Логотип Казан Утлары
«Сез иң гүзәл кеше икәнсез!» әдәби конкурсы

КАНИ КАЛДЫ НИШАПУР... (хикәя)

Әйе, кайтмыйча ярамый иде. Шәйхулла абыйның соңгы гозеренә колак салмасаң, Аллаһның каргышы төшәр. Кайчандыр ул Айдарның яраткан укытучысы иде. Остазы!

Кичкә таба Айдарга авылдан энесе шалтыратты. Ул бик сирәк элемтәгә чыга, шуңа күрә Айдарның күңеленә сызлавык шом йөгергәндәй булды. Әниләре өзлегеп киттеме соң әллә? Ул инде аксап-туксап, туксанын ваклап матавыклана, язмыштан узмыш юк – Айдар да тиздән, бик тиздән котылгысыз тәкъдир каршында чарасыз каласын кырык яшьлек акылы белән аңлый иде. Бернишли алмыйсың, дөнья – буялган йомгак, вакыты җиткәч, буявы уңа, җепләре чуала... Шөкер, әниләренең хәле әйбәт кенә икән әле. Үз акылында, шунысы мөһим. Айдар ишетмәгән әллә нинди гәҗитләр алдыра Казаннан, шуларны укып рәхәтләнә, шалтыратып, редакция хезмәткәрләренә үз фикерен дә белдерә икән әле. Үзе дә гәҗит герое булып алган, «тулы канлы тормыш белән яши», дип язып чыкканнар, имеш.

– Абый, Шәйхулла агайның хәле начар, – диде энесе.

– Ничә яшьтә әле ул? – дип сорады нигәдер Айдар. Әйтерсең, моның ниндидер әһәмияте бар! Япь-яшьләрнең дә хәле кинәт начараеп китә, бернишли алмыйсың. Әнә, яңарак кына күпләрне гаҗәпләндереп, сәламәтлек саклау министры илле өч яше тулуга ук вафат булды да куйды. Нишли дә алмыйсың, тәкъдиреңә шулай язылса...

– Кем белгән инде аны... Байтак. Әле үз акылында ул... Сине чакыра. Айдар кайтмаса, үлмим, ди.

– Алайса кайтмавым хәерле икән, – диде Айдар.

– Юлга чыгасы кешене алай интектерергә ярамый, – дип энесе сүзне фәлсәфи төстә төгәлләп куйды. Аз сөйләшә торган кеше ул...

Әйе, кайтмыйча ярамый иде. Шәйхулла абыйның соңгы гозеренә колак салмасаң, Аллаһның каргышы төшәр. Кайчандыр ул Айдарның яраткан укытучысы иде. Остазы! Абруе да олы иде аның. Райондагы иң зур мәктәпнең директоры, республикада атказанган кеше. Аны остаз санаучылар күп иде, ә менә үзе шәкерте итеп, Айдарны гына таныды шикелле, һәрхәлдә аңа өметләр баглады, үз эшен дәвам итәр дип ышанды. Ләкин Айдар башка юлдан китте, остазыннан йөз чөерде. Менә бит, мәктәпне тәмамлаганнан бирле элекке остазы белән күрешкәне дә юк икән. Бер киселгән икмәк кире ябышмый инде ул. Нигә соң алайса Шәйхулла абыйсының соңгы сулышында аның белән күрешәсе килә? Хатасын таныганмы? Үкенәме? Кичерү сорыймы? Юк, мөгаен, ул үзен гөнаһлы санамас... Бәхилләшәсе киләдер, шул гына. Әҗәл якаңнан алганда бик табигый теләк.

Аралары кинәт бозылды аларның. Шәйхулла абый мәктәптә татар әдәбиятын, тарихны укытты. Ул кайчандыр Казан университетында белем алган, студент елларын искә төшергәндә яшәреп китә, ике бит алмасына җиңелчә кызыллык йөгерә, күзе очкынлана.

– Җәвад Алмаз! – дип кычкыра ул, имән бармагын түшәмгә төбәп. – Җәвад Алмаз! Менә кем чын галим иде! Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»ын аңың кебек аңлатучы дөньяда юк. Аның белән Габдерәхим Утыз-Имәнине генә чагыштырып буладыр. Җәвад Алмаз! Хәзер кайда ул? Казанның көнчел, мәкерле мөтәгалимнәре, яла ягып, аны Казаннан куып җибәрде.

Ни дигән сүз ул мөтәгалим, Алла белә... Һәрхәлдә, җүнле кеше түгелдер. Хәер, Айдардан башка бу турыда баш ватучы булдымы икән? Ләкин мәктәпне тәмамлаганда, ул яраткан укытучысы сызган юлдан бармаска карар итте. Әти-әнисе дә каршы иде, аякта нык басып торырлык профессия сайларга кирәк, диделәр.

– Мөтәгалимнәр кулына каласым килми, – диде Айдар Шәйхулла абыйга. – Анда бит инде Җәвад Алмаз юк!

– Ялгышасың, ялгышасың, – дип гаҗизләнде укытучы. – Анда әле чын галимнәр җитәрлек. Менә алардан соң чын наданнар киләчәк. Синең кебекләр бармагач, кайдан чыксын фидакярләр?! И-их, үземнең дә балам юк бит... – Ул ике учы белән йөзен каплады, әрнүен күз тирәсендәге җыерчыклар эченә яшерде.

Алар биология укытучысы Әнисә апа белән икәү генә торалар, бала-чагалары юк, нишлисең, андый хәлләр дә була. Шуңамы икесе дә мәктәптән кайтып керми диярлек.

– Укырга каядыр керәсеңдер бит?

– Мәскәүгә китәм. Мәскәү университетына...

Шәйхулла абый беравык тын калды. Мәскәү инде ул – Мәскәү. Совет вакытында ул бигрәк тә аерым бер тылсымлы шәһәр булып тоела иде. Һәркем белә, анда ашау-эчү дә башкача! Кибет киштәләре тулы. Өйләрендә тартма тышына фил рәсеме төшергән һинд чәе генә эчеп яталар булса кирәк, әрәмтамаклар. Ә ул заманда совет кешесенең төп хыялы кайда да булса әрәмтамак булып урнашу иде. Хәер, хәзер дә без әллә кая ерак китмәгәнбез. Тик әлеге урын гына теләсә кемгә тәтеми.

Айдарны мондыйлар рәтенә кертеп булмый иде, әлбәттә. Алар ягында тырыш халык яши. Ә кая барасың? Тик торганда, кем китереп бирә? Алар гасырлар дәвамында кысанлыкта яшәргә күнеккән. Кысан җир, кысан һава, кысан ил. Иксез-чиксез киң инде ул анысы, тик үги балалары өчен түгел... Айдар да ышанычлы, урыс дәүләтенә кирәкле һөнәр алырга җыенды. Ә татар теленең киләчәге ул дәүләткә кирәкме? Коммунизм җиткәч, илдә бер генә тел калачак дип, юксәк карарларда акка кара белән яздылар бит. Ә аның татар теле түгел икәне Мәнди анасына да билгеле. Юкны бушка аударып йөрергә Айдарның башына тай типмәгән ләбаса. Яшь булса да, җилнең кайсы якка искәнен чамалый алырлык малай иде ул.

Тик җилгә каршы төкерүчеләр дә бетмәгән дөнья йөзләрендә. Шәйхулла абый шундый кешеләрнең берсе иде. Дөресрәге, әлеге җилнең кайсы якка исүен ул бөтенләй искә алмый иде булса кирәк. Мантыйгын да аңлап була – караңгыдан караңгы чорларда авыр сынауларны җиңеп исән калган халык ничек инде Ильич лампалары яктысында юкка чыксын?!

Шәйхулла абыйның кыяфәте дә күңелдә өмет уята, аңа карап, ниндидер горурлык хисләре очкынлана иде. Озын буй, каратут йөз, чем кара күз, төз борын, кысык иренле зур авыз. Кайдандыр көньяктан – борынгы күк түркләр биләмәсеннән килгән илтәбәрләр каны иде, ахрысы, аңарда. Киеме яңа гына энәдән төшкән кебек, чалбарындагы үтүк эзе бармакны кисәрдәй булып ярылып ята, түфли йөзен көзге итеп файдалансаң да, артык түгел, ап-ак күлмәк якасы крахмаллап катырылган... Кыскасы, бик ыспай киенә иде Шәйхулла абый. Мәктәптә. Ә менә мәктәптән читтә, авылда ул бөтенләй башка. Монда аның кыланмышлары авыл халкы өчен теш агартырга менә дигән сылтау! Бигрәк тә җәй көннәрендә... Ул үзе тукыган киндер күлмәк, киндер ыштан киеп йөрер, аягы һәрвакыт ялангач... Мондый сәерлеккә инде барысы да күнеккән, авылда кемнәр генә юк! Бер диванасы булмаса, авыл авылмыни инде ул?! Шәйхулла абый биредә иң абруйлы мөгаллим, иң абруйлы дивана иде. Тик бит... болар икесе ике нәрсә, мәктәп директорын районга чакырып сөйләшеп тә караганнар, имеш. Аннары кул селтәгәннәр булса кирәк: ул бит районга сымбатлы, ыспай булып бара, ә өй эчендә, ишегалдында, урман-кырга чыкканда, кеше үз иркендә. Яланаяк йөрмәскә дигән закон юк. Киресенчә, яланаяк йөрүнең файдасы турында ул заманнарда газетага да язып чыктылар – җирнең энергиясен шул рәвешле тоткарлыксыз сеңдерергә була икән. Каладан килеп, кайсыдыр газета өчен Шәйхулла абыйны фотога да төшереп киттеләр.

Ат ярата иде тагын Шәйхулла абый. Айдар хәтерли әле, ул елларда елкычы булып, Чышмыш абзый эшли иде. Чын исеме ничек булгандыр. Аны инде җәй көннәрендә һәрвакыт бот буе малайлар сырып алган булыр. Шуларны ул берәм-берәм юашрак атка атландыра, тегеләр күндәм генә ат абзарында бер әйләнеш ясый. Бөтенләй бушка түгел, әлбәттә. Атка менү хакына юеш борынлы малайлар икешәр йомырка алып килә. Анысы гына инде аның пүчтәк. Авылда ул заманнарда йомырканың бетәсе юк.

Ә төннәрен болынга ат сакларга чыгулар! Гадәттә, Чышмыш абзый атларны Тимәш болынына алып чыга иде. Малайлардан инде анда теләсә кем чыга алмый. Ат җене кагылганнар гына. Айдар шундый малайлар арасында иде. Чышмыш белән Шәйхулла абый якын дуслар, ара-тирә ул да атлар янына төнгелеккә чыга, әкият сөйләп, малайларны авызына карата.

Шундый төннәрнең берсен һич онытмый Айдар. Йолдызлар шундый якын иде. Төн карасын кызыл учлары белән капшап, салмак кына учак яна; күмер төшкәч, көлгә күмәргә әзерләп куелган бәрәңге чирәмгә сибелгән; болында утлап йөргән атлар ара-тирә пошкырып куя; кайчак үз кадерен белеп кенә, йолдыз атыла. Төтен исе, салдырылган иярләрдән бөркелгән әчкелтем ат тире исе... Ерактагы сазлыкта тәкәрлек кычкырып ала. Төнге авазларны, борынны кытыклаган төрле исләрне басып, Шәйхулла абыйның тонык тавышы ишетелә:

– Чура батырның биләмәләре бит безнең якта булган. Кем белә, менә шушы  болынлыкта аунап үскәндер әле ул... Менә сезгә аңа кагылышлы бер тарих сөйлим әле... Бервакыт ул үз кәнизәгенә гашыйк була. Булмаслык та түгел, шулкадәр чибәр икән кәнизәк – сап-сары чәчле, зәп-зәңгәр күзле, ул көнгә чыкканда, кояш та, көнләшеп, йөзен читкә бора, имеш.  Чын менә, иске китапларда шулай язылган. Ә кәнизәк еракта калган туган илен, якын кардәшләрен оныта алмый, аларның Казан ханыннан өстен чыгуы турында хыяллана, шуңа Чура батырны ханга каршы котырта икән. Ниһаять, морадына ирешә, чөнки дә шуны онытмагыз, балалар, ятканда әйткән сүз аягөсте әйткән сүздән көчлерәк, тәэсирлерәк; хатын-кыз белән ир-ат арасындагы сүзне әйтүем... Ә андый чакта хатын-кыз гына сөйләмчәк була. Шул... Ханга каршы кылыч күтәрә Чура батыр, аңа яраннары кушыла. Алар арасында Чураның аталыгы да бар икән... – Шәйхулла абый бу урында аңлатып үтүне кирәк тапты: –   Аталык ул ата урынына калган кеше, тәрбияче, остаз...

Айдар кайбер сүзләрне аңлап та бетерми, тик шулар Шәйхулла абый хикәятенә тагын да серлелек өсти, әкияти дөньяга тартып китерә.

– Ләкин җиңелә Чура батыр; яраннары үтерелә, аталыгы гына исән кала. Болар теге кәнизәкнең иленә качалар.

– Кәнизәк үзе исән калганмы соң? – дип түземсезләнеп сорый Айдар.

– Ансыз булмый. Алайса юлны кем күрсәтә? – дип, сорауга сорау белән җавап бирә Шәйхулла абый.

Бер читтә инде башын печән тутырган капчыкка салып, Чышмыш абзый йокы симертә, офыкта сизелер-сизелмәс таң сызылып килә. Айдарның гына йокысы качкан, әкиятнең ахырын беләсе килә. Бераз чамалый да ул аны: кәнизәк үз илендә патша кызы булган, мөгаен; барып җитүгә үк аңа өйләнеп, Чура батыр үзе патша булыр, пажалый...

– Мин әкият сөйләмим, – ди Шәйхулла абый, аның уен укыгандай. – Булган хәлләр бу, таем. Безнең тарих бу!

Айдар әле дә яхшы хәтерли: нәкъ шушы урында сүзен тәмамлый алмады укытучысы, якында гына тояк тавышлары ишетелде. Озакламый өч җайдак учак янына килеп тә туктады. Икесе ат өстендә калды, берсе – кара сакаллы, башына чалма ураганы – җәһәт кенә иярдән төште.

– Әссәламегаләйкем! – дип ул Шәйхулла абый янына чүгәләде, ике учын битенә китерде.

– Вәгаләйкем әссәлам! – дип сәлам кайтарды укытучы.

– Төннәр тынычмы, шәех?

– Аллага шөкер! Юлыгыз еракмы? – Шәйхулла абый кымыз тулы корҗынны юлчыга сузды.

– Тау1  сезгә! – дип, юлчы чөмердәп торган кымызны кара сакалы арасына койды. Аннары, торып, корҗынны юлдашларына сузды. Нишләптер алары аттан төшмәде. Айдар ул ике җайдакның йөзен дә төсмерли алмады,

1  Тау – элгәре  рәхмәт сүзе урынына әйтелгән.

битләренә күз тиңентен кара япма каплаганнар идеме соң? Әйе, әйе, япманы күтәреп, йотлыга-йотлыга кымыз эчүләре әле дә күз алдында. Кымыздан кәефе күтәрелгән кара сакалның учак яктысында ап-ак тешләре балкып алды.

– Нишләп бик моңсу утырасыз? – дип сорады ул. – Думбрагыз да юк. – Шулай дип әйтүе булды, ат өстендәгеләрнең берсе аңа думбра сузды. – Мин бер җыр эзләп йөрим, – диде кара сакаллы. – Атам мирас итеп калдырган иде, оныттым! Юк, дөрес түгел, онытмадым. Бер орышта ул чәлпәрәмә килде. Кылыч җиле кыйпылчыкларын дөнья буйлап сипте. Бер юлын хәтерлим, калганнарын – юк! Менә, могтәбәр шәех, шул юлны җырлап бирәм, калганнарын бәлки син беләсеңдер? Җырны тулаем җыеп алмыйча, тынычлык юк миңа!

Һәм ул, думбра чалып, җыр сузды:

– Кани Бохара-и-шәриф, кани калды Нишапур?

Бармаклары, төнге күк йөзен ярдәмгә чакыргандай, ашыгып, думбра кыллары өстендә биеде.

– Кани Бохара-и-шәриф, кани калды Нишапур?

Әмма җыр дәвам итмәде. Думбра өстендәге кул чугы сунарчының өлгер угы тигән киек муены кебек аска салынды, өметсезлек кебек хәрәкәтсез калды. Кара сакалның йөзенә кәфен бәзе йөгергәндәй булды, шулкадәр бичара, кызганыч иде ул. Шәйхулла абый эндәшмәде. Юлчы, өметләнеп, Айдарга карады: – Онытма бу җырны! Юлың ерак, бәлки, калган өлешен сиңа табарга насыйп булыр.

– Кани Бохара-и-шәриф, кани калды Нишапур?

Кузгалырга алгысынып, юлчыларның атлары тояклары белән җирне тырнады. Шәп чаптарлар иде болар! Танауларын киереп, сулыш алуларыннан ук затлы токымнан икәннәре күренеп тора.

– Юлдагыларның юлда булуы яхшы, – диде кара сакал, урыныннан кузгалып.

– Чүтигә юл шушыннанмы?

– Уңга каерып, чикләвек урманы аша ун чакрымнар баргач, Нугай юлына килеп чыгарсыз. Анда инде Казанга да ерак калмый... Җайдаклар, алардан аерылып, чикләвек урманына таба юыртты. Кемнәр иде алар? Айдар Шәйхулла абыйдан сорарга кыймады. Ә ул, берни булмагандай, Чура батыр турындагы хикәятен дәвам итте. Чышмыш абзый, төшләнеп, нидер кычкырды. Төшен качырмас өчен җәтмәсен ыргытуы булгандыр. Ул атларын арканлаганда да шулай кычкырып ала.

– Ил чиген узып, хәйран гына баргач, дошманның башкаласына  җитәрәк урман авызында алар бер алачыкка туктаганнар. Кәнизәк ятып йоклаган, ә Чура батыр аталыгы белән соңгы корҗыннан кымыз эчәргә утырган. Утыра торгач, шактый гына кызган болар. «Җаныңны күрсәт миңа, – дигән Чура батырга аталыгы. – Җаныңны күрәсем килә!» Чура батыр аның бу теләгенә аптыраган, моңарчы әле беркемгә дә җанын ачып күрсәткәне булмаган икән. «Юк, – дигән ул, – күрсәтмим. Ул коточкыч, аны күргән кеше куркудан үләргә мөмкин!» Аталык көлгән, янәсе, аны куркытырлык нәрсә дөньяда бармыни? Һаман үзенекен тукыган: «Җаныңы күрсәт миңа, җаныңны күрәсем килә!» Ниһаять, Чура батыр аталыгының сүзенә күнгән, җанын ачкан... – Шәйхулла абый, кулындагы таягы белән янып беткән учакның көлен актаргалады. – Булган бу... Бәрәңгеләрне күмәргә кирәк.

Айдар, түземсезләнеп, бәрәңгеләрне кайнар көлгә күмде дә, Шәйхулла абыйсының авызына карап, хикәятнең дәвамын көтте. Тегесе генә ашыкмады, инде тәмам яктырган офыкка карап киерелде, хикәяте турында оныткандай: «Көн аяз булырга охшаган...» – дип, учак өстендәге таганга чәйнек асты.

– Шуннан, шуннан, – дип аны ашыктырды Айдар.

– Шуннан шул, Чура батырның җаны ике башлы аҗдаһа булып очып чыккан да, бер башы Чураны, икенчесе аталыкны капкан да йоткан! Һәм үз иленә очып та киткән. Кәнизәк иртән уянса, якын-тирәдә беркем дә юк, почмакта Чура батырның җәясе генә аунап ята... Өенә берүзе генә кайтып киткән кәнизәк. Дөресен генә әйткәндә, Чура батырны бик үк яратмаган да бугай ул... ...Дәвамчысы булудан баш тарткач, Шәйхулла абыйның Айдарга карата мөнәсәбәте үзгәрде. Сөйләшү түгел, ул аны бөтенләй күрми дә иде кебек. Моңа сөенүчеләр булды. Иң сәере – яраткан фәне математикадан ул уртача билгеләр генә ала башлады, имтиханын да дүртлегә генә бирде. Әмма Айдар максатчан, чырыш үсмер иде, мең мәшәкатьләр белән, армиядән соң булса да, Мәскәү университетына керә алды. Укуы авыр булды, авылдан да әллә ни ярдәм килми, үзе кебек провинциядән килгән мохтаҗ егетләр белән еш кына вагон бушатырга да йөрделәр. Ләкин ул түзде. Сабыр төбе – сары алтын, укуын тәмамлагач, Мәскәүгә ябышып калды, мондагы сары чәчле бер чибәргә өйләнде. Кызның әтисе зур гына урында утыра иде, төшемле эшкә урнашу да кыен булмады. Дөньялар үзгәргәч, Айдар бөтенләй канат җәйде, заман хәзер – аның заманы!

Шәйхулла абый турында инде ул бөтенләй оныткан иде, эше төшеп Көньяк Казакъстанга, борынгы Төркестан шәһәренә барып чыккач, көтмәгәндә, күңелен актарып салган истәлекләргә тап булды. Миен кайнатырлык эссе сүрелгәч, кунакханәдән ерак та түгел бер борынгы  бинаны зиярәт итәргә китте ул. Борынгы төркиләрнең рухи юлбашчысы, бөек шагыйрь Хуҗа Әхмәд Ясәвинең Аксак Тимер салдырган төрбәсе икән бу! Әлбәттә, Ясәви турында аның ишеткәне бар иде. Аның фәлсәфә, нәсыйхәт белән тулы хикмәтләрен дә элегрәк укыганы бар иде кебек. «Мең ел элек күчмә төрки кабиләләрен исламлаштыруда әлеге суфи шагыйрьнең роле бәяләп бетергесез, – диде гид. – Юкка гынамы «Мәккәдә – Мөхәммәд, Төркестанда – Әхмәд» димәгәннәр». Туристлар төркеменнән аерылып, Айдар төрбәне әйләнеп чыгарга булды. Төрбәнең артында бөтенләй караңгы иде, ләкин ул борынгы диварга сыланып утырган бер шәүләне шәйләп алды. Яшен анык кына билгеләп тә булмый, коточкыч ябык; башына түбәтәй чәпәгән, өстендә ертык җилән... Ул, дөньясын онытып, нидер көйли иде. Көйлиме, мыгырдыймы шунда. Кинәт, таныш сүзләр ишетеп, Айдар туктап калды. 
Кани Бохара-и-шәриф, кани калды Нишапур?

Гыйшрәт тулы мисрагыма хазир кемнәр ышаныр...

Айдар яшь колындай сикереп куйганын үзе дә сизми калды. Төн караңгысын ярып, гүя аның өстенә нур көлтәсе коелды. Менә кайда качып яткан икән теге борынгы җырның икенче сәтыры! 
Гыйшрәт тулы мисрагыма хазир кемнәр ышаныр...
Бәлки бу дәрвиш җырның башка юлларын да белә торгандыр? Ышанычлы, шатлыклы адымнар белән ул тавыш килгән якка атлады. Тик анда инде беркем дә юк иде. Дәрвиш, әйтерсең лә, өрәк кебек эреп юкка чыккан. Тик ул торган урын гына мондагы эссе, бөркү һавадан аермалы буларак салкынча, җиләс иде. Айдар борынгы диварга сыланып, таш идәнгә чүмәште дә җырлап җибәрде:
Кани Бохара-и-шәриф, кани калды-ы Нишапур?

Гыйшрәт тулы мисрагыма хазир кемнә-әр ышаныр...


Кунакханәгә кайтканда, Айдар үз гәүдәсен тоймады, гүяки әлеге җыр аны үзе күтәреп бара иде. Ни кызганыч, әлеге олы шатлыгын ул элекке остазы белән бүлешмәде бит! Хәер, бераздан табылдык мисрагъ үзе дә көндәлек мәшәкатьләр чүплеге астында күмелеп калды. Чит шәһәр ыгызыгысы, ияләнгән тоташ гөрелте астында борынгы моң да эреде, юкка чыкты. Юк, үз вакытын көтеп яткан икән! Авылдан энесе шалтыраткач, ул кабат пәйда булды, бөтен җәсәденә янә тулып, тамырларына таралып, әрнүле бер гүләүгә әверелде.

Авылга ул иртәнге якта кайтып төште.  Кырык эшен кырык якка ташлап... Хатынының да төксе чырае һаман күз алдында тора. Әйе, төксе чыраен чыгарып күрсәтте дә үз бүлмәсенә кереп китте... Аралары күптән суынган булса да, ул аның «деревнялыгын» нигәдер һаман күтәрә алмый, авыл белән элемтәсе һәмишә өзелмәвен авыр кичерә, югыйсә илгә кайтмавына бишбылтыр бит инде. Туганнары да хатынының мөнәсәбәтен белгәнгә Мәскәүгә килсәләр дә, керми китә. Айдар алар белән кафеларда, кунакханәләрдә генә күрешә. Дөресен әйткәндә, Айдар үзе дә иң кәттә байлар яши торган бистәдәге бу алагаем йортка гадәт буенча гына кайтып куна, хатыны белән дә атнага берничә мәртәбә әһәмиятсез сүз алышудан ары китми. Бердәнбер кызлары Майя Англиядә колледҗда укый, акча кирәксә генә шалтырата, Айдар үзе шалтыратса, гел вакыты булмый иде. Урамда беркем дә юк, тып-тын. Хан сарайларына биргесез таш йортлар шомлы бер кисәтү кебек дәшми-тынмый катып калган. Айдар санап барды – дүрт өйнең генә тәрәзендә ут бар иде. Бу йортлар янәшәсендә Шәйхулла абыйның авыл уртасыннан агарга маташкан Келкерәү инешенә төшеп китәргә ашыккандай янтайган өе бик өтек күренә. Авышкан капкадан кергәндә, икеләнеп, Айдар туктап та алды. Күпме еллар үткән, күпме сулар аккан, ни йөз белән хәзер элекке остаз каршына басасың? Танырмы ул аны? Айдар үзе танырмы Шәйхулла абыйсын?

Шулай да шик-шөбһәләрен басып искереп тузган өйнең бусагасыннан эчкә атлады. Ишек тавышына төсе уңган чаршау артыннан һәрвакыттагыча ачулы Әнисә апа чыкты. Картайган икән ул да, бетәшкән. Айдарны кичә генә күргәндәй, бер дә гаҗәпләнмичә, күчтәнәчен алды, коргаксыган кулы белән түр бүлмәгә ишарәләп:

– Инде өченче көн сине көтә, – диде. – Китәсе кешене шулай көттерергә ярыймыни?

Караватта кечерәеп ятучы Шәйхулла абыйны чак таныды Айдар. Хәтта чырае да бер учка сыярлык кына калган.

– Кайттыңмы? – дип пышылдады ул. – Менә сине көттем. Сине күрмичә китә алмадым.

Айдар, күңеле тулып, остазының  җиңеләеп калган кулын маңгаена китерде.

– Кичер, остазым...

– Бәхил... – диде Шәйхулла абый. – Син дә мине кичер...

Алар, элеккечә, бер-берсен ярты сүздән аңлыйлар иде. Шәйхулла абый баш очында эленеп торган думбрага ымлады. Айдар җиңел генә торып, думбраны алды, бармаклары, Мәңгелек Күк Тәңрене ярдәмгә чакыргандай, ашыгып, думбра кыллары өстендә биеде.
Кани Бохара-и-шәриф, кани калды Нишапур?

Гыйшрәт тулы мисрагыма хазир кемнәр ышаныр...
– Тапкансың, – дип пышылдады остаз. – Киләсе юлны инде шәкертең табар...

Айдар сагышлы йөзен Шәйхулла абыйга борды. Нинди шәкерт? Нинди борынгы җыр? Ул эшендәге үзенә буйсынган яшьләрне күңеленнән генә күздән кичерде. Һи-и... Күзенә ирексездән яшь тулды.

– Сиңа инде кырык яшь, – дип, кыенлык белән сүзен дәвам итте остаз.– Тормышыңны башларга вакыт. Чын тормышны... Әле соң түгел.

Айдар эндәшмәде.

– Кайт авылга! Күрмисеңмени, авылның мамыгы коелды, рухы югалды. Мин ышанам, син кайтсаң, аңа җан керер. – Кинәт Шәйхулла абый калтыранган тавышы белән көйләп куйды:

– Керфегемне  Хәйямның гүр туфрагы сөрмәләгән...

Нишапур монда ул! Саташа, дип уйлады Айдар. Тик остазның чайпалырга торган күзләре искиткеч аяз иде.

– Сүз бир! – диде ул. – Кайтасыңа ант ит!

– Сүз бирәм, – диде Айдар, үзе дә сизмичә. – Ант!

Ул урамга чыкты да, машинасын калдырып, җәяү генә югары очтагы  Буга тавына юл алды. Март аеның нечкә билле җиле муенына уралды. Тау башында анда-санда, ертып ташланган кәгазь битләре кебек кар эзләре калган, инде кардан ачылган урыннарда яшь чирәм шытып киләдер... Шунда ятып ауныйсы килде Айдарның. Колагына ерактагы язның беренче күкрәве чалынды.

 

"КУ" 03, 2023

Фото: unsplash

Теги: хикәя проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт бик зур. Бик хикмэтле тарихи эсэр.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Шәп яза яшьти.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Менэ хикэя бу! Уйландыра...

        • аватар Без имени

          0

          0

          Яратып укыдым.Укып,яраттым.Тарих жиллэреХисем таратты.