Логотип Казан Утлары
Шәхесләребез

Татар галименең аянычлы язмышы...

Кем ул Җәвад Алмаз? Бүген аны белүчеләр бик аз инде, югыйсә ул бит милләткә «Кыйссаи Йосыф»ны, «Җөмҗөмә солтан» дастанын кире кайтарган, беренчеләрдән булып, Габделҗәббар Кандалый, Газизә Сәмитова китапларын төзеп-әзерләп чыгарган, скифларның төрки телле булулары турында рус телендә тиңсез хезмәт язып калдырган, Казан университетында студентларга борынгы урта гасырлар, татар теле һәм әдәбиятын, гарәп телен укыткан, ана теленнән тыш, гарәп, фарсы, төрек, үзбәк, казакъ, рус, алман һәм француз телләрен яхшы белгән, борынгы кулъязмалар буенча сирәк белгеч, ачылмаган шагыйрь, олуг галим иде!

Кем ул Җәвад Алмаз?

Бүген аны белүчеләр бик аз инде, югыйсә ул бит милләткә «Кыйссаи Йосыф»ны, «Җөмҗөмә солтан» дастанын кире кайтарган, беренчеләрдән булып, Габделҗәббар Кандалый, Газизә Сәмитова китапларын төзеп-әзерләп чыгарган, скифларның төрки телле булулары турында рус телендә тиңсез хезмәт язып калдырган, Казан университетында студентларга борынгы урта гасырлар, татар теле һәм әдәбиятын, гарәп телен укыткан, ана теленнән тыш, гарәп, фарсы, төрек, үзбәк, казакъ, рус, алман һәм француз телләрен яхшы белгән, борынгы кулъязмалар буенча сирәк белгеч, ачылмаган шагыйрь, олуг галим иде! Шушыларга карамастан, нахак яла ягып, моннан нәкъ алтмыш ел элек ул университеттан куылган, илдә бер генә җирдә дә эшкә алырга рөхсәт ителмәгән, фәнгә, матбугатка якын китерелмәгән, эзәрлекләнгән, гаиләсе җимерелгән, Ташкентта бертуган апасында яшәп, 1979 елда 63 яшендә йөрәк өянәгеннән үлгән бәхетсез татар кешесе... Казаннан куылса да, Җәвад Алмаз үзенең архивын шунда кайтарырга васыять итеп калдырган, бу кыйммәтле мирас, әле бер җирдә дә басылмаган том-том кулъязмалар, фәнни хезмәтләре һәм меңләгән шигыре бүген Милли музейда һәм Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының «Мирасханә»сендә саклана, дөньяга чыгаруны көтеп ята... 

Кем соң ул – Җәвад Алмаз, кыска гына гомерендә шундый зур хезмәтләр язып калдырган һәм үзе исән чакта бар ишекләрдән дә куылган, үз бәясен алмыйча дөньялыктан китеп барган татар галиме? Ни өчен шулай булган? Моңа кем гаепле – университеттан бирелгән белешмәләрдән күренгәнчә, куылуына үзе сәбәпче булганмы, аны якламаган татар галимнәреме, әллә милләтне артык күтәргәне һәм яклаганы өчен читләр гомерлеккә авызын томаларга уйлаганнармы? Фәнгә, шәрык дөньясына татарлардан зур акыл иясе, көчле белгеч килгәнен күреп, әллә милләткә каршы кара көчләр хәрәкәткә килгәнме? Бу хәлләрне белүчеләрнең күбесе инде дөньяда юк, исәннәре дә бик олы яшьтә, ә Җәвад Алмаз турында язмалар берничә генә. Археограф, борынгы кулъязмалар белгече Марсель Әхмәтҗанов мәкаләләре һәм шәҗәрәләр китабы, шәкерте, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов һәм Клара Булатова хатирәләре, «Кыйссаи Йосыф» дастаны буенча фәнни хезмәтләр язган галим Нурмөхәммәт Хисамов китаплары, галим Мәсгуд Гайнетдиннең фикере, язучы Госман Гомәрнең Җәвад Алмазга багышланган «Мөһер» дип аталган маҗаралы повесте (әмма ул өлешчә генә аның турында һәм шәхес фаҗигасен ачып бетерми)... Сорауларыма җавап табар өчен мин аларның барысын да укыдым, Җәвад Алмазның «Кыйссаи Йосыф» әсәренә багышланган мәкаләләре, хезмәтләре, докладлары белән таныштым, шул чор белән бәйле өстәмә материал өйрәндем. Шулай ук Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты «Мирасханә»сендә Җәвад Алмаз архивы белән таныштым. Болар хакында фикеремне алга таба җиткерә барырмын... 

Шул чорда яшәгән, Җәвад Алмазны күреп белгән кешеләрнең фикере минем өчен аеруча мөһим иде, алар бүген дә исән-сау, Аллаһка шөкер! Университетта Җәвад Алмаздан белем алган, бер чорда аннан куып чыгарылган шагыйрә Клара Булатова белән мин Әлмәт районының Нәдер авылында махсус очраштым, бу хакта язмамда бәян итәрмен, иншалла! Хәзер үзе дә зур галим, заманында Җәвад Алмазның шәкерте булган, остазы юлыннан китеп, борынгы татар әдәбиятын өйрәнгән филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов белән элемтәгә кереп, күп мәгълүмат алдым. Шулай ук татар зыялылары Лена Гайнанова, Рәдиф Гаташ, Роза Туфитуллова, Ирек Һадиев, Раиф Мәрданов миңа бу эзләнүләремдә ярдәм иттеләр, аларның фикерләрен дә укучыларыма җиткерә барырмын. «Мирасханә» миңа үзенең ишекләрен ачты, аның җитәкчесе Илһам Гомәров белән яшь галимә Нурдидә Насыйбуллинага күрсәткән хезмәтләре өчен бик рәхмәтлемен! Шулай ук Татарстан Республикасы Милли музееның өлкән фәнни хезмәткәре Рәмзия Абзалина да бу тема буенча миңа күп мәгълүмат бирде, аңа Аллаһның рәхмәтләре булсын! 

Болардан тыш, мин Үзбәкстанда Җәвад Алмазның улын, оныкларын һәм туганнарын эзләп таптым, алар белән элемтәгә кердем. Галимнең бертуган сеңлесе Мөшәррәфәнең кызы Тату ханым Мемишева миңа Җәвад Алмаз турында күп мәгълүмат бирде, фотолар җибәрде. Болар турында да язмамда хәбәр итәрмен. Шулай ук Җәвад Алмазның әтисе туган якларда – Яңа Чишмә районының Чертуш авылында туганнан туганы Хафизә әби яшәгәнлеген ачыкладым. Алар сөргенгә сөрелүдән качкан урыннар – Самара өлкәсенең Благодаровка (Хөсәен) авылы буенча эзләнүләр алып бардым, чөнки бу нәсел тарихында үзем өчен дә ачыклап бетерәсе нәрсәләр бар иде, алар әле хәзер дә бар... 

Шушыларны белгәч, «Кем ул – Җәвад Алмаз?» дигән сорауга җавап табылган кебек иде, әмма аның турында күбрәк белгән саен сораулар арта гына барды. Татар энциклопедиясе «Алмазов Җәвад Диндарович 1916 елны Казан губернасының Чистай өязендәге Чертуш авылында туган», дип яза (Татарская энциклопедия. – Казань, 2002, стр.115.). Марсель Әхмәтҗанов исә башкачарак әйтә: «Җәвад Алмаз (документлар буенча – Җәвад Диндарович Алмазов), чын исеме-фамилиясе Җәүдәт Ногман улы Ногманов, 1916 елда хәзерге Татарстан Җөмһүриятенең Чистай төбәгенә караган Чертуш авылында туган (туганнарының әйтүе буенча)» (Мирас, 1996, № 4. – 65-68 бб.). Ә Җәвад Алмаз автобиографиясендә туган җирен бөтенләй башка төрле күрсәтә, үзенең Самара төбәгендәге Чельно-Вершинский районы Благодаровка авылында тууын яза, бу – ул вакытта Хөсәен-Яңавыл дип йөртелгән, күршедәге Кизләү мәдрәсәсе туздырылгач, өлешчә шунда күченгән диндарлар авылы. Ни өчен бу автобиографиягә җентекләп тукталабыз, чөнки ул соңыннан Җәвад Алмаз язмышында хәлиткеч роль уйнаган. Куркыныч ягы белән килеп чыккан, өметле галимне фәннән сызып аткан... 

Менә минем кулымда Җәвад Алмаз тарафыннан төрле елларда язылган автобиографик белешмәләр, аларда шактый аерма бар. Әйтик, 1954 елның 10 июнендә Казанда тутырылган автобиографиясендә ул әтисе Беренче империалистик сугышта юкка чыкты, әни 1921 елгы ачлыкта үлде, дип яза. Аннан туганнарында тору, алар тарафыннан Кутлушкино (Яуширмә) интернатына озатылу, Чистай балалар йортына күчерелү, Казанга качу, туганнарының аны карый алмаулары, тагы качаклык, ил буйлап, караучысыз калган балаларга ияреп йөрү, 1930 елның җәендә, Ташкент вокзалында тотылу һәм стенографистлыкка укырга урнаштырылу (Мирасханә: 117 ф., 1 тасвир., 23 эш, 2 б.). 

Ә менә инде 1971 елда Алма-Атада, Казакъстан фәнни оешмаларына язган белешмәдә Җәвад Алмаз автобиографиясенең бу өлешен тулысынча диярлек үзгәртә, үзенең дин әһеле – мулла гаиләсендә тууын, 1929-30 елларда караучысыз калган балалар белән качаклыкта йөрүен, чөнки әтисенең ул вакытта заводта эшләвен, кереме аз булу сәбәпле, гаиләсен туйдыра алмавын, качаклыкта йөргәндә, 1930 елда Ташкент вокзалында тотылып, укырга җибәрелүен яза. «...Куйбышев өлкәсенең Чально-Вершин районы Благодаровка авылында мулла гаиләсендә туганмын. 1929-30 нчы елларда сукбайлыкта йөрдем: әти ул вакытта заводта эшли иде, хезмәт хакы аз булу сәбәпле, гаиләсен туйдыра алмый иде. 1930 елда мине, сукбай буларак, Ташкент вокзалында тоттылар. Ташкентның Караусыз калган балалар эшләре буенче өлкә комиссиясе мине стенографистлар курсына җибәрде (тәрҗемә безнеке. – ред.) (Р.А.Абзалина. Архив Джаудата Алмаза в коллекции Национального музея РТ как образец собрания татарского учёного-просветителя-ориенталиста / Материалы Лихачевских чтений. – Казань, 2014, стр. 113.).

Әлбәттә, Җәвад Алмаз биографиясенең Казандагы варианты тулысынча диярлек ялган, әмма ул бу ялганга барырга мәҗбүр булган. Әйткәнебезчә, исеме дә Җәвад түгел, Җәүдәт, әтисенең исеме дә Диндар түгел, Ногман, фамилиясе дә Алмазов түгел, Ногманов. Туу урыны да бәхәсле – үзе Благодаровка дип яза, ә энциклопедик хезмәтләрдә Чертуш диелгән. Яңа документлар алганда, ул туган елын да үзгәрткән булырга мөмкин. Әмма аның иң олы «ялганы» – баштагы чордагы рәсми документларда ата-анасын үлгән итеп күрсәтү, һәрхәлдә, алар бу вакытта исән булалар. Марсель абый Әхмәтҗанов фикеренчә, «үзен эзәрлекләүләрдән коткару өчен» Җәвад Алмаз автобиографиясенең башлангыч өлешен үзгәртергә мәҗбүр булган. Һәм болар берсе дә Җәвад Алмаз уйлап чыгарган нәрсәләр түгел, ә туган якларын ташлап качарга мәҗбүр булган ата-ананың, балаларын саклап калу өчен, аларга менә шушы ялган биография уйлап табып, яңа документлар эшләп бирүләрендә. Утызынчы елларның кара кайтавазында... 

Әйе, Җәвад Алмазның аянычлы язмышы шул елларда башлана. «Җәвад Алмазның әти-әниләре 1930 еллар тирәсенә кадәр Чертушта яши, – дип яза Марсель Әхмәтҗанов. – Шул вакытта муллаларны эзәрлекли башлыйлар. Хакимият агрессив сул элементлардан саналган затларны җәзага тартырга дип, исемлек төзи. Ул исемлеккә Ногман бине Габделмәнигъ та кертелә. Әлеге мәсьәлә хәл ителгән җыелышта катнашкан дусты, кич кереп, бу хакта хәзрәткә хәбәр кыла. Хәзрәт тиз-тиз җыена да иң кирәкле әйберләрен алып, атын җигеп, гаиләсе белән Келәүле станциясенә чыгып китә. Аннан Ташкентка юл тоталар. Хәзрәт, бик укымышлы, галим зат буларак, монда да тиз арада даншөһрәткә ирешә» (Марсель Әхмәтҗанов. Миңа тигән зәһәр җилләр... Тел галиме Җәвад Алмазның тормыш юлы, фәнни мирасы // Безнең мирас, 2015, № 2, 68 б.). 

Марсель Әхмәтҗанов – 1981 елда ТӘһСИ тарафыннан төзелгән Җәвад Алмаз архивын өйрәнү комиссиясе әгъзасы була һәм аны 1982 елда Казанга кайтару, барлаптасвирлау өчен күп көч куйган галим. Бу мәртәбәле комиссиянең рәисе филология фәннәре докторы Нил Юзиев була, әгъзалары – галимнәр Г.Дәүләтшин, Ш.Абилов, М.Әхмәтҗанов, А.Хәйретдинов. Ул вакытта бары тик Татарстанның Берләштерелгән Дәүләт музее (хәзерге Милли музей) гына шәхси архив материалларын сатып алырга хокукы булганга, Җәвад Алмазның мирасы шунда тапшырыла. Архивның калган өлешен 1987 елда Ташкенттан галимә Әнисә Сабирова алып кайта һәм тасвирлап калдыра, ул хәзер Мирасханәдә саклана. 

Әйткәнебезчә, Марсель Әхмәтҗанов – Җәвад Алмазның мирасын өйрәнеп, аның бер өлешен матбугатта чыгарган галим. 1996 елны ул аның «Җөмҗөмә солтан» дастаны тәрҗемәсен «Әдәби мирас» җыентыгында, ә инде 2001 елның февраль аенда кереш сүз белән «Мирас» журналында бастырып чыгара. Марсель абый Җәвад Алмазның туганнары, бигрәк тә аның бертуган апасы Мөгаззәмә Гатауллина белән аралашып яши, күп мәгълүматларны аннан ала. Шуңа карамастан, Җәвад Алмазның башлангыч чор биографиясе буенча сораулар барыбер кала. 

Төп сорау: алай да, Җәвад Алмаз кайда туган соң – Чертуштамы, әллә Благодаровкадамы? Ул үзе дә, сеңлесе Мөшәррәфә дә рәсми документларда хәзерге Самара өлкәсенең Чельно-Вершинский районы, Благодаровка (Хөсәен) авылында туган, дип язылган. Бу нәрсә – эзәрлекләүдән качарга тырышумы, әллә дөресе дә шулмы? Мөшәррәфәнең туу турында таныклыгында әнисенең исем-фамилиясе дә икенче кеше язылган – Нәфисә Хәмидуллина, ә аларның әниләре Фатыйма исемле булган. Күренеп тора, күп документлар максатчан үзгәртелгән, махсус буташтырылган, эз югалту өчен шулай эшләнгән булырга мөмкин. 

Утызынчы елларда мулла гаиләсенең Ташкент якларына чыгып качу вакыйгасын Марсель Әхмәтҗанов Җәвад Алмазның апасы сөйләгәннәр буенча язган булырга охшый. Ул үзенең югарыда телгә алган язмасында Келәүле станциясен искә ала, ә ул нәкъ менә Самара өлкәсенең Благодаровка авылы ягында бит, Чертуш тирәсендә түгел! Ягъни Җәвад Алмазның әтисе Ногман хәзрәт, беренче никахтан туган балалары Бәрия белән Әсгатьне, хатыны Фатыйма абыстайны, буй җиткән сылу кызлары Мөгаззәмәне, үсмер балалары Җәүдәтне (Җәвад Алмаз), кызлары Мөхтәбәрә һәм Мөшәррәфәне алып, Келәүле станциясендә поездга утырып, Ташкент якларына чыгып качарга мәҗбүр була. Качканнарын сизмәсеннәр өчен өендә утын да сүндерми, җигүле атын вокзал янында бәйләп калдыра. Бу вакытта аңа инде 58 яшь була... 

Ак сакаллы бу галим ил карты үзбәкләр арасында зур хөрмәткә ия була, аны сатмыйлар, дошман кулына тотып бирмиләр. Ул кече кызы Мөшәррәфә тәрбиясендә 1951 елда бакыйлыкка күчә, соңгы елларында сукыраеп, урын өстендә уздыра. Хатыны Фатыйма абыстайны исә 1943 елда Ташкентта трамвай таптап үтергән була. Ногман хәзрәтнең Ташкент шәһәрендәге каберенә, хатыны белән икесенә бер таш язып куелган, анда «Татарстан вилаяте, Чистай нахиясе фазыйль мөхтәрәм, әл-галим, шагыйрь вә имам Ногман бине Габделмәнигъ Чиртуши (1872-1951. 5 VIII) вә зәүҗәи мохтарәмәсе Фатыйма бине Сибгатулла Акъяри (1889-1943. 12 II)» дип язылган. Моннан күренгәнчә, Ногман хәзрәт үзе Чертуш авылында, хатыны күрше Акъярда туган булып чыга, бу авыллар хәзер Яңа Чишмә районына керә. Ягъни Җәвад Алмазның нәсел башы барыбер Чертушка килеп чыга... 

Ни өчен боларга җентекләп тукталам, чөнки Җәвад Алмазның әтисе Ногман хәзрәт үзе дә аерым игътибарга лаек, улы кебек ул да шигырьләр язган, алар басылмаган килеш Милли музей архивында ята. Марсель Әхмәтҗановның язуынча, «алар икенче исемнәр белән яшәп гомер итәләр». Бу «икенче исем» Җәвад Алмазга гына карыймы, әллә Ногман хәзрәтнең үзенә дәме? Үлеме турында белешмәдән күренгәнчә, Ташкентта Ногман хәзрәт Манигин булып йөргән, бу – Габделмәнигътан кыскартылган бик сирәк фамилия. Ике улы – Әсгать белән Җәвад Алмазовка әйләнгән. Беренче хатыннан туган олы кызы Бәрия башта Ногманова булып йөргән. Башка кызлары кияүгә чыкканчы, Манигиналар булганнар. Кайсы дөрес, төп фамилия кайсы? 

Мин Ризаэддин Фәхреддиннең «Асар» китабында Ногман Манигинны тапмадым, ул шулай ук муллалар исемлегендә дә юк. Иң гаҗәбе – 1980 елда Чистайда Сара Гатауллина тарафыннан Марсель Әхмәтҗановка тапшырылган Чертуш авылы шәҗәрәсендә дә Ногман хәзрәт юк! Атасы Габделмәнигъ бар, ир туганнары бар, хәтта игезәк сыңары Баһман да бар, ә Ногман исеме юк. Дөрес, соңыннан 2014 елда чыккан «Татар шәҗәрәләре. II том» китабында Марсель абый Чертуш шәҗәрәсенә Мелла Ногман исемен дә өсти, шулай ук бу исемлеккә Җәвад Алмазны, Әсгатьне, Мөгаззәмәне дә кертә (Татар шәҗәрәләре. II том, 56-57 бб.). Марсель Әхмәтҗанов Ногман хәзрәт турында «Анда (Ташкентта) 1951 елгача икенче фамилия белән яши», дип язган. Алайса төп фамилияләре кайсы? Бу юнәлештә эзләнүләр алга таба да дәвам итәр, иншалла! 

Җәвад Алмазның, шушы яңа исем һәм шуны раслаган белешмәләр белән төп тормыш биографиясе Ташкентта 1930 елда стенографистлар курсында уку белән башлана. Аннан бу талантлы татар баласы үзенең максатына йолдыз кебек атыла... 1931 елда Үзбәкстан Наркомпроссында стенографист булып эшләү һәм югары уку йортына әзерлек курсларына йөрү, 1933 елда Үзбәк дәүләт университетының теләдәбият бүлегенә укырга керү һәм мәктәптә укыту, 1934 елда, сәламәтлеге сәбәпле, укырга Мәскәү дәүләт университетына күчү, аннан соң аларның бар группаларын Смоленск институтына күчерү, аны 1939 елда рус теле һәм әдәбияты укытучысы дипломы белән тәмамлау... Аннан тагы Ташкент, 1942 елга кадәр Укытучыларның белемен күтәрү институтында милли төркемнәрдә рус теле укыту, шул ук вакытта Ташкент институтында борынгы кулъязмаларны өйрәнү бүлегендә уку, төрки, гарәп, фарсы телләре белгечлеге алу. Аннан соң Җәвад Алмаз Үзбәкстан Наркомпроссында методик бюро директоры, Ташкентта финанс-икътисад техникумы директоры булып эшли. Шул ук вакытта ул читтән торып, юридик мәктәпне тәмамлый, 1947 елда Сәмәрканд шәһәрендә педагогика институтында үзбәк төркемнәрендә – рус телен, 1948-1953 елларда Үзбәкстан дәүләт университетында – борынгы төрки, гарәп һәм фарсы телләрен һәм 1954 елның башыннан 1955 елга кадәр, Казанга күчкәнче, Хәрәзем педагогика институтында иске үзбәк телен һәм әдәби тел тарихын укыта, тюркология буенча дәресләр бирә...
(Дәвамы бар)

 

"КУ" 09, 2021

Фото: pixabay

 

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев