Логотип Казан Утлары
Роман

Мур кырылышы (дәвамы)

– Мин вәгъдәмне үтәдем, ике ир туганымның җаны бәрабәренә мин сезләрнең хатыны булырга ризалык бирдем. Мин сезләрнең никахлы хатыны. Хатын вазифаларын һич тайчанмый үтәрмен. Әмма вакыт кирәк, вакыт, күнегергә, бу мохиткә ияләнергә.

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Әсир Гайшә

Сәмәрканд тирәсендәге әмир Тимер корган Баги-Чинар бакчасы.
Тирә-якта гүзәл табигать манзарасы. Ләззәт вә рәхәтият бирүче
ишетелер-ишетелмәс көй ишетелә. Сайрар кошлар авазы яңгырап тора. Кайдадыр челтерәп, чишмә ага. Тирә-якта чәчәкләр, гөлләр, төрле матур җимеш агачлары үсә. Бакча уртасында ханәкә. Әмир Тимер белән Гайшә бикә шул ханәкәдә сөйләшеп утыра иде.
– Кил җаным, Гайшәм бикәм, утыр яныма... – диде әмир Тимер. – Нигә син шулай боек, нигә күңел ачмыйсың? Бу бакчаны махсус синең өчен кордырдым. Бу – безнең никахыбыз бүләге булсын, дидем. Мондагы матурлык синеке. Бу – синең сараең, бикәм!
Гайшә бикә хуҗасының йөзенә бакмастан, зәгыйфь тавыш белән әйтте:
– Тәкъсир! Җан җәрәхәтем әле йомылмаган, – диде.
Тимер әйтте:
– Йомар өчен җан җәрәхәтен, ләззәти тән-бәдән рәхәте лаземдер, бикәм.
– Җенси нәфес тәме түгел, кайгы гаме колиһәңдә, җиһангир хәзрәтләре, төзәлмәс кайгы – халкымның хәсрәтләре.
– Гайшәм! Мин җиде икълимнең бишесен яулаган җиһангир әмир. Мин бик күп гүзәлләр күрдем үз гомеремдә. Аларның барысы да дип әйтерлек ата-анасыннан, якыннарыннан мәхрүм калды, ләкин аларның кайгылары озакка сузылмады. Бу гүзәллек, бу зиннәтләр, бу хәзинә аларның яраларын тиз төзәтте. Минем олы хатыным Мәликә бикәнең дә яу вакытында ире үтерелде, балалары һәлак булды. Бак, Мәликә бикә онытты, ул хәзер минем хозурымда. Ул мине назлый. Син дә назла мине. Син бит минем никахлы хатыным. Син – патшабикә!
– Миннән артык наз көтмәгез, тәкъсир. Мин вөҗүдемә каршы
баралмыйм.
– Мин синең назыңны яулар өчен ни кылырга тиеш, Гайшәм бикә?
– Мин вәгъдәмне үтәдем, ике ир туганымның җаны бәрабәренә мин
сезләрнең хатыны булырга ризалык бирдем. Мин сезләрнең никахлы хатыны. Хатын вазифаларын һич тайчанмый үтәрмен. Әмма вакыт кирәк, вакыт, күнегергә, бу мохиткә ияләнергә.
– Вакыт сиңа гына түгел, миңа да кирәк. Вакыт көтми, уза тора. Күпме гомер калгандыр? Дөрес, вакыт кирәк, мин әнә шул вакыт эчендә җиде икълимне синең аягың астына салачакмын!
– Кирәкми яу, кирәми кан, тәкъсир, кирәкми миңа икълимнәр. Миңа
бары тик үз Болгарым кирәк. Ә ул хәрабәләр булып кына калды.
– Мин Болгарны элеккесенә караганда да гүзәлрәк итеп торгызырмын, Гайшә. Күгелташ!

Күгелташ керде.
– Әмерең көтәм, әмирем, – диде Күгелташ.
– Җимерек Болгар каласын элеккесеннән дә матуррак итеп төзесеннәр. Болгардан алган хәзинә, малларның барысы да Болгарны торгызырга китсен.
Күгелташ әмир колагына пышылдап әйтте.
– Әмирем, Болгардан алган хәзинә, акчалар Сәедләр Бистәсен коруга кереп бетте инде.

 – Ә син сиздермә, ризалык биргән бул!
Күгелташ кычкырып әйтте:
– Сездән әмер, әмирем, бездән үтәү. Болгар каласы урынында тагын да мәһабәтрәк кала калкып чыгар, тәкъсир.
– Әмерем җиренә җиткезелсен!
– Әмерең, әмирем. Башым аста, йөзем түбән! – дип, Күгелташ чыгып китте.
Тимер сөйләшүне дәвам итеп әйтте:
– Мин әмир Хөсәен кебек комсыз түгел. Ул комсызлыгы аркасында харап булды. Ә хатыны миңа калды. Әмир Хөсәен ул ерткыч җанвар кеби, яңа хатыннарын көч белән, ризасызлык белән ала килде. Мин көчләү, талау ягында түгел, Гайшәм бикәм. Мин ризалык аша гамәл кылырга күнеккән. Синең сараеңа киттек, җаным.
Баги-Чинар бакчасына Мәликә бикә, Түкәл бикә, Сарана бикәләр
белән җилпәзәче кызлар, җарияләр31 бакчада йөренергә чыкты. Мәликә бикә Аксак Тимернең олы хатыны, ул кызыл ефәктән тектерелгән, алтын ука белән чигелгән киң-озын күлмәк кигән. Аның күлмәге кыска җиңле, күкрәгендә ачыклык юк, күлмәкнең итәге җирдән сөйрәлгән булыр иде, итәкне җиргә төшермичә берничә кәнизәк32 кыз арттан тотып йөри. Ханымның йөзе җиңел ак челтәр белән капланган. Башында очлы кызыл башлык. Башлыктан иң өстенә хәтле ап-ак ефәк челтәр асылынып тора.
Озын очлым-башлыгы бик күп мәрҗәннәр белән бизәлгән, алар арасында эре кызыл асылташлар, алтын кысаларга утыртылган фирүзә ташлар елкылдый. Битен каплабрак торучы челтәр алтын ука белән чигелгән. Очлымның аскы өлеше энҗеләр белән бизәлгән. Һәм маңгай турысында өч эре кызыл алмаздан торган шәй.
Башка хатыннар да кимен куймаган, барысының да киемнәре затлы, берсенеке фирүзә төсендәге күлмәк, өченчесенеке яшькелт зәңгәр күлмәк. Башлыкларындагы алмазлар саны тигез.
Мәликә бикә җилпәзәче кызга әйтте:
– Күзең чыкмагандыр бит! Нигә җилпәзәңне минем авызыма тыгасың? Өстән генә җилпе.
– Кичерегез, ханым бикә! – дип, җилпәзәче кыз өстәнрәк җилләтә
башлады.
Мәликә Түкәл бикәнең итәген тотып баручы кызларга эндәште:
– Нигә аның күлмәген җирдән сөйрисез! Куй көтүе артыннан чыккандай тузан болыты куптардыгыз! Һәм ул Түкәл бикәгә карап:
– Ә син, ачыгавыз, тузан исен сизмисеңме, ефәк итәгеңнең пычранганын күрмисеңме? – дип, шелтә белдерде.
Түкәл бикә иркә тавыш белән үпкәләгән кебек иренен турсайтып әйтте:
– Ярамый бит, итәгемне артык күтәрсәләр... – диде.
– Күтәрсәләр, монда эт күрәме синең чатан балтырларыңны?
– Күрмәс. Сөләйман пәйгамбәр Бәлгыйс патша бикәнең аякларын күрер өчен итәген күтәрттергән бит. Сарай бикәләре бакча түренә китте.
Сарай җарияләре аларның әйләнеп килгәнен көтә калды.
Беренче җария сүз башлады:
– Әмирбикәләр утлы табага басканнармы соң бүген? – диде.
– Бүген генә булса икән! – диде икенче җария. – Олы бикә бер җанына урын табалмый.
Беренче җария әйтте:
– Урта бикә дә пошаманда, – диде.
– Урта бикә олы бикә өчен кайгыра ул! – диде икенчесе.
– Бу эштә аның ни катнашы?
Икенче җария сүзне тагын да куертыбрак җибәрде:
– Олы бикә кәефсез булса, кече бикәгә эләгә. Олы бикә бөтен ачуын кече бикәләрдән ала башлый.
– Ни өчен?
– Хуҗабыз әмир Тимер дүртенче хатын алып кайтканнан бирле олы бикә йоклый алмый.
– Һи, олы бикә Тимер Түкәлбикәне алып кайткач та, шулай кыланган иде.
– Әмир Тимер олы бикәне генә ярата иде. Ул гел-гел аның янында төн уздыра иде. Түкәл бикә килгәч, хуҗабыз олы бикәнең йортына сирәгрәк керә башлады. Сарананы алып кайткач, Түкәлнең ятагы бушап калды. Менә хәзер әмир Тимер дүртенче хатынлы булды. Һо-о, монысы Болгар әмире Габдулланың сөекле кызы Гайшә барысын да егып салды. Яу сәфәреннән кайтканнан бирле ике ай узды; ике ай буе хуҗа Тимер яшь бикәч куеныннан чыкмады.
– Гайшә бикә дөнья гүзәле бит. Картлык көнендә Тимер чыннан да
гүзәлләр гүзәленә тиенде инде.
– Олыбикә Мәликәне дә, урта бикә Түкәлне дә, кәнизәкләрен дә онытты.
– Олы хатыннар онытыла инде алар.
– Болгар кызлары укымышлы шул алар, болгар кызлары чибәр шул алар.
Әйләнә-тирә ханнары, падишаһлары гел Болгардан кыз ала.
– Алар янына бал сылап куйганнармы соң?
– Болгар кызлары матур да була беләләр, яраттыра да беләләр, ди бит.
Мәликә җарияләргә китәргә ишарә ясады, ханбикәләр генә бакчада
калды.
– Дәүләт эшләрен онытты түрәбез, – диде Мәликә бикә. – Яу артыннан яу чаба иде.
Түкәл бикә әйтте:
– Аның яу чабуына караганда, Сәмәркандта ятуы мең тапкыр артык.
Мәликә бикә аңа каршы төште:
– Аның яу чапмыйча, Сәмәркандта ятуыннан сиңа, миңа ни файда? Ничә көннәр ир заты күргән юк.
Түкәл бикә әйтте:
– Минем дә.
– Син әле ир тәмен тоя белмисең, – диде Мәликә бикә.
– Исем дә китми, – диде Түкәл бикә. – Еллар буе яныма кермәсә дә, сүз әйтмим. Йокым тыныч уза. Мәликә бикә әйтте:
– Синең ана булганың юк шул, синең хатын буларак уянганың юк шул. Ә минем ике ир белән, ике әмир белән яшәп караганым бар. Мин ул ләззәтнең ни икәнен беләм, көндәшем. Әмир Хөсәен белән без тату яши идек, ләкин ул салкын ир иде. Яу артыннан яу чапты, комсыз иде ул, аңа хатыныннан битәр мал кирәк иде, байлык кирәк иде. Әмир Тимер ул башка, көндәшем. Әмир эчендә ирләр шайтаны утыра. Аңа сыланган саен сыланасы килә.
Минем өлешемә башта син кердең, ул да никахтан соң яныңнан чыкмый ятты. Инде менә хәзер ниндидер бер Болгар чебеше синең төннәреңне урласын әле! Гарьлегеңнән егылып үләрсең, валлаһи.
Түкәл бикә бәхәсне куерта бара иде:
– Болгар әмире Габдулланың кызы Гайшә бикә – ул гүзәлләр гүзәле бит. Синең белән минем кебек үшән түгел.
– Нәрсәсе гүзәл инде шул чебешнең? Таптың сүз! – диде Мәликә бикә.
– Гүзә-әл шул, олы бикәм, көндәшем, Гайшә бикәч дөнья бәһасе бикәч. – диде Түкәл бикә.
Моңа кадәр сүзгә катнашмаган Сарана әйтте:
– Гүзәл дип инде...
– Сөйләмә шуның турында! – диде Мәликә бикә. – Чыңгыз канлы
Казган ханның сөекле кызы, Тарагай углы әмир Тимернең олы хатыны Мәликә-бикә...
Түкәл бикә дәвам итте:
– Чыңгыз канлы Тарма Ширин ханның сөекле кызы Түкәл бикәләрнең кайнар куенын...
– Әмир Тимер Болгар әмиренең кызы Гайшә бикә куенына алыштырды!
Мин бернәрсә дә әйтә алмыйм, – диде Мәликә бикә.
Күгелташ, Исрафил хәзрәт белән аның юллдашы Мостафа күренде.
Күгелташ керә-керешли боерды:
– Ханым бикәләр, әмирегезне вә яшь бикәчне каршы алырга әзерләнегез! – дип, эчкә кереп китте.
Мәликә бикә әйтте:
– Сәедләр сәеде Исрафил хәзрәтләре, зөфаф кичәсе ничә көн, ничә төн булырга тиеш диелгән китапта?
– Ханым бикәләр, зөфаф кичәсе никахлы ир белән никахлы хатынның теләгенә күрә, диелгән китапта.
– Коръәндә ир үзенең никахлы хатыннарын тигез күрергә, тигез асрарга диелгән түгелме? – диде Мәликә бикә.
Исрафил хәзрәт ханымнарны тынычландырырга тырышты.
– Сабыр төбе сары алтын, бикәләр. Чак кына көтеш кирәк!
Чакыру аһәңе яңгырады. Эчкәридән Күгелташ күренде. Ул тирә-якны карап-тикшереп чыкты. Эчкәри ишегендә Аксак Тимер белән Гайшә бикә пәйда булды. Алар тантана киемендә иде. Сарайдагылар ике сафка аерылып, аларга юл сапты, баш иеп, тәгъзим ясадылар. Тимер ханәкәдәге урынга утырды, аның уң кырына Мәликә, аннан Түкәл, Сарана, аннан Гайшә бикә
урнашты.
Әмир Тимер әйтте:
– Мин – җиде икълимнең шаһы Барлас ыруның токымы әмир Тимер, сүзем!.. Баш карачым Күгелташ вә вәзирләрем, якын киңәшчем Исрафил хәзрәтләре вә ханымнар, сарай әһелләре, тыңлагыз! Бүгенге көннән минем уң ягымда Болгар падишасының кызы Гайшә бикә утырыр.
Күгелташка әйтелгән иде бу сүзләр.
– Башым өсте, әмирем! – диде Күгелташ.
Ул ишарә ясады, олы хатын Мәликә урта урынга, Гайшә бикә беренче урынга күчте, Түкәл үз урынында калды. Сарана бикә иң кырыйда кала бирде.
– Никахың котлы булсын, әмир түрәм, – диде Исрафил хәзрәтләре.
Барысы да:
– Котлы булсын! – дип, теләк теләде.
– Ниләр бар анда Күгелташ?!
– Әмирем! – диде Күгелташ. – Анда ерак илләрдән илчеләр көтә.
Килгәннәренә бер ай була инде..
– Илчеләрне мин зөфаф узмыйча кабул итмим, беләсең ич, сыйлансыннар, күрсеннәр илемне, кышлакларга, авылларга барып йөрсеннәр.
– Ләшкәрләрең33, тәкъсир, гасабида34, алар яу тели. Тик ятканда, алар ни кылырга белми. Үзара сугыша башладылар, – диде Күгелташ.
– Сабырлат син аларны! Булыр яу, яраннарым! Шундый яулар булыр, исләрегез, акылларыгыз китәр, бахырларым! Аллаһ миңа химаяче! Рәсүлебез миңа юл күрсәтә. Шуңа күрә минем әле кяферләрдән, монафыйклардан җиңелгәнем юк!
– Ә нәрсә әйтим төмәнбашларга? Аларның кылычлары кычыта башлады, әмирем.
– Тояк кыздырсыннар! Бәйгеләрдә катнашсыннар. Озакламый яу
сәфәренә чыгарбыз, иншалла!
– Баш өсте, әмерең, әмирем! – дип, Күгелташ чыгып китте.– Хәзер мине киңәшчеләрем белән генә калдырыгыз!

Ханым бикәләр, җарияләр чыгып китте. Сәедләр сәеде Исрафил хәзрәтләре! Туктамыш баһадирны, Болгар Габдулласын тар-мар иткәнемдә синең киңәшләрең чиксез файдалы булды.
– Аллаһ сиңа ярдәм итте, тәкъсирем.
– Инде озак ял иттек, туйлар ясадык, яу түле җыелды. Ләшкәрем
түземсезләнә, аларның атларына камчы, кулларына кылыч кирәк!
– Ярты сүздән сине аңладым, тәкъсир. Форсат ачык, әмирем. Фарсы иле – Шираз башкаласы. Анда атаклы баһадир, курку белмәс, җиңелү белмәс шаһиншаһ Әлмансур тәхеттә утыра. Бай ил. Бай казна. Кодрәт иясе шаһиншаһның биләмәләре чиксез. Ул чиксезлекне тагын да киңәйтергә теләр. Аның күзе иң беренче Сәмәркандка төшәр, Мәвәрәэннәһергә багар.
– Ислам иле! Мөселманнар шәһәре! Үзе басып кермәсә, аңа яу чабу ярамас, пирем. Зинһар, Коръән ач, Исрафил хәзрәт.
Карадәрвиш Коръән ачты.
– Анда фахешлек чәчәк ата. Син шуны беләсеңме?
– Ишеткәләгән идем, ләкин мин моңа ышанмаган идем.
– Без Ширазда үзебез булдык, тәкъсир. Барысы да хак!
– Шаһиншаһ Әлмансурмы шушы эшләргә фатиха бирә?
– Фатиха бирәме, юкмы, нә мәгълүмдер. Әмма аның биләмәләрендә фахешлек кылына. Ул аны белми, күрмиме, белмәмешкә, күрмәмешкә салышамы?
– Киңәшең, хәзрәт?
– Яу чабарга! Тар-мар итәргә! Саф Исламны кайтарырга!
– Аллага тапшырдык! Гаскәрләрем, унбашлар, йөзбашлар, меңбашлар, унмеңбашлар, йөзмеңбашлар, Шираз тарафына яу сәфәре игълан ителә!
Ике йөз мең кешелек гаскәрнең хуплау авазлары, кәрнай тавышлары, бәрәбан дөпелдәүләре, ат тоякларының дала буйлап чабып узганнары ишетелде.
Ике йөз меңлек гаскәр, яндагы атлар белән дүрт йөз мең ат, илле мең дөя Ширазга яу сәфәренә чыкты. Ләкин алдан кисәтелгән шаһиншаһ Әлмансур өч йөз меңлек гаскәре белән Аксак Тимергә каршы төште. Әлмансур солых сорады, Аксак Тимер солыхны кабул итмәде. Орыш башланды. Бу орышта Аксак Тимер ярты гаскәрен югалтып кайтып китте. Җиңелү әчесен татыган
кансыз әмир янә яу әзерләде, өч йөз меңлек гаскәр китте Шираз каласына.
Аксак Тимер тагын кылычын сындырып, кире борылды. Сигез тапкыр алалмады Аксак Тимер Шираз каласын. Тугызынчысында җанбаз Тимер биш йөз меңлек гаскәр туплап, яуга китте. Шаһиншаһ алты йөз мең гаскәрен каршы куйды. Аксак Тимер икеләнеп калды. Бу юлы да ул җиңелсә, бетте солтанат, китте хакимлек, юкка чыкты тәхет, тәхет урынына ләхет кенә
калачак... Шаһиншаһ тагын солых тәкъдим итте:
– Без икебез дә мөэмин мөселманбыз, туктатыйк бу канкоешны, диде. Килешик, татуланыйк. Менә сиңа, әмир Тимер, солых билгесе итеп, күп хәзинә, солых билгесе итеп, тугыз хәтәр чабышкы. Фил сөягеннән эшләнгән алмазлардан ясалган шахмат уены. Ал, әмир Тимер, без татуланыйк.
Аксак Тимер бүләк алыр өчен түгелдер, җиңеләсен белептер,
ахрысы, бүләкне алып, солыхка кул куйды да олы бүләкләрне күтәреп, Сәмәркандка кайтып китте. Аксак Тимернең кәефе кырылган иде. Аны хәтта асылташлар белән тулы сандык та, төргәк-төргәк постаулар да, киләп-киләп комачлар да кызыксындырмады. Башка яулардан да ул шушыннан артык байлык алып кайтмый иде. Ни өчен Әлмансур җиңелмәгән килеш, карышырга куәте бар килеш солыхка тартыла, яу килгән саен олы бүләкләр, ганимәт малы чаклы бирнәләр белән аны озатып кала? Шаһиншаһ Әлмансур Аксак Тимернең горурлык сызлавыгына баскан иде. Моңарчы бер генә патшадан да мондый үҗәт
каршылыкны күрмәгән Тимер әмир бу җиңелүне кичерә алмады. Аның җиңелгән дошманнарына карата бервакытта да үчлеге булмады, җиңелгән, җиңгән, хәтта әсир төшкән ханнар яки солтаннарны да ул кыерсытмас, аларны тиң күреп, янына утыртыр иде. Ләкин шаһиншах Әлмансур башка, аның куәте, аның дәрәҗәсе, аның акыл белән эш йөртүе, оста сугышуы, билбирмәслеге Тимернең җен ачуын чыгарган иде.

31 Җария – сарайда хезмәт итүче хатын-кыз; колиһә.
32 Кәнизәк – сарайдагы хезмәтче кызлар.

33 Ләшкәр – гаскәр.
34 Гасаби – борчулы.

 

"КУ" 01, 2021

Фото: pixabay

 

Теги: проза чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев