Татар кызы (дәвамы)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Җидегүлгә дә тирмәләрендә утырган каенанасы белән каенатасыннан бүләк тигән дә тигән инде. Бактыгүл – Женишбек аксакалның беренче хатыны – байбшә37. Мусаның токол38 булган үз әнисе якты дөньяда юк. Иң олы дигәне менә яши... Муса аннан гомер кызганмый. Ул аны бала чагында кыерсытмады. Үзенекеләрдән аерып, ризыксыз калдырмады, япа-ялангач йөртмәде, авыр сүз белән күңелен рәнҗетмәде. Тапкан әнисен юксынып кына әйтүе. Ходай карый аялга39 да озын гомер бирсен, улына да, шул улны аңа бәхет сыман китергән хатынына да! Мусаның Айҗига сөенче бүләге әллә кайчан әзер. Битләреннән үбеп:

– Татти махаббатым, Айым40, – дип, матур сүзләре белән күңелләрен рәхәтләндереп бирер ул аларны.

Айҗи бервакыт Мусаның:

– Син мине яратасыңмы? – дигәненә каршы:

– Мен сени иттей жакшы көрөм, – дип җавап биргән иде, чиксез ярата, эт дәрәҗәсендә ярата, имеш. Ә бит хак сүзләр. Ирне, бигрәк тә чабанны, мәргәнне эттән дә ныграк кем сөяр, кем яхшы күрер?! Мәргән өчен дә ул шуңа күрә бик кадерле.

Мусаның әле генә диярлек туган сасыгына41 да бүләге әзер. Бер ыргылса, теләсә кайсы бүрене өзгәләп атачак эт булачак әле Алабай тора-бара, дип уйлады ата кеше.

Кендек әби баланы, чир-мазар йокмасын дип, тозлы суда юып калган иде, хәзер теләкләрен тели-тели, ирененә май ягадыр. Муса бераз тышта йөрергә, малларны карарга булды. Кашаада42 дүрт яшьлек дөясе, биштәге аты, ике яшьтәге куе бар аның. Олы малларга терескән бирергә, су эчерергә кирәк. Сарыкны да онытырга ярамый. Ашамаган малда өмет юк. Койрыгындагы мае гына да ничә кадактыр! Анысын малайның яше тулышка суярлар. Өй янындагы хезмәткә кирәге булмагач, башка дөяләре тауларда иде. Бер-ике арыграк сыеры бар, алары да шунда. Ризыкны анда гына хәзерлиләр дә, Муса атында барып алып кайта. Инде берәрсен үзләре янына төшерерләр, балага сөт бераздан – әнисенеке генә җитми башлагач – тамагына савыккач – көн дә кирәк буласы.

Кыргыз этсез дә, атсыз да торалмый. Муса давыл вакытында, исәрләнеп, котырынып китеп, Ортай кашаадан качып китмәсен дип, бик курыккан иде. Инде менә аңа карап:

– Бичара айбан43, сана жаныбардан44 йаман болдо гой, – диде. Муса Ортайда Чок-Тал артындагы борынгы курганнарга барып килергә, бабалар рухына дога кылырга ниятләгән иде. Күңелен давыл җәфалаган атны кызгану тойгысы биләде, әллә шуңа печәнне генә азсынды, башына ашлык тутырган торба45 элде. Ортой моңа сөенгәндер. Җембаштыктан46 солы алганда, авызыма күбрәк керсен дигән кебек, башын чөеп-чөеп җибәрде. Бераз ашаганын көтеп торгач, дирбияләрен алып килеп атны иярләде, аннан атланырга чамалап:

– Ортай! Чок! – дип чүктерде, тик, башына икенче уй килеп, атын яңадан бастырды да, кулындагы чыбыркысын култык астына кыстырып, агаларына таба атлады. Анда кияүне кызының хәлен белергә килгән дә китми калган каенатасы көтә иде. Аны күрми каядыр китәргә яхшысынмады.

Муса, башын иеп, өйгә керде. Киергедән кергәндә, иелмәс башың иелә, дип уйлады эченнән. Ул каенатасын бик хөрмәт итә, болай да ияр иде. Бөтенесе аның кергәнен көтеп утырган, ахрысы. Ни әйтер бу, дигән кебек, Мусага текәлделәр. Ул иң алдан өлкәннәр янына килде, ике куллап сәлам бирде. Муса каенатасын бу килүендә күрмәгән иде әле.

– Вәгаләйкемәссәлам, – диде киявенең сәламенә каршы Кунанбай карт. Аның атасының бабалары, казакътан чыгып, башкалар белән кушылып, Мусалар ыруында кыргызлашкан бер адәм иде. Таза калын гәүдәсеннән куйның симезен сөйгәне күренсә, бохар алачасыннан тегелгән ефәк бишмәте Усубалы картларга тиңлеген сөйләп тора.

– Кияү, кызыбызның сәламәтлегенә бик сөендек, Җидегүлнең күңелен күрерлек бүләкләрне бирдек. Инде дә мәргән-җегеткә дигән нәзеремне үтәмичә ярамас. Ирләрнең: «Эркек болсо кулуну, энчилейин балама»47, – дигән тугры сүзе бар, бер яхшы токымлы тайны мин оныгыма бүләк итим әле, – диде. – Аннан берәр куйко шумкарымны48 да бирермен. Катын ишин билет, эркек кушун билет49.

Муса бабасының әйткәннәренә бик сөенде. Каенатасының юмартлыгын белә, иллә дә мәгәр моны ук көтмәгән иде. Башкалар белән кушылмаган, нәселле – таза шоңкарын бирсә дә, кара лачынын кызганмаса да, бик тә, бик тә риза буласы иде кана. Ул иң яхшы ау кошларының биш-алты дөя бәясе торганын белә, ник белмәсен. Каенатасының бу кошы аннан да кыйммәтрәк дип уйлады. Рәхмәт сүзләрен бер-бер артлы тезәсе урынга, уңайсызланып:

– Бөркетләрнең кайсы да ярар иде әле, тынар булса да, кара куш та...

– Дала бөркете тауларда аучылык итмәс. Далада да бу эшкә осталыгы чамалы. Юкка гына, «кара куш кардына карайт, шумкар чабытына карайт50, димәгән борынгылар. Улың үзеңә кырык елкы китерсен!

Кырык елкыны калымга шушы авыр елларны да бирерлек иде әле Муса. Алдагысын менә кем белә... Калымны алу-бирүдә түгел хикмәт. Үз бәхете белән туган булсын баласы. Шул бәхетенә кызыгучылар, гомерен тартып алучылар булмасын. Муса шулай уйлады. Каенатасы сүзләреннән күзенә яшь килде. Үзенең ау кошлары да җитәрлек иде югыйсә. Алар кадәр яхшы өйрәтелгән кошлар башка беркемдә юк. Алай да, бүләкнең бәһасеннән битәр, шул кыйммәтендә чагылган – үзенә күрсәтелгән хөрмәте мөһим иде.

– Үзеңнең иң яраткан кошыңны бүләк итәсең бит... – дигән булды ул.

– Баламның баласы – минеке дәдер бит, кияү бала, аннан бернәрсәне дә кызганмыйм. Угылларны да таена карап51 бәялиләр. Үзең дә, балаң яман ягын күрсәтсә дә, яхшыга тартса да, әнисе ягы шундый булгач, диярсең. 

Муса көлеп җибәрде:

– Кыргызның да, казакъның да шундый сүзе бар: «Жаман тайын тааныбайт»52.

– Кыргыз ана ягын да хөрмәтләр. Ул оныксыз эт тә, хатынсыз үгез дә түгел. Жээнең булмаса, таең юк, таең булмаса, җирең юк, илең юк.

– Анысы шулай, – дип килеште Муса. – Юкка гына мин сезнең нәселдән кыз алдыммыни?! Миңа угыл бүләк итәрлек кыз!

– Кызны сатып алалар, малайны табалар аны. Менә мин сиңа малай таба торган кыз үстергәнмен. Калымың әрәм китмәгән.

– Кайын атам, инде оныгыңнан куркып торырсың. Ул тезеңә җиткәч, табыныңнан теләсә кайсы ризыкны сорар, билеңнән булгач, җәйләвеңдәге теләгән атын сайлап алыр. Борынгылар жээн килгәнче, җиде бүре килүе дә яхшырак дип санаган.

– Анысы шулай. Оныгын үз итмәгән – калҗа түгел, этләргә ташланачак сөяген дә кызганыр. Син болай алдан куркытма әле. Чаптар атларым аңа калмаса, кемгә кала? Кыргыз кебек, тууга ук даладан ризык эзләгән – тибенеп үлән тапкан тәбәнәкләрдән53 кем җигүле, ияргә күндәм ат ясый?

Икесенә дә әле тәпи дә йөрмәгән бала турындагы хыяллар рәхәтлек бирде. Кунанбай Мусаның күңеленә хуш килгән сүзләренә сөенүен белдереп, аркасыннан какты. Аннан, сирәк сакалын сыпыра-сыпыра:

– Кияү бала, улың тугандамы, тугачмы, иң тәүдә ни күрдең? – дип сорады.

– Төн буе ком бураны котырды, ул туктаганда, бала да туды, – диде.

– Алайса угылың Буранбай булыр, – диде каената.

Муса Кунанбайның сүзеннән өнсез калды, тынсыз калды. Кызы Айҗи белән ничәмә-ничә төннәр Беше куябыз дип хыялланып чыкканнар иде...

Казан мулласы да сайлаганына килеште бит. Исем куярга килеренә ризалыгын да бирде. Кыргызча бу атның тагын нинди мәгънәләре бардыр, иллә дә мәгәр борынгыларның урман кешеләрен шулай дип йөрткәннәрен беләм, үзебезчә Беше йә Бишә була икән, ул инде урман кешесен аңлата, диде. Төркиләргә фарсылардан кергән мәгънәсе дә ошады Мусага. Анысы да шуңа якын – яшь карагай дигәнне аңлата, имеш.

Шулайдыр. Муса үзе биш сүзеннәнме, би сүзеннәнме дип баш вата иде. Мулланың әйткәнен тагын да ошатты. Кыргызның иле аныңча – киң дала да, шул даладан башын күкләргә чөйгән Ала-Тоо да, тауларны чорнап алган урманнар да иде. Боларны сөйләү хәзер өлкән кешегә каршы әйтү кебек булачак...

– Соң... ни... без...

Кияү каенатасына ни әйтергә белмичә, әнә шулай берни аңлатмаган сүз арты сүз тезде. Кунанбайның үз уе уй иде:

– Жылдызчаның54 әйткәне хак килде, аны да ризалатасы булыр. Үземнең кызыма дигән күлмәклегем, яулыкларым, бер дигән кошмаларым бар55. Аларны жентектә56 бирермен, бәбигә дә тагын ни булса да салырмын. 

Муса каенатасының вәгъдәләренә изри үк башлады, аннан шактый тынычланды. Инде бүләк алгандагы гадәт буенча, сүзләрнең иң төчеләрен, иң кирәклеләрен сайлап, боларның барысына да чын-чынлап сөенгәнен белдерде, авыз тутырып рәхмәтен әйтте. Кунанбай бу вакытта кияү йөзендәге юкка чыгып бетмәгән кызыл тимгелләрне, тавышындагы сизелер-сизелмәс калтыравыкны барыбер ап-ачык тойды. Сәбәбен дә дөрес аңлады – малай – аның оныгы булса да, Мусаның улы, аның нәселенең дәвамчысы иде. Каената, артыграк әйтеп ташлаганлыгын белдерергә теләп:

– Синең йортыңда минеке төп сүз түгел. Гореф-гадәтне оныттырасы килмәгәнгә генә киңәш бирү. Җәйләүдә үз атаң белән исемне киңәшеп кайтырсың. Ул ни ди бит әле, – диде.

Муса әтисе Женишбекнең дә, инде дөньяныкында уе бик үк булмаган Усубалы картның да, башка туганнарының да Буранбай исемен ошатасына шикләнми иде. Бешене дә яратырлар яратуын... Тик менә... Алар да йола куша, кыз ягын да тыңлау кирәк, дип әйтәчәк.

Исем табу йоласының башка төрлесе юк, диярсең. Муса малаеның төс-кыяфәтен исенә алганы, берәр теләк теләгәне... Һәрберсе, шуңа сылтап, үзе яраткан исемне кушарга кыстаячак. Вакытыннан алда каршы төшүнең мәгънәсе юк иде. Хатыны да бар бит әле. Матур яшим дисәң, аны бәхетле итәргә теләсәң, бичәң сүзен дә аяк астына салып таптамыйсың. Исемне ул кайтмыйча кушарга өлгермәгәннәрдер, шәт.

Хәзер үк сүз көрәштереп тормаска кирәк тапты Муса. Өйдә көткәннәрен сылтау итеп, кыенсынып булса да, әзер аштан баш тартты да, болай эшләүнең ямьсезлеген белсә дә, күңелен басар өчен генә, борын астыннан:

– Кыштак тулы ике исемле кеше, сезгә – Буранбай булыр, безгә – Беше, – дип мыгырданды.

Кунанбай аның нәрсәдер әйткәнен күрде, ишетеп бетермәде:

– Ни дидең?

Муса башын болгап, берни әйтмәгән кебек кыланды, аннан саубуллашып, ишеккә борылды:

– Мен кетчү маал келди. Баары жакшы болсун57.

Кунанбай киявенең күңеленнән ризасызлыгын сизде:

– Борчылма әле, кияү бала, Буранбай аны саклый торган исем булачак ул. Тумар кебек. Борынгыраклар әнә сабыйга эт исеме кушкан йә исем белән дәшеп тә тормаган. Безнең ата-баба йөргүк исеменә58 дә бары тик матур ат кына сайлаган. Буранбай иллә дә матур инде. Ир балага бик туры килеп торучан. Сез тапкан исемнең барыбер кирәге чыгачак.

– Сайлаган – нәкъ шуны биргән дигән сүз түгел, – диде Муса.

– Анысы шулай. Үз күңелеңә хуш күренгәнне балаңа кырык көн тулгач кушуың яхшырак булмасмы? Мулла чакыртып. Зурлап. Кырык көнгәчә гөнаһсыз сабыйның әле исән-имин яшисе бар.

– Әйе, – дип килеште Муса.

– Салам айтып коюң59.

Муса аксакал картның соңгы сүзләреннән бөтенләй тынычланып калды. Үз чиратында, гафу үтенгәндәй: 

– Мен сизге абдан ыраазымын60, – дип, барысы белән инде тагын бер хушлашып, агаларыннан чыкты да Айҗиның хәле ничеклеген белешергә үз йортына керде.

– Баглан әле җәйләүдән төшмәгән, – диде ул керә-керешкә. – Малай туганны белсә, йөрәгенә ук булып кадалмасачы.

Ул Җидегүлнең кыз тапмавына эченнән нык кына борчыла иде. Хәзер үзен уллы булуы белән, аннан артыклангандай тойды да туганы каршысында кыенсынды. Бу жәлләүләр, кыенсынулар алай да аның малай туу шатлыгын берничек киметә алмый иде. Уйламый ычкындырган сүзне әле дә ярый башкалар фәһемләп өлгермәде. Шуны күргәч, беркемне дә борчымавына, кеше күңеленә тимәвенә сөенеп, йортның түренә узды. Монда бары да үзенекеләр, бары да ярдәмгә килгән кыз-кыркын иде.

Кендек әби инде бераз хәл алган, өйнең бу ягына чыккан икән. Дастархан өсте тулы тәмле ризык. Барысы чәй эчәргә хәзерләнә.

– Улыңның кендек аты Буранбай булыр, – диде карчык Мусага, бар йөзе белән яктырып. – Беләзегенә кызыл җеп тактым, инде яман күзләрдән сакласын. Кендеген киптереп, бөти ясарсыз. Анысы кызларга кушылган.

Муса аптырап китте. Каенатасына ачуы килгән иде, болай да шул ук исемне биргәннәр бит улына. Буран чыкканны барысы белеп торды шул. Буранбай да – матур исем! Ул бит алар өчен генә, якын кешеләре дәшәргә дип уйланылган. Муса кием-салым салынган сандыктан күлмәк, яулык чыгарды да карчыкка тоттырды:

– Болары – бәбәй чәе бүләкләре. Әле алар гына булмас. Калганы – җепләре, башка чүпрәк-чапраклар җеп чәендә – улымның җиде көнлегендә инде.

Айҗи баласы белән үз ягында иде. Әле аңа берни каптырмаганнар икән.

– Үз вакыты белән, кайнаткан сөт бирербез, – диде кендек әбисе. – Хәзердер бит?

Барысы да хәзерләнгән, бар нәрсә тәртиптә иде.

Муса да, башкалар да тынычланып калып, үз урыннарын сайлап, чәй эчәргә утырды. Кияве яхшылык теләп саубуллашып, үз өенә китсә дә, Кунанбай аның киңәшенә ризасызлыгын аңлады, алай да, ныклап каршы төшмәвен күргәч, Буранбай белән Кунанбайның иллә дә ятышуына, Бешенең дә күңеленә ошап торуына сөенеп, ястык-юрганнар өстенә ауды да гырлап йокыга китте. Ул да бу төнне кайгырып, йокламый чыккан иде.

«Ул туса – олы алтын һәм яхшы кырык атым», – дигән Манас батыр. Мусаның менә малае туды! Аннан сөенче алучы булмады. Сөенчене ул үзе алды. Бүләк тә аның үзенә тиде. Муса улы туган хәбәрне башкалардан ишетсә, шулкадәр зур бүләк бирә дә алмас иде. Каенатасы нәзергә бер тай әйткән. Анысы да кыйммәт, кадерле аның хәзер. Ау кошы турында әйтеп тә торасы юк.

Җентеккә әзерлекне бүгеннән башларга кирәк. Җәйләүдән тизрәк кузы алып төшәсе, алдан ук карынга оозанту – Буранбайның иренен майлау өчен эретелгән сыер мае саласы бар. Анысын җәйләүдә үк эшләрләр. Сыерлар шунда тора. Бала тугач, мүкләк сыерны өй янына алып төшсәләр дә, яхшы буласы икән. Анысы бүтән көнгә калырдыр. Берәр чабан куып алып кайтып бирергә ризалашмасмы? Көрүндүк61 белән килгән туганнар гаепләп китәрлек булмасын, калҗасын картлар да ашарлык йомшак, пылавын авызда эрерлек тәмле, бала өстенә сибеләчәк бавырсагын мулдан итәргә кирәк. Бәхете тулы, гомере озын булсын Буранбайның! Аны тапкан сөеклесе Айҗиның да!

Чәйдән соң атында, таулар итәгенә карап, якындагы җәйләүгә чапкан Муса шулай дип уйлады. Аны менә үз атасыннан ни көтә?! Аны сөендерә дә сөендерә инде ул җил кебек алып барган хәбәр. Үләннәрнең яшел, сусыл чагы иде әле. Яңа гына төпләнгән иңкүлек күзгә рәхәтлек биреп тора. Атын башкалар янына утларга җибәргәч, чабанчылар йортын узып, әтисенекенә таба атлады. Ишекне ачып керүгә:

– Беше! – дип кычкырып җибәрде ул.

Аннан төзәтте:

– Әлегә Буранбай!

– Мен буну түшүнбөй жатам62, – диде сандык өстендә хәл алган җиреннән күтәрелеп килгән ата.

– Улым бар, атам, улым! – диде аңа Муса, шатлыгын эченә кире җыя алмыйча.

Карт та сөенеченнән елмаеп җибәрде:

– Сөенче китергәнсең алайса.

– Канндайсыз?63

– Яхшы. Изге хәбәр, тик әйдә башта күрешик, аннан сөенчегә ни бирәсемне әйтермен, – дип, ике кулын сузып, аңа таба исәнләшергә атлады Женишбек.

Муса, оныгы туганны ишетсә, атам ни бирер дип, баш ватып тормады, ул бераз чамалый иде. Хәзер менә бик беләсе килеп китте.

– Чон бабаңның үз бүләкләре булыр, хәзергә минекен ала тор, – диде Женишбек. – Аерым-аерым бирергә уйладык. Бабай кешенең, әллә шатлыгы зур булганга, эштән арыган арык гәүдәсенә яшьлек җиңеллеге килгән кебек күренде. Ни әйтсәң дә, беренче ир оныгы иде ул аның! Кызлар туа тора, оча тора. Ир баланың еракка киткәне дә атасын онытмый, туганнарына ярдәмләшергә килә, нәселне көчле итә.

Женишбек, егетләрчә жәлт-жәлт атлап, ирләр тарафына китте. Анда сандыклар җитәрлек иде. Шулардан яңа ясатканын, зурысын ачты. Инде ни бирер?

– Кил, улым, кара!

Муса, сөенечен яшерә алмыйча елмаеп, әтисе янына барды. Сандык ат җигү өчен кирәк-яраклар, эш җиһазлары белән тулган иде! Ә иң өстә саплары ялтыратылган мылтык ята!

– Улың мәргәнче булсын! – диде ата, үз баласына сөенечен аңлатырга шушыннан да кирәгрәк сүзләрне таба алмыйча.

Баба кеше үзенә онык тапкан килененә сәламәтлек, нарасыена озын гомер теләсә, тагын да яхшы буласы иде бит, дип читенсенде ул бераздан, мондый шатлыктан аңкы-миңкеләнгән чакта барысын да уйлап бетерә алмагандыр. Әле анысын да теләр, башкасын да. Туйларның алда йөз төрлесе тора! Муса атасы сүзләренә, бүләкләренә бик тирән мәгънәләр салды:

– Улың үссә – Урымга, кызың үссә – Кырымга64, диләр дә... Алай булмасын инде, үз янымда калырлык балалар үстерергә язсын. Йортны сакларлык, безне якларлык ир булсын Беше-Буранбай!

– Атка йөгергән җирдән сикереп менгән, шул ат өстендә барганда һавадагы кошка тидергән мәргән, диген! Чит җирләрдә бер дә кирәкмәгәнгә, башкалар кушканга сугышып йөргән ир түгел.

– Безнең ыру да, кыргыз да сугышасын сугышкан инде. Улыма тыныч көннәр килсен. Шуны бик телим. Бик телим мин!

– Туулган күн кут болсун, бешик боо бек болсун, улым!65

– Зур рәхмәт! Инде тынычлык сөйгән, эшкә артык күңел бирмәгән Усубалы карт белән карчыгы Гүлинсаның, ашны бер казаннан җыйсалар да, үз тирмәләре, ә үз тирмәләре булгач, үз бүләкләре иде. Ул сөенчегә Беше-Буранбайга булыр дип, камчы, калта тоттырды:

– Улың атлы, акчалы булсын, кеше алдына ризык сорап бармасын. Гүлинса картының һәр әйткәнен, мин дә кушылам, шулай булырга язсын дигән кебек ялгызы гелән «амин»ләп торды.

Усубалыдан зур бүләкләр көтмәгән иде Муса. Боларына да бик сөенде. Зур бабасының бүләкләре моның белән генә дә бетмәгән икән:

– Бәби бүләкләре – бәбине тәүге тапкыр күргән көнгә калыр. Җәйләүдә яталар дип, безне дәшәргә онытма!

– Аның кайчанлыгы сезгә болай да билгеле. Үзем чакырып менә алмасам, монда әле башкалар да бар, кеше артыннан хәбәр салырмын, – диде Муса.

– Сез җәйләүдәге туган-тумачаны кунакка үзегез дәшерсез. – Кырык көненә кадәр улыңны да, хатыныңны да бик сакла. Өзлектермә, – диде күпне, үлемнәрне дә күргән, якыннарын, белгән кешеләрен шактый югалткан Усубалы.

– Салкын суга кулын да тыкмасын, тимергә-ташка утыру түгел, кагылмасын да! Нарасый кеше җиленнән дә чирләүчән була. Саклый күр, улым, сакла. Син – гаилә башлыгы, инде алар өчен дә, безнең өчен дә җаваплысың. 

37 Байбшә – баш, олы хатын (байбичә).

38 Токол – яшь хатын (тукал).

39 Аял – хатын.

40 «Татлы мәхәббәтем, ханым-әфәндем» мәгънәсендә.

41 Сасыгы – «сасы» сүзеннән ясалса да, татлым мәгънәсендә яратып әйтү сүзе.

42 Кашаа – аркылы такталар, киртәләр белән әйләндереп алган урын (кашага).

43 Айбан – хайван.

44 Жаныбар – җанвар.

45 Торба – атка ризык бирү өчен махсус капчык.

46 Җембаштык – җим башлыгы – торба.

47 Колын ир җенесеннән булса, аны улыма бирермен.

48 Куйко шумкар – шоңкарның кыйммәтле төре.

49 «Хатын эшен белер, ир кошын белер – хатын йортны карый, ир аучы була, кошын карый» мәгънәсендә.

50 Бөркет корсагына карар, шоңкар табышына карар.

51 Таена карап – ана ягыннан нәселенә карап.

52 Яман әнисе ягыннан туганлыкны танымас.

53 Тәбәнәк – кечкенә колын.

54 Жылдызча – йолдызчы (астролог).

55 Кошма – сарык һәм дөя йоныннан эшләгән киез келәм.

56 Жентек – бала туу уңаеннан якыннар белән генә уздырыла торган кече туй.

57Миңа китәр мәл килде (миңа китәргә вакыт). Бары да яхшы булсын.

58 Йөргүк исеме – йөргәк исем – биләүдәге исем – вакытлы кушамат.

59 Сәлам әйт.

60 Мин сезгә бик нык ризамын.
61 Көрүндүк – шул исемдәге бәйрәмгә алып килгән бүләкләр.

62 Мин моны төшенмичә торам.

63 Хәлләрегез ничек?

64 Улың үссә – Римга, кызың үссә – Кырымга («балаларың төрле якка тарала, тынычрак җирләр эзли» мәгънәсендә).

65 Туган көне кот булсын, бишек бавы нык булсын, улым!

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 09, 2021

Фото: pixabay
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: