"Мәйдан - батырлар өчен!" рубрикасы буенча яңалыклар

  • 16 ноябрь 2022 - 09:00
    БЕЗ БАРАБЫЗ, УЛ КИЛМӘС... (дәвамы)
    Ят инде Казанда, бүлнис түшәменә күз текәп... Бәләкәй генә бер вирустан җиңелергә әзер булып. Менә адәм көлкесе... Ә бит нинди чаклар бар иде! Бөтен Татарстанның, һәр авылында, һәр районында, шәһәрендә берсеннән-берсе көчле үз батыры булган, шул батырлар барысы бергә көч сынашкан башкаласыннан, баш батыр исемен үз җилкәңә салып, башыңны мәгърур тотып кайтып киткән чакларың бар иде бит! Исеңә төшер, Фәйзелхан, исеңә төшер.
    748
    0
    0
  • 14 ноябрь 2022 - 13:00
    БЕЗ БАРАБЫЗ, УЛ КИЛМӘС... (дәвамы)
    – Ярты ел элек мин машинага гариза калдырган идем, ничегрәк икән анда? – диде ул, теге вакытта үз кәгазе кереп чумган папкага ишарәләп. – Ярты ел? Соң, апаем, син түгел, саллы-саллы директорлар ничә еллар чират көтә... – Ханымның яшькелт күзләренә, нечкә иреннәренә көлемсерәүле елмаю йөгерде.
    850
    0
    0
  • 11 ноябрь 2022 - 09:00
    БЕЗ БАРАБЫЗ, УЛ КИЛМӘС... (дәвамы)
    Күз ачып йомган арада Фәйзелхан белән Вилне бүре өередәй әйләндереп алган төркем аларга артык сораулар биреп маташмады. Фәйзелхан үз өстенә берьюлы ташланган берничә малайны уңга-сулга селтәп томырырга җитеште, карлы боз өстендә аяк тая, кызлар озатырга гына яраган үкчәле ботинкалар өерелеп сугышканда комачау итә.
    982
    0
    0
  • 9 ноябрь 2022 - 09:00
    БЕЗ БАРАБЫЗ, УЛ КИЛМӘС... (дәвамы)
    Кайтуын кайтты да Фәйзелхан, шәһәр ыгы-зыгысына, аның спортзалларына ияләшеп өлгергән рухы гына ел буе тынгылык табарга ашыкмады. Подстанциягә бара-кайта, ә ярты җаны шәһәрдә калгандай тоела.
    1850
    0
    0
  • 8 ноябрь 2022 - 15:00
    БЕЗ БАРАБЫЗ, УЛ КИЛМӘС... (дәвамы)
    Фәйзелхан, сабырлык һәм тынычлыгын бер ноктага тупларга теләп, сөлге тоткан кулларын бер җыеп, бер язып алды. Күз кырые белән генә мәйдан читендә ак кепкасын кырын салган әтисенә, аякларын бөкләп, үләнгә утырган энесе Шәфкатькә карап куйды. Ничек тә сынатмаска иде... Сынатмаска... 
    864
    0
    0
  • 2 ноябрь 2022 - 09:00
    БЕЗ БАРАБЫЗ, УЛ КИЛМӘС... (дәвамы)
    Таң атканда гына өй эче кинәт тынлыкка күмелде. Тынычланып, башын мендәргә терәгән Мөкәррәмәгә генә йокы кермәде. Сыер саварга иртәрәк икәнен чамалап, черем итеп алырга җыенса да, күзләре шыр ачык иде. Үрмәкүч пәрәвезедәй чолгарга иткән уйлар ятьмәсеннән котылырга теләп, әле уңга, әле сулга әйләнде – йөрәгенә тынгылык иңмәде.
    1415
    0
    0
  • 1 ноябрь 2022 - 09:00
    БЕЗ БАРАБЫЗ, УЛ КИЛМӘС... (дәвамы)
    Сабыйларына күз-колак булырга вакытлары да, хаклары да җуелган әниләрнең кул-аягын колхоз эше тышаулаган: алар кем өчендер бары тик эш аты... Шуның аркасында төзәтеп булмас үкенечләре дә җитәрлек шул. Кәүсәр абыйсының язмышын гына кара... Аны күреп белмәсә дә, әти-әнисе өчен мәңгелек яра икәнен бик яхшы белә Фәйзелхан... Эштән кайтып килешләренә унбер яшьлек улларының үле гәүдәсе генә каршы алсын әле... 
    971
    0
    0
  • 31 октябрь 2022 - 09:00
    БЕЗ БАРАБЫЗ, УЛ КИЛМӘС... (повесть)
    Бу афәт башланганнан бирле кешеләрнең күпләп-күпләп урын өстенә егылуы, ис тә, тәм дә тоймыйча, сулыш алалмыйча интегеп, бүлнискә озатылуы, көн саен кемнеңдер вафат булуы турындагы хәбәрләргә колак хәтта күнегеп килә иде инде. Әлеге коточкыч хәлләр бик якында, янәшәдә генә булса да, миңа кагылмас, читләп үтәр дигән өмет уты вакыт-вакыт пыскып янса да, кайчак бик ялкынланып дөрләсә дә, ул ут бар иде. Гаҗәп, аңа сүнәр өчен күп кирәкми икән...
    1091
    0
    1
  • 13 октябрь 2022 - 10:00
       Cабан туе мәйданы
    Дәшеп  тора  ераклардан Сабан туе әләме. Сабан  туе - халкыбызның Язгы  хезмәт  бәйрәме.
    666
    0
    0
  • 12 октябрь 2022 - 10:00
    Нәни батыр
    Сабан туйлы җәйләр җиткән мәлне, Сизеп микән, йөрәк талпына. Мәйдан дәшә көрәш батырларын, Җаным-тәнем шунда ашкына.
    519
    0
    0
  • 11 октябрь 2022 - 10:00
    Сабан туен көтәм
    Һәр ел саен Сабан туен көтәм Түземсезлек белән үрелеп. Чаба-йөгерә китәмен мәйданга Кызыксынуларга бирелеп.
    537
    0
    0
  • 8 октябрь 2022 - 11:00
    КӨРӘШЧЕ ТУГАНЫМ
    Нәкъ Казан артында бардыр Бер авыл- Яңа Кырлай. Бөтен дөньяга танытты Аны Габдулла Тукай.
    572
    0
    0
  • 19 сентябрь 2022 - 13:00
    Чуен аю (хикәя)
    Әйе, бар андый аю! Гап-гади бер авылда, мәгъсум карашын көнгә төбәп, басып тора ул... Сүземне Сабантуйдан башламакчы идем. Көтмәгәндә, шушы аю күз алдыма килеп басты.
    1278
    0
    1
  • 20 апрель 2022 - 13:00
    Келәмдә очрашу (хикәя)
    Шыгрым тулы зал берзаман гаҗәпләнүдән тып-тын калды: чөнки гомер булмаганны ике көндәш егет, туганнарча җылы кочаклашып, башларын бер-берсенең иңенә куеп, бермәл тып-тын басып тордылар! Әйе, алар – элеккеге классташлар – байтак еллар үтсә дә, бер-берсен тиз таныды!
    4047
    1
    13
  • 30 март 2022 - 15:00
    Остаз (повестьнең ахыры)
    Әй, Шәйхетдин картлач! Әгәр бүген көрәшче оныгың белән гәпләшсәң – шаять ул сүзләреңнең мәгънәсенә төшенер иде. Кайгырма, нәсел дәвамчысының арбасы төзек, алтмыш сигез елда анда ниләр генә төялмәде! Ул нинди генә кыен чакларда да өмет белән яшәде.
    1930
    0
    2
Реклама