Бәян рубрикасы буенча яңалыклар

  • 18 май 2022 - 15:00
    Җиләк чиләге (бәян)
    Йокымсырап барган шофёр, сискәнеп китеп, кинәт тормозга басты. Юл кырыенда, кул күтәреп, кечерәк гәүдәле бер малай басып тора. Эңгерле куе урман томанында караңгы шәүлә кебек кенә иде ул. Шуңа күрә шофёр аны килеп җитәргә биш-ун метр чамасы калгач кына күреп өлгерде...
    15216
    0
    8
  • 14 май 2022 - 17:00
    Кендек каным тамган йорт (бәян)
    Гафур өйдән җан өшеткеч телеграмма алды. Телеграмманы әтисе салган. Анда: «Улым, бездә зур кайгы. Әниең вафат булды. Сине көтәбез», – диелгән иде. Телеграмманы укыгач, Гафур егылып китә язды. Аның җаны бу хәбәрне кабул итмәде. Башында мизгел эчендә уннарча сорау туды. Аның моңа ышанасы килмәде...
    3745
    0
    8
  • 12 май 2022 - 13:00
    Газап (бәян)
    Миндә берничә тапкыр сине үтерү теләге туды. Миннән читләшә башлавыңны аермачык сизгәч, сине үтерсәм, башка берәүнең дә кочагына керә алмаячаксың дигән уй мине нык мавыктырды. Сине үтерсәм, син беркемгә дә бүтән тәтемисең, мәңге минеке булачаксың, дип уйладым мин...
    3538
    0
    7
  • 7 май 2022 - 09:00
    Сары каеш билләрдә (ахыры)
    Кинәт, дәрес башларга кирәклекне белдереп, кыңгырау яңгырады. Оныкларга өлкәннәр тәҗрибәсен, алар тудырган акыл байлыгын җиткерү – минем бүгенге яшәвемнең төп мәгънәсе икәнлеген шушы кыңгырау тавышы һәркөнне искәртә тора. Димәк, мине хәзер дә шундый дәресләремнең нәүбәттәгесе көтә. Моны аңлау минем аякларыма җегәр өсти. Мин, үземчә ашыга-ашыга, студентларым көткән аудиториягә таба атлыйм...
    1321
    1
    4
  • 6 май 2022 - 09:00
    Сары каеш билләрдә (дәвамы)
    – Син әтисез үскәнсең икән. Сугыш ятиме. – Әллә әтием турында берәр хәбәр бармы, иптәш полковник? – Кызганыч, бик үк төгәл хәбәрем юк. Тик шуны белдек, ул 1941 елның декабрендә Мәскәү янында һәлак булган. Подольскидагы хәрби архивта ачыклаганнар. Димәк, бернинди сугышчан бүләк алырга да өлгермәгән.
    1111
    0
    1
  • 5 май 2022 - 09:00
    Сары каеш билләрдә (дәвамы)
    Мин күпмедер тантаналы хисләр дә кичердем кебек. Теге чакта, әллә кем булып, яшен тизлеге белән очып үткән булган идең дә, ахыр чиктә менә, аяк астында ятасың. Мактанчык кешеләр бервакыт шулай көлкегә калалар инде алар. Димәк, бу очракта да без өстен булып чыкканбыз, америкалы очучыга илебез өстендә җәзасыз очып йөрергә ирек бирмәгәнбез.
    989
    0
    1
  • 4 май 2022 - 09:00
    Сары каеш билләрдә (дәвамы)
    Командир, «Машинага!» дигән команда бирүгә, ишеккә ташландык. Машина хәрби аэропорт тарафына элдертте. «Батя» хәлне юлда аңлатты: – Бик ашыгыч рәвештә шушы составта Мәскәүгә – округның Офицерлар йортына килеп җитәргә боердылар. Мин шуны аңладым: башкалада ниндидер гадәттән тыш хәл!
    833
    0
    1
  • 3 май 2022 - 09:00
    Сары каеш билләрдә (дәвамы)
    Шәһәрдән килгән шәпкә безне кырга җибәрделәр. Комбайннар ташлап калдырган саламны бер урынга җыю, эскертләү эшендә авыл кешеләре дә кыймылдап яталар иде. «Кыймылдап» сүзе очраклы гына ычкынмады, чөнки эшләгән эшләренең нәтиҗәсе юк дәрәҗәсендә. Үзләре әйтүенчә, инде өч көн азапланулары икән, әмма әле бер кибән дә очлый алмаганнар.
    1101
    0
    3
  • 30 апрель 2022 - 09:00
    Сары каеш билләрдә (дәвамы)
    Берәр ай чамасы үткәч, безне «кубинецлар» дип йөртә башладылар. Күрәсең, безнең кайда булганны кемдер әйткән. Алай диючеләргә без исә һаман да шул җилкә сикертү белән генә җавап бирәбез.
    1055
    0
    0
  • 29 апрель 2022 - 09:00
    Сары каеш билләрдә (дәвамы)
    – Безгә, – ди, – кечкенәдән үк татарларны усал итеп сөйләделәр. Тирә- якта татарлар булмаса да, балаларны куркытыр өчен, әнә, татар килә, капчыгына салып алып китәр, дип әйтәләр иде. Без, моны ишеткәч, куркып, әти-әниләр, әби-бабайлар кочагына сыена идек. Менә син – татар егете. Минем каршыда утырасың. Бер дә куркыныч түгел, нәкъ башкалар кебек кеше.
    1280
    0
    1
  • 28 апрель 2022 - 09:00
    Сары каеш билләрдә (дәвамы)
    – Гражданкада да, шундый ук булмаса да, ниндидер тәртип унаштыру заруридыр бит инде. Армиядә хезмәт иткән кешеләр анда менә шуның өчен дә кирәк. – Күрәм, син беркатлы егет түгел. Димәк, син анда кайтып, шундый миссияне башкарырга телисең. Бик тә әйбәт теләк, уңышлар теләргә генә кала.
    892
    0
    0
  • 27 апрель 2022 - 09:00
    Сары каеш билләрдә (дәвамы)
    Шулай бер-бер артлы дүрт адресат белән әйбәт кенә аралаштык. Әмма бишенчесе белән һич кенә дә элемтәгә кереп булмады. Барысы да дөрес кебек, техника да эшли сыман, әмма, нихәл итәсең, элемтә юк! Безгә бирелгән вакыт та чыкты. Макаронник ашыктыра, соңга калабыз, киттек, ди. Шулай итеп, бурычны үтәп бетермичә, борчыла-борчыла училищега кайттык.
    1091
    0
    0
  • 26 апрель 2022 - 09:00
    Сары каеш билләрдә (дәвамы)
    Безнең взвод командиры Фролов мине юата. Син, ди, сигналларны кабул итү буенча зур күрсәткечләргә ирешә алачаксың. Монда сиңа музыкаль тоемлау (слух) сәләтең яхшы булу ярдәм итә, билгеле. Шулай яхшы кабул итү үзе генә дә белгечлегеңнең югары күрсәткечләрен тәэмин итә. Бераз гына тапшыруга да тизлек һәм чисталык өсти алсаң, син бәя биреп бетергесез радист булачаксың.
    804
    0
    0
  • 25 апрель 2022 - 09:00
    Сары каеш билләрдә (дәвамы)
    Хоменко: – Менә җыр бу, ичмасам! Татар җыры шулай яңгырый, дисәләр, ышанмас идем. Чыннан да, украин җырларының ниндидер билгеләре бар. Син, Фоат, юкка гына армиягә килгәнсең, сиңа рәхәтләнеп, үз халкыңа җырлап кына йөрисе иде. Беткәнмени армиядә хезмәт итәрлек башка егетләр? Мә, бишне, – дип, кулын сузды.
    917
    0
    0
  • 24 апрель 2022 - 09:00
    Сары каеш билләрдә (дәвамы)
    Самолёт эченә җил ташкыны килеп керде. Инструктор миңа кул хәрәкәте белән урынымнан торырга, ишеккә якын килергә кушты. Мин һич тә якыная алмыйм, җил эчкә таба этә. Ниһаять, ишек янындагы тимер тоткычны эләктереп алдым. Якынрак килдем. Җир әллә кайда аста. Инструктор минем аркадан сыйпап алды: – Сикер! Мин күземне йомып, башым белән аска чумдым.
    929
    0
    0
Реклама