Логотип Казан Утлары
Сәнгать

Һәр халык артисты да милләтнекеме?

Истәлек-хатирәләр язучы яки сөйләүче, иң элек, кем турында сүз алып барса — күңелендә шул кемсәнең нинди урын биләвенә таянып, шуннан чыгып тасвирлый.

Күңелләрдә саклану өчен, әлбәттә, сүз алып баручы ул шәхес белән кимендә бер очрашып сөйләшкән, очрашмаса, читләтеп булса да аның мәрхәмәтле мөгамәләсен тойган яисә аның иҗат җимешен күреп, ишетеп татыган булырга тиештер...

...Миңа аның үзен күрү насыйп булмады, ишетеп кенә беләм.

Без — әгәр шулай дип әйтергә яраса, бу останың осталыкларына сокланып, гармунда аның кебек уйнарга тырышып үскән буын. Сүз — Татарстанның халык артисты Фәйзулла Туишев турында...

1955 елның июнь аенда Минзәлә колхоз-совхоз театры (ул вакыттагы аталышы) Казанга гастрольгә килде. Репертуарда Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» һәм Һ.Абдулов фамилияле язучының «Ни чәчсәң — шуны урырсың» дигән пьесасы буенча спектакльләр иде. Париж коммунасы урамындагы «Крестьян йорты»нда яшәп, мәдәният сарайларында, шәһәр тирәсендәге авыл клубларында уйныйбыз да көндезләрен Казан белән танышабыз. Алдан йөрүчебез һәм сәнгать дөньясы белән таныштыручыбыз Локман Аитов — өлкән артист, тәҗрибәле администратор, ягымлы абзый.

Беркөнне ул безгә халык ар тистлары Хәким Сәлимҗанов һәм Фәйзулла Туишев белән очрашу оештырачагы турында хәбәр салды. «Сорауларыгызны әзерләп куегыз, алар — артист кына түгел, дөнья күргән кешеләр», — диде.

Көнен хәтерләмим, очрашу ул вакыттагы филармония театры урнашкан Островский урамындагы бинада көндезге 12дә булачак иде.

Сәгать узуга сәбәп кирәкми. Ә менә Хәким Сәлимҗанов та, Фәйзулла Туишев та, ни сәбәптәндер, 12 тулып узуга карамастан, юклар. Көтәбез — юк.

...12 сәгать 30 минутларда, чәчен кырып алдырган бер абзыйны ияртеп, Локман Аитов килеп керә.

— Кичерегез, туганнар, — ди ул, — Фәйзулла аганы җиңәргә тырышып соңладык. Ихтимал, җиңгән дә булыр идек — Ләләсе каршы булды. «Әле генә даруларын эчеп ятты, аңа йөрергә ярамый», — ди.

— Хикмәт аның йөрү-йөрмәвендә дә, хатынының сүзен екмауда да түгел — спектакльләрегезне карый алмаган ул...

...Карый алмавының бер сәбәбе авыруы булса, икенчесе — «Зәңгәр шәл»нең Кәрим абый куйганын караганы булган: «Шул тәэсирләрнең җуелмавын телим», — ди.

— Таныш булыгыз: бу халык артисты Хәким Сәлимҗанов, — диде Локман абый.

— Халык артисты булыр өчен әле безгә эшлисе дә, эшлисе. Ә менә Фәйзулла абзый — чын халык артисты. Хөкүмәт тарафыннан бирелгән исемне әйтмим. Андый исемнең катыргысын алучылар күп бездә. Ә Фәйзулла абзый, кирәк булса — җырчы да, биюче кирәксә — биюче дә, циркач та, ә музыкант буларак, урысча киенеп чыкса — урыс, чувашча киенсә — чуваш, татарча киенеп уйнаса — татар булуын киемнәре генә түгел — уйнаган көйләре виртуозлыгын күрсәтеп, чын халык артисты, сәнгатькәр ясый. Моны мин генә әйтмим. 1941 елда Мәскәүдә узарга тиешле татар әдәбияты һәм сәнгате көннәренә әзерлекне тикшерергә килгән мәркәз комиссиясе вәкилләре аның иҗатына иң югары бәяне бирделәр, «мондый оста башкаручы руслар арасында да бик аз», диделәр. Беләсез, Ватан сугышы башлану сәбәпле, ул декадага барылмады. Иншалла, киләсе декада бәйгесендә Фәйзулла абзый үзен күрсәтәчәк әле. Үзе аша — милләтебезне!

— Амин, — диде Локман абзый. — Фәйзулла абзый килә алмаса да, сезгә уңышлар теләвен әйтергә кушты.

— Рәхмәт, — дидек без беравыздан.

...Кемнәрнең нинди сораулар биргәнен хәтерләмим. Сүз, күбрәк, җыр сәнгате, театрлар тормышы, аерым сәнгатькәрләрнең шәхси тормышлары турында, аларны сәнгать юлына аяк басарга этәргән сәбәпләр турында барды. Дилбегә Хәким абыйда булды.

...Фәйзулла Туишевка бәйләнешле берничә кызыклы очракны искә алып көлешкәч, Хәким абый сүзне Локман ага Аитовка бирде.

— Мин үземнең «Артист язмалары» дигән китабымда, — диде Локман ага,

— Мәкәрҗә ярминкәсе көннәрендәге бер концертта Фәйзулла аганы күреп таңга калуымны тасвирларга тырыштым. Булдыра алганмындырмы, юкмы — анысын әйтү — укучылар хөкемендә. Ә бүгенгә кадәр хәтердә сакланганы шул: үзе уйнап, үзе биеп сәхнә тоткан бүтән музыкантны мин башка белмим. Татарларда гына түгел, бүтән милләтләрдә дә очратканым булмады.

— Мәкәрҗә ярминкәсенә «Сәйяр» артистлары белән Тукай да барган, хор белән дирижёрлык иткән... Сез шул концерт турында әйтәсезме? — дип сорады Мөхит абый Кичубаев, үзе скрипкада уйнаучы, көйләр язучы танылган артистыбыз...

— Тукайлар мәкәрҗәдә 1910 елның августында булалар. Ә без Фәйзулла абзый белән 1909 елда очраштык.

[caption id="attachment_27189" align="aligncenter" width="638"]Александр Ключарёв (уңда) белән. Үткән гасырның 50нче еллары. Александр Ключарёв (уңда) белән. Үткән гасырның 50нче еллары.[/caption]

1910 елгы ярминкәгә дә Фәйзулла агай труппасының килү ихтималы бар. Ә ул елдагы очрашулары турында минем мәгълүматым юк. «Казанда очрашканнар» дигән сүзләр йөри. Ничек? Кайда? — анысын да белмим. Аннары, шунысын да истә тотарга кирәктер: «Виртуоз артист Фәйзүк Туишев» дигән афиша Казанда бастырылып, 1901 елда, кыш буе, ул төрле номерларны оста башкаручы артист буларак таныла. 17 яшьлек егет! Күбрәк урысча киенеп, урыс җырлары җырлап, урыс көйләренә биеп тамашачыларны таң калдыра ул. Бигрәк тә башына самовар «бастырып» биегәнен сокланып искә алалар. Бу вакытта әле Тукай Уральскида яши, Казанга 1907 елда гына килә. 1901 елның язында әлеге балаган «артистлары» төркеме кабат Мәләкәскә килә (Фәйзулла Туишев әтисе янына кайта), шунда ул җирле цирк төркеме белән очраша. Димәк, Тукай белән очрашу ихтималы юк Фәйзулла Туишевның.

«Зур көймәгә зур су кирәк» дигәндәге кебек, Фәйзүк циркка эшкә күчә, иҗатының икенче этабы башлана. Әлеге цирк труппасы белән ул Идел буе шәһәрләрендә күп һәм озын гастрольләрдә булып, осталыгын камилләштерә, тәҗрибә туплый, чыныгу уза.

Кызганыч, шушы гастрольләр вакытында Фәйзүк Туишев эшләгән цирк бинасы янып, артистлар һәрнәрсәдән (кием-салымнан, инструментлардан) мәхрүм калалар.

Цирк хуҗалары, артистларга хак түләмичә, качып китәләр. Шунда Фәйзулла Туишев үзенең уңганлыгын, булганлыгын, эшмәкәрлеген, тапкырлыгын күрсәтә. Алданудан югалып, өметсезлеккә төшеп, нишләргә белми аптырашта калган өч-дүрт яшь хезмәттәше белән, концертлар төркеме оештырып, чыгышлар ясый башлыйлар алар. Бу эше аның гомерлек профессиясенә әверелә.

Фәйзулла Туишевны төрле гармуннарда, төрле милләтләрнең көйләрен оста башкаручы буларак, кая барса — шунда сөеп каршылыйлар, тагын килергә чакырып, озатып калалар. Кайларда гына яңгыратмый виртуоз музыкант татар көйләрен!

1910 елдан Түбән Новгород, Сембер, Саратов, Харьков, Чита, Баку, Мәскәү калалары тамашачыларын үз итсә, аннары ул — Кытай, Монголия, Япония, Корея, Америка шәһәрләрендә көтеп алынган мәшһүр сәнгатькәр. Аның маршрутындагы чыгыш ясаган илләрен күз алдына китерсәк, аларның төрлелегеннән баш әйләнеп китә: һәр ил халкының үз көен, үз телен белергә кирәк бит! Ул белеп кенә калмаган — сәнгате һәм теле белән үзенә гашыйк иткән!

Мәләкәс янындагы Иске Төгәлбуга авылында туып-үскән Кәбир-мужик малае могҗизасы бу!

— Локман абзый, син артист биографиясендәге бик мөһим бер очрашуны төшереп калдырдың...

— Төшереп калдырган очраклар бер генә түгел, алар күп һәм музыкантның виртуоз булуында, аларның һәркайсы мөһим...

— Әмма Петербургта Шаляпин белән очрашып, аның концертында чыгыш ясавы — Фәйзулла абзыйның иҗади тормышында тирән эз калдырган вакыйга.

— Син — аның концерт бригадасы белән бергә күп чыгышлар ясаган артист, без белмәгәннәрне дә ишеткәнсеңдер, тыңлыйбыз...

— Әйе, 1915 елда Фәйзулла ага Петербургта Фёдор Шаляпин белән очраша: бу очрашу даһи җырчыны виртуоз музыкант белән бергә чыгышлар ясауга этәрә. Туишевның үз планнары, үз концертлары булса да, Шаляпин чакыруына ризалашып, аның берничә концертында катнаша ул.

Даһи җырчы, Фәйзулла Туишевка кушылып (аның аккомпанировать итүендә), «Есть на Волге утёс», «Эх, ухнем» дигән иң таралган җырларын башкара. Бу сенсация яки экзотика булып кына калмый, шуннан соң Туишевның бәһасе артып, аны чакыручы төбәкләрнең географиясе дә бермә-бер киңәя. («Һәр концертында ул Шаляпин репертуарыннан төрле көйләрне рухи бер җанлану белән башкара», — дип искә ала Хәким Сәлимҗанов китабында.)

...Октябрь революциясе көннәрендә Фәйзулла абзый Петербургтагы бер митингта Ленинны да күрә, ә бер киңәшмәдә Мулланур Вахитов белән очрашып сөйләшә. Дөрес, ул коммунист та түгел, башка партияләрдә дә әгъза булмаган. Аның партиясе — музыка, ә билеты — гармуны. Шул гармуны телләренә бәйле бер вакыйганы уйный-уйный сөйләгәне хәтердә... — 1906 елның көзендә хәрби комиссиядә каралырга туган авылыма кайттым, — дип башлый иде ул сүзен. — Өстә яңа пальто, аякта күн итек, иңдә зур гармун.

Комиссия — Зирекле Куак авылында. Авылдаш егетләр белән атларга төялеп бардык. Суыктан гына түгел, куркудан калтырану — гадәти күренеш. Беркем беркемнән көлми, гаепләми, сорашмый.

Комиссиядән «годен» сүзен ишеткән һәркем төсен, телен югалтып чыга да, каядыр качып, елапмы-елый. Ә миңа кызык. Мин көләм. Бу көлүне комиссия әгъзасы булган бер офицер күреп ала.

— Нигә көләсең? — ди бу.

— Миңа кайда да бер булгач, ник елыйм? — дим акланып.

— Армия есть армия, — ди бу офицер, аның янына тагын бер офицер килеп кушыла.

— Ә миңа кайда да музыка есть — музыка, — дим мин, һаман көлемсерәп, гармунны күрсәтеп.

— Ну-ка покажи нам свою музыку! — ди офицерлар икесе бер авыздан.

...Шунда мин үзем белгән берничә көемә попури уйнап, ахырда биеп тә күрсәтәм... «Аһ» итәләр болар. ...Нәтиҗәдә мин «не годен» булып, шушы офицерларга ияреп, Самарага киттем. Шуннан бирле хәрби эшләргә «не годен» булып, сәнгать юлында — годен»лыкта яшим, — дип сөйләвендә күпмесе мәзәк өчен, күпмесе дөрестер — анысын үзеннән сорарсыз. Ул тел яшерә, сер саклый торган кеше түгел. Эчендәге — тышында...

Шуннан соң Хәким ага Фәйзулла Туишев тормышыннан тагы берничә кызыклы эпизод сөйләде дә:

— «Фәйзулла Туишев» — аның сәхнә псевдонимы. Чын фамилиясе Туктаров булырга тиеш. Нәсел-нәсәбе шул фамилиядә. Ә без аны Фәйзулла Туишев буларак хөрмәтлибез, — диде, сүзен йомгаклап.

— Миллионлаган тамашачылар өчен Татарстанның халык артисты, орденмедальләр белән бүләкләнгән виртуоз музыкант Фәйзулла абзый — милләтебезнең йөзек кашы, горурлыгы, мактану чыганагы...

...Шунда Минзәлә артистларыннан кемдер:

— Аның белән күрешү мөмкин түгелмени? — диде.

Икенче берсе, аңа җавап биргәндәй:

— Бар, әнә кулыңдагы букетыңны кертеп бир, монда гына яши ул, Чернышевский урамында гына! — диде. Очрашу шулай тәмамланды: барыбыз бергә Фәйзулла Туишевның фатирына барырга, аңа сәламәтләнү теләп, чәчәк калдырырга булдык.

Шунысы хәтердә: безне кабул итмәделәр, чәчәк букетын да алмадылар. Бу безгә гомерлек бер сер булып калды.

— Авыру яткан түшәктә чәчәккә урын юк, сәхнәдә бирерсез! — дигән хатыны делегат булып кергән ике артистыбызга... (Нәсимә Җиһаншина белән Рәшит Мәрдехановка).

Бу сүзләрне Фәйзулла абзый үзе әйттергәнме, хатыны сүзе генәме — хәтердә сакланмаган. Күрәсең, фикерләре уртак булгандыр...

...Шушы очрашуга, ягъни «очрашмауга» ике ел узгач, Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре булды.

...Йомгаклау концерты бара... Алкышлар... Һәркем канәгать.

Габдулла ага Шамуков күңелсез. Тәнәфес вакытында кемдер аннан күңелсезләнүенең сәбәбен сорый.

— Якташымның хәле бик авыр, ди, кайтып өлгерә алырбызмы, юкмы инде, — диде ул һәм, — әгәр Фәйзулла ага да катнашкан булса, бу концерт бөтенләй башка сыйфатта узган булыр иде, татарчарак. Чөнки ул башкару остасы гына түгел, шәхес тә, милләт хәдиме дә бит әле, җәмәгать!

...Әйе, Шамуков атлы бу универсаль талант иясе хак әйткән: оста музыкантлар күп бүген, ләкин шәхесләр аз.

Осталыкка ирешеп була, шәхес булыр өчен тырышу гына җитми. Тормыш тәҗрибәсе һәм табигый талантка өстәп, тәвәккәллек кирәк.

Фәйзулла Туишев шәхесе турында сүз алып баручылар күп очракта аның оста гармунчы булуына гына игътибарны юнәлтәләр. Кызганыч, музыкант буларак үзенчәлекләрен өйрәнгән хезмәтләр юк.

...Кая гына барса да, аны үз итеп кабул иткәннәр икән, без анда иң элек «гражданин мира» сыйфатларын күрергә тиешбез. Ә бу сыйфат безнең милләтнең арка җебе бит, ягъни, милләтебезнең төп бер сыйфаты. Аны күңел киңлеге, диләр. Музыкада аның Галәм кешесе булуы шуннандыр, мөгаен.

...1964 елның иртә җәендә Фәтхи Бурнашның «Яшь йөрәкләр» әсәре буенча куелган спектакль белән гастрольләрдә йөрибез. Кунып яткан урыныбыз Мәләкәстә. Балык уылдык чәчкән вакыт.

Ир-егет артистлар балык тотарга киткәч, кунакханә тынып калды. Шунда баянчыбыз Рәис Сафиуллин мине шәһәр карарга «сәяхәткә» чакыра.

— Күрдек ич инде, — дим мин, иренүдән.

— Син әле шәһәрне күңел күзең белән күрмәдең. Бу бит дөньяга Фәйзулла Туишевны өлгертеп очырган шәһәр!.. Мәләкәстә өч тегермән булган. Ул тегермәнгә безнең Казаннан да килеп ак он чыгартканнар. «Ончы Фәхри» дигән җыр шушы тегермәнгә бәйле. Фәйзи абый башкаруында «Ончы Фәхри» көен тыңлаганың бармы синең?

— Бар бугай...

— Әгәр тыңлаган булсаң, «бугай»ламас идең. Әйдә, киттек. Мин сиңа Фәйзулла Туишевның әтисе Кәбир бабайның «Постоялый дворы» булган каралтыларны күрсәтәм. Әйдә, әйдә, иренмә...

— Кәбир Туктаров батрак түгелмени ул? «Постоялый двор» тотканмыни? Ягъни гостиницасы булганмыни?

— Аны шулай кирәк булганга гына, заманга яраклаштырып «батрак» дип язалар ич... Әйтерсең лә белмисең!.. «Җәберләгән Кәбир, гармунчы улын кыйнаган», — дип тә язалар... Юк сүз! ...Ярый әле «атасыннан баш тартты» дип язучы күренми. Миңа Фәйзулла абзый үзе: «Гомерем буе әткәйгә рәхмәтле булдым, беренче гармунымны ул алып бирде, юкны — бар, барны юк итеп. ...Гармун телләре яңгыраткан моңнарым әткәй рухына догам булып ирешсә иде... Миндә ни бар, кулларымның бармаклары гармун телләренә басып нинди көй чыгара — алар барысы да ата-бабаларымның моң-зарлары, шатлыклары, уен-көлкеләре», — дип сөйләде ул бер күрешүебездә... Мин бит Фәйзулла абзыйга баянчылар түгәрәгенә дә йөрдем! Мактана алам.

...Фәйзулла абзый гармун телләренә басып көй чыгармый, ә аның күңелендәге моңы, гармун телләренә күчеп, көй булып яңгырый иде.

...Яшерен-батырын түгел, мин үзем, мәсәлән, көйне техник юл белән ясаучы баянчы, ә Фәйзулла ага Туишевтан безнең тарихыбыз көй булып агыла. Аның моңы табигатьтән, җирдән, илдән, милләттән...

Рәис абыйның сүзләрен раслагандай, кайдадыр гармун тавышы яңгырады, радио аша көндезге концерт башланды, оркестрга кушылып, гармунда Гали Җәмлеханов — Фәйзулла Туишевның племяннигы уйный иде. Тукталып тыңларга мәҗбүр итте баянчы абзабыз Рәис Сафиуллин. «Бу — Фәйзулла репертуарыннан», — диде.

...Без Мәләкәс каласын тамаша кылып йөргәндә, кармак салырга киткән артистларыбыз, гомерләрендә күрмәгәнчә, күп итеп балык тотканнар, шуны хәзер кая куеп, нишләтергә белми утыралар иде.

Рәис абый бу бәрәкәтне дә Фәйзулла Туишевка бәйләде.

— Изге кешене искә төшергәндә дә ул игелек кыла... Бу — Фәйзулла агабызның безгә бүләге, җәмәгать! Мин аның үткәнен һәрчак сокландырган чәчәккә тиңлим. Чәчәкләрнең төрлесе була. Аларның төп үзенчәлеге — матурлык. Кайбер чәчәкләр, бик матур булсалар да, хуш ис аңкытмыйлар. Фәйзулла аганың чәчәге матур да, хуш ис тә тарата, авызга салсаң, тәмле дә, валлаһи, шулай...

...Шундый мистикага ышанган, фанатик шәхес иде мәрхүм баянчыбыз Рәис Сафиуллин — үзен Фәйзулла Туишев шәкерте дип санаучы.

Чыннан да, баянчы гына дип йөргән Рәис абыйның белмәгәне, ишетмәгәне юк икән. Ул сөйләгәннәрнең хаклыгына мин соңрак Лирон Хәмидуллин язган «Әй, гармун, гармун» дигән повестьны укыгач ышандым. Кызганыч, Фәйзулла Туишевны күреп белгән кешеләр бетеп бара: ә Лирон Хәмидуллин, заманыбызның бик тә ихлас әдибе булуы өстенә, гармунчыбызның авылдашы да, виртуоз музыкантның авылына кайтып беренче концертын күргән-тыңлаган, авылдашлары белән әңгәмә корган, туып-үскән урыннарын иңләгән, ызбасын күргән тарихчы да...

Фәйзулла Туишев турында истәлек язмалары күп булмаса да, бар. Тик аларда, бигрәк тә хөррияткә кадәр язылганнарында, идеология таләпләренә буйсыну нык сизелә.

Лирон Хәмидуллин исә бу авырудан азат. Ул үзе күргән, ишеткәннәреннән чыгып, белгәнен, күргәнен генә яза. Язганнары шик тудырмый, ышандыра, яраттыра һәм ихласлыгы белән авторга карата тирән хөрмәт хисләре уята. Хәзер шул әсәрдән берничә юлны бераз кыскартып тәкъдим итәм:

— Фәйзүк үскәндә алар бик ишле гаилә иде, — дип сөйли Фәйзулла аганың кордаш күршесе Фәтхи ага. — Мокыч бабай карчыгы белән, Кәбир абзый, хатыны, ике кызы, Фәйзүк, яңарак өйләнгән Хөснетдиннәре, Мокыч бабаның кияүгә китәргә өлгермәгән кече кызы — дүрт сандык бер ызбада! Ә тавыш-тын чыгармаганнар, сыешканнар. Никме? Йорт башының талканы коры булган, ни дисә, шуны эшләгәннәр. Аннары бит ул заманда төп йорттан тиз генә аерылып чыгу да катлаулы. Авыл җыены урын бирсә генә, ага-брат бүленеп чыга. Ә җыенда утыручы авыл картлары кайсы йортта ир заты күп, шуңа өстенлек бирә...

Мокыч бабай йортында унике җан иясе. Шулардан, Фәйзүкне дә санап, имана җиренә ия булырдай дүрт душ — дүрт ир заты... Бик аз, әлбәттә. Шулай да авыл җыены, Кәбир Туктаров гаиләсенә төп йорттан аерылып чыгарга урын билгели. Ләкин, 1891 елда зур ачлык башлану сәбәпле, Фәйзүкләр үзгәлеккә чыгарга өлгермичә калалар.

...Ике-өч елга сузылган ачлык байтак кешеләрнең тормышын, яшәешен үзгәртеп ташлый... Кәбир абзый гаиләсе дә ул ачлык елларын бик авыр кичерә.

[caption id="attachment_27190" align="aligncenter" width="634"]Уңнан икенче — Ф.Туишев. Үткән гасырның 50нче еллары. Уңнан икенче — Ф.Туишев. Үткән гасырның 50нче еллары.[/caption]

"КУ" журналының 12нче (декабрь, 2014) санында басылды. Сайтта кыскартылып урнаштырылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев