Логотип Казан Утлары
Роман

УРДА ХАНЫ ҮЗБӘК (дәвамы)

Урдага яңа хан килде. Бу хәбәр шул ук мизгелдә даланың төрле почмакларына, рус кенәзлекләренә, Кавказ аръягына, Римга һәм Каһирәгә, Болгар һәм Җүкәтауга, Киев һәм Тверьгә, Константинополь һәм Мәккәгә таралды. Бөтен дөнья тын калды. Яңа хан илгә ни алып килер?

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

5

 Урдага яңа хан килде. Бу хәбәр шул ук мизгелдә даланың төрле почмакларына, рус кенәзлекләренә, Кавказ аръягына, Римга һәм Каһирәгә, Болгар һәм Җүкәтауга, Киев һәм Тверьгә, Константинополь һәм Мәккәгә таралды. Бөтен дөнья тын калды. Яңа хан илгә ни алып килер? Рус кенәзләре – үзләренең ярлыклары, Рим папасы католиклар дине таралуы, Каһирә – ислам, Константинополь православ өммәтенең киләчәге өчен борчыла иде. Тәбәнәк атларга атланып йөргән, белемсез, мәдәниятсез дип саналган күчмә халыктан торган Урда, ул чактагы дөньяның нәкъ үзәгендә урнашып, чыннан да Җирнең Кендеге, теләсә кайсы дәүләтнең язмышына кысылырдай, аны  үзе кирәк дип тапкан юнәлешкә борып җибәрердәй мәмләкәт булып оешты.

Тик Туктайның уенда әлегә дөнья белән идарә итү кайгысы юк. Ул, Түлә-Буга, Алгуй, Тогърулҗаның җаннарын кыйганнан соң, үзен якламаган бәкләргә, тәхеткә менеп утырырга хакы булган туганнарына каршы аяусыз көрәш башлады. Олы кешеме ул, әллә инде бишектәге сабыймы – барысы да аның нүкәрләре кылычыннан җан тәслим кылды. Хакимлекне кан коеп яулап алып, тәхеткә менеп утырганда, Урдада дошманнары да, туганнары да санаулы гына калган иде...

Борынгы гадәтләр буенча, үтерелгән ханның һәм аның яраннарының хатыннары Туктайга күчте. Түлә-Буга, Алгуй, Тогърулҗаның хәрәмнәрен ул, үз кулы белән гомерләрен өзгән кеше буларак, шәхсән барып кабул итеп алды. Тогърулҗа хәрәмендә аның игътибарын башта Баялун хатын җәлеп итте. Яше шактый, Туктай белән бер ятакка ятарлык түгел. Ләкин аннан ниндидер көч сирпелә. Яшь хан, Баялунга якынрак килеп, иягеннән тотып,  хатынның күзләрен үзенә каратты.

– Исемең ничек? – диде ул.

– Баялун хатын булам, сөекле ханым.

– Матур исем. Сиңа хәрәмдә тәртип саклап торуны йөклим. Туктай ары китте. Орчык кебек гәүдәле, төз буй-сынлы хатын каршысына туктады. Бу хатын шунда ук Туктайның гайрәтен уятты.

– Ни атлы буласың?

– Әрибах, – диде кызый, карашын җиргә төбәгән көе.

– Баялун хатын, Әрибахны бүген минем яныма җибәрерсең!

– Баш өсте, сөекле ханым.

Тогърулҗаның йорт-җирен яраннарына тапшыргач, Туктай үзенең сараена юнәлде. Юл буе башыннан Әрибах хатын чыкмады. Ул аңа шунда ук ябырылырга әзер иде, ләкин ханнарга алай килешми, тыелырга туры килде. Төс-кыяфәте, нәфис гәүдәсе генә түгел, Әрибахның чак кына тоемлана торган аерым бер исе егетнең башын әйләндерде. Борыннарны кытыклап, гаурәт җепселләренә үтеп керә торган ис иде ул.

Туктай киткәч тә, Баялун Әрибах янына ашыкты.

– Күңелем сизә, Әрибах хатын, син барчабызны да, шул исәптән улың Үзбәкне дә коткара алачаксың, – диде ул, аларны тыңлап торучылар юклыгына инангач.

– Ничек итеп, Баялун хатын?

– Ятып әйтелгән сүз басып әйтелгәнгә караганда иплерәк үтеп керә. Яшь тай, сине күргәч тә, чак кына кешнәп җибәрмәде. Бүген төнлә барлык чараларыңны да куллан, аның куеныннан чыкмаслык итеп хезмәт күрсәт.

Йөзе чытылып, Әрибах хатын елап җибәрде:

– Баялун хатын, аннан кан исе килә бит! Минем иремнең каны!

– Һай, юләр дә соң үзең! Хатын-кызның язмышы шул инде аның. Балаларың турында уйла, ичмасам. Көнчәаганы үстерәсең бар, Үзбәкне чит җирләрдән кайтарырга кирәк булыр. Ул чакта алар язмышын хәл итәсе кеше синең учларыңда биеп торачак. Бар, борыннарыңны сөрт, чәчләреңне рәткә китер, осталыгың белән шаккаттыр яшь тайны!

Әрибах, мышкылдап, Туктай белән очрашуга әзерләнә башлады. Ул хан тирмәсенә кергәндә, күктә ай калыккан иде. Туктай түшәгенә сузылып яткан. Ишектән башын иеп кергән хатынны ул сүзсез генә күзләде. Тегесе, карашын күтәрмичә генә, аның каршына килеп басты.
– Чишен, – дип боерды Туктай.

Әрибах өстендәге күлмәген мизгел эчендә салып ташлады һәм анадан тума килеш калды. Хан соклануын яшермәде. Аның ач күзләре хатынның күкрәкләрен, кендеген, аннан түбәнрәк урнашкан уйсулыкны, әйтерсең, кагылмыйча капшыйлар иде. Хан торып басты, чапанын түшәккә ташлады, үзе дә япа-ялангач килеш хатынны тирәли әйләнеп чыкты. Әрибахның озын толымы нәкъ умыртка сөяге буенча төшеп, арткы яктан башланучы ике калкулык арасына кадәр җитә. Хатынның ап-ак тәне һуштан яздыра.

Туктай, Әрибахка якыная төшеп, бармак очлары белән аның арт санына кагылды. Хатынның аркасына, аякларына каз тәне йөгерде. Хан, сылукайны кочаклап алып, муеннарын үбәргә кереште, ике кулы белән ике күкрәген кысып тотты, бөтен барлыгы белән нәзберек гәүдәгә елышты. Борынына баш әйләндергеч ис китереп бәрде. Ул акылдан шаштыра иде. Туктай ләззәт тулы чоңгылга чумды.

Соңгы атналарның киеренкелегеннән соң Әрибах Туктай өчен чынлап торып юаныч чарасына әверелде. Аның тәне генә түгел, авыр уйлар белән бәргәләнгән җаны дә бушанып калды. Кан елгалары, мәрхүмнәрнең җан биргәндә чыккан соңгы гырылдау тавышлары онытылды, башка бер дөньяда калды. Әрибах белән уйнаклашудан тәмам алҗып, ул, ниһаять, күптән хыялланган тәмле йокыга талды...

Уянып киткәндә, хатыны, йомарланып, аның аяк очларында утыра иде. «Әллә бу мине Тогърулҗа өчен үч итеп үтерергә килгәнме?!» – дигән уйдан ханның йөрәге жу итеп куйды.

– Син монда нишләп утырасың? Ник үз тирмәңә китмәдең?! – дип сорады ул, уң кулы белән хәнҗәрен капшап.

– Сөекле ханым, синең белән үткән бу төннән шулкадәр наз алдым ки, син уянгач та, бәлки, дәвамы булыр дип, йокыңны сакладым. Әгәр мин ялгыш гамәл кылсам, зинһар, гафу итә күр... Әрибахның бу сүзләреннән Туктай тәмам эреп төште, әллә кайдан үзендә яңа көчләр сизеп, ул хатынына омтылды...

Хатыны инде хәрәмгә китәргә җыенганда, Туктай аны бусагада диярлек туктатты.

– Теге хәрәмдәге карчыга... Ни атлы әле ул?

– Кемне әйтәсең, сөекле ханым, Баялун хатыннымы?

– Әйе, нәкъ шулай. Ул миңа бер дә ошамады. Мин аны берәр сәргаскәремә хатынлыкка бирергә телим.

– Сөекле ханым, зинһар алай эшли күрмә! – Әрибах, яклаучысыз калуыннан куркып, елар дәрәҗәгә җитеште. – Ул миңа бөтен эшләремдә булыша, баламны тәрбияли. Әгәр Баялун хатын булмаса, мин синең яныңда болай ачылып ләззәтләнә алмас идем...

– Бала дигәннән... Синең Үзбәк атлы улың бар бит, ник миңа аның турында берни дә әйтмәдең?

– Әйе, сөекле ханым, бар, мин сиңа ул хакта мәгълүм дип уйлаган идем...

– Кайларда ул хәзер?

– Без аны белем эстәргә дип, чит җирләргә җибәрдек...

– Улыңны кайтарасың килмиме?

Әрибах каушап калды, аннан соң бар кыюлыгын җыйды.
– Мин аның белемле кеше булып үсүен телим. Гыйлем ияләре Урдага бик кирәк. Бүген без андыйларны дөнья буйлап җыябыз, үзебезнекеләрне үстерсәк, дәүләтебезгә файда китерерләр иде. Туктай, китә аласың дип, ишеккә таба ымлады. Аннан соң уйга калды. Үзбәк аңа куркыныч янарлык кеше булмасмы? Кадак әйтүенчә, яше унда гына. Түлә-Буга өстендә болытлар куера башлагач, малайны ашыгыч рәвештә озатканнар. Кадакка кушсаң, аны, әлбәттә, күз ачып йомганчы эзләп табачак. Икенче яктан, ун яшьлек сабый нәрсәсе белән янасын? Аңа зыян салып, Әрибах ләззәтеннән колак какмасмы? Ирен үтерү белән хатын-кыз килешә ала, ә менә баласын югалткач, үзгә рәвешкә керергә мөмкин. Гыйлем белән кызыксынучылар гадәттә гарибрәк, авыру кешеләр була. Андыйлардан яманлык көтү урынсыз. Көне-төне китап өстендә утыралар, башка кайгылары юк. Әлегә ничек барса, шулай дәвам итсен.
Вакыты җиткәч борчылыр, бүген Үзбәк кайгысыннан башка да мәшәкате җитәрлек...

Вакыт яраларны оныттырмаса да, төзәтергә сәләтле. Әрибах та акрынлап, Туктайның хәрәмендәге тормышка күнекте. Хан, кунаклар кабул иткәндә, аны һичшиксез үз янына, уң якка утырта торган булды. Моны күргән башка хатыннар Әрибахка ачу һәм нәфрәт сакласа да, бернинди явызлык та кыла алмадылар. Һәр хатынның үз тирмәсе, анда чит-ятлар чакырусыз кереп йөрми, әвнухлар9 һәм җарияләр генә хезмәт күрсәтә. Баялун хатын Әрибахка кайнар төннәрдә ханның колагына нинди сүзләр пышылдарга кирәклеген өйрәтеп тора. Ханның мәхәббәте түшәктә генә түгел – ул яраткан хатынын алтын-көмеш, затлы бизәнү әйберләренә күмә. Шыплап тулган сандыклардагы байлыклар махсус чапкыннар аша улы Үзбәккә дә җибәрелеп тора. Әрибах инде белә иде –  улы чиркәс халкы арасында яшәү белән генә чикләнми, Кавказ таулары аръягына сәяхәт кылырга, андагы гыйлем ияләре белән очрашырга хыяллана. Чиркәсләр арасында беләкләре ныгыгач та, әнисе улына моңа да ризалыгын бирде.

Баялун исә һәрвакыт акыллы киңәшләр белән ярдәм итә. Кан дошманнары дип, ул бер дә Туктайны түгел, ә бәкләр-бәге Ногайны саный. «Туктайга әҗәт кайтару өчен вакыт әлегә җитмәгән, ә менә даладагы карт сасы көзәненең бурычы хакында хәзердән уйлый башларга кирәк», – ди торган иде ул Әрибах белән икәүдән-икәү калган вакытларда.

Туктай Ногайны беренче күрүдән үк ошатмаган иде. Ул аның артык күп көч-кодрәт җыюын, ханның артында мәкерле уеннар алып баруын, бәкләрне үз тирәсенә җыеп, алар арасында Урда хакименнән дә дәрәҗәлерәк кылануын яхшы белә. Ләкин әлегә бәкләр-бәгенә кул күтәрергә ашыкмый, вакыты җитмәгән дип саный. Гәрчә, Баялун хатын әледән-әле Әрибах аша ханга бәкләр-бәгенә карата агулы сүзләрне җиткерә торса да. Имештер, Ногай бишенче ханны үз көенә биетеп торам дип сөйләп йөри, янәсе, аның һәрбер сүзен Туктай карусыз үти, хәтта бәкләр-бәге ханны үзенең учыннан ашатучы яшь айгыр дип тә атаган икән! Яраткан хатынының һәрбер сүзе хан йөрәгенә шырпы булып кадалып барды. Ногайга нәфрәте артканнан-артты. Җитмәсә, тегесе дә чама белми кылана. Туктайның Урдада бердәм акча әйләнешен кертергә җыенуын ишеткәч, үзе тәңкәләр ясата башлаган, аңа үз тамгаларын салган. Хан станына чакырган вакытта да Ногай теләсә килә,

9 Әвнух – евнух, хәрәмдәге җарияләргә хезмәт күрсәтүче мәхлук.

теләмәсә – юк. Мең төрле сәбәп табып, хаким тарафына аяк та атламый. Әле ул ауда, әле авыру...

Көннәрнең берендә Сарайга Ногайның хатыны Байлак хатын килеп төште. Хан аны, гадәттәгечә, күпсанлы гаиләсе белән бергә каршылады. Ногайдан төрле-төрле бүләкләр тапшыргач та, Байлак хатын сүз сорады.

– Сөйлә, Байлак хатын, – диде Туктай ялкау гына, Ногай җибәргән хәнҗәрне кулында әйләндергәләп.

– Минем хан колагына гына җиткерәсе сүзләрем бар, – диде Байлак хатын.

Моны ишеткәч, Баялун аны көлгә әйләндерерлек усал караш белән бүләкләде.

– Ханның үз гаиләсеннән серләре юк, тартынмыйча сөйли аласың.

Байлак хатын уңайсызланды, ләкин фикерләрен туплый алды.

– Синең атаң... – дип башлады ул сүзен. Елмаеп, хәнҗәрне өйрәнеп утырган Туктайның йөзе үзгәрде, ул усал күзләрен Байлакка төбәде.

– Минем әтием данлыклы Мәңге-Тимер. Ул күптән мәрхүм, – дип кырт кисте хан.

– Гафу, сөекле ханым, онытылып киткәнмен. – Ханның Ногайлар йортына мондый мөнәсәбәтен күргән Байлак эшнең хәерлегә бармаганлыгын аңлады. Тик башланган сүзне тәмамлыйсы, ире кушканны үтисе бар иде. – Бәкләр-бәге Ногай синең юлың ачылуга зур шатлыгын белдерә. Ул синең уңышларга, янәшәңдәге дошманнарыңны тар-мар итүгә чиксез шат. Ләкин юлыңда тигәнәкләр очраштыргалый, аларны тамыры белән йолкырга кирәк, сөекле ханым.

– Тигәнәкләрнең исемнәре бардыр бит?

Байлак хатын, ханның кызыксынуын күреп тынычланды һәм бер-бер артлы Туктай тирәсендәге егермеләп аксөякнең исемен атады. Хан дәшми генә тыңлады, аннан соң, сөйләшү тәмам икәнлеген аңлатып, урыныннан торды.

– Бәкләр-бәге Ногайга бүләкләре һәм файдалы мәгълүматы өчен бөек хан исеменнән рәхмәт белдер. Ләкин аңа төшендереп әйт – әгәр ул хан янына килүне кирәк санамый икән, хан үзе килеп төшәргә мөмкин. Ә ул чакта инде сөйләшү башкачарак булачак.

Кичен, Баялун хатыннан күрсәтмәләр алып, Әрибах Туктай янына юнәлде.

– Мин сине чакыртмадым бит, Әрибах хатын, нишләп йөрисең монда? – дип гаҗәпләнде Туктай.

– Сөекле ханым, үзеңнең мескен җарияңне гафу итә күр! Бүгенге сөйләшүдән соң тынычлыгым качты.

– Нинди сөйләшү?

– Байлак хатын турында әйтүем. Син Ногайның фикеренә артык колак саласың бугай. Атап үтелгән бәкләр арасында бер гаепсезләре дә булырга мөмкин. Ә гаепсезләрне үтергән ханны халык яратмый башлый. Гаделсезлектән ераграк тор, зинһар. Сине канечкеч хан иттереп күрсәтеп, Ногай үзеңне көчсезләндерергә маташа шикелле. Әле бәкләргә, әле сәргаскәрләргә каршы котырта. Беләм, син көчле гаскәр төзергә тырышасың, ләкин синең көчең Ногайга кирәк түгел. Ул, дәүләт эшләренә тыкшынып, үзенең генә куәтен арттыру турында уйлый. Әгәр үзем белмәгән мәсьәләгә тыгылам икән, гафу итә күр, сөекле ханым!

– Кадакка әйтермен, ул барысын да җентекләп тикшерер. Ә хәзер күземнән югал!

Гөнаһсыз аксөяк буламыни?! Кайчандыр, кайдадыр, кемгәдер нидер әйткән, рус җиреннән алып кайткан ясакның бер өлешен качырып калган, тагын әллә нәрсәләр... Ногай исемлегендәге кешеләр берәм-берәм суелып торды. Баялун хатынның фаразы дөрес булып чыкты – әмирләр һәм бәкләр, ханның кансызлыгыннан куркып, аңа хезмәт итүләре дөресме икән дип шикләнә башлады, үзләренең иминлеге өчен нык хафага төштеләр. Түземлек касәсен тутырган соңгы тамчы – Туктай хакимлеккә килгәндә, улы Түлә-Буганы ялгыш юлга кертеп җибәргән Җиҗәк хатын булды. Аны үзенең тирмәсендә буып үтерелгән килеш таптылар. Җиҗәк хатынга иң нык теш кайраучы – Ногай. Улының умыртка баганасы сындырылгач та, мескен ана бу фаҗигада беренче чиратта үзен гаепле санады. Ул, Ногай коткысына бирелеп, Түлә-Буганы тыныч кына сөйләшүләр үткәрергә күндерде бит. Тәмам акылдан язар хәлгә җитеп, кайда гына бармасын, ул бәкләр-бәгенең астыртынлыгы хакында зар елап сөйләде. Һәм менә хәзер – кинәт кенә үз йортында сагалап торган үлем...

Әрибах ханыннан сакчыларны арттыруны үтенде, Ногай буучылары аның янына да киләчәк дип өркетте. Ул арада бер төркем әмирләр Ногай олысына качып киттеләр. Туктай, тегеләрне богаулап, кире кайтаруны таләп итсә дә, бәкләр-бәге ярым сукыр гына түгел, саңгырау да булып кыланды, әмирләрне дә кайтармады, җавап та бирмәде. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 01, 2023

Фото: unsplash

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев