Логотип Казан Утлары
Шигърият

...һаман елатадыр бу дөнья...

Хәләл белән хәрамны аермаган Җәмгыять ул мәңгегә аксый инде.

***

Хәләл булса тапканың, яхшы инде,

Хәрам булса, дәрәҗәң какшый инде.

Хәләл белән хәрамны аермаган

Җәмгыять ул мәңгегә аксый инде.

***

Алдый-алдый юатадыр бу дөнья,

Йокы бирми уятадыр бу дөнья.

Тыштан гына көлдергәләп тормышта,

Эчтән һаман елатадыр бу дөнья.

***

Барыбыз да фани дөнья иленнән,

Һәркемгә дә үз тактасы эленгән.

Тигез булсак та, җирдәге нәрсәләр

Кемгә бик аз, кемгә бик күп бүленгән.

***

Кемнәрдер бу җирдә энҗе тезгәннәр,

Ә кемнәрдер шул тезгәнне өзгәннәр.

Өзгәннәрдән бөтенесе бизгәннәр,

Яхшы-яман ни икәнен сизгәннәр.

"КУ" 5 (май), 2019

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев