Логотип Казан Утлары
"Шифалы куллар" бәйгесе

Ювелир (хикәя)

Наилә дөньяга битараф иде. Күзләрендә яшәү дәрте сүнгән. Берни турында да борчылмый торган сабый хәлендә. Табибның сүзләре гүя аның турында түгел. Нинди операция турында сүз бара, кем авырый – аңа барыбер...

Табиб Куйбида Иван  Ивановичның

якты истәлегенә

 

Күпертеп куйган мендәрләрдәй киртләч-киртләч булып тезелешкән болытлар күкне иңләп-буйлап йөзә. Кояш шул мендәрләрнең нәкъ урта бер җиренә ял итәргә  тукталган. Аның алтын  нурлары ефәк җепләрдәй сузылып күккә эленгән. Июнь башы гына булса да, эссе. Корыга китте. Искәндәр көздән бакчасына утыртып калдырган пар алмагачларының ботакларын әйләндерә-әйләндерә карады. Бәлки җан керер әле?! Алмагачлар яныннан китә алмый озак маташты ул. Юк, булмас ахры – яфраклары кибеп, корып бара. Күп тырышты ир бу пар өчен өчен, ләкин алар хыянәтче булып чыктылар, яңармыйлар. Бу болытлар да өметсез – ак сүрүле кысыр мендәрләрдән  сыңар  тамчы да төшмәячәк. Яшелчәләргә суның тансык чагы. Аның уйларын сизгәндәй, сугару системасы җанланып су фонтаннары бакчаны коендыра башлады. Су сибү автоматларга тапшырылган: шланглар сөйрәп йөрисе юк. Бик акылллы система. Наиләсе: “Кичке аш әзер, озаклама”, – дип калган иде, шул исенә төшеп, йортка керергә ашыкты ул. Бүлмәгә  таралган тәмле аш исе аның карыны ач икәнен сиздереп куйды. Хатыны аш бүлмәсендә табын көйләп тыз-быз йөренә. Наиләсе бик чибәр, сөйкемле булу өстенә тыйнак та.Тыйнаклыгы кигән киемендә, үз-үзен тотышында сизелеп тора. Гомерен шәһәрдә балалар укытуга багышлаган, сәләтле педагог. Ул лаеклы ялга китүгә, шушы авылдан йорт алып яшәп киттеләр. Авыл дисәң, хәтере калыр – берсеннән-берсе мәһабәт, хан сарайларына тиң йортлар тезелеп киткән. Якын тирәдә табигатьнең иң матур почмагы, һичшиксез, шушыдыр. Авылдан ерак түгел төз наратлары, киң ябалдашлы чыршылары белән дан тоткан урман, үзара күперләр белән тоташтырылган зәңгәр күлләр...  Искәндәр зур компаниядә  генераль директор урынбасары. Ходай бик юмарт, рәхимле Искәндәргә: ирнең тырышлыгын, уңганлыгын күреп, юл ярып бара кебек үзенә. Эшендә яраталар, текә баскычтан өскә, биеккә, бик җиңел күтәрелде. Кеше белән көйләп сөйләшә, үз һөнәренең белгече.Тырыш хезмәтенең җимешләре озак көттермәде – дәрәҗәсе, өч катлы йорты, шәһәрдә элиталы йортта фатиры, кыйммәтле машиналар – бар да бар. Бәхет өчен тагы нәрсә кирәк?! Бердәнбер уллары гаиләсе белән Мәскәүдә яши, ике бала үстерә. Искәндәр аларга булышып тора. 

Наилә  табынны бөтен шартын китереп, төрләндереп әзерли. Бүген дә ул бәйрәм табынына тиң.Тәмледән-тәмле кабымлыклар, яшелчә салаты, Искәндәрнең яраткан ризыклары. Хуш исләр бөркеп торган кайнар ашы. Җаның теләгәнен аша, эч. Бик уңган пешекче  булу өстенә матурлык яратучы хуҗабикә дә аның Наиләсе. Йортта тәртип  урнаштыра белә-бөтен нәрсә зәвык белән эшләнгән, үз урынында.Уңды Искәндәр хатыннан. Әнә бит аның атлап килүләре дә талгын гына су өстендә йөзеп йөргән аккоштай – сокланмый мөмкин түгел.

– Үзең дә утыр инде.  Бар да бар бит, –диде Искәндәр тынгысыз хатынына.

Табын артында Искәндәр сүзне алмагачларыннан башламакчы булды:

– Кирегә китте бит әле, – диде ул, сүзне кыска тотып.

– Нәрсә турында син? – дип кызыксынды хатыны, үзе исә сүзнең күптән түгел үлгән этләре турындадыр дип уйлады. Алар өчен кадерле иде ул эт. Дүрт аяклы тугры дуслары авырый  башлауга дәвалый башласалар да, күпме кыйммәтле уколлар, системалар куйдырсалар да – ярдәм итмәде, бөерләрен эшләтә алмадылар, терелмәде Миса. Югалтуны бик авыр кичерде хуҗалар. Күпме күз яше түктеләр. “Эт үлде дип, шулай елыйлармы?!” – дип бик ачуланды аларны дуслары. “Юләрдер сез, кайгы күргәнегез юк шул сезнең. Якын кешегезне югалткандай кыланасыз!” – диючеләр дә күп булды. Шулай, кайгы күрергә язмасын...

– Алмагачлар корый, –диде Искәндәр, Наиләнең уйларын бүлеп.

– Үстерә алмаячакбыз без аларны, –диде Наилә, исе китми генә. – Сары балчык якын монда. Күршеләр бакчасына камаз-камаз кара туфрак керттеләр. Алмагачлар үстерәсең килсә, син дә шуны түшәт.

– Быел соңга калынды, икенче елга уйлашырбыз, – дип, хатыны белән килеште Искәндәр. Хатыны сүзендә дөреслек ятканын аңлый иде ул.

Наиләнең  табын артында ярма бөртеге хәтле дә ризык капмаганын шәйләми калмады  ир. Салат яфраклары капкалап, үзен алдап утыра. 

– Тагын диетага “утырдыңмы”? Күпме әйтергә була: мин сине ничек бар, шулай яратам. Җафалама үзеңне! – дип шелтәләп ала ул хатынын.

– Озак түгел,  бер генә атна ул, – ди Наилә, акланып. – Әлфия белән күрешкән идек, шундый ябыккан, матурайган. Минем дә калышасым килми, ачуланма инде.

– Сине буйсындырып буламы соң?! – ди Искәндәр, тәмләп ашавын белеп.

– Айгөл шалтыратты бит әле, –ди Наиләсе. Искәндәр табыннан торып киткәнче сүзен әйтеп каласы килүе сизелә иде хатынның.

– Аларда нинди яңалыклар  бар? –ди ир, хатыны китергән хуш исле  кайнар чәйне йотып куеп.

– Химиядән баллар җыя алмаган. Медуниверсетет дип хыяллана бит инде. Белмим, нәрсәсенә кызыгадыр шуның? Шул да булдымы эш?! Бюджетка үтмәячәге көн кебек ачык. Андагы конкурс: бер урынга унбиш кеше ди. Биологисеннән дә баллары түбән булды.

– Документларын түләүле бүлеккә бирсеннәр. Син аларга әйт, бюджет дип йөрмәсеннәр дә, –дип акыллы киңәшен бирде Искәндәр. –Түләүсез   керә алмаячагы билгеле бит аның. Нинди табиб чыгар икән безнең Айгөлдән?!  Мин яхшы күрәм – медицина кешесе түгел ул.  

– Бу сүзләрне Айгөлгә әйтеп күңелен төшермик инде, – дип кырт кисте аны хатыны.–Ул акчаларны үзебез белән алып китмәбез. Балаларга бит инде ул.

– Үзләре дә тырышсын, безгә генә ышанмасынннар. Алма пеш, авызга төш имеш! Безгә берәү дә өеп бирмәде. Бар да үз тырышлыгыбыз, –дип карышты гаилә башы.

– Ярар, сүз куертма, хәзер заманасы башка.Үзе тели икән, керсен, укысын, эшли алмаса үзенә үпкәләр.

– Белмим, укый алырмы икән?! Ялкау тамыры тирәндә аның. Мине шул борчый да, – диде Искәндәр, табын яныннан торып китеп. –Рәхмәт, тәмле булды, – дияргә дә онытмады ул.

Бик игьтибарлы аның ире. Күз карашыннан да аңлашалар. “Гаилә – изге” дип яши белә аның Искәндәре. Нинди генә җаваплы эшләрдә эшләмәде, хатынына беркайчан да борчу китермәде. Эшендә тоткарланса да, өенә шалтыратып, хатынын кисәтә иде. Ерак командировкаларда еш йөрергә туры килә аңа. Һәр адымын җиткереп, Наиләнең  хәлен белеп  торырга гадәтләнгән ул.Шулай иткәндә үзенең дә күңеле тыныч. Бергә яшәүләренә дә кырык биш ел вакыт үткән. Институтның беренче курсында өйләнешкән иделәр. Матур пар булып, дусларын сокландырып, әти-әниләрен шатландырып яшәделәр. Әти-әниләре бакыйлыкка күчкәч, туган якларына кайтып йөрүләр генә сирәкләнде. Балалары белән ялга  чит илләргә чыгалар. Оныклары кайларда гына булмагандыр. Алар аяк басмаган илләр дә, коенмаган диңгезләр дә  калмагандыр шәт.

Тик соңгы арада шулай матур гына яшәп килгән гаиләдә киеренкелек урнашты. Наилә үз эченә бикләнә башлады. Күз карашында элеккеге җылылык, шатлык күренми. Искәндәрнең эштән кайтуын өнәмәгәндәй, үпкәләгәндәй итеп карый. Әллә күңел түрендә иренә бер-бер үпкәсе бармы? Булырга мөмкин – бик тиз рәнҗи торган бит аның Наиләсе. Әнә бит, өйдәге тәртипкә дә исе китми башлаган. Йоклап торган урынын да җыеп куймаган! Иртән ашаган-эчкән савыт-сабасы да юылмаган. Бәлки саксыз әйтелгән сүз белән рәнҗеткәндер аны Искәндәр? Юк, хәтерләми, мөмкин түгел. Искәндәрнең дә эшеннән шатланып, очып кайтулары эреп юкка чыкты.Тагын ничек каршы алыр, сөйләшерме дип борчылып кайта. Шундый көннәрнең берсендә аларга Наиләнең  якын дусты Әлфия килеп төште. Наилә аны да бик исе китми генә каршы алды.Әллә танымый да тагы?!Башка вакытта, канатлар үсеп чыккандай, шатлана иде бит Наиләсе. Ә бүген?!

– Сезгә сүзем бар иде минем, – диде Әлфия, Наилә бүлмәдән чыгуга.

– Сөйләгез, – диде ир. Сүзнең Наилә турында барасын аңлый иде ул.

– Сизенәм бит, Наилә авырый. Без бит телефоннан  көн дә сөйләшеп торабыз. Гел юк-бар сөйли башлады. Акылга сыймаслык нәрсәләр! Килеп керүгә сул  кулына, аягына игътибар иттем. Сул аягы хәлсез,  кулы да тотмый аның, көчсез, күрмисезмени?!  Инсульт булмагае!

– Сез мине шулкадәр куркыттыгыз!  -ди югалып калган ир. – Мин аны үпкәләп йөри дип уйлый идем. Үзгәрешләрне күрәм, – ди, ул  аптыраган кыяфәттә.

–Ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк! – диде Әлфия, икеләнергә урын калдырмый.

Наиләне нейрохирургия бүлегенә салдылар. Компьютер томографиясе башында шеш күрсәтте. Кабул итү бүлегендә дежур торучы врач югалып калган, Искәндәргә:

– Күптәнге шештер ул, борчылмагыз, хатыныгыз терелер, – диде, бала  юаткандай.   

Искәндәр өенә кайтып китте, Әлфиягә  хастаханәдә калырга туры килде.

– Ялгызын калдырырга ярамый. Күз-колак булучы кирәк, – диде табиб.

Икенче көнне МРТ үткәрделәр. Диагноз тынычландыра торганнардан түгел – атипик менингиома. Кичекмәстән операция ясап, шешне алырга кирәк.

– Шеш баш миендә түгел, аның тышчасында. Оболочка дип атала ул, – диде обходка кергән табиб. – Маңгай өлешендә. Анализлар әзер булуга Республика хастаханәсенә озатырбыз.

Табиб дигәне бик мөләем, басынкы гына ир-ат. Күңелгә ятышлы итеп, ышандырып сөйли. Үз эшенең остасы икәне сизелә. Бик күп операцияләр ясаган хирург икән. Ләкин район хастахәнәсендә  баш миенә операцияләр ясамыйлар ди.

Авыруның хәлен җиңеләйтү өчен иртә-кич дексаметазон дигән укол кададылар. Наилә дөньяга битараф иде. Күзләрендә яшәү дәрте сүнгән. Берни турында да борчылмый торган сабый хәлендә. Табибның сүзләре гүя аның турында түгел. Нинди операция турында сүз бара, кем авырый – аңа барыбер. Аягы кинәт сынып китә, тотмый, егылырга да күп сорамый. Башы да эшләп бетерми. Отделениедән чыгып китү куркынычы да бар. Мизгелгә дә ялгыз калдырырга ярамый үзен. Бу авыруның авырлыгын үзең очрашкач кына аңлыйсың икән.Сәламәтлек –җәүһәр. Бернинди акчага да сатып алып булмый   шул аны. Бәхетебезнең дә өчтән ике өлеше сәламәтлектән тора дип бик белеп әйткәннәр.Ә бит кеше бу нигъмәтнең кадерен белми.

Алтын вакытны тотарга кирәк диләр табиблар. Авыруның башлангыч чорын шулай атый алар. Наиләнең  алтын вакыты күптән үткән иде шул. Ике ел элек, кинәт кенә, күзләренең күрү сәләте кимеде. Врачларга барып, зарланып йөри торган кеше түгел шул ул. Һәтта медицина полисы да юк аның. Шулай да,түләүле клиникага барасы итте, анысы да Искәндәре мәҗбүриләгәч кенә.

– Проблемагыз башыгызда. Кичекмәстән неврологка барыгыз!- диде аңа офтольмолог. – Кичекмәстән!

– Уйлап та табалар инде, бу врачлар, – дип сөйләнде Наилә. – Полисым да юк, йөрмим, – дип үзенә хөкем карары чыгарды булса кирәк.

Әлфия белән Наиләнең дуслык җепләре ефәк җептән үрелгәндәй нык. Алар кырык ел бергә. Бер коллективта эшләп ялга киттеләр, хәзер дә бер-беренә кунакка йөрешәләр – кыскасы, серләре килешә. Менә Наилә аның ярдәменә мохтаҗ. Ничек итеп Әлфия  аны бу хәлендә ялгыз калдырсын?! Моның өчен таш бәгырьле булу кирәктер. Әлфиянең ире дә каршы килмәде: “Ярдәм итә аласың икән, янында бул, Наиләне ташлама”, - диде.

Авыр хәлгә тарыган дустын саклап утырганда Әлфиянең исенә үзе белән булган хәлләр төште. Ундүрт яшендә, 1969  ел иде ул, шушы хастахәнәнең хирургия бүлегендә дәваланган иде. Ул вакыттагы хастаханәнең исеме генә калган –җисеме шактый үзгәргән. Аерма күк белән җир арасы. Бүлмәләр якты, җылы, кыйммәтле ремонт ясалган. Андагы җиһазларны күреп шаккатасың! Хәзерге аппаратлар, югары технологияләр ул табиблар кулында булсамы?! Әлфия үзе дә врачларга йөри торган зат түгел. Шуңа да бүгенге больница хәлләрен күреп исе киткәндер. Постель режимындагы һәр авыру янында сиделка. Сине карардай туганың, балаң булмаса нишләргә?Авыруны караучыларга түләү бәясе аяктан егарлык! Тәүлегенә икешәр мең сумга җитә ди! Элек  җыештыручы  апалар ничек өлгерде икән соң? “Утка” китерәләр, идәнен  юалар, ашаталар-эчертәләр, йоклаталар дигәндәй! Хәерче акчасына эшләп... Нинди шат йөзле, юмарт күңелле, йомшак телле иделәр.Мең рәхмәт ул апаларга! Шулай  уйлады Әлфия хастахәнәдә узган көннәрен хәтерләп. Илле ел вакыт үткән икән ул кайгылы көннәрдән. Күп сулар аккан, бер кеше гомере бит, исең китәр!

***

Иртәнге якта палатага Искәндәр килеп керде.

– Ял алырмын инде, тынычланырга кирәк миңа, –диде ул.

Әйе, сизелә, ял күрмәгән ул, күз төпләре шешенке, кайгысын басарга теләпме, хәмерне дә артыграк җибәргән ахры. Сүзләр ялганмады, Наиләсе белән дә сөйләшә алмый: хатыны гүя телсез калган, бер урынга карап сәгатьләр буе утыра бирә. Ир Әлфиядән озата чыгуын үтенде.  

– Бетәчәкбез! Юк, без беттек инде. Бар да бетте! – диде ир, хәсрәтен яшерә алмый.

Күзләре мөлдерәп тулган. Юк, түгелмә! Син бит көчле ир кеше!  – дип кычкырасы килде Әлфиянең. Шулай да үзен җиңеп, әкрен генә:

– Нигә сез төшенкелеккә биреләсез, көрәшергә кирәк, – дип куйды, ишек тоткасына үрелеп.

Бу сөйләшү Әлфиянең кәефен җимерде. Аның тизрәк бу акыллы юләрне  калдырып, палатага – Наилә янына кереп китәсе килә иде.    

– Мин Наиләдән башка яши алмаячакмын. Мин беренче үләргә тиеш! – диде ир.  

Әлфия мондый борылыш көтмәгән иде. Юатырдай сүзләр таба алмады шул ул.

– Нигә үзегезгә  шундый хөкем чыгарасыз? Барыбыз да Ходай кулында. Наилә үлем түшәгендә түгел, терелер, –дип кенә әйтә алды ул, Искәндәр күңеленә өмет уты салмакчы булып. 

– Интернетны ачып карагыз, аңларсыз, –диде ир.

– Укымыйм да, эзләнмим дә. Наилә тереләчәк, –дип карышты хатын.

Әлфия үзе дә, берәүгә дә сиздерми, өметсез уйлары белән ялгыз гына көрәшә иде. Жанна Фриске, Дмитрий Хворостовскийларны шул авыру алып китте түгелме соң?  

Алтын бөртекләрен гомер буе җыйды лабаса Искәндәр. Үзенең тырышлыгын, булганлыгын җигеп, җигелеп эшләде.  Озак көттергән бәхет ачкычы кулда, ләкин аның кирәге калмаган түгелме? Бәхет касәсе мизгел эчендә төшеп уалды түгелме? Нигә Ходай аның  Наиләсенә кызганмыйча шундый куркыныч авыру җибәрде икән? Наилә бик яхшы күңелле. Гөнаһсыз, изге җан бит ул!  Бәлки  бәхетле гомерләре  өчен түләүдер ул? Шулай икән, нигә кирәге бар андый бәхетнең? Ходайны авыр минутларда гына искә алабыз шул.Адәм баласы шулай яратылган...

Республика хастаханәсе күпкә зуррак, кеше дә күбрәк, ыгы-зыгысын әйтергә дә юк. Хастаханәнең кабул итү бүлегендә аларны көтә иделәр. Наиләне бик җылы каршы алдылар. Документлар  да “эх”дигәнче әзер булды. Наиләне тәгәрмәчле  арбага утыртып, нейрохирургия бүлегенә озаттылар. Түләүле палата сорады Искәндәр: хатыны тынычны ярата.

Наиләне палатага урнаштырып, кайтыр юлга чыкты ул.   

Ярый әле эш машинасын чакыртасы итте.Җайлап кына үз урынына кереп утырды да тынычланырга тырышты. Шоферы белән сүз алышырга да вакыты юк – уйлары гел  Наиләсе тирәсендә чуалды. 

Юл буе: “И Ходам, ярлыка безне, зинһар өчен, Наиләмне  авыруларыннан котылдыр”, -  дип тәкърарлады ул күңеленнән. Ходайга шөкер, Наилә ялгыз түгел, янында якын дусты – Әлфиясе бар дип шатланды.Терелә диләр. Әлбәттә терелә! Начарны уйларга ярамый. Наиләгә терәк булырга тиеш бит ул. Шунысы куаныч: палата табибын күреп сөйләшергә өлгерде. “Бар да яхшы булачак, борчылмагыз! Мондый операцияләрне күп ясыйлар бездә”– дип юкка әйтмәс Гиппократ антын биргән кеше. “Бездән терелеп китәләр, борчылмагыз!” – дип ышандырды бит.  

Наилә генә: “Без кайда? Нигә мин өйдә түгел? Искәндәр кайчан килә?” – дип аптыратты. Кичке ашны да кабып кына куйды. Нигә ашамыйсың дигән сорауга: “Тәмле түгел”, -дип кенә җавап бирде. “Ашыйсың килсә, ашарсың”, – ди аңа Әлфия. Үзе мондагы сиделкаларның күплегенә хәйран калып утыра.

Биредә нәкъ бездәге хәл икән. Палаталар тынчу, һава юк. Кайчак палатадагы биш авыру янында биш  сиделка була. Сиделкага төн чыгу өчен шартлар да юк. Көн буе авыру карап бик йончый мескеннәр. Кичке якта алар коридордагы эскәмияләрне йолкый башлый. Эскәмияне эләктерә алганы, палатага сөйрәп кертә дә, сузылып ятып төн чыга. Өлгерми калучысы, бөкләнеп, төнен  урындыкта үткәрә. Иртәнге якта, врачлар килгәнче, барлык эскәмияләр үз урынына кайта.Санитаркалары чисталык сагында нык тора. Идәнне швабра белән күз ачып йомган арада сөртеп чыгалар.Чирле карарга тиеш түгел икәннәрен яхшы беләләр. Бик дорфа кыланалар, ачуланып ташларга да күп сорамыйлар.Тормышлар шулай икән монда. Көн дә иртәнге якта палатага врач кереп Наиләнең хәлләрен белешә. “Сезгә куркыныч янамый, бар да яхшы булачак”, – дип  күңеленә өмет оеткысы сала.

Операция көне билгеле булгач:    

– Операцияне сез ясыйсызмы? – дип кызыксына Әлфия.

– Юк, мин сезнең палата табибы. Хирург башка кеше.

– Хирург кайчан керер икән? – ди Наилә, зиһене ачылып.  

– Нигә кирәк сезгә аның монда күренеп китүе? Нәрсә бирә ул очрашу? Операциядә танышырсыз, – дип шаярта табиб.

Нинди кеше икән ул операция ясаячак хирург? Наиләнең баш миен ачып, андагы шешне бөртекләп чүпләячәк кеше, нинди  икән ул?

Уены-чыны бергә булып чыга. Операциягә кадәр хирург белән танышырга язмаган икән Наиләгә.  

***

Заманында Әлфия үзенә операция ясаячак хирургны белеп тора иде. Әле дә исендә-гомерен кулына тапшырган кешене белү, күрү, үзен борчыган сорауларны аңа бирү бик тынычландыра  иде  арлы-бирле килгән күңелен. Бәла аяк астында дисәләр дә, бәхетсезлек Әлфияне агач башында көткән. Әйе, малайлардан да уздырып агач башыннан йөри иде шул. Шуннан егылып имгәнде дә инде ул.Умыртка сөяге урынынан чыгып сколиоз дигән куркыныч диагноз куелды. Сколиозның да ниндие?! Арка баганасында дүртенче дәрәҗәдә көчле деформация.  

– Операциясыз балагызның терелүен  көтмәгез, – диде  Әлфиянең әнисенә табиб  Иван Иванович.

– Кем алыныр икән ул катлаулы операциягә? – дип сорады бәхетсез ана.

– Риза булсагыз, операцияне  үзем ясыйм, юк икән – ихтыярыгыз.

 – Уйлашырбыз, – диде ана, яшьле күзләрен яшереп.

Кайтыр юлга чыгуга, аулакта, тыела алмый рәхәтләнеп яшен түгә, зар елый: “Ходам, нинди гөнаһларым өчен сыныйсың мине? Нигә  балаларыма авырулар бирәсең? Берүк терелтә күр, Аллам!” –  дип тәкърарлый.  Кая барсын соң урыс телендә өч сүздән җөмлә төзи белмәгән авыл хатыны? Кая барып бәрелсен? Рәхмәт яусын, ярый әле монда алдылар баласын. Бәхетенә, балалар палатасында урын да бар икән. Врачлары ачык чырайлы, күңелгә өмет уты салып, икеләнми: “Терелә”, –  диләр.

Иван Иванович палатага  керүгә, балалар тынып кала. Гүя алар янына таләпчән укытучылары килгән дә, өй эшләрен тикшерергә җыена.     

 – Хәлләрегез ничек, бәгырь кисәкләрем? – дип елмая Иван Иванович.

 Шул мизгелдә киеренкелек эреп юкка чыга. Табибның тәмле теле авыру баланың күңелен йомшарта, елмаюы бәхетле итә. Ул Алия янына килеп аның йомшак сары чәчләрен сыйпап куя да:

– Төнлә йоклый алдыңмы, аягың сызлап интектермәдеме, күгәрченем? – дип ихлас кызыксына.

– Йокладым, хәлем  түзәрлек, – ди бала, оялуын яшерергә теләп.

Балалар бу изге җанлы табибтан күзләрен алмый. Гүя хәтерләренә мәңге сеңдереп калдырасылары килә. Калын кара кашлары, зур кара күзләре, озын  куе керфекләре – бар да үз урынында. Бик гүзәл кеше аларның врачы. Авыру кызлар янында кояштай балкып торучы бу мәһабәт кеше изге җанлы, алар өчен изге кеше!

Палатада биш бала. Бишесендә биш төрле авыру. Барысы да ятактан тормый торган хәлдә. Менә табиб  ашыкмый гына Әлфиянең аркасын карый. Янындагы шәфкать туташыннан ренгентын сорап ала. Анализларны барлый.

– Түземлеме син? – дип сорый ул Әлфиядән, елмаеп.

–Түземле, – ди Әлфия, елмаюга елмаю белән җавап биреп.

– Озак ятарга туры килер, укуың өчен борчылма, сөйләшермен, укытучыларың ташламас үзеңне, – дип тынычландыра кызны табиб.

– Яхшы укыйм мин, уку алдынгысы, үзлектән өйрәнәм, –дип мактанырга өлгерә  Әлфия.

Фәрештәдер ул, гади генә кеше түгелдер, дип уйлый Әлфия врачны тагын бер кат күздән кичереп. Иван Иванович терелтәчәк мине дип   кычкырасы килә аның.Авылда ишетерлек итеп: укытучы апалары, классташлары, иптәшләре!  Врач чыгып киткәч тә бик озак тынычлана алмый кыз. Күршесендә яткан Динәгә дә уйларын ачып сала.

– Бигрәк яхшы кеше безнең врач! Нинди ягымлы,тәмле телле, – ди. 

– Яшь булуына карамастан үз эшенең  остасы да әле ул. Мактаулы хирург. Ювелирга тиң диләр аның турында. Ул бит авыруларына “алтыннарым” минем ди.

Кызлар кычкырып көләләр:

– Ул ювелир булгач, без алтын инде. Әйе,зәркән була. Безнең доктор – зәркән!

– Дөньядагы иң назлы, иң матур сүзләр белән генә дәшә ул безгә: гөлкәем, сандугачым, былбылым, карлыгачым, канатым. Күрше палатадагы егетләргә “ бөркетләрем” ди икән. Бөркетләре генә, мескеннәр, канатсыз – оча алмыйлар. Ул сине дәваларга алган икән – сөен. Бу –зур бәхет, – дип тәмамлый сүзен Динә.

 Ул китабын урындыкка куйды.

– Озак укырга кушмый миңа Иван Иванович, күзеңә зыян килмәсен, – ди.   

–  Син аның кулларына игътибар иттеңме? Куллары нинди җылы, йомшак! Абыйларда шундый куллар булыр икән ? –дип, Динәгә сораулы караш ташлый Әлфия.

–  Минем тәнем  аның кулларын тоймый шул, –ди моңсу күзле Динә.

– Ничек инде? – ди, аптырашта калган  Әлфия.

– Арка мием кысылган диләр. Тәнемнең билдән аскы өлеше  берни сизми. 

– Күптән шулай ятасыңмы? – ди Әлфия, күршесен кызганып.

– Тиздән ел була. Нык дәвалыйлар мине – уколлар, системалар, массаж. Иван Иванович көн дә аяк бармагын энә белән тикшерә. Әлегә сизмим. 

– Күпме көтәргә диләр? 

– Бер елга чаклы көтәбез, ди врач. – Аякларга җан кермәсә операция булачак.

– Син ризамы?

– Әйе, мин нишли алам соң? – ди унбиш яшьлек чибәр Динә.

Моңсу булсалар да, күзләре бик зур, матур аның. Кашлары да карлыгач канатыдай-сызылып киткән. Куе кара чәчләрен кыска итеп кистергән. Сүзгә уналты яшьләр тирәсендәге сөйкемле Алия дә кушыла:

– Сез терелерсез. Минем  бот сөяге бик авырта. Аксак калсам нишләрмен? 

–Тереләсең, – диләр   Динә белән Әлфия  бертавыштан.

– Рәхмәт яхшы сүзегезгә, – ди, Алия елмаеп. – Үзем дә шулай булыр дип өметләнәм. Миңа да операцияне Иван Иванович үзе ясаячак! Син дә, Әлфия, аның кулларына игътибар иткәнсең. Искиткеч шифалы аның куллары.Ул  кагылса аягымның авыртуы да бетә, – ди кыз.

Әлфия әтисенең кытыршы, каты кулларын күз алдына китерә. Алар бик тупас, күннән эшләнгән диярсең. Тимерче куллары нинди булсын инде?!Әнисенең куллары да сөялле, җилдә яргаланып, каралып беткән була. Сыер җилеменә сөртә торган май сылап куя әнисе кулларына. Сызлавы кимегән кебек була ди. Ярылып интектерәләр шул.

Кызларны бәхетсезлек бердәм итә.Авырулары белән күмәк көрәшә алар.Бер-беренә терәк булырга тырышалар. Дуслык җепләре көннән-көн ныгый бара.

Әлфия уйларыннан арына алмый озак ятты. Әйе, кеше булды  бит  алар: Динә, Алия, Әлфия. Иван Иванович кеше итте аларны! Яшь  булуына карамастан, бик сәләтле булган ич ул.  Гомерен яраткан эшенә багышлаган хирург күпме кешене аякка бастырган. Күпме кешене бәхетле иткән. Сәламәтлек, матур киләчәк бүләк иткән!  Динәгә операция булмый.  Аның аяк бармагына җан кергән көннәр   Иван Ивановичның иң шатлыклы көннәре булгандыр. Балалар кебек шатлана белә икән ул. Атлап түгел очып йөри. Йөзеннән елмаю китми. Палатаның магниты бар диярсең, бер керә, бер чыга. Башка табиблар белән шатлыгын уртаклаша. Менә шундый көчле ул безнең Динәбез дип, кызны мактый.

Алиянең операциясе уңышлы үтә. Аксак калмасам гына ярый инде, дип борчыла иде ул. Операциядән соң бик матур йөреп китте. Киткәндә Иван Ивановичка үзенең рәсем дәфтәрен бүләк итеп калдырды. Бик сәләтле рәссам ул.Табибка гына түгел, палатадагы кызларга да бүләккә рәсемнәрен әзерләгән Алия.

Әлфиягә донорны  бик озак көтәргә туры килде. Ходай сабырлыклар биргәндер инде аңа. Көтүләр өметсез булгач, Иван Иванович сөякне Әлфиянең уң аягыннан алырга булды. Әлфия риза, бик риза иде аның карары белән.Операция өч сәгать барды. Операциясе дә уңышлы булды. Гомерендә бил авыртуның ни икәнен белмәде ул. Әлфиянең  арка баганасының ныклыгы сагында ярты гасыр үзенең аяк сөяге.

Кат-кат рәхмәт укыды Әлфия врачына.

– Терелеп, мине шатландырган өчен, үзегезгә рәхмәт, сәламәт яшәгез! Проблемагыз чыкса-очып килеп җитегез! –дип озатып калды табип аларны.-Туегызга чакырырга онытмагыз, кызлар! 

 Бүгенге көндә алар бәхетле аналар. Динә барысын да уздырды – өч бала әнисе. Хәзер алты оныгы бар – бәхетле әби. Әлфия,  Динә, Алия гомер буе аралашып яшәделәр.Күрешкәндә сүзләре гел Иван Иванович турында. Аның бакыйлыкка күчүен ишетү бик авыр булды аларга.

– Урыны оҗмахта булсын. Гүрләре якты булсын дип теләргә генә калды, – диде Алия, күзләрен сөртеп. – Ул бит безне якты, кояшлы дөньяга кайтарды.Үз аякларыбызда йөрибез. Моннан да зур бәхет бармы икән? Үзе дә кояшлы кеше иде. Мең-мең рәхмәт аңа! –диде ул яшьле күзләрен сөртеп. Ихлас әйтелгән рәхмәт мең   бәләдән коткара ди. 

Операциягә каршы көнне Наиләнең палатасына, рөхсәт алып,  илле биш яшьләр тирәсендәге сөйкемле ир килеп керде. 

Сезне якташларым дип ишеттем дә, керәсе иттем, –ди.

  Ирнең операциядән соң икәне күренә: башын бинт белән ураганнар.

Рәхмәт, хөрмәтлебез, якын итеп кергәнсез. Сөйләгез инде, сезгә нинди операция ясадылар? Авыр кичердегезме? Нинди диагноз куйдылар?

Әлфиянең сораулары бик күп булып чыкты. Ир тартынып тормады, белгәннәрен түкми-чәчми сөйләде.

Глиоблостома диләр. Ул диагнозны аңлап та бетермим. Баш миеннән шеш алдылар. Кызганыч, бөтенләй алып бетерә генә алмаганнар, хирург үзе әйтте. Яман шеш кенә булмасын дип телим. Яңадан үсмәсен генә. Шуны әйтергә дип керүем иде: операциядән курыкмагыз,бернинди дә авырту сизмәссез, – диде ул Наиләгә.

– Ничә көннән аякка бастыгыз?  

– Биш көннән аякта идем. Менә, күрегез, мин таза, сәламәт, авыруны җиңдем! Тиздән өйгә кайтып китәм, –дип шатлыктан балкый иде ул. – Иң сөендергәне шул –хәтерем кайтты.

– Операция өчен түләдегезме? –ди Наилә. Шулай вакыт-вакыт зиһененә килеп ала ул.

– Юк инде. Аякка баскач хирургның үзенә... 

– Күпме инде? – ди ул.

– Кем күпме булдыра ала...Кесәң калынлыгыннан чыгып чамалыйсың инде.

– Алай икән, – ди Наилә. – Врачны кимсетү түгелме соң алай?

– Операция ясаган хирургны коры рәхмәт белән генә бәхилләп булмый ич инде, – ди ир.

– Шулай, – дип килешә авыру. – Уңышлы гына булсын... 

Ихлас әйтелгән рәхмәт мең бәләдән коткара дисәк тә, врачларга ихлас рәхмәтебезне банк билетларына төреп бирергә өйрәндек шул без. Заманасы шундый диләр, бәлки кешеләре шундыйдыр хәзер?!         

Яшәү дәрте бөркеп торган, озын буйлы, чибәр якташыбызны бер ел дигәндә якты дөнья белән хушлашыр дип уйлый ала идекме соң без? Юк! Чире белән көрәшмәгән түгел – көрәшкән бит! Химия, нур терапияләрен дә үткән. Врачларның киңәшеннән тайпылмаган. Тик шулай да безнең арабызда юк инде ул.

Яман шеш... Бу сүзне телгә дә аласы килми... Хәер, нинди чир турында сүз баруын “өч хәреф” диюгә һәркем аңлый. Бу авыру дөньяда ничекләр итеп сәламәт яшәргә  генә белгән юк. Авыруга китерүче сәбәпләр бик күп ди табиблар: дөрес тукланмау (гәүдә авырлыгының артык булуы), стресслар, тискәре эмоцияләр, экологиянең начар булуы, тәмәке тарту, эчкечелек.  Авыруга дәва да табылган дип сөйлиләр... Япония галиме Т.Хондзе һәм АКШның Техасс университеты профессоры Д.Эллисон, бер-берсеннән бәйсез рәвештә, яман шешкә каршы көрәштә ачыш ясаганнар. Ачыш феноменга тиң һәм яман шешне җиңү өчен зур мөмкинлеләр  тудыра диләр... Авыру бик мәкерле, башлангыч чорында үзен һичничек белгертми. Ачыш  исә авыруны соңгы стадиядә (метастазалар киткәндә) дә җиңәчәк имеш... Операцияләрсез!... Искиткеч ачыш! Сер шунда: авыру-мутант күзәнәкләр актив бүленә һәм иммуна  системасыннан качып йөри, галимнәр иммун күзәнәкләрен яман шеш күзәнәген танып юк иттерүгә ирешкән... Дәва табылган -   бездә кайчан кулланыла башлар соң? Онкологик авырулар белән зур бер индустрия көрәшә. Ул дару гамәлгә кергәч, онкологлар армиясе эшсез калмасмы? Кешелек үзен юк итәргә сәләтлерәк ахры. Җирнең көлен күккә очырырдай атом коралын егерменче гасыр уртасына кадәр үк уйлап тапканнар бит! И Ходам, нинди генә уйлар килми хәсрәт  утында янганда?! 

Хәсрәт ялгыз йөрми диләр, Наиләнең авыруы, катлаулы операциясе өстенә, көтмәгәндә-уйламаганда таза-сәламәт Искәндәр якты  дөньядан китеп барды. Фаҗигале үлем алды аны. Авыру хатынын калдырып упкынга төшеп юк булды ул. Наиләнең операциясе уңышлы узганга Искәндәр бик шатланган иде юкса. Әллә хәсрәтен яшереп, эчтән генә янды микән? Аның шатлыгы да ясалма кебек  тоелды балаларына. Ул барын да аңлагандыр, Наиләнең терелә алмаячагын белгәндер кебек тоела хәзер. Искәндәрнең кырыгында Наиләнең авыруы яңарды. Башы әйләнә, боҗрага кысылгандай бик авырта да. Зиһене киткән, хәтере начар. Әлфия киңәш сорап хирург янына барасы итте. Өмет үлмәгән иде әле.

 Үзебезнең кеше икәнен белеп, Әлфия татар телендә мөрәҗагать итсә дә, табиб, русчага күчте:

Простите, помочь не можем. – Гистология показала: у нее глиоблостома.Тотально удалить опухоль невозможно. Глиоблостома это генетическая поломка в клетках. Поломка есть везде.   

Табибның тагын ниләр әйткәнен хәтерләми Әлфия. “Помочь не можем”, диюгә Әлфиягә нидер булды, калганын начар хәтерли. “ Генетическая судьба” диде бугай әле. Әйе, әйтте ахры... Искәндәрнең теләге кабул булды дип уйлап куйды Әлфия, ирне җир куенына иңдергән көнне. Мин беренче китәргә тиеш, дигән иде бит мәрхүм. Беренче китте. Наилә иреннән калып бер ел да яши алмады. Хәер, аның операциядән соң үткән көннәрен “яшәү” дип атап буламы икән? Юктыр. Газап дию дөресрәк булыр. Бик яшь китте алар. Шундый матур, мул тормышларын калдырып, мәңгелеккә, күккә аштылар.

 “Эче тулы сөю, мәхәббәт булган кеше үлми. Шуңа да күңелеңдә сөю, ярату булсын. Кеше йөрәгендә ярату беткәч кенә мәңгелеккә китә. Ходай тагалә аның җанын сөю белән сугарып кире Җиргә озата. Кеше җаны үлми, җаннар мәңгелек. Кеше дә мәңге яши”, - дия торган иде Наилә.

Зирәк, акыллы, сабыр холыклы, кешелекле, тынгысыз җанлы иделәр. Кешеләрне ярата иделәр. Киттеләр бит. Бик иртә киттеләр. Һәр авыруга да зәркән табылмый шул. Иван Иванович шикелле зәркән...

Астрономнар әйтүенчә, Галәм киңлекләрендә инде күптән, хәтта моннан берничә гасырлар элек сүнеп таркалган йолдызларның яктысы яши икән. Әйе, үзләре сүнгәннәр, ләкин аларның нурлары әле  безгә һаман килә тора, кара төннәрдә күгебезне бизәп, барыр юлларыбызга маяк булып балкый алар. Иван Иванович турында уйлана башласа, Әлфия гел үзләреннән соң да нур биреп торучы шундый йолдызларны күз алдына китерә.

 

Зинаида Захарова

Фото: pixabay

 

Теги: проза татарча хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев