Логотип Казан Утлары
Шигърият

Алып булып кабат калыкты!

Мостай гына шундый була ала: Үзе җирдә, үзе биектә!

2013 елның 10 октябрендә Уфада Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримгә һәйкәл ачылды.

Ятим булып калган иде Уфа,

Мостай киткәч безнең арадан.

Яңа дан һәм яңа шөһрәт булып

Кайтты безгә Мостай яңадан.

Мостаебыз Уфа уртасында

Алып булып кабат калыкты!

Рәхмәт сиңа, Келәш, халкыбызга

Биргән өчен мондый Алыпны!

Уфаларда бигрәк моңсу иде,

Нидер көтә иде күңел дә...

Бүген безне тагын Мостай җыйды!

Бик моңсу да кебек, түгел дә.

Бөтен шагыйрьләр дә һәйкәл булып

Кайта алмый безгә киредән.

Андый бәхет сирәкләргә генә,

Бөекләргә генә бирелгән.

Мостай берәү генә!

Һәр халыкта

Берәү генә була андыйлар.

Берәү генә булган өчен дә бит

Бөекләрне шулай данлыйлар.

Килдек менә, тик һәйкәлгә түгел,

Мостаебызга баш ияргә!

Минем өчен Мостай исән әле! –

Телем бармый һәйкәл дияргә.

Булгангамы әллә замандашы,

Белгәнгәме әллә якыннан,

Минем өчен Мостай һәйкәл түгел,

Койсалар да аны алтыннан.

Биек иде аның урыннары:

Язганы да, әйткән сүзе дә;

Бөек булды кылган гамәлләре,

Бөек була белде үзе дә.

Озын-озак юлга чыккан Мостай, –

Офыкларда аның багышы...

Халкы белән яңа гасырларга,

Дәверләргә китеп барышы!

Киләчәккә китеп бара Мостай,

Шагыйрь һәрчак безнең арада...

Юк, Мостайны берни туктаталмый,

Мостай гына шулай барала!

Мостай безгә иртәгә дә кирәк!

Мохтаҗ идек аңа элек тә...

Мостай гына шундый була ала:

Үзе җирдә, үзе биектә!

 

"КУ" 08, 2016

Фото: kulturarb.ru

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев