Бәян рубрикасы буенча яңалыклар
-
20 декабря 2023 - 11:00
Яшел яфрак – яшәү төсе (бәян)
Миңлегалинең аяклары? Аяклары — «осколочный перелом, сазлыкта шактый озак яткан. Гангрена яный», диде хирург. Әнә аны Морозов янына ашыгыч операциягә әзерлиләр. Операциягә. Кисәчәкләр бит аның аякларын. Кисәчәкләр. Ә бит аңа 22 яшь тә тулмаган... -
3 декабря 2023 - 13:00
Соңгы сорау (бәян)
Саф, чиста мәхәббәт турында хыялланган иде ул. Әмма хыялын көтеп җиткерә алмады, язмышы сукмагында сукыр юлчы сыман адашып йөрде дә сазлыкка кереп батты. Тәне генә түгел, җаны да пычранды. Ул пычракны инде бернинди сулар белән дә юып төшереп булмый. Калган гомерне шул кер белән үтәсе. — Бу — минем балам! Яраткан кешемнән! Бармыйм абортка, бармыйм!!! Аның әтисе бар! Ул миңа өйләнә. Мин баламның тууын телим! — дип җан талашты, аяк терәп карышты Ания. -
14 сентября 2023 - 17:00
Бәләкәй Фирзәр (дәвамы)
Безне күбрәк әни тәрбияләде. Каеш белән дә, төрле җәза биргәләп тә. Әткәй кул тигермәде. Ул радиода да эшләде, партказначей да булды, аннан соң газовик та, электромонтёр да. Ул радиода эшләгәндә, без шунда барып җырлый идек. -
13 сентября 2023 - 17:00
Бәләкәй Фирзәр
Ә мин усал идем. Бервакыт болар безгә машина руле тотып килделәр. Каян алганнардыр – анысын белмим, әмма кызыктым. Озак уйлап тормадым, Наилдән тартып алдым да үзен куып-куып кыйнадым. Шуннан соң бер атна килмәделәр. -
7 сентября 2023 - 15:00
Мәһдиев һәм... (бәян-хатирә)
Тирә-якта ни кычыткан, ни алабута калмаган. Барысын да ашап бетергәннәр. И ул елларда... Үзәккә үтте ачлык. Әнинең: «Һай балалар, балалар... Сезгә нәрсә ашатыйм инде мин», – дип, безне кочаклап елаганы хәтердә... -
23 июля 2023 - 13:00
Гаилә (бәян)
Гөлнурның теләге – бай егет белән никахлашып, миллионер хатыны булып яшәү иде. Үз илендәге язмышыннан канәгать түгел иде ул, тышауланган ат хәлендә яши кебек. Кызы Зәлифәне Халисә апасына калдырганнан соң, сукбайлыкта үткән вакыты да дүрт елдан артып китте... -
22 июля 2023 - 13:00
Кышның озын бер төне (бәян)
Малкай кузгалырга уйламый. Кузгалу кая, дүрт аягын алга терәп чигенергә чамалый башлады. Башта Илдарның баш миенә «Бүре бардыр!?» дигән уй чиртте. Ул, чанадан янга каерылып, алга карады – юлда бер адәм заты басып тора иде. «Кем бу? Җиде төн уртасында кышкы япан кырда кем йөри. Берүзе бит. Стансага баручы, дияр идең – бу вакытта поезд юк, кайтучы дияр идең – поезддан эт тә төшмәде... -
20 июля 2023 - 11:00
Җиләк чиләге (бәян)
Йокымсырап барган шофёр, сискәнеп китеп, кинәт тормозга басты. Юл кырыенда, кул күтәреп, кечерәк гәүдәле бер малай басып тора. Эңгерле куе урман томанында караңгы шәүлә кебек кенә иде ул. Шуңа күрә шофёр аны килеп җитәргә биш-ун метр чамасы калгач кына күреп өлгерде... -
19 июля 2023 - 11:00
Әдрән
Эһ... Искәндәр акырыпмы-акыра. Төне буе без аны чиратлашып күтәреп чыгабыз. Йокының иң тәмле вакытында чырыйлап кычкырып җибәрә дә кулга алганчы тамак төбе белән акыра. Аннан инде бик озак тынычлана алмый. Таныш-белешләр: «Күз тиюдәндер, әбиләргә алып барып карагыз, өшкертегез, − ди. Барып карадык – файдасын күрмәдек. «Берәр чире бардыр, табибларга күрсәтегез», − дип киңәш бирүчеләр дә булды... -
7 июля 2023 - 13:00
Бер уч борчак (бәян)
Хатын гомерендә беренче тапкыр иренең чыгып китүенә сөенде. Калтыранган куллары белән баланы күтәреп алып, күкрәгенә кысты. «Нишлик, балам?» Әле өйләнешкәнче үк бер кул күтәргән иде инде Зариф аңа. Артыннан ук гафу үтенде. Җәмилә кичерде. Аһ, кичермәгән булса шунда! Хәзер яшь бала белән кая китә алсын соң инде ул?! -
24 июня 2023 - 09:00
Тәрәзәләр (бәян)
Әтисе үлгәндә аңа дүрт яшь иде. Эшләп үсте. Әнисенә бик авырга туры килде. Ирен югалту хәсрәтеннән урынга егылды, көн-төн дару эчте. Йөрәк авазы кычкыртып идәнгә авып китә торган булды... -
20 июня 2023 - 09:00
Мәхәббәт талисманы (бәян)
Әле моннан чирек сәгать элек кенә, хатыныгыз утырган «Як» самолётының хәбәрсез югалуы хакында, әниегез хәбәр итте... -
22 мая 2023 - 09:00
Кышлар үткәч кайтырмын... (бәян)
– И бәбкәм, әниеңне район бүлнисенә озаттылар бит. Ярый әле, вакытында кереп-күреп өлгердем. Ярый әле, чүпрәм беткән иде. Чүпрә алырга дип, сезгә сугылган идем... Керсәм, әниең идәндә тәгәрәп ята... -
18 мая 2023 - 09:00
Итекче (бәян)
Мин сине үлгәнче каргаячакмын! Бердәнбер улыбызга нахак бәла ягып, төрмәгә утырттың... -
16 мая 2023 - 11:00
Ак читек (бәян)
- Зәйтүнәнең өстенә... погрузчик ауды бит! И бер Аллам... Нургаянның күзалды караңгыланып китте. Аяклары җирне тоймый, гәүдәсе үзенеке кебек түгел, баш миен бары тик бер генә сорау бораулый, тик ул сорауны кычкырып кабатларга курка...