең яртысы бетте, сир.
– Котлыйм! – диде король. – Рәхмәт сиңа, Бонифаций. Син булмасаң, мин бетә идем.
– Бетмәс өчен тагын көрәшәсе бар.
– Инквизитор Бонифацийның ялган икәнен фаш итү – синең белән
минем бурыч.
– Кардинал Бардини мине таныды булса кирәк.
– Сак бул! – диде король.
– Син дә сак бул, королем! – диде Бонифаций.
Һенрих королеваны биергә чакырды.
Бонифаций янына кардинал Бардини килде.
Бардини әйтте:

– Котлыйм сине, Пилигрим Руи-Бонифаций. Сокланам мин сиңа
Бонифаций дустым. Тсс! Синең серне бер мин генә беләм. Сакчың Олонсо белә булыр. Өч кеше белгән сер сер була алмый инде ул. Ихтимал, король дә бу турыда беләдер... Кайларга гына барып чыкмагансың син, дускай.
– Сездән качып йөри торгач, мин дөньяны ике кат әйләнеп чыктым,
кардинал. Ә сез мин югында монда күпме гөнаһсыз җаннарны теге дөньяга аткардыгыз икән?
– Тиешлесенең барысын да. Әле аткарасылар күпме. Син Һенрих король белән генә Бөек Кардиналның көчен зәгыйфьләндереп була дип уйлыйсың. Бу тиле кеше хыялы. Инквизициягә каршы барган кеше чиркәүдән мәхрүм ителә, аның мәетен зиратка да җирләтмиләр.
– Минем бу янаулардан куркыр вакытым узган, кардинал.
– Йә, король белән бергәләп Бонифаций янына барып, син ялган,
менә ул чын Бонифаций, дип әйтсәгез, ни буласын күз алдына да китерә алмыйсыз. Мин сиңа ярдәм итәргә әзер, мин сине тәхетеңә кайтарырга да телимдер, ләкин бу эш мөмкин түгел, кардиналларның күбесе бу Бонифацийны хуплый, ялган икәнен белсәләр дә, аларга шушындый Бонифаций кирәк, аларга таларга, көчләргә булсын, синең кебек пакь Бонифацийның бер генә кардиналга да кирәге юк, хәтта халыкның үзенә дә. Юкка чыккан идең бит инде, сине юлбасар Педро дип тотып алганнар да асканнар, дип тә ишеттек.
– Әйе, мине Педро юлбасар дип тотып, үлемгә хөкем иттеләр.
– Ә син: «Мин – Бөек Кардинал! Юлбасар Педро минем урындагы
ялган түрә», – дип кычкырдыңмы? Ләкин Бөек Кардинал икәнлегеңә синең исбатың юк.
– Исбатым бар!
– Бу җиңүләрдән соң сез ни кылмак буламсыз инде? Әлбәттә, Педроның ялган түрә икәнен фаш итәргә алыначаксыз.
– Анысы инде безнең эш, кардинал де Бардини җәнаплары. Сабый чактан якын дустым, бер-беребезне коткарырга ант эчкән дустым, Бардино! – дип, Карадәрвиш чыгып китте.
– Багарбыз, Руи де Бонифаций, кем алдан өлгерер. – Ул ишарә ясады, Балтазар күренде. Бөкрерәк, нурсыз чырайлы, үте сытылган бер бәндә керде. – Пилигримнан күзеңне алма, сиздермичә күзәт. Ике мең алтын мараведи кесәңдә булыр, – диде тегесе.
Икесе ике якка китеп барды. Бәйрәм дәвам итә. Һенрих белән Леонора тагын очрашты.
– Һенри! – диде сеньора.
– Леонора! – диде король.
– Мин һаман сине оныта алмыйм. Өйләнә алмыйм, дип алдасаң да, син мине маврга сатсаң да, мин сине барыбер өзелеп сөям.
– Алай әйтмә, Леонора! Күреп торасың, мин үзбаш кеше түгел.
Корольләрдән дә ирексез кеше дөньяда юк. Без дәүләт турында уйларга тиеш, дин турында. Королева Изидага мин үзем өчен түгел, Испания булсын, дип өйләндем. Хәлифкә мин сине Испания булсын, дип бирдем. Бу гөнаһларымны Алла кичерер дим, чөнки мин үзем өчен түгел, ил өчен мәхәббәтемнән ваз кичтем, Изидага өйләндем, католикларны афәттән котарыр өчен, мин якын кешеләремне ерак-еракларга Тартариягә, Азиягә юлладым. Кичер мине.
– Кичердем инде. Минем белән бер биесәң, тагын да ныграк
кичерермен.
– Биим, Леонора, рәхәтләнеп биим, ләкин бу минем синең белән соңгы биюем булыр. (Бииләр.)
– Ни өчен? Сарай гайбәтләреннән куркасыңмы?
– Юк, мин гайбәттән курыкмыйм. Минем гомерем аз калып бара.
– Һенри!
– Шулай, җаным. Хуш! Бәхил кал. – Каты ютәлләгәч, барысы да король янына җыела башлады.
– Ни булды, Һенрих король җәнаплары? – диде Салазар.
Король тынына капланып, көчкә:
– Хәлем китте... – диде.
– Һенри! – диде Леонора, ул арада хаста янына королева Изида да килеп җитте.
– Король, сиңа ни булды? – дип сорады Изида.
Бонифаций йөгереп килеп, аның авызына дару салды, король
тынычланган кебек булды, аны алып кереп киттеләр. Бәйрәмнең яме бетте.
Бонифаций ялгыз калды. Арттан кара шәүлә булып, Балтазар керде.
Балтазар әйтте:
– Пилигрим җәнаплары, мин сезнең батырлыкка шаккатам... Минем исемем Балтазар.
– Балтазар? – дип гаҗәпләнде Бонифаций. – Кайдадыр ишеткәнем бар бу исемне, гаҗәеп матур яңгырашлы исем.
– Мине бозык хатын урамга ташлап киткән. Монахлар табып алып,
чиркәүдә үстерделәр.
– Балтазар! Балтазар! Син...
– Тумыштан гарип мин, сеньор. Мине монахлар Бөкре Шайтан, дип
йөртә. Мин аларга ачуланмыйм. Шайтан булгач, мин шайтан вазифаларын үтәргә тиеш.
Ул каяндыр хәнҗәр чыгарып, Бонифаций ягына кискен хәрәкәт
ясады, Бонифаций эчен тотып бөгелеп төште. Бонифаций иелгән килеш ыңгырашып, сүз әйтергә тырыша иде:
– Койрыклы йолдыз... узып киткәндә... тагын бер бала туар, анысы
дөньяга мәкер ташыр, диләр... Син башкисәр Педро юлбасарның уйнаштан туган углы Балтазар булып чыктың.
Балтазар ярсып, тагын пычагын яралыга батырды. Балтазар әйтте:
– Син уйнаштан тумаган, ләкин син миннән дә гарибрәк, Пилигрим.
Ул тиз генә ачык ишек тарафына китте. Чыгуга ишектә тоткавыл пәйда булды, егылып ятучы Пилигримны (Бонифацийны) күреп алды, аның янына атылып килде.
– Пилигрим! – дип ачынып кычкырды сакчы. – Йа Иисусе Христосе!
Пилигримны үтергәннәр.
Король ягыннан атылып, Салазар йөгереп чыкты да әче итеп кычкырды:
– Король җәнаплары җан тәслим кылды.
– Пилигрим! – дип ачынып кычкырды тоткавыл.

 – Ни булды? – дип сорады Салазар һәм үлеп ятучы Бонифацийны күрде.
Салазар Пилигрим янына килеп иелде.

– Атам, атакаем!
Бонифаций соңгы сулышы белән:
– Улым, Салазар... мине... – диде.
Салазар тыела алмыйча елый башлады:
– Атам, атакаем!
– Салазар... улым... – дип Бонифаций – Руи – Карадәрвиш бакый дөньяга күчте.
Уртага җыелдылар. Хатын-кызлар илаулап еларга тотынды.
Эчкәридән король Генрих III гәүдәсен алып чыгып, Бонифаций белән янәшә урнаштырдылар.
Салазар әйтте.
– Икесе дә вакытсыз вафат. Әмма бу ике каһарманны Испания онытмас, аларның җанын кыючы җинаятьчеләрне инквизиция һичшиксез эзләп табачак һәм тиешле җәзасын бирәчәк. Амин!
Тавышсыз гына ирләр хоры җыелды. Алар мәет өстендә укыла торган доганы хор белән җырлый башладылар.
Салазар янә әйтте:
– Ауропаны, христианнарны мөселманнар, татарлар мурыннан коткарып калучыларның рухы җәннәттә булсын! – диде.
Сарай эчендә хатын-кыз кычкырган аваз, аннан соң яңа туган бала тавышы ишетелде. Эчкәридән кулына биләүле бала тоткан Дая чыкты.
Дая әйтте:
– Испания короле Һенрих IIIнең углы, тәхет варисы дөньяга килде.
Хор «Аллилуйя... Аллилуйя...» – дип, мәрхүмнәргә, яңа туган балага мәдех җырлый башлады.
Чиксез киң, чиксез биек күктә канатларын җилпемичә генә мәгърур
бөркет оча. Аста таулар, тарлавыклар, тау елгалары, иген кырлары җәйрәп ята.
Кайнарташ аланындагы таш яныннан йөгереп бара торган урман
тычканын җылан кабып йотты. Аннан соң ризыкны ләззәтле йокы белән эшкәртер өчен таш өстенә шуыша башлады.
Үткер күзле бөркет канатларын җыйды да аска, туп-туры Кайнарташ аланына таба атылды. Бер мәлдән инде тук җылан ач бөркетнең тырнаклары арасында боргалана иде.
Бераздан җыланнан бушаган кайнар таш өстенә яшь егет белән яшь кыз килеп утырды.

 

"КУ" 02, 2021

Фото: pixabay

 

Теги: чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев