«Сез иң гүзәл кеше икәнсез!» әдәби конкурсы рубрикасы буенча яңалыклар
-
4 февраля 2024 - 09:00
Гади вакланма (ахыры)
– Әйтәм бит, үзем дә чын күңелдән гашыйк булган идем мин аңа! -
3 февраля 2024 - 09:00
ГАДИ ВАКЛАНМА (повесть)
– Гаиләгез турында авылда төрле сүзләр йөри. – Йөри инде йөри... – ди рәисне юньләп тыңлап та тормаган Сабира. – Йөри. Бабасы йөргән, атасы йөрде, Нигъмәтулла кемгә охшап йөрмәсен?! – Соң менә сиңа охшап йөрмәсә дә булыр иде дә бит, Сабирәттәй, – ди шаярткан булып рәис. Аннан телен тешли. -
11 декабря 2023 - 09:00
САРЫ АТЫМ АЛТЫН НУКТАЛЫ (хикәя)
Ә күршедә... Ә күршедә туй гөрләде. Нәкыйп малае Илгизәр Миңсылуны урлап кайткан... Авыл бермәл тынсыз калды: бакчы, Илгизәр күрше авыл кызы Бикәне ярәштереп йөри, дигәннәр иде. Тегесе дә Илгизәргә чыгарга биш куллап риза булган, ди. Бик тә яратышалар икән берсен-берсе. Хәзерге кәләш Миңсылуның да еракта-еракта сөйгән яры калган, ди, имеш... -
20 ноября 2023 - 09:00
КЕШЕНЕКЕН АЛУ – ЯЗЫК (хикәянең дәвамы)
Бездә бит бөтенләй телсез-чукрак булуың яхшырак. Гомергә шулай килгән. Үземнең мәктәп коридорында дәрес биргән чакларым искә төшсә, тәннәрем чемердәп китә. Мондый якты класслардан тагын куып чыгармаслармы? Аллаһы Тәгалә һәркемне үз теле белән яралткан. Тигез итеп яралткан. Укытучылары – чит милләт вәкилләре аларга шуны төшендергән инде. Әти-әниләренең кайберләре оныткан булса да, балалары нәсел җебен ялгап, ана теленә кайтып бара әнә. -
17 ноября 2023 - 13:00
КЕШЕНЕКЕН АЛУ – ЯЗЫК (хикәя)
Ул төнне мин Раил турында озак уйланып яттым. Берәр заман уртак тел табып булырмы? Бала юлдан язып бара. Чарасызлыктан йоклап киткәнмен. Тик бөтенесе дә өндә шикелле. Нәкъ Раилгә охшаган иде ул кеше. Мин аның әтисе, диде. Әтиең бик рәнҗи, дип әйтегез, диде. Күп сөйләшеп тормады, кинәт юкка да чыкты. Уянгач та, ушымны җыя алмыйча тордым. Кайдан белгән безнең борчуларны теге дөньядагы зат? -
10 ноября 2023 - 10:00
Укытучыма
Сезнең алда баш иябез, Озын булсын гомерегез. -
10 ноября 2023 - 09:00
БАСЫНКЫ БАСТАМ (дәвамы)
Бастамның моңлы тавышын ишеткәч тә, фермер калькуляторын онытты... Гади бер җыр гына түгел иде шул бу башкаручы өчен, җырга кушылып аның чарасызлыктан сыктаган күңеле дә елады, бушанды бугай. -
8 ноября 2023 - 10:00
Сез иң гүзәл кеше икәнсез!
Күңелләргә шәфкать иңдерүче, Сез иң гүзәл кеше икәнсез. -
7 ноября 2023 - 13:00
БАСЫНКЫ БАСТАМ (дәвамы)
– Һай, энем, шул чаклы авыр сөякле, тискәре адәм булырсың икән, сине трактор да кузгата алмас... Тик бел, дөнья һаман бер көе бармый ул... Дөнья куласа – әйләнә дә бер баса, диләр аны. Синең кебекләр һаман лямка тартыр, ә җилкуарлар, әтрәк-әләмнәр кәнәфиләргә, җитәкче урыннарга менеп утырыр. Менә шунда үкенерсең син! -
2 ноября 2023 - 09:00
БАСЫНКЫ БАСТАМ (повесть)
Бүген исә көлсу курпы чәчле баш янәшәсендә газиз балалары, песи-эт мазар юк-югын, мәгәр йөрәк типкәндә, сине һич ташламас юлдаш – Вакыт бар. -
12 октября 2023 - 13:00
«ШАГАЛИЕВ ШӘҮЛӘСЕ» (хикәя)
Әллә Хариста, әллә Тимерҗанда шунда, әлеге сүзтезмәне, ягъни Манифестның башын телендә кат-кат әйләндерә торгач, «өчле» капчыгыннан гына чыга ала торган «даһи» җөмлә яралган: «Мәктәптә бер шәүлә йөри – Шагалиев шәүләсе». Моны ишеткәч һәм укытучыбызның озын буй-сынын күз алдына китергәч, бөтен класс тыела алмыйча, буылып көләргә тотына. -
26 сентября 2023 - 14:00
Бөек син
Гади кеше – авыл мөгаллиме -
26 сентября 2023 - 10:00
Укытучыма
Хезмәтегезнең хөрмәтен Тойсын һәрчак күңелегез. -
20 сентября 2023 - 13:00
ЧТД (хикәя)
Исәнме, укытучым! Тамакка төер тыгыла. Озак яшәмәгән икән үзе. Җәмгысы алтмыш ике яшь. Бүгенге көндә мин аннан олырак инде. Әмма барыбер мин аңа укытучы дип эндәшәм, абый дим. Аның тәрбиясе һаман минем вөҗүдемдә, хәлемнән килгән кадәр мин аннан алган җәүһәрләрне балаларыма, оныкларыма күчереп калдырырга тырышам. Шулай булгач, яши әле ул минем янымда, уйларымда, хисләремдә. -
14 августа 2023 - 09:00
САБЫР СӨЮ САГЫШЫ (дәвамы )
«Мәңгелектә кавышканнардыр....?» дип тә уйлап куя иде. Шул вакытта, йөрәк тибешенә кушылып, аның бар калебен, вөҗүден, Гөлсинә апасының назлы елмаюы сыман, якты сагыш биләп ала, аңа газиз укытучыларының әманәтен – Күкләр насыйп иткән кадәр гомереңдә чын кеше булып яшәргә кирәклекне исенә төшерә иде.